Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Билетлар морфологиядән.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
77 Кб
Скачать
☆

2.Хәл фигыль: гомүми төшенчә, формалары белән мәгънәләре. Хәл фигыл-ең башка фигыль формалары бн мөнәсәбәте

Хәл фигыль- фигыль һәм рәвеш билгеләренә ия булган затланышсыз фигыль формасы. Ике сүз төркеменең – фигыль һәм рәвешнең – төп үзенчәлекләрен үзендә туплаган бу форма асылда фигыль, фигыльнең функциональ формасы булып кала, ә аның “хәл фигыль” дип аталуында (төгәлрәк әйтсәк, “рәвеш фигыль” булыр иде) электән килгән традиция чагыла.

Сөйләмдә хәл фигыльләр гадәттә икенче бер фигыль бн белдерелгән эшне төрле яктан ачыклап яисә ул эшкә өстәмә эшне белдереп киләләр.

Хәл фиг-ң фигыль һәм рәвеш бн уртаклыгын һәр өч юнәлештә – лексик-семантик, морфологик һәм синтаксик яктан билгеләргә мөмкин.

Фигыль билгеләре:

1)лексик-семантик яктан эш-хәлне, процессны белдерәләр: йөгереп (килә)

2)морфологик яктан хәл фигыльләрдә фигыльгә хас гомүми грамматик катег-ләр чагылыш таба:хәл фигыль барлык-юклык бн төрләнә, юнәлеш формаларын ала, синтетик һәм аналитик юл бн эшнең үтәлү дәрәҗәсен белдерә;

3) синтаксик яктан иярчен җөм-ң хәбәре булып килә

Рәвеш билгеләре:

  1. лексик-семантик яктан рәвешләр кебек үк, эш-хәл билгесен белдерәләр, икенче бер эш-хшлне ачыклап киләләр: ашыгып (килә), кычкырып (сөйли)

  2. морфологик яктан рәвешләр кебек үк төрләнми: ашыгып - ашыгыбырак

  3. синтаксик яктан еш кына хәл булып киләләр: Бала инде елый-елый арыган булса кирәк

Хәзерге татар әдәби телендә хәл фигыльнең актив кулланылышка ия булган дүрт төре бар. Алар:

  1. –ып/-еп, - п кушымчалы хәл фигыль;

  2. –а/ -ә(-ый/-и) кушымчалы хәл фигыль;

  3. –гач/-гәч (-кач/-кәч) кушымчалы хәл фигыль;

  4. –ганчы/ -гәнче (-канчы/-кәнче) куш-лы хәл фигыль;

Болардан тыш, күбрәк сөйләм теле өчен хас, -ышлый/ -ешли, -арак/-әрәк, (-рак/-рәк) формаларын дә күрсәтергә мөмкин

Хәл фигыль формалары заман белдерү буенча төркемләнми, хәл фигыльләрдә заман төсмерен белдерү үзенчәләкле. Хәл фигыль белдергән эш-хәлнең үтәлү вакыты сөйләү моментына түгел, ә контексттагы икенче бер эш-хәлнең үтәлү вакытына мөнәсәбәтле рәвештә белдерелә: хәл фигыльнең төрле формалары икенче, ягъни төп фигыль бн бер үк вакытта, төп фигыльдән алда яки төп фигыльдән соң булган эш-хәлләрне белдерәләр.

Хәл фигыльләр – затланышсыз фигыль формалары, алар зат – сан бн төрләнмиләр, әмма аларга функциональ-семантик планда персональлек белдерү хас. Хәл фигыль белдергән эш-хәлнең үтәүчесе, кагыйдә буларак, баш килештәге исем, алмашлык яки исемләшкән башка сүз төркемнәре бн белдерелә( мин баргач, укытучы килгәнче) яки субъект тәшенчәсе контексттан аңлашыла.

Хәл фигыльнең төп функциясе шактый киң.

