- •Хикмәт хаҗи
- •Сәлим бабай
- •Тәрәккый тормозлары
- •Кем усал?
- •Күңелсез хәбәр
- •Бичара Әсма
- •Йосыф бабай вә картчыгы
- •Шайтан ялчысы
- •Яшь кыз вә хатыннар
- •Зәйнүш абыстай яки теләнчеләр
- •Тәрбияханә
- •Мөгаллимә ханым
- •Хикмәт хаҗиның соңгы көне
- •Мөгаллимәне таләпләр[17]
- •Иске кешедән яңа хәбәр
- •Бәхетле Әсма
- •Ир һәм хатын
Зәйнүш абыстай яки теләнчеләр
"Ф..." шәһәрендә, ... урамында үз ханәсендә Зәйнүш абыстай исемендә бер хатын тормыш итмәктәдер. Бу хатынның исеме бөтен Башкортостан губернасында билгеледер. Тупрак[13] сатар өчен килмеш башкорт вәкилләре боның ханәсенә нөзүл идеп (төшеп, туктап), айлар илә вакыт калырлар вә тупракларына сәхиб (ия) таба алмый йөрдекләрендә, Зәйнүш абыстай ярдәме илә эшләрене җиренә куярлар.
Зәйнүш абыстайның һәртөрле халыктан дус вә белешләре күп улыр, дөньяның рәвешене гүзәл аңлар вә заманага ярашлы хәрәкәт итмәк юлларны да белер. Җир сатучы башкортларга алучы таптыгы кеби, җир алучы нимсәләргә, латышларга, хохолларга да сатучы табар. Шәһәргә килеп, хатыннары яннарына озак вакыт кайта алмай тормакта улган кемсәләргә дә хаҗәт улган шәйләрне табып китерер, мохтаҗ итмәс иде.
Зәйнүш абыстай, башка хатыннар кеби гакылсыз улмай, күп шәйләр белер иде. Бу белүе сәбәбеннән күп мал тапмыш, хәтта ошбу ханәсене бер копеек акча сарыф итмәй, бер бай баласыннан бер хезмәт бәрабәренә алмыш вә соңра закон буенча беркетеп, бал капкан кебек ләззәтле идеп йотмыш иде. Һәр нәкадәр үзе кечкенә гәүдәле исә дә, карыны иркен вә мәгъдәсе (ашказаны) сәламәт улдыгыннан, күп шәйләрне ашар, вә җөмләсене һич мәшәкатьсез сеңдерер иде.
Бер аралык хәйлә кәгазе язмак тугырысында хөкем астында калды исә дә, диңгезгә батып, коп-коры чыкмыш кемсә мисалында, һиммәте сәясендә һичбер керсез котылмыш иде...
Ләкин соңрак заманнарда Зәйнүш абыстайның яшь вакытлары үтеп, һиммәте азайды, куәте тәнәззел идеп. (төшеп, түбәнләнеп), шөһрәте дә кимеде. Дәгъвалы вә гаугалы тереклекләргә булдыра алу, кулдан килү куәте калмадыгыннан дуслар, белешләр таралды, җилдән килмеш маллар да давылга китте. Нәкадәр орлык сачмыш исә, җөмләсене үзе урды, вә кешегә хәзерләмеш чокырларга үзе төшеп, олуг бәдбәхетлеккә калды...
Ләкин эт, тәненнән җаны чыкканча һәмишә эт улып, этлегене итәр. Ошбуның өчен бу хатын да дөнья көтмәгә башка бер юл тапты. Шуйлә ки: атасыз вә анасыз калмыш яки караучысыз улмыш ятим кызларны җыеп теләнчелек иттерер вә анлар җыеп китермеш акчалар илә көн уздырыр иде. Шул сәбәптән теләнче кызларының саны һәрвакыт тукыз-уннан ким улмаз иде...
Үтмеш бүлекләрдә сөйләмеш улдыгымыз теләнче кыз да Зәйнүш абыстайның теләнче кызларыннан бере улачак иде."Улачак" дидек, чөнки бу хатын кулына төштегеннән соң бу сәфәре әүвәлге сәфәре иде. Чибәрлек вә гүзәллеге җирендә, сөйләшүе ләззәтле, үзе дә гаять тә җазибәле (сөйкемле) улдыгыннан, тиз көннән боннан элек китмеш теләнче кызлар урынына-бу да китәчәк иде!..
