Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Концепция тат яз.docx
Скачиваний:
9
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
62 Кб
Скачать
☆

5.3. Мәктәпкәчә белем бирү

Мәктәпкәчә яшь телне өйрәтүдә иң нәтиҗәле чор булып санала. 7 яшькә кадәр балаларда акрынлап интуитив-гамәли эшчәнлек аркылы формалаша торган аралашу компетенциясе нигезләре салына. Шуңа күрә мәктәпкәчә белем бирү оешмасында үстерешле укыту, баланың потенциаль мөмкинлекләрен һәм шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып, «якындагы үсеш зонасы»на юнәлгән булырга тиеш. Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында сөйләмнең татар телендә формалашуына ярдәм итә торган аралашу мохите тудырырга кирәк.

Мәктәпкәчә белем бирү программасы татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак башлангыч һәм дәвам итүче төркемнәрдә укытуны күздә тота. Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында татар телен туган тел буларак өйрәнү вакытында сөйләм үстерү дәресләре үткәрелә; белем бирү барышы тулаем татар телендә оештырыла; татар телен дәүләт теле буларак өйрәнгән вакытта әлеге процесс аерым дәресләр формасында да, режим моментларны да кулланып тормышка ашырылырга тиеш.

Мәктәпкәчә белем бирү оешмасында татар теленнән гомуми курсны тәмамлаган вакытта, укыту-тәрбия процессының яңа һәм мөһим элементы булып баланың мәктәптә теге яки бу төркемдә укуга (башлангыч мәктәптә телне туган тел буларак яки дәүләт теле буларак өйрәнү) функциональ хәзерлеген билгеләү тора. Баланың телне белү дәрәҗәсен ачыклау системасы ата-аналардан интервью алу (анкета үткәрү), балаларны уен, махсус тудырылган аралашу ситуациясендә күзәтүне үз эченә ала. Бу процедураның нәтиҗәләреннән чыгып, баланың мәктәптә нинди төркемдә укыячагы билгеләнә.

Мәктәпкәчә белем бирү оешмасында балаларга татар әдәбиятыннан белем һәм тәрбия бирү эчтәлегенең төп компонентлары булып татар балалар әдәбияты, туган як мәдәнияте белән таныштыру; үзенең нинди милләт вәкиле булуын, җирле табигый, географик, социомәдәни һ.б. үзенчәлекләр турында күзаллау формалаштыру; халык иҗатына (халык авыз иҗаты, музыкаль фольклор, халык декоратив-гамәли сәнгате һ.б.) якынайту торырга тиеш. Бу этапта татар әдәбияты сөйләм үстерү дәресләренең аерылгысыз өлешен тәшкил итә, туган телдәге әдәбият буларак өйрәнелгән очракта, әлеге процесс аерым дәресләр формасында тормышка ашырыла.

Татар әдәбиятыннан мәктәпкәчә белем бирү программасы әдәби текстларның эчтәлегенә уңай эмоциональ мөнәсәбәт формалаштыруны (фольклор һәм матур әдәбият, әдәби әсәрнең авторы, халык авыз иҗатының кайбер жанрлары, шигъри һәм хикәяләүче сөйләм, матур әдәбият жанрлары); әлеге текстның әдәбиятның нинди төренә (автор әдәбияты яки фольклорга) караганлыгын, аның жанр хасиятләре нинди икәнлеген билгели алуны; әңгәмә алып бару күнекмәләре формалаштыруны (сөйләшүгә катнашу, үз фикерен белдерү, сораулар һәм аларга җавап бирүне, әңгәмәдәшкә хөрмәт белән карауны, фикерләүдә мөстәкыйльлекне) тәэмин итәргә тиеш.

Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында татар теле һәм татар әдәбиятыннан укыту һәм тәрбия эшен уңышлы тормышка ашыру яңа тенденцияләрне, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укыту методикаларын, һәм шулай ук баланың мәгълүматны кабул итү, хәтер үзенчәлекләрен исәпкә алып, татар теле һәм татар әдәбиятыннан заманча, нәтиҗәле, сыйфатлы бизәлешле укыту-методик комплектлары, аудио-видеоматериаллар, мультимедиа әсбаплары эшләү һәм чыгаруны күздә тота.