Хәл фигыл-ең башка фигыль формалары бн мөнәсәбәте:

1) -гач/-гәч һәм –ганчы/-гәнче формаларының килеш чыгышын галимнәр –ган кушымчалы сыйфат фигыль бн бәйләп карыйлар. Бу формалардан –ганчы кушымчасаның сыйфат фигыль бәйләнеше аеруча ачык сиземләнә: - ган чак – ганчы

2) –ганга формасы (исем фигыль мәгънәсендәге – ган кушымчалы сыйфат фигыль, юнәлеш килешендә) сөйләм эчендә еш кына икенче бер фигыльне ачыклап килә, эшнең сәбәбен белдерә: авырганга (килмәде), кичеккәнгә (кермәде)

3) – ганда формасы икенче бер эшне үтәлү вакыты ягыннан ачыклый, шул яклап хәл фигыльләргә якын тора: барганда (күрдем)

4) Тумашева –ыр/-ер кушымчалы киләчәк заман сыйфат фигыльнең юклыкта килгән –мастан/-мәстән форм-ң хәл фигыльләргә күчеп баруын билгели: тактамастан (ява)

13.1.Саннарга тулы характеристика бирү.Лексик-грамматик мәгънәсе уенча саннар предметның микдарын,исәбе буенча билгесен белдерә:биш(китап),ун(ай)...Саннар предметның саналу тәртибен,чамалап санауны яки төгәл булмаган якынча исәбен һ.б мәгънәләрен белдерә.Саннар абстракт мәгънәдә дә кулланыла ала. Бу вакытта алрның саналмышы ягъни алар ачыклап килгән исеме булмый. Мондый саннар математик гамәлләр эшләгәндә кулланыла: җиде җидең-кырык тугыз.Морфологик яктан телебездәге саннар исемне ачыклап килгәндә төрләнми. Әгәр саналмышы төшеп калса яки сан белән саналмышның урыннары алышынса,исемләшә һәм килеш,тартым бн төрләнеп,берлек яки күплек сан формаларында кулланыла: Кырык бернең җәе искә төшә.Татар телендә саналмышның гадәти кулланылу формасы-берлек сан. Мәсәлән :шушы авылдан чыгып киткән унике ир-егет кире әйләнеп кайтмады. Саналмышның күплек санда кулланылуы чама мәгънәсен белдерә: Ул кырык яшьләрдә иде.Синтаксик яктан караганда,саннар төрле-төрле җөмлә кисәкләре булып килә:исемне ачыкласа аергыч(Язуны ул беренче класста ук яратмады) фигыльне ачыклап,хәл(Бер карадым күзләреңә). Абстракт саннар буларак,ия яки хәбәр составында да килә: Биш бишең-егерме биш.Телебездә еш кына саннар саналмыш белән бер җөмлә кисәге итеп тә карала. Бу вакытта сөйләүченең әйтелгән җөмләдән белергә теләгән яңалыгы зур рол уйный: Г.Тукай 1886 нчы елда (кайчан?) туган җөмләсендә билгеләнгән сүзләр (сан белән саналмыш) вакыт хәле дип күрсәтелә. Кайсы елда туган? Соравы белән сан аергыч итеп билгеләнә. .Сан төркемчәләре.Микъдар саны предметның төгәл исәбен,микъдарын белдерә. Аның махсус кушымчалары юк, нуль формада кулланыла һәм башка төркемчәләрне ясау өчен нигез булып тора.Бу саннар предметларны микъдары ягыннан ачыклый һәм аергыч була:Бер әйтүгә,балалар карады.Җөмләдә хәбәр булып килгән фигыльнең юнәлешенә бәйле рәвештә,сан белән саналмыш бер җймлә кисәге була: Ике кыз төне буе сөйләшеп чыкты.Саналмышсыз кулланганда,микъдар саннары исемләшергә- исемнәрнең грамматик күрсәткечләрен кабул итәргә мөмкин:Унысы ун төштә.Математик саннар да микъдар саннары,абстракт саннар буларак,саналмышсыз кулланыла. Гадәттә,математик гамәләрне эшләгәндә, килеш кушымчалары белән кулланыла:Тугызга тугызны кушсаң,унсигез була.Татар телендәге өлеш саннары яки вакланмалы саннар да микъдар саннарына кертеп өйрәнелә. Телебездә вакланмал. санның санаучысы баш килеш,ә ваклаучысы чыгыш килеше формасында әйтелә:биштән бер,өчтән ике һ.б.Бу саннар өлеш,кисәк,ярым,ярты һ.б сүзләр белән бер бөтен тәшкил итә: Халыкның бер өлеше өйләренә таралырга ашыкмады.Тәртип саны предметның саналу тәртибе буенча билгесен белдерә,махсус кушымчалары бар:-ынчы,-енче,-нчы,-нчы.Тәртп саннары башка төркемчәләр арасында саналмышсыз килеп,җайлы гына исемләешә алулары белән аерылып торалар:Мин группада беренче(алдынгы) студент.Гадәти очракларда бу саннар исемне ачклап,аергыч була: Тарих мең дә тугыз йөз дә җитмешенче санәдә.Бүлем саны предметларны тигез төркемгәргә яи кисәкләргә бүлүне белдерә. Алар -ар,-әр,-р,-шар,-шәр кушымчалары белән формалаша.Бу саннар да,исемне ачаклап,аергыч,фигыльләрне ачыклаганда хәл була.Саналмышы төшепкалганда,эчендә исемләшә дә ала:Безгә дә икешәрне бирделәр.Чама саны предметларның чама белән әйтелгән яки якынча исәбен белдерә. Саннарның башка төркемчәләреннән аермалы буларак,алар формаларының күп төрле булуы белән аерылып тора. Телебездә чама саннары синтетик һәм аналитк формаларда кулланыла:а)синтетик формалар -лап,-ләп,-лаган,-ләгән;зур саннарда -ларча,-ләрчә,-нарчә,-нәрчә кушымчалары бн белдерелә.ә)аналитик формалар сан яки саналмышның күплектә кулланылуы( Бишләрдә кайтам) белдерелә.б)якын,тирәсе,чамасы,артык сүзләре белән килгән саннар да предметның чамалап әйтелгән исәбен белдерә: Ул көннән соң инде егерме елдан артык гомер узды.в)янәшә торган саннарның кабатланып килүе дә чама мәгънәсен белдерә( Дәрестә алты-җиде укучы җавап бирде).Җыю саны предметларның җыйма исәбен белдерә.Ул -ау,-әү кушымчалары белән формалаша. Гадәттә җыю саннары дистә эчендәге саннарда ясала һәм кулланыла.Башка сан төркемчәләреннән аермалы буларак,татар телендә җыю саннарының саналмышы булмый,чөнки лар бер төрдән булган предметларның исәбе буенча җыелмасын-җыйма исәбен белдерә. Бу саннар еш кына килеш һәм тартым кушымчалары белән кулланыла.М-н:егерме дурт очкэ тигез буленэ.егерме дурт-микь.саны,тезмэ сан,абстракт с-ны белдерэ,торлэнгэн-б.к.,жомлэдэ ия.Очкэ-микь.с-ны,гади сан,абст.с-ны белдерэ,торлэнгэн-юн.к.,жомлэдэ ия.