И хөрмәтле ислам байлары!.. Вай, бай угыллары!.. Күрсәтегезче, сезләрнең акчагыз кемнәрне һәлак итмәс!.. (...)
Яшь кыз вә хатыннар
"К..." шәһәрендә улган хәстәханәләрнең берендә уннан артык мөслимә хәстәләр улынып, бонлар янына дәхи аякы сынмыш яшь бер кыз китерелде. Бу кыз, аягыны бәйләгәннәре вакытта һәр нәкадәр бер дәрәҗә кычкырмага вә шикаять итмәгә мәҗбүр улды исә дә, соңра рәхәтләнеп уйкыга китте.
Өч атна кадәр салынмыш урынында яттыгыннан сон, култык таягына таянып хәстәханә эчендә йөрмәгә рөхсәт улынды. Бонда улган мөслимә хатыннар элек хәлдә бу кыз янына үзләре килеп утырдыклары кеби, боннан соң мәзбурә (әйтеп үтелгән кыз) дә анлар янына барыр улды.
Сәламәтләнмеш хатыннар чыгып, анлар җиренә яналар килеп-китеп торырлар, яшь кыз исә озын вакыт бонда калдыгыннан һәрберенә таныш улыр иде. (...)
Бу яшь кыз китап вә хатлар укымак илә генә дәгел, хатыннарның үтенүләрен тыңлап, йортларына, якыннарына хатлар да язар иде. Хәтта мөселман хатыннары өчен гомумән бер язучы улмыш иде. (...)
Яшь кызның аягы тәмам сәламәтләнеп, чыкар көннәре якын калдыгында хәстәханәгә дәхи бер хатын китерелде. Ләкин бу хатынны күреп бөтен хәстәханә халкы "Аллаһы Тәгалә сакласын..." дия җәнабе Илаһига ялвармага башладылар...
...Бу хатын уникенче бабта сөйләмеш улган Хәмидә имеш!.. Безнең Муса белешемез дә мәгълүм эше сәбәбеннән җәзага дучар улмыш имеш!..
Ана илә кыз
Волга буенда улган пароход контораларының береннән утыз чакрым ераклыкта улган ислам авылында ялгыз бер кечкенә һәм дә пәк кечкенә бер үдә[14] хатын кызы илә торыр иде. Бу кечкенә вә яртысы җир астында улган бинага һәр айда кырык тиен хак бирерләр иде. Ошбу акчаны һәм дә үзләренең карыннарыны туйдырмак өчен хезмәт итмәгә мәҗбүр улырлар иде. Кыш көннәрендә хак илә җеп вә йон эрләрләр, киндер сугарлар, көз көнендә балчык басып өйләр сыларлар, җәйлектә көнләп кыр эшене эшләрләр. Бу сәбәптән ач-ялангач улмаслар иде. Хатынның исемене белмәермез. Ләкин кызның исеме Зәйнәп вә атасы да Госман исемендә идеге мәгълүм иде.
Ошбу авылдан китеп сәүдә итеп тормакта улган бер сәүдәгәр Мәкәрьядән[15] кайттыгында, якыннары илә күрешмәк өчен Туктамыш иде. Үз ханәләрендә хезмәт итмәк өчен юкарыда сөйләдегемез тол хатынны үзе илә бергә бармасы хакында тәкъдим итте. Хатын кызы илә берлектә улмак шарты илә бу тәкъдимне кабул итте. Вә җөмләсе берлектә сәфәр әйдәделәр.
Бонлар ничә көннәр соңында "Г..." шәһәренә җиттеләр. Мәгәр дә Салих байның тәрбияханәсе ачылмагы шәһәр эчендә шаигъ улмыш (таралган) иде. Бу сәүдәгәр исә бер тамак расходы аз улсын нияте илә, кызны әлеге тәрбияханәгә бирмәк тугырысында хатынга киңәш бирде.
Хатын да байның бирмеш гакылына вә үгрәтмеш дәресенә күрә Салих байга барып, ялгыз бер ятим кызы илә урамда калдыгыны сөйләде, һәм нәкадәр буйлә алдап хәйләләр кормас исә дә, кызы тәрбияханәгә алыныр иде. Ләкин сәүдәгәрнең үгрәтдеге илә гамәл итмәгә мәҗбүр улмыш иде...
Ләкин бәракәт бирсен ки, Салих бай күп төпченмәде дә, Зәйнәп кабул иделенәчәк улды...
