Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
pub_26817.rtf
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.04.2025
Размер:
2 Мб
Скачать
☆

Ир һәм хатын

Никах вә туйлар узгач, кыз илә егет бер-бере илә күрештекләре кичәнең иртәсендә ире (кечкенә кулында улган балдагыны салып ханым әфәндегә бирдегендә):

– Һәр нәкадәр кыйммәтле дәгел исә дә, гаять тә кадерле улган бу балдакны сәңа бүләк иттем, кабул боер!..

Хатыны:

– Рәхмәт, нә бирелер исә, сәннән бирелмеш нәрсә бәнем өчен һәм кадерле, һәм кыйммәтледер. Кадерле нәрсә һичкем каршында да кыйммәтсез улмас.

Ир:

– Морадым чыннан да кыйммәтсез димәк иде. Юкса, дидегең кеби, бәнем өчен сабавәт (балалык) вакытымда вә шәкертлек көннәремнең сачәк кеби чагында иң кызганмакта улдыгым бер ятим кызның үзем кеби ата вә анадан мәхрүм улган бер гаҗизнең ядкяре улдыгы җәһәте илә һәм кыйммәтле һәм кадерледер.

Хатын:

– Ләкин бу балдак балаларның дәгел, зурларныңдыр.

Ир:

– Аңа да анасыннан калмыш вә анасының ядкяре иде. Кымыз эчеп тордыгым авыл имамының (атасының исемене белмәерем) кызы иде. Аһ, бичара, нәкадәр шаян мәрхәмәт иде. Фәкать бу дөнья хәсрәтләреннән котылды. Чөнки Казанга бардыгыннан өч ай соң вафат улдыгыны ишеттем. Үзе һәмишә хәтеремнән китмәер.

Хатын:

– Эм... эм... (балдагының астында улган тамгаларга бакып вә сачы очына тагылмыш бер алтын тәңкәне иренең кулына бирәрәк):-Ул балага шундый бер алтын тәңкә бирдегең хәтереңдә юкмы?

Ир:

– Бирдем, бу көн кеби белерем. Ләкин боның кеби дәгел, хәтерем ялгышмаса, бу тәңкә бәнем бирмеш тәңкәмнең үзе кеби күрелер. Бонда нә сер бар?.. Боны сәңа кем бирде?..

Хатын:

– Икенче мәртәбә күрештегемез көндә кире үземә бирмәк шарты илә ошбу балдакны алган зат бирде. Ялгышмас исәм, иптәшләрең илә Казан шәһәренә укырга киттегең вакытта исәнләштегемез сәгатьтә син бирдең!..

Укучылар үзләре белер ки, ошбу мөгаллим 11 бабта язылган яшь шәкертнең үзе имеш. Бу хәлләре мәгълүм улдыгында, бонларда хасил улган әсәрне (тирән кичерүле хәлне) бәян әйләмәк һич мөмкин дәгелдер. Дөньяның бонча мәшәкатьләрене күрдекләре соңында Әсма илә Габбас җәнабы Илаһиның бу кеби ләтыйфларына (мәрхәмәтләренә) мәзһәр (лаеклы) улдылар. Адәмнәр, кирәк яхшы, кирәк яман улсын, гамәлләренә күрә җәза күрерләр...

_________________________

[1] Әсәр кыскартып алынды. Аңлашылмаган сүзләрнең кайберләренә автор үзе җәяләр эчендә аңлатма бирә барган. Язучының шул алымын саклаган хәлдә, тексттагы күп кенә сүзләр һәм гыйбарәләр төзүче тарафыннан хәзерге телгә күчерелде.

[2] Тәкъва – дин кушканны тына эшләү, диндар булу.

[3] Мәхдүм вә мәхдүмәләр – мулла уллары һәм кызлары.

[4] Һиммәт – теләккә омтылу, эш белән кайгыртучанлык күрсәтү, тырышлык.

[5] Фәтва – нинди дә булса бер эшне эшләү дин-шәригать ягыннан дөресме-түгелме икәнен күрсәтеп бирү, хөкем чыгару.

[6] Гавам – гади халык, масса.

[7] Гөфтегү – кара-каршы сөйләшү, әңгәмә.

[8] Вәзен – шигырь үлчәме, ритм.

[9] Кадимче, иске фикерле муллалар балаларны укытуда кара тактага язу һ. б. шундый яңа алымнарга каршы торганнар.

[10] Иганәт, иганә – ярдәм, булышлык; берәр яхшы эш өчен халыктан җыелган акча.

[11] Вәхи – берәр фикерне Алла тарафыннан пәйгамбәрнең күңеленә салу, күктән боерык, хәбәр җиткерү.

[12] Хәзерге Чиләбе өлкәсендәге Верхнеуральск шәһәре.

[13] Тупрак – җир, җир биләмәсе мәгънәсендә.

[14] Үдә – өйдә (диал.).

[15] Түбән Новгородта һәр жәй саен була торган зур ярминкә – Мәкәрҗә ярминкәсе.

[16] Елдырым – төнлә яки кичен офык читендә ялт-йолт итә торган яктылык чаткысы (еракта яшен яшьнәү чагылышы); аҗаган; яшен (диал.).

[17] Таләпләр – теләүчеләр, сораучылар.

[18] Шәһадәтнамә – таныклык язуы, диплом, аттестат.

[19] Әман – иминлек; коткарыгыз, мәрхәмәтле булыгыз!

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]