- •Хикмәт хаҗи
- •Сәлим бабай
- •Тәрәккый тормозлары
- •Кем усал?
- •Күңелсез хәбәр
- •Бичара Әсма
- •Йосыф бабай вә картчыгы
- •Шайтан ялчысы
- •Яшь кыз вә хатыннар
- •Зәйнүш абыстай яки теләнчеләр
- •Тәрбияханә
- •Мөгаллимә ханым
- •Хикмәт хаҗиның соңгы көне
- •Мөгаллимәне таләпләр[17]
- •Иске кешедән яңа хәбәр
- •Бәхетле Әсма
- •Ир һәм хатын
Күңелсез хәбәр
Муса тугырысында, дөресе дә Габбас мелланы Муса урынына вә һич улмадыгында Муса янына җибәрмәк өчен Хикмәт хаҗи тырышып йөрдеге бер көндә, дус вә белешләре, мәхәллә әһелләре илә саубуллашып, Габбас мелла хаҗ сәфәренә чыгып китте. (...)
Габбас мелланың сәфәреннән ике вә Янбәгъ шәһәреннән язмыш улан соң хатыннан бер ай үттеге соңында, Гайшә абыстай кулына чит мәмләкәт (Төркия дәүләте) маркасы илә бер мәктүб бирелде.
Һай! Яхшы хәбәр булса ярар иде!.. Бу хатны ачдыкында куллары тетрәде, йөрәге селкенде, җөмлә тәне бер кызды, бер өшеде. Безләр исә бу кеби хәлләрне "эч сизмәк" дип әйтәбез. Ләкин нә күрсен, хат Габбас мелла хаты улмай, бәлки башка бер белеш кемсә хаты улып, Янбәгъ илә Мәдинә арасында Габбас мелланың вафат улан хәбәре бирелмеш иде!..
Вай! Бу кара хәбәргә вай!.. Гайшә абыстай да, "Инна..." укып, һушсыз уларак җиргә ятты. Сабый улган Әсма да үлмәк нә идегене тиешенчә тәсаувыр итмәюр (күз алдына китерерлек түгел) вә анда барган кемсәнең дә тәкрар кайтмадыгын белмәюр иде...
Гайшә абыстай да һушы килдегендә кызы Әсманы кочаклап озак вакытлар еглады вә:
– И бәнем газиз яклаучым! Вай, бәнем мөхтәрәм ирем! Фиракның (аерылу) уты яндырадыр да, шуңа мәҗбүр уларак аглаюрым! Хәлбуки, терек уларак җәнабе Илаһының хисапсыз ярдәмнәренә ирешә алган булуың – өмидемдер...
– И Раббым! Иртәгә көн кызым илә бәне, мөхтәрәм ирем илә берлектә, рәхмәтләрең күләгәсендә кавыштыр!.. – дия аглар вә үз-үзен сабыр итәргә өндәр иде.
Гайшә абыстай һәр нәкадәр буйлә олуг казага тугыры килде исә дә, көннән-көн үз-үзен юатып вә мәтанәттән (чыдамлылык, түземлелектән) аерылмаеп, зилләтләргә (түбәнлекләргә) төшмәде. Бәлки әүвәлге гамәлләрене вә кәсепләрене иҗра итмәктә вә кызы Әсманы һәр нәкадәр Габбас мелла дәрәҗәсендә улмас исә дә, һәмишә гүзәл тәрбия итмәктә улды (афәрин бу гайрәтле хатынга!..)
Гайшә абыстай исә һәр нәкадәр сабырлы, вәкарьле иде исә дә, буйлә хәбәрдән бер ел үттеге хәлдә хәсрәте һич җиңеләймәс иде. Ләкин кызы Әсманы хәтерләп, янә җәнабы Илаһидан гомер сорар иде... Бичара бәндә!.. Бер минут эчендә бер-беренә зыйдди (каршылыклы) улан догаларны әйтмәктәдер!.. Үзе өчен ни нәрсә мәслихәт, ни нәрсә мәслихәт дәгел – һич белмәер.
Бичара Әсма
Габбас мелла хәбәреннән бер ел соңында Гайшә абыстай вафат улды вә аның вафатыннан бер атна соңында күршедән зоһур итмеш (килеп чыкмыш) янгында Габбас мелланың җөмлә әшья (әйберләре) вә йортлары янып, бернәрсәләре калмады. Хәсрәт вә шатлык күп вакытта бер-беренә тоташ килмәктәдер.
Дөнья шулай инде – шатлыгында да дәвамы юк, хәсрәтендә дә!.. (...)
Унынчы яшенә чыкмыш улган Әсма, ата вә анадан һәм дә иң газиз вә иң мәрхәмәтле ата вә анадан ятим калды. Боның башына килгән кайгыларның агырлыгыны һәркем үз фикере илә белер. (...)
Якын карендәшләреннән мәхрүм улган Әсманы авылның игътибарлы кемсәләреннән саналмакта улган Йосыф бабай тәрбия итмәк улып ханәсенә алды. Габбас мелланы сәүдегеннән Алла ризасы өчен тәрбия идеп асрамак улды. (...)
Йосыф бабай вә картчыгы
Йосыф бабай һәр нәкадәр белдеге кадәр диндар, үз малыны кешегә бирмәс, кеше малына күз төшермәс, җыеп әйткәндә, заманасының бер ярарлык кемсәсе иде исә дә, ханәсендә Габбас мелла мәктәбендә укыган бер угылыннан башка укымак-язмак белер зат юк иде...
