- •Хикмәт хаҗи
- •Сәлим бабай
- •Тәрәккый тормозлары
- •Кем усал?
- •Күңелсез хәбәр
- •Бичара Әсма
- •Йосыф бабай вә картчыгы
- •Шайтан ялчысы
- •Яшь кыз вә хатыннар
- •Зәйнүш абыстай яки теләнчеләр
- •Тәрбияханә
- •Мөгаллимә ханым
- •Хикмәт хаҗиның соңгы көне
- •Мөгаллимәне таләпләр[17]
- •Иске кешедән яңа хәбәр
- •Бәхетле Әсма
- •Ир һәм хатын
Иске кешедән яңа хәбәр
Мөгаллимә ханым Салих бай илә хатыны каршында үз балалары кеби могтәбәр вә сәвекле улдыгыннан, туйга хаҗәтле нәрсәләр анлар тарафыннан хәзерләнмәктә вә буйлә бер ятим баланы һәм иң яшерен серләренә сердәш улган вә һәрбер язуларыны укымакта вә язмакта улган иң якын балаларыны гакыллы вә гүзәл холыклы вә үзенә тиңдәш улган кемсәгә тапшырачак улдыклары өчен гаять сөенерләр иде. Туй вә никах көне бонлар тарафыннан рабигыләүвәл аеның уникенче көне уларак билгеләнмеш иде. (Әмма Таһир бай улы Ибраһим, кызга үзе өйләнә алмау ачуыннан, мөгаллимә мөселман кызы түгел, дип, хөкем идарәсенә гариза бирә. Кызның тәрбияханәгә кергәнче яшәгән авылына кеше җибәреп, метрика дәфтәрләреннән эзләсәләр дә табалмыйлар. Мөгаллимә Салих байга үзенең ул авылда вакытлыча гына торганлыгы, андагы "анасы"ның да үзенең әнисе түгеллеге турында сөйли. – Төз. Ш. С.)
Салих бай:
– Алай исә, атаң вә анаң кемнәр? Исемнәрене белерсеңме?
Мөгаллимә:
– Атам Бикмәт авылында Габбас исемендә бер имам вә анам да Гайшә исемендә улып, бән дә ул вакытта Әсма исемендә идем. Ләкин озын маҗаралар соңында, әлеге хатын кызы улдыгым көннән башлап "Зәйнәп" исемене алдым. Тәрбияханәгә бу исем илә кабул ителдегем соңында, кем идегемне ачык белдерергә сәбәп улмадыгыннан, гариять улган (алып торган) "Зәйнәп" улып йөрдем...
Салих бай, тәмам бер хәйрәттә (аптырауда) калып, нә димәгә белмәеп торыр иде.
Мөгаллимә:
– Әфәндем, бонлар бәнем тарихымның соң кәгазьләредер. Мөсагадә итәр исәгез (мөмкинлек бирсәгез), башыннан сөйләялем дә, төп чыгышым, кем икәнлегем, ачык мәгълүмегез улсын, бу көндә атам да сез, анам да сезсез!..
Салих бай:
– Хикәятеңне белдем. Ләкин бу гаҗәп вакыйга сәбәбеннән беркадәр һушым китте дә сөйләшә алмый тордым. Азрак утыр! Бонда дәхи бер башка эш килеп чыкты (бу вакытта дүрт-биш минут кадәр читкә чыгып йөреп килде).
Мөгаллимә:
– Әман19, ярабби, хәерле улса иде!
Салих бай:
– Атаңны күрер исәң, таный алырсыңмы?
Мөгаллимә:
– Күрмәк насыйп улса, әлбәттә, таныр идем, һәр нәкадәр аерылдыгым вакытта яшь идем исә дә, йөзе вә кара сакалы төштә күрдегем кеби һәмишә хыялымдадыр. Ләкин вафат улган кемсәне күрмәк һич мөмкин улырмы?
Салих бай:
– Атаң вафат дәгел, бәлки сәламәттер. Ошбу шәһәрдә, үзегез тормакта улган тәрбияханәдә улган карт Юныс хәзрәттер. Хәзер чакырттым, атаң илә күрешәчәксең. Инде бер туй җиренә ике туемыз улачактыр. Бу кеби бөек мәрхәмәт вә нигъмәтләргә дөнья йөзендә бездән башка һичкем ирешмәгән вә улмас. Безнең сәбәбемез илә аталы-кызлы улачак вә һич өмет ителмәгән ләтыфләргә мәзһәр улачаксыз (киң бәхетләргә ирешәчәксез).
Мөгаллимә:
– Юныс хәзрәт бәнем атам улачакмы?
Салих бай:
– Сән Зәйнәп исеме илә йөрдегең кеби, атаң да Габбас улдыгы хәлдә, бәгъзе сәбәпләргә күрә, Юныс исемене алмыштыр. Бу сәгатьтә бонда килеп җитешер.
Мөгаллимә:
– Йа Алла! Бу нә хәл! Ярабби! Хәлемә мәрхәмәт әйлә! Гакылыма куәт бир! Дәхи нә хәлләр күрәчәкмен! Дөньяның күп зәхмәтләренә күрдегем соңында, инша Алла, боннан соң рәхәт күрәчәкмен! Йа Алла, мәрхәмәт!..
Тәрбияханәдә улган карт хәзрәт килеп кердегендә икенче бер бүлмәдә хәлдән хәбәр бирдеге соңында, һәр икесене күрештерде. Бонларның бу вакытта улган шатлыкларыны, кочаклашып аглаштыкларыны вә башка хәл вә рәвешләрене сөйләп аңлатырга көчебез җитми. Бу кеби олуг бер шатлыкка бары тик ялгыз Гайшә абыстай катнаша алмады, имде боның өчен ахирәттә тиңсез шатлыклар күрсен.
Озын мәҗлес вә сөйләшеп утырулар соңында, тәрбияханәсенә кайтырга дип, Салих бай ханәсеннән чыктыгында, Әсма ханымга бер фәкыйрә хатын тугыры килеп, кулыны сузды. Аяклары улмадыгы сәбәптән бәләкәй арбага утырып, ике яктан ике таяк ярдәме илә йөрмәктә улган бу хатынны күреп бик тә кызганды. "Һай, без сәламәтлек нигъмәтене белеп шөкер итә алмыйбыз. Бонә Аллаһы Тәгаләнең нә хәлгә төшмеш бәндәләре бар", – дия, кесәсеннән ике-өч данә көмеш тәңкә алып, садакасыны биреп китте.
