- •Татар телен һәм татар әдәбиятын укыту концепциясе
- •II. Хәзерге заман мәгариф системасында «Татар теле» һәм «Татар әдәбияты» предметларының әһәмияте
- •III. Концепциянең максаты һәм бурычлары
- •IV. Татар телен һәм татар әдәбиятын укыту мәсьәләләре
- •4.1. Мотивлаштыру белән бәйле мәсьәләләр
- •4.2. Эчтәлек ягындагы мәсьәләләр
- •4.3. Методика өлкәсендәге мәсьәләләр
- •4.4.Кадрлар мәсьәләсе
- •5.1. Гомуми юнәлешләре
- •V. Концепцияне тормышка ашыруның төп юнәлешләре
- •5.2. «Татар теле» һәм «Татар әдәбияты» предметларының эчтәлеге
- •5.2.1. «Татар теле» предметы
- •5.2.2. «Татар әдәбияты» предметы
- •5.3. Мәктәпкәчә белем бирү
- •5.4. Башлангыч гомуми белем бирү
- •5.5. Төп гомуми белем бирү
- •5.6. Урта гомуми белем бирү
- •5.7. Өстәмә һәм инклюзив белем бирү
- •5.8. Урта һөнәри һәм югары белем бирү. Кадрлар әзерләү
- •VI. Концепцияне тормышка ашыру
5.5. Төп гомуми белем бирү
Татар телен туган тел буларак укытуның төп гомуми белем бирү программасы укытуның метапредмет һәм предмет нәтиҗәләренә ирешүне максат итеп куя, компетентлы якын килүгә нигезләнә, аралашу, лингвистик, этномәдәни компетенцияләр формалаштыруга һәм үстерүгә юнәлдерелгән һәм сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен (тыңлау, уку, сөйләү, язу), телдән һәм язма сөйләм культурасы нигезләрен, әлеге дәрәҗә өчен тормышта мөһим булган даирәләрдә һәм аралашуда телне куллануның төп кагыйдәләрен һәм күнекмәләрен үзләштерүне; дөрес һәм грамоталы аралашу өчен тел материалының төзелеше, структурасы һәм эчтәлеге турында теоретик мәгълүматлар булдыруны; гомумевропа тел портфолиосы методикасы белән таныштыруны; телгә милли мәдәниятне, халыкның теле, әдәбияты һәм тарихы үзара бәйләнешен, татар теленең милли мәдәният үзенчәлеген чагылдыру формасы итеп карауны; милли тел берәмлекләре турында белемнәрне, татар сөйләм этикетын һәм, милләтара аралашу культурасын үзләштерүне; татар әдәби сөйләме нормаларын үзләштерүне, алар аша халыкның милли-мәдәни үзенчәлекләрен аңлауны тәэмин итә.
Татар телен дәүләт теле буларак укытуның төп гомуми белем бирү программасы сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен (тыңлау, уку, сөйләү, язу) үзләштерүне, укучыларда сөйләм, тел һәм социомәдәни компетенцияләрне үстерүне, татар теле нормаларын гамәли үзләштерүне; татар теленең татар әдәбияты, мәдәнияте һәм тарихы белән бәйләнешен аңлауны тәэмин итә.
«Татар теле» предметыннан бердәм тест уздыру үз эченә язма сөйләмне генә түгел, ә телдән сөйләмне үзләштерү дәрәҗәсен бәяләүне дә алырга тиеш.
Төп гомуми белем бирү мәктәбендә татар әдәбиятын туган телле әдәбият буларак укыту укучыларның иң камил әсәрләр белән танышуларын, аларны уку, әдәби форма һәм эчтәлекнең берлегенә таянып анализлауны; милли үзаң үсеше өчен шартлар тудыруны, нинди этник төркем вәкиле булуларын төшендерүне, үз халкының тарихы, теле, мәдәнияте, дөньяга карашы, менталитеты, фәлсәфәсе турында системалы белемнәр булдыруны тәэмин итә.