2.Сыйфат фигыль.-эш-хэлне предметның билгесе итеп белдерә:килуче(кеше),килгән(бала),килер(көн).С.Фдә-бер үк вакытта сыйфат һәм фигыльгә хас булган билгеләр бар.Сыйфат билгеләре:Мәгьнәсе буенча сөйләм вакытына бәйле эш-хәлне билге итеп белдерә:килүче( кеше) Сыйфат кебек исемнәрне ачыклап килгәндә торләнми;ачыклаган исеме төшеп калганда яки шул исем бн урыннарын алышканда исемләшә һәм килеш яки тартым бн төрләнеп,берлек яки күплек санда килергә мөмкин:эшкә китүчеләр автубуска утырды.Фигыль билгеләре:мәгнәсе буенча сөйләм вакытында бәйле эш-хәлне билге итеп белдерә:йөрүче(бала).бу фигыл.дә берничә грамматик категория бар:барлык-юклык,юнәлеш,дәрәҗә.Бу фигыл заманнары булуы бн,башка затланышлы фигылдән аерылып тора.хәзерге заман сый.фиг.сөйләм вакытында туры килгән эш-хәлне билге итеп белдерә.Синтетик форма –учы,-үче кушымчалары бн формалаша.Печән чабучы кешеләр,ял итәр очен.күләгәле урын таптылар.Кайбер х.з.с.ф.синтетик формасы.ф.билгеләрен югалтып.исемнәргә күчә.конверсия юлы бн һөнәр атамаларын белдерә торган сүз-р-исем-р бар.килә(очучы.көтүче).Хәзерге з.с.ф.-нең аналитик формасы-а,-ә;-ый.-и+торган ярд.ф. бн формалаша.Ул затка да,предметка да бәйле эшне билге итеп белдерә;бара торган(кеше).Үткән з.с.ф.сөйләм вакытына кадәр башкарылган (башкарылмаган)эшне билге итеп белдерә.Синтетик формасы гына бар,кушымчалары;-ган,-гән;-кан,-кән.Киләчәк з.с.ф.сөләм вакытыннан соң үтәләчәк эш-хәлне билге итеп белдерә.хәзерге тат.әдәби телендә 3 формасы бар1.-ар,-әр;-ыр,-ер;-р кушым.бн ясала Анын сөйләр сүзе бетте.2.-асы,-әсе;-ыйсы,-исе кушым.бн кулланыла (иртәгә дәрескә киләсе (була)).3.К.з.с.ф.-ачак,-әчәк;-ячак-,ячәк кушым.бн йөри,үз мәгнәсендә исемне ачыклап,аергыч була(иртән киләсе поезд берничә сәгаткә сонга калды)