Картчыгы исә яшь вакытында абыстайга ир балалар илә берлектә сабакка йөреп, абыстайның чыра күтәреп тә: "Укыгыз! Үтерермен!.." дигән сүзенә каршы шаян малайларның арттан торып көлә-көлә: "Һич үтермәс, бу хөкемсез җир дәгел, курыкмагыз!.." дигән сүзләреннән гайбрәт алып, һичнәрсә укымамыш иде. (...)
Йосыф бабай гаиләсе бу авылда яхшы исем тоттыгыннан, боның ханәсендә яшәдегендә Әсма да һәр нәкадәр милләт анасы ула алмаса да, шаять милләт бәласе дә улмас. Бона да чук шөкер. (...)
Саф мәхәббәт
"Б...и авылы, кымызы ләззәтле, һавасы яхшы, чишмәсе гүзәл, суы тәмле (тәгамлы), сахралары иркен улмак, әрәмәсендә һәртөрле кошлар сайрамак илә мәгъруф (билгеле) улдыгыннан, кымыз эчәргә вә ял идәргә килүчеләрнең иң күп килмәктә улдыклары авылдыр.
Бу авылга Петербург, Мәскәү, Казан, Вятка, Харьков, Томск, Иркут, хәтта Финляндияләрдән адәмнәр килер вә бер җире тәмам авыру улган затлар улыныр иде.
Хәтта узган елны Венгрия (Мәҗарстан) мәмләкәтеннән яшь бер мөгаллим бар иде. Ләкин һәр нәкадәр бу зат кымыз эчүчеләр җөмләсеннән күрелер исә дә боннан мең еллар элек ата вә бабалары бу тарафтан күчеп киткәнлектән, айлардан калган әсәрләрне тикшермәктә вә венгр теле илә башкорт теле арасында улган мөнәсәбәтләрне белмәк өчен башкорт телен үгрәнмәктә иде. (...)
Әсма килеп кердеге көндә Йосыф бабай ханәсендә унбишләп кемсә кымызчы улынып, бонларның арасында унбиш-уналты яшьләрендә улса кирәк, гүзәл кыяфәтле, инсафлы, гаять мөлаем бер шәкерт тә бар иде.
Бу шәкертнең ошбу кыш көннәрендә сәламәтлегенә хәлел (кимчелек) килдегеннән, табиблар мәслихәте илә Казан шәһәреннән килмеш, бонда килдегендә юкарыда телгә алынган Будапештлы венгр илә белеш улмыш иде. Ләкин ул мосафир; боннан калкып Верхурал[12] вә Уса өязләрене сәяхәт итмәгә китдеге көннән бирү көннәрене гаять күңелсезлектә кичерер иде...
Бу шәкертнең килдегенә тәмам бер ай уллыгыннан холкы, фигыле сыналмыш вә гаять гөнаһсыз бер бала идегенә канәгать иделмеш иде. Хәтта Йосыф бабай ханәсе дәгел, җөмлә игътибарлы затлар боны сәвәрләр вә балаларыны боның кеби шәкерт итмәгә омтылырлар иде.
Шәкерт илә Әсма бер-беренә очрашырлар вә тартынусыз сөйләшерләр иде. Әсманың кара хәбәрләренә вә хәсрәтле сәгатьләре идегене шәкерт белер вә бик тә кызганыр, әгәр дә эленнән (кулыннан) килер исә, үз җаныны фида идәрәк Әсманың ата вә анасыны кире дөньяга кайтарыр иде. (...)
Бу кызга шәкерт үзе янында улган хикәят китапларыны сөйләр вә укытыр иде. Бу хәл бер ай дәвам итте. Ләкин бер-беренә тәмам мунис улмышлар (ияләшкәннәр) вә бер-бере илә рәхәт вә хозур тапмакталар иде. Бонлар арасында һичкемгә шөбһә салмаячак улган саф бер мәхәббәт бар иде. (...)
Бер-беренә очрадыклары вакытта йөзләре нурланыр, йөрәкләре селкенеп, тезләре тетрәр, җөмлә шатлык вә хәсрәтләре онытылып, ялгыз карашларында бер-берене күрерләр. Әмма нәкадәр дә саф вә чын мәхәббәттер!.. (...)
Август башы килде, шәкертнең иптәшләре Казанга бармак өчен килмешләр вә боны да үзләре белән алып китмәктәләр иде. Мәдрәсә кагыйдәләренә күрә ошбу сәгатьтә калкып китмәк лазем иде.
Бонлар күзләрене яшьләндереп исәнләштеләр, тәкрар күрешмәк вә бер-беренә сердәш улмак вәгъдәсе илә саубуллаштылар. Ләкин бу кеби хушлашулар анчак саф мәхәббәт әһелләрендә генә ула белер.
Шәкерт анасыннан ядкяр уларак калмыш һәм дә иң мозтар (чарасыз) көннәрендә дә кулыннан чыкармамыш улган бер алтын тәңкәсенә бүләк итәрәк бирде. Әсма исә боны гадәттән тыш бер шатлык белән кабул әйләде. Боңа мокабил (каршы) уларак, анасыннан калып та, зурлыгына күрә изүенә беркетелмеш улган көмеш балдак (хилкасыны) бирде...