Татар әдәбияты чит телле әдәбият буларак гомуми белем бирү мәктәбенең 5-7 сыйныфларында «Әдәби уку» предметы форматында, 8-9 сыйныфларында «Татар әдәбияты» предметы буларак өйрәнелә. Әлеге предмет укучыларны татар халкының тарихына һәм мәдәниятенә якынайтуны, аның күренекле вәкилләренең иҗаты белән таныштыруны, укучыларда әдәби әсәрне кабул итү, аңлатып бирү күнекмәләрен формалаштыруны, башка халыкларга толерант һәм ихтирамлы мөнәсәбәтле күпмәдәниятле шәхес тәрбияләүне, рус һәм татар әдәбиятларын чагыштырма планда анализлау ысуллары ярдәмендә укучыларның танып белү эшчәнлеген активлаштыруны; әдәби әсәр текстының аерым кисәкләрен татар теленнән рус теленә һәм рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү күнекмәләрен үстерүне тәэмин итә.
5.6. Урта гомуми белем бирү
Татар телен туган тел буларак укытуның урта гомуми белем бирү программасы компетентлы якын килеп төзелергә, аралашу, лингвистик һәм этномәдәни компетенцияләрне камилләштерүгә юнәлдерелергә, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен үстерүне тәэмин итәргә тиеш. Эчтәлек ягыннан ул үз эченә тормышта мөһим булган даирәдә һәм аралашу ситуацияләрендә телне дөрес һәм ирекле куллану осталыгын һәм күнекмәләрен, татар әдәби теленең нормаларын белүне, сөйләм этикетын, сәнгатьле сурәтләү чараларын, шулай ук телнең төрле функциональ мөмкинлекләрен дөрес куллануны үз эченә ала.
Татар телен дәүләт теле буларак укытуның урта гомуми белем бирү программасы сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен (тыңлау, уку, сөйләү, язу) югары дәрәҗәдә үзләштерүне; укучыларда сөйләм, тел һәм социомәдәни компетенцияләрне үстерүне; татар теленең нормаларын гамәли үзләштерүне; төрле телләрдә һәм мәдәниятләрдә уртак һәм үзенчәлекле хасиятләрне аңлауны тәэмин итә.
Югары сыйнфыларда татар әдәбиятын туган телле әдәбият һәм чит телле әдәбият буларак укыту программасы борынгы заманнардан бүгенге көнгә кадәр милли әдәбиятның үсеш юллары турында тулы һәм системалы күзаллаулар формалаштыруга юнәлдерелгән. Шуңа ярашлы рәвештә туган телле әдәбият буларак татар әдәбияты укучыларның татар әдәбияты тарихының аерым үсеш этапларындагы төп үзенчәлекләренә басым ясап, аны өзлексез барыш итеп өйрәнүне, аерым шагыйрьләрнең һәм язучыларның иҗатларындагы яңалыкны күрергә-аңларга күнектерүне, татар халкының мәдәни кыйммәтләрен аңлы үзләштерү нигезендә әхлакый-эстетик позиция, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен формалаштыруны күздә тота.
Татар әдәбиятын чит телле әдәбият буларак өйрәтү үз эченә укучыларны татар мәдәнияте, әдәбияты, татар әдәбитының тарихы турында материаллар белән таныштыруны; әдәби әсәрне һәм язучы иҗатын аңлау өчен кирәк булган теоретик белемнәрне һәм иҗади күнекмәләр формалаштыруны; толерант аң һәм тәртип формалаштыруны; төрле темаларга татар телендә ирекле сөйләшү сәләтләрен үстерүне; татар халкы һәм башка халыклар мәдәниятен үзләштерү ысулы буларак укуга даими кызыксындыруны, башка халыкларга ихтирамлы мөнәсәбәтне үстерүне үз эченә ала.