14 билет 1 нче сорау .Алмашлыкларның грамматик төркемчәләре.  Кайсы сүз төркеме урынында кулланылуына карап,икенче төрле әйткәндә,нинди сүз төркеме белән мөнәсәбәттәш булулары ягыннан чыгып,алмашлаклар түбәндәге грамматик төркемчәләргә бүленәләр:  1.Исем алмашлыклары:мин,син,ул,без,сез,бернәрсә,әллә кем,һичкем һ.б  буенчаэшне белдерә, әмма җыелыш сүзе үтәүчедән, башкаручыдан аерылган, предметлаштырылган эшне белдерә. Шунлыктан бу сүз исемнәрдә карала. Фиг исә зат яки предмет тарафыннан үтәлә торган эш-хәлне процесс рәвешендә белдерә.  Морфологик яктан караганда, фиг-р грамматик категорияләргә бик бай сүз төркеме: анда юнәлеш, дәрәҗә, барлык-юклык, заман, зат-сан һәмтөркемчә категориясе керә.  Фиг-ң синтаксик функ-ре дә күп төрле,күп кенә сүз төркемнәре белән бәйләнешкә керә ала. Шулар арасында иң башта аның исемнәр бн бәйләнешен карап узарга кирәк.  Исем бн белдерелгән ия янында хәбәр булып килгәндә, фиг аңа иярә, калган очракларда таләп итә: мәктәпнең ачылуы, мәктәпкә баручы.  Фиг-ң төп синтаксик функ-се- җөмләдә хәбәр булуы. Фиг формаларына бәйле рәвештә ул башка төрле җөмлә кисәкләре дә булып килә ала.  Фиг-рәвеш (тиз йөрүче), сыйфат( матур сөйләү), сан ( бер килү), алмашлык( үземә килү), хәл фиг (кычкырып көлү), инфинитив фиг(укырга килү) тарафыннан ачыкланып килә ала.  Аерым сүз төркеме буларак, фиг-р беренче татар грамматикларында ук өйрәнелә башлый. А. Троянский, К. Насыйри, Җ. Вәлиди хезмәтләрендә үк инде бу сүз төркемен өйрәнүгә шактый зур урын бирелә.  Аннан соңгы чорларда күренекле галимнәребез Г.Х. Алпаров, В.Н. хангилдин, Д.Г. Тумашева, З.М. Вәлиуллина, М.З.Зәкиев һ.б . фиг-не төрле яклап тикшерәләр.  Фиг-р телебезнең сүз ясалу системасында да аерым урын алып тора. Гомумән алганда, алар ике төрле – кушымчалау һәм сүзләр кушылу ысуллары белән ясала.  2 сорау Исем фигыль – эш-хәлнең атамасын, исемен белдерә. Үтәүче заттан аерылган эш-хәрәкәтне атый, шуңа күрә затланышсыз.Кушымчалары –у-, -ү-. Телебездәге фигыль формаларының үзенчәлеклесе. Фигыль буларак төрләнми дисәк тә, исем шикеллле төрләнә. Бу сүз төркеменең сүзлекләрдә бирелү формасы да булып тора.  Бу фигыльдә исем һәм фигыль билгеләре бар.  2 сорау. И С Е М Ф И Г Ы Л Ь  1. эш-хәлнең исмен белдерә  2. килеш һәм тартым белән төрләнә, берлек һәм күплек санда килә (Мин сезнең дәрескә килүегезгә бик шат)  3. беренче чиратта ич яки тәмамлык, шулай ук башка җөмлә кисәкләре дә була ала (тырышып уку – безнең төп бурыч) 1. эш-хәлне белдерә  2.юнәлеш, дәрәҗә,барлык-юклык категорияләре хас (килгәләү, көлемсерә)  3.исемнәрне ияртә, аларның билгеле бер килештә булуларын таләп итә ( университетка килү, университеттан кайту); синтетик иярчен вакыт җөмләдә – хәбәр ( без килүгә дәрес башланды)  Исем фигыль килеш һәм тартым белән төрләнә дибез, бу исемләшүгә бәйлеме? Юк, исем ф. исемләшми, чөнки аның үзендә исем билгеләре бар.  Белдерү, уку, язу, бию, тегү, чигү, үлчәү, терәү, төзү, очу, көтү, җиңү, ямау һ.б.(ләкин бау, дәү, дау, яу түгел!!!) сүзләре исемнәрдә дә, исем ф-дә дә очрый. Алар фигыль билгеләрен югалтып, конверсия ысулы белән исемнәргә күчкән сүзләр буларак яшиләр. Кайсысы нинди сүз төркеменә керүен билгеләү җөмлә эчендә карала ( Тугыз катлы йортны төзү биш елга сузылды, Төзү эшләре белән шөгыльләнәбез)

16. 1. Рәвешләргә тулы характеристика бирү.

