Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
pub_26817.rtf
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.04.2025
Размер:
2 Мб
Скачать
☆

Сәлим бабай

Сәлим бабай Габбас мелланың атасы заманасыннан бирү торыр, җәй көннәрендә умарта саклар, кыш көннәрендә вак-төяк йомышларга йөрер алтмыш яшәрлек бер карт иде.

Бер аралык, бонлардан чыкып, Хикмәт хаҗида вә аннан соң Сөләйман хәзрәттә дә беркадәр хезмәт итте исә дә, "өйрәнгән яу сугышырга яхшы" дия, янә Габбас мелла атасына кайтып китте.

Ата вә анасы вафат улып, йорт-җирләрне карау Габбас меллага калдыгы соңында, Сәлим бабай да әүвәлге мәнсабында (хезмәтендә) калмыш иде. Габбас мелла «безнең атай белмәгән» диер балалардан улмалыгыннан, атасы заманында улган хәл вә мөгамәләләре, атасының дусларыны җөмләсене әүвәлге хәлендә тотар иде.

Сәлим бабай, һәр нәкадәр умарта каравылчысы исә дә, башка умарта вә кыяр каравылчылары төреннән юк җиргә картаймыш дәгел, бәлки кичмеш заман хәбәрләрене, ата-баба мәкальләрене, милли мәсәлләрне, әһле исламга мөнәсәбәтле улган хикәяләрне укылачак бер китап иде.

Иске тарихларымызны сөйләдегендә, иске гасырларны вә иске гасырның халыкларыны тәмам күз уңына китерер иде. Үгезләр җигеп, арбаларның көпчәкләрене (тәкермәч) сары май илә майлап, сырт өсләреннән йөрүләрене сөйләдеге вакытында, тыңлаучылар, үзләренең тимер юл, пароход, телеграм, телефон заманасында идекләрене онытып, иске дөнья кешеләре улырлар иде.

Сәлим бабай ялгыз Габбас меллага дәгел, һәртөрле халыкка ярый торган иде. Боның хикәяләреннән имамнар, шәкертләр, байлар, гавамнар[6], хатыннар, хәтта кызлар ләззәт алырлар иде.

Сәлим бабай ялгыз Габбас мелла бабасы улмай, бөтен халык бабасы иде. Сөйләдеге вакытта, башка хикәячеләр кеби ялындырмае, тәкәбберләнмәс, иркәләнмәс иде. Һәм дә никадәр ләззәтле идеп сөйләр, асла йөткермәс, төчкермәс, тамак кырмас, урынсыз җирдә сүзне тәкрар әйтмәс, кулыны һавада йөртмәс иде.

Үзе милли тарихларыбызны вә табышмакларымызны белмәктә тиңсез бер кемсәмез улдыгы кеби, курай уйнарга, җырларга улган маһирлеге гакылларны хәйран идәр иде.

Җәй көнендә, авыл каршысында улан тау башыннан моңаеп җырлап җибәргән тавышларына бөтен авыл халкы уйкыларыннан уйганырлар, тышка чыгып, камил рәхәтлек илә тыңлап утырырлар иде.

Кымыз эчәр өчен килмеш, төрки тел укымакта улан бер рус студенты, Сәлим бабайның саф вә калын тавышы илә:

"Әй, кая ул көн ки бездә шәп торулар бар иде,

Әмма дошманнарда гамьнәр, эчпошулар бар иде.

Бер заман чыгар идек без кырга дус-ишләр белән,

Анда уеннар, көлүләр, сикерүләр бар иде.

Һәй, гомерләр үтте китте, кая китте ул заман!

Кайда ул шәп һай-һулар, гөфтегүләр[7] бар иде.

Бервакыт бонча рәхимсез дәгел иде кызлары,

Анда туташларда ымнар, күз кысулар бар иде.

Ничә еллар үтте, әмма күрмәдек кызлар йөзен,

Янымызда әүвәле кандай сылулар бар иде.

Шигырене күргәч Закирның* диде өлкәннәр дә һай!

Яшь чагында бездә һәм андай йөрүләр бар иде", –

укыдыгы вә тәкрар иттегене тыңлап торып, Мәскәүгә кайттыгында нотага алдырып "Сәлим" исеме вирмеш иде.

