Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Билетлар морфологиядән.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
77 Кб
Скачать
☆

2. Татар телендә аваз ияртемнәре.

Мәгънәсе, морфологик һәм синтаксик үзенчәлекләре, сүз ясалышына мөнәсәбәте буенча мөстәкыйль сүз төркемнәре дип атала.

Ава ияртемнәре арасында тормыштагы төрле әйберләргә охшатып ясалган түбәндәге сүзләр бар:

1)предмет хәрәкәте тавышына (гөрс-гөрс, дөп-дөп)

2)кеше хәрәкәте тавышына (мышык-мышык)

3) хайван һәм кош-кортлар тавышына (һау-һау, кикрикүк)

4) техника тавышына ( тыр-тыр, зыр-зыр)

5) табигать күренешләре тавышларына (выжж-выжж, челтер-челтер)

Беренчедән, аваз ияртемнәре лексик эчтәлекле булуы белән аерылып тора

2. Алар төрләнми, ләкин бездә төрләнми торган башка сүз төркемнәре дә бар.

3. Синтаксик яктан алар җөмлә кисәкләре, төрле сүз төркемнәре белән бәйләнешкә керәләр (дзрестә кемдер чыш-пыш сөйләшә, челтер чишмәләр ага)

4.Аваз ияртемнәре белән кушымчалар һәм ярдәмче фигыльләр белән сүзләр ясала (гөрләвек, ду килә, гөж итә, кәк-күк, тукран, бытбылдык, мияу, бака)

5. Төркемчәләре бар:

А)тавыш тасвирлары, аларны ишетеп була һәм алар күбрәк (дөп-дөп, шап-шоп)

Б)об Б-17

1. Фигыль: гомуми төшенчә. Фигыльнең башлангыч формасы.

Фиг-р татар телендә зур урын алып тора, телебездәге лексик берәмлекләр арасында бу сүз төркеменең әһәмияте бик зур. Аның составында алынма һәм ясалма сүзләр байтак.

Фигыльләр барлык яки юклык төрләрендә була. Фигыльнең барлык төре эш-хәлнең үтәлүен белдерә (мәсәлән барды, килә). Фигыльнең юклык төре эш-хәлнең үтәлмәвен белдерә (мәсәлән бармады, килмәде). Барлык төрнең махсус кушымчасы юк. Юклык төре фигыльнең тамыр яки ясалма нигезенә -ма, -мә; -мый, -ми кушымчалары ялганып ясала.

Лексик- грамматик мәг-се буенча фиг зат яки предмет тарафыннан үтәлә торган эш-хәлне процесс итеп белдерә. Мәс: җыя һәм җыелыш сүзләре лексик мәг-ре буенчаэшне белдерә, әмма җыелыш сүзе үтәүчедән, башкаручыдан аерылган, предметлаштырылган эшне белдерә. Шунлыктан бу сүз исемнәрдә карала. Фиг исә зат яки предмет тарафыннан үтәлә торган эш-хәлне процесс рәвешендә белдерә.

Морфологик яктан караганда, фиг-р грамматик категорияләргә бик бай сүз төркеме: анда юнәлеш, дәрәҗә, барлык-юклык, заман, зат-сан һәмтөркемчә категориясе керә.

Фиг-ң синтаксик функ-ре дә күп төрле,күп кенә сүз төркемнәре белән бәйләнешкә керә ала. Шулар арасында иң башта аның исемнәр бн бәйләнешен карап узарга кирәк.

Исем бн белдерелгән ия янында хәбәр булып килгәндә, фиг аңа иярә, калган очракларда таләп итә: мәктәпнең ачылуы, мәктәпкә баручы.

Фиг-ң төп синтаксик функ-се- җөмләдә хәбәр булуы. Фиг формаларына бәйле рәвештә ул башка төрле җөмлә кисәкләре дә булып килә ала.

Фиг-рәвеш (тиз йөрүче), сыйфат( матур сөйләү), сан ( бер килү), алмашлык( үземә килү), хәл фиг (кычкырып көлү), инфинитив фиг(укырга килү) тарафыннан ачыкланып килә ала.

Аерым сүз төркеме буларак, фиг-р беренче татар грамматикларында ук өйрәнелә башлый. А. Троянский, К. Насыйри, Җ. Вәлиди хезмәтләрендә үк инде бу сүз төркемен өйрәнүгә шактый зур урын бирелә.

Аннан соңгы чорларда күренекле галимнәребез Г.Х. Алпаров, В.Н. хангилдин, Д.Г. Тумашева, З.М. Вәлиуллина, М.З.Зәкиев һ.б . фиг-не төрле яклап тикшерәләр.

Фиг-р телебезнең сүз ясалу системасында да аерым урын алып тора. Гомумән алганда, алар ике төрле – кушымчалау һәм сүзләр кушылу ысуллары белән ясала.