- •Хикмәт хаҗи
- •Сәлим бабай
- •Тәрәккый тормозлары
- •Кем усал?
- •Күңелсез хәбәр
- •Бичара Әсма
- •Йосыф бабай вә картчыгы
- •Шайтан ялчысы
- •Яшь кыз вә хатыннар
- •Зәйнүш абыстай яки теләнчеләр
- •Тәрбияханә
- •Мөгаллимә ханым
- •Хикмәт хаҗиның соңгы көне
- •Мөгаллимәне таләпләр[17]
- •Иске кешедән яңа хәбәр
- •Бәхетле Әсма
- •Ир һәм хатын
Бәхетле Әсма
12 нче бабта Йосыф бабай ханәсеннән Әсманы Хәмидә исемендә бер хатын алып киттегене сөйләмеш идек. Бу хатын, кәндесе сөйләдеге рәвешчә, Гайшә абыстайның белеш вә дусларыннан дәгел, бәлки дөнья вә ахирәт дошманы иде. Күрендеге кеби яхшы хатын да дәгел, бәлки шайтан ялчысы улып, адәм башына хәсрәт, милләт өстенә бәла китереп йөрүче иде. Ятим бичара кызларны вә садәдил (беркатлы) яшь хатыннарны аулап фәхешханәләргә китереп сатар иде. Гөнаһсыз балаларны вә саф, намуслы хатыннарны буйлә рәвештә хараплык коесына ташламак, дөнья вә ахирәт бәдбәхет улмакларына сәбәп улмак, боның каршында урманнан куян тотып та базарга чыгарып сатмак дәрәҗәсендә җиңел бер эш иде. Дөньяда нәләр улмас, нәләр!..
Риваятьләргә күрә, арамызда бу кеби хәрәм кәсеп итүче дәхи бер чук Хәмидәләр улынып, харап улучы Әсмалар, Хәсәнәләр сансыз имеш! (...)
Әсма, әгәр дә... буйлә бер тәрбияханәгә төшмәй, баттыгы шәрирләр (җинаятьчеләр) арасында калмыш улса иде, шөбһәсез, бер Хәмидә вә Зәйнүш улыр иде. Әгәр дә Зәйнүш илә Хәмидәгә Әсма тәрбиясе насыйп булса иде, бәлки Әсма дәрәҗәсендә гүзәл холыклы, мәрхәмәтле, тәкъва, диндар бер милләт аналары ула белерләр иде.
Хәмидә "Ф..." шәһәренә киләрәк, Әсманы белдегемез Зәйнүшкә тапшырды. Ләкин бу вакытта Әсма тиф хәстәлегенә дучар улып, өч ай микъдары агыр ятты. Бәгъзе вакытлар Хәятыннан өмит һәм киселде исә дә, ахырында шифа кәсеп итте вә хәстәханәдән Зәйнүш үз ханәсенә алып килде, вә бу вакытта Зәйнүш өйрәтүенә күрә Хәмидә тарафыннан Йосыф бабайга мәктүпләр вә ахырында бәгъзе әйберләре вә шәһәрдә улган имам исеме илә бер ышаныч язуы җибәрелде. Ләкин бу язу имам язуы улмай, фәкать аның исеменнән язылмыш иде.
Соңра беркөн Зәйнүш Әсманың башка хезмәтләр өчен яшьрәк улдыгыны фикерләп, бераз вакытлар теләнчелек иттермәк улып, хәзерләмеш киемнәрне кидермәк улды. Бичараның затлы, бөек табигате мондый зилләтләргә (хурлык, түбәнлекләргә) риза улмадыгында, Зәйнүш тә ишегене бикләп, сүс чыбыркыны урыныннан алып, мескинәне ярмага башлады. Бу чыбыркы боннан элек тә күп балаларның яшьләрене агызмыш, аһларыны да күкләргә чыкартмыш иде.
Ата вә анасыннан каты күз җәзасыны күрмәгән гөнаһсыз бала, элек мәртәбә уларак адәм сурәтендә улган эттән камчы җәзасыны тартты. Бичара нә итсен! Тугыз-ун яшендә улган вә авылда тереклек иткән, нә закон вә нә тел белгән кыз бала шәһәрдә хәлене кемгә сөйләсен вә кемнән ярдәм сорамага белсен. Авыл халкы һәрнәрсәне сорап вә һәрнәрсәне күреп йөрдегендә, шәһәр халкы боның киреседер. Араларында ялгыз бер стена улган күршеләр берлектә ун сәнә торырлар, берсенең хәлене икенчесе асла белмәс.