Сәлим бабайның май, июнь айларында, халыклар урыннарына кереп яттыклары соңында уйнамыш курай тавышы, станциядә улган электрик, бөтен шәһәрдә улган фәргъләрене (бүлекләрене) эшләттеге кебек, карт, яшь, ир, хатын, егет, кыз – -җөмләсенең күңелләренә селкетер иде.

Буыннарыннан, арка вә бил сөякләреннән сызланып ятмакта улган картлар урыннарыннан сикереп тордыкларыны белмәй калырлар вә "һай, үзәкләрем өзелә!.." диерләр иде.

Киленнәрене сүгеп, кырып, бимаза идеп йөрмәктә улган каенаналар боның курай вә яки җырладыгы тавышларыны ишеттекләрендә май кеби йомшарып кидәрләр, киленнәренең кимчелекләрен гафу итәрләр, гафу гына дәгел, орыштыклары өчен үкенеп гозер идәрләр иде.

Сәлим бабай курай уйнаган яки җырлаган кичәдә яшь киленнәр бик рәхәт оерлар, күңелле төшләр күрерләр иде. (...)

Сәлим бабай ялкау дәгел, гаять иҗтиһатлы вә шат адәмнәрнең бере иде. Исерткеч эчмәк дәгел, искерткәч эчкән кемсә илә хәтта мәҗлестәш улмаз иде. Исерткеч эчмәк – агу эчмәк кадәр зәһәрле вә һәртөрле хәстәлекләрнең баш сәбәбе идегене бер доктордан ишетеп тәмам канәгать әйләмеш иде. Без исә Сәлим бабайның тәрҗемәсене яздыгымыз өчен юк гаепләрне юк димәгә вазифамыздыр. Ләкин бар гаепләрне яшермәгә көчебез әлбәттә юктыр. Мәсәлән, Сәлим бабайның тәмәке тарттыгыны яшереп калдырмыермыз. Дөрес, тәмәке тартадыр.

Сәлим бабай бу яман гадәтне Габбас мелладан үгрәнмеш дәгел, бәлки Габбас меллага үзе үгрәтмеш иде. Бабайның бик җиңел үгрәтмеш улган бу начар гадәтене Гайшә абыстай бик агырлык белән ташлатмыш иде.

Сәлим бабайның Хива сәфәрене, кыргызларның гореф-гадәтләрене, туй тамашаларыны риваять иттеге вакытында тыңлаучыларның авызларыннан сулар агар иде.

"Т...и кабиләсендә бер кыргыз кызына мәхәббәте төшеп, хатын итеп алмага сорадыгыны вә гакыд һәм идәрәк (сүз бирешеп) Хивадан кайттыгында рәсмән (рәсми рәвештә) никах вә туй иделмәгә вәгъдә тәмам улдыгыны, ләкин кайттыгында кызның җиназасы хәзерләнмеш улдыгыны әсәрле бер сурәттә сөйләр, соңыннан, сәвеклемнең ядкаре, дия кыргызлар вәзене[8] белән, калын тавыш илә кычкырып көйләп җибәрер, соңрасында җиргә ятып еглар иде."

Бу мәҗлестә улган кемсә иң усал кемсә улса улсын, кичкән эшләренә үкенер, күңеле йомшар, табигате кар кеби эрер, әдәби (мәңгелек) улган бер галәмгә барачак көн барлыгыны хәтеренә китереп, җәнабе Илаһига мөнаҗәт идәрәк чыкар иде.

Кызганычтыр ки, Сәлим бабай вафат уллыгында, эчендә нәкадәр мәгълүматы улды исә, җөмләсе үзе илә вафат уларак тупрак астына күмелде. Язып алып калмак тугырысында бер зат тарафыннан улсын гайрәт сарыф иделмәде.

Безләрдә бер гадәт бардыр ки, милли җырларны, ата-баба мәсәлләрене язмак, хикәя вә романлар тәхрир әйләмәк (язмак) галимнәр өчен кимчелек вә гыйлем мәнсабенә (хезмәтенә) лаек дәгел бер нәрсә хисап иделмәктәдер!.. Ләкин мондый нәрсәләрне галимнәр язмас исә наданнармы язачак?! Анлар язылмалыгында милли әдәбиятымыз нә рәвешчә тәэсис иделенәчәк (төзеләчәк)?!

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]