Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Концепция тат яз.docx
Скачиваний:
9
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
62 Кб
Скачать
☆

5.7. Өстәмә һәм инклюзив белем бирү

Тел, әдәбият, туган якны өйрәнү, шигърият яратучылар клублары, түгәрәкләр, секцияләрне үз эченә алган өстәмә белем бирү системасы филологик белем бирүнең мөһим өлеше булып тора. Ул яшь буынның иҗади сәләтен, шәхси сыйфатларын һәм талантын ачарга, үстерергә тиеш.

Татар филологиясеннән өстәмә белем бирү системасын булдыруда әдәби яки туган якны өйрәнү музейлары, театрлар, һәйкәлләр, әдәби кичәләргә, күргәзмәләргә йөрү, экскурсияләр, ярышлар үткәрү, иҗади конкурслар һәм бәхәс клублары оештыру зур роль уйный.

Аерым игътибарны якшәмбе мәктәпләренә һәм җәйге лагерьларга бирү зарур. Алар өчен татар телен туган тел буларак өйрәнүнең төрле дәрәҗәләре һәм татар әдәбиятын һәм мәдәниятен өйрәнү буенча модульле программалар эшләү таләп ителә. Якшәмбе мәктәпләре һәм җәйге лагерьлар өчен татар теле һәм татар әдәбиятыннан төрле яшь категорияләре өчен уку әсбаплары әзерләнергә тиеш.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балаларга инклюзив белем бирү процессын оештыру укучыларга аерым якын килүне таләп итә. Яңа ысуллар һәм технологияләр куллану һәр укучыга белем бирү барышында аларның сәләтен үстерү, танып белү ихтыяҗларын канәгатьләндерү, шәхси компетенцияләрне үстерү өчен шартлар булдыруны күздә тотарга тиеш. Инклюзив белем бирүдә иң отышлыларның берсе булып «портфолио» технологиясе тора. Ул дифференциаль якын килүне сыйфатлы һәм нәзакәтле итеп башкарырга, уку-укыту процессын индивидуальләштерүне укучыларның акыл, физик мөмкинлекләрен исәпкә алып, игътибарларын моңа юнәлтмичә, «чикләнгән мөмкинлекләрен» артык билгеләмичә тормышка ашырырга юл ача.

5.8. Урта һөнәри һәм югары белем бирү. Кадрлар әзерләү

Татар теле һәм әдәбиятын урта махсус белем бирү системасында укыту урта гомуми белем бирүнең әзерлек һәм белгечлек юнәлешенә бәйле адаптацияләнгән программаларына таяна. Шуңа өстәмә булып теге яки бу юнәлеш буенча белгечләрне укыту өчен махсус программалар эшләнергә тиеш.

Һөнәри филологик белем бирү структурасы түбәндәге дәрәҗәләрдән төзелә: урта һөнәри белем бирү, югары белем (бакалавриат), югары белем (специалитет, магистратура), югары белем (югары категорияле кадрлар әзерләү).

Һөнәри белем бирү этабында булачак белгечнең социаль мөнәсәбәтләрнең төрле даирәләрендә эшчәнлеге һәм башка этномәдәни төркемнәрнең вәкилләре белән аңлашуга һәм хезмәттәшлеккә сәләтлелеге белән бәйле этномәдәни тел компетентлыгын формалаштыру бурычы билгеләнә. Татар телен һәм татар әдәбиятын укытуның төп максаты булып татар тел белеме һәм әдәбият белеменнән гыйлемнәрен тирәнәйтү юлы белән квалификацияле кадрлар әзерләү тора.

Россия Федерациясендә татар филологиясе өлкәсендә эшләү өчен кадрлар әзерләүнең оештыру һәм методик аспектлары бар. «Филология» һәм «Педагогик белем» юнәлешләрендә белгечләр әзерләүгә ел саен бюджет урыннарының кыскаруын, һәм Россия Федерациясендә филолог-галимнәрне, татар теле һәм әдәбияты укытучыларын, татар балалары белән эшләү өчен мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләрен һәм башлангыч сыйныф укытучыларын әзерләү оешмаларын һәм структураларын оптимизацияләүне исәпкә алып проблеманы өйрәнү һәм 2030 елга кадәр тиешле юл картасын эшләү сорала.

Россия Федерациясенең Мәгариф турындагы №273-ФЗ (29.10.2012 ел) номерлы законына үзгәрешләр керү сәбәпле, мәктәпкәчә белем бирү алга таба башлангыч белем өчен нигез булып хезмәт иткән циклның беренче этабы санала. Шуңа күрә хәзерге көндә Татарстан Республикасында татар телен белгән мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү педагог-хезмәткәрләренә ихтыяҗ артты. Моңа бәйле рәвештә Россия Федерациясенең югары уку йорларында «Педагогик белем. Туган (татар) тел, әдәбият һәм мәктәпкәчә белем бирү»; «Туган (татар) тел, әдәбият һәм башлангыч белем бирү» юнәлешләрендә катнаш программалар нигезендә укытуны киңәйтү мөһим.

Татар теле һәм татар әдәбияты укытучыларының һөнәри дәрәҗәсен камилләштерү максаты белән:

татар балаларына татар телен өйрәтүне тулысынча колачлап алу максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең татарлар компактлы яшәгән төбәкләрнең белем бирү оешмалары өчен, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына ихтыяҗны исәпкә алып, методикаларны яңарту;

татар теле һәм татар әдәбияты укытучыларын әзерләү һәм яңадан әзерләү, шулай ук аттестацияләү (шул исәптән заманча мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне дистанцион форматта куллану) мәсьәләләрен хәл итүдә җитди чаралар күрү;

татар теле һәм татар әдәбияты укытучыларына күптелле мохиттә укыту һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар белән эшләү өчен кирәк булган компетенцияләр формалаштыру өчен өстәмә һөнәри белем бирү системасын камилләштерү таләп ителә.