Бер атна соңында Зәйнүш тарафыннан "Киенегез!.." командасы бирелдегендә, җөмлә балалар, киемнәрене киенмешләр вә камчы ачысы онытылмадыгы, хәтта гомер барынча онытылачак улмадыгы сәбәпле, Әсма да киенеп, теләнче кызлар илә берлектә нәкадәр ерак улган вокзалга китте. Вокзалда нә хәлдә тордыгы исә 13 бабта укылмыштыр.
Зәйнүш үзе дә, һәрвакытта улган гадәте үзәрендә, рус хатыны сурәтендә киендеге хәлдә, вокзалда улыныр вә гаскәренә дә һичкемгә белдермәй нәзарәт (контроль) итәр иде. Бер аралык Зәйнүш ишарәт илә Әсманы вагонга алып керде вә шул сәгатьтә кузгалып та киттеләр. Мәгәр дә бу вагонда Дарвин мәймүннәре илә Эрбет базарыннан кәсеп итеп кайтучы бер хатын бар имеш. "Эт үз иптәшене табар" дидекләренчә, Зәйнүш тә бу хатынны белеп, Әсманы сатмыш вә үзе икенче мәнзилдә (тукталышта) төшеп калмыш иде. Хәлбуки, Әсма сатылынып йөрмәктә улган сандугач кеби, үз хәленнән асла хәбәрдар улмаер иде. Ләкин теләнче киемнәре салынып, гадәти киемнәр киендерелмеш иде.
Бичара бер вакытта Казан шәһәренә килде, бер һәлакәт чокырыннан котылганы хәлдә икенче бер һәлакәт коесының агызына җитеп туктамыш вә төшеп китмәгә дә ялгыз ярым аршин калмыш иде. Байлар акчасы кемнәрне һәлак итмәер? Байларның эч пошулары нә кеби газиз балаларны вә шаян мәрхәмәт затларны дөнья вә ахирәттә зур вә зар итмәер?..
Бичара Әсма бер байның нәфсене хозурландырмак вә эч пошуыны бастырмак өчен хәзерләнмәктә, хәзерләнмәктә дәгел, хәзер кылынмакта иде...
Усаллар арасында Әсма зарарсыз хезмәтләр илә мәшгуль уларак беркадәр көннәр гомер уздырдыгында, югары каттан түбән катка төшеп килмәктә икән, баскычтан ялгыш егылып төште дә аягы сынды...
Боның үзәренә Әсма да хәстәханәгә җибәрелмеш иде. (...)
Ләкин бу кызның ятим вә һичкеме юк идегене белдеге илә, шул көннәрдә хәстәханәдән чыкачак бер картчык үзе илә бергә авылга алып китеп, кызы итеп тәрбия итәчәк улды. Бер ай микъдары бергә торып, хәле мәгълүм улдыгыннан, хосусан догасыны укыдыгыннан соң, бу хатыннан чиксез шәфкать вә мәрхәмәт күрә килдегеннән бәрабәрендә китмәктән курыкмас иде.
Тулы җәрәхәт илә Хәмидә хәстәханәгә килеп кердеге көндә Әсма да картчык илә чыкып авылга җәяүләп киттеләр. Әгәр дә бер кич кунмыш улса иде, үзен угырлап китмеш улган Хәмидәне танымыш улачак иде.
Гаҗәеп тәсадефдер ки (көтмәгәндә очрашу), Әсма Хәмидә илә Зәйнүшне күзе илә күрдеге хәлдә һич танымамыш вә хәлләренә мәрхәмәт итеп, яшьләрене агызып кызганмыш иде. Хәмидәне хәстәханәдә күреп, Зәйнүшне дә боннан ничә сәнәләр соң "Г..." шәһәрендә күрмеш иде. Хәтерлисездер, Әсма ханым атасы Габбас мелла илә очрашкач, тәрбияханәгә кайтмага чыктыгында аякларыннан мәхрүм калган бер хатын теләнчегә тугыры килеп, садака биреп китмеш иде. Бу фәкыйрә хатын үзен камчы илә ярган Зәйнүш иде...