Җөмләдә эш яки хәлнең билгесен белдереп, ничек? кая? кайда? кайдан? кайчан? күпме? никадәр? кебек сорауларның берсенә җавап булган сүз төркеме рәвеш дип атала. Шактый рәвешләр лексик эчтәлеге буенча билге мәгънәсен үзләрендә күбрәк туплаган була. Алар эш хәлнең билгесен белдергәндә хәл булалар. Әмма еш кына билгенең билгесен белдерә алалар.(кояштай ачык көләч йөз) һәм билгенең күләмен, яки дәрәҗәсен интенсивлыгын да күрсәтә ала. Рәвеш җөмләдә күбрәк фигыльне (озак яшәү), сирәгрәк сыйфатны (көмештәй ак) һәм рәвешне дә (шактый озак) ачыклап килә. Рәвешне башка мөстәкыйль сүз төркемнәреннән аера торган билге бар: ул — төрләнми торган сүз төркеме. Телебездәге рәвешләр 2 зур төркемгә бүленәләр: Билге рәвешләре һәм Хәл рәвешләре.

Рәвешләрнең төркемчәләре.

Хәзерге татар әдәби телендә рәвешләрне ике зур төркемгә-билге һәм хэл рәвешләренә бүлеп карыйлар.

Билге рәвешләре эшнең нинди дә булса билгесен белдерү мәгънәсе көчлерәк чагыла. Алар үз өч төркемчәгә -сыйфатлау яки саф,охшату-чагыштыру һәм күләм-чама рәвешләренә бүленәләр.

Сыйфатлау яки саф рәвешләр эшнең саф билгесен-сыйфатларын белдерә: тиз,акрын,кинәт...Бу рәвешләр гадәттә,фигыльне ачыклый һәм һәм рәвеш хәле булып килә.

Охшату-чагыштыру рәвешләре -ча,-чә,-дай,-дәй,-тай,-тәй кушымчалары белән ясала. Алар эш-хәлне яки билгене нәрсә белән дә булса чагыштыру яки аңа озшату аша ачыклыйлар:татарча,дусларча,кояштай...

Күләм-чама рәвешләре эш-хәл үтәлүнең яки билгенең күләмен яки дәрәҗәсен белдерә:бик,тәмам,күп,аз,уртача... Бу рәвешләр фигыльне,сыйфатны һәм рәвешләрне ачыклап килш һәм хәл була. Исемне ачаклаган рәвешләр аергыч булып килә.Күләм-чама рәвешләре сыйфат яки рәвешнең арыклык дәрәҗәсен белдереп килә.

Хәл рәвешләре эш-хәлнең нинди хәлләрдә,кайда,кайчан,ни сәбәпле һәм нинди максат белән үтәлүен белдереп килә,шуүа карап,алар урын,ваекыт,сәбәп-максат рәвешләренә бүленә.

Урын рәвешләре эш-хәл,процессның үтәлү урыны буенча билгесен белдерә:ары,бире,югары,түбән...

Вакыт рәвешләре эш-хәл яки процессның үтәлү вакыты буенча билгесен белдерә,җөмләдә ваыт хәле була:бүген,иртәгә,язын,берсекөнгә...

Сәбәп-максат рәвешләре эш-хәлнең үтәлү сәбәбе яки максаты буенча билгесен белдерә:юкка,юри,тиктомалга...Башка төркемчәләрдән аермалы буларак,сәбәп-максат рәвешләре исем белән бәйләнешкә керми,исемләшү яки җймләдә аергыч булу мөмкинлекләре дә юк. Алар арасында бшка сүз төөркемнәреннән рәвеләргә конверсия юлы белән күчкән сүзләр шактый еш очрый.

Шулай итеп,рәвешләр телебездәге үзенчәлекле сүз төркеме:алар сыйфатлар белән бик охшаш,төрләнмиләр,кайберләрнең дәрәҗә формаары бар,исемнәрне ачыклап килгәндә,аергыч була,исемләшү сирәгрәк очрый.