Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Средн.гр. программа-2.docx
Скачиваний:
4
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
567 Кб
Скачать
☆

1.1.“Дуслык” 59 нчы балалар бакчасы турында гомуми белешмә

Мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү оешмасының атамасы:

“Дуслык” 59 нчы балаларның танып –белү –сөйләм үсешен өстенлекле гамәлгә ашыручы гомумүстерешле балалар бакчасы”муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү оешмасы.

Кыскача атамасы : “Дуслык” 59 нчы балалар бакчасы МБМББУ.

Мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү оешмасының адресы:

субъект РФ:Татарстан республикасы

индекс: 423814

шәһәр: Яр Чаллы шәһәре

урам:Яшьләр бульвары

йорт: 2(56/29)

шәһәрнең федераль телефон коды: (8552) телефон: 58-50-29

факс: 51-75-54e-mail: sad59@pochta.ru

сайт: edu.tatar.ru

Мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү оешмасының җитәкчесе:

Хаматова Роза Илгизяр кызы

Балалар бакчасы эшчәнлегенең юнәлеше:

1.Танып белү-сөйләм үсеше, социаль-шәхси үсеш, физик үсеш, нәфис-нәфәсәти үсеш.

2.Мәктәптә укырга әзерләү (логик фикерләү, уку грамотасы.)

3.Сәламәтләндерү һәм профилактика чаралары

Балаларның танып-белү эшчәнлеген үстерү, тәрбия һәм белем бирү процессының сыйфатын яхшырту максатында балалар бакчасы үз алдына түбәндәге бурычларны куя:

1. Балаларның һәрьяклап үсешен тәэмин итү юнәлешендә яңа технологияләрне, үрнәк тәҗрибәләрне киң кулланып, балаларның сәламәтлеген саклау, аларны физик яктан ныгыту буенча нәтиҗәле эш алып баруны дәвам итү.

2. Балаларга тәрбия һәм белем бирү сыйфатын камилләштерү максатыннан чыгып, федераль дәүләт белем стандартларына (ФГОС) таянып, алдынгы педагогик тәҗрибәләргә нигезләнеп, педагогларның һөнәри осталыгын үстерү һәм тәрбия-өйрәтү процессында информацион-компьютер технологияләрен куллану.

3.Балалар бакчасында бала шәхесен формалаштыруда гаилә белән бердәм эшчәнлек. Балалар бакчасы һәм гаилә арасындагы элемтәне халык педагогикасына, алдынгы гаилә тәҗрибәсенә таянып ныгыту, милли рухта мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлтү.

4. “Татарстан Республикасы халыклары телләре” турындагы законны тормышка ашыруда яңа алымнарны куллану һәм укыту-методик комплекты аша балаларның сөйләмен сыйфатлы камиллләштерүне дәвам итү

Балаларга белем һәм тәрбия бирү өчен түбәндәге кабинетлар эшләп килә: татар теле кабинеты, музыка һәм физкультура залы.

Бүгенге көндә балалар бакчасында 12 төркем: 6 татар һәм 6 рус төркемнәре эшләп килә.

Балаларны балалар бакчасына кабул итү,тәрбия-белем бирү эшчәнлеген оештыру таләпләре. (СанПиН 2.4.1.3049-13).

Балаларны иртән кабул итү тәрбиячеләр яки медицина хезмәткәрләре тарафыннан ата-аналардан баланың сәламәтлеген сораудан башлана. Күрсәткечләр буенча термометрия үткәрелә.Авыру, авыруга шик тудырган балалар бакчага кабул ителмиләр, көн дәвамында авыручыларны ата-аналары килгәнче яки ата-аналарга хәбәр итеп дәвалау оешмасына җибәргәнче башка сәламәт балалардан аералар. Авырудан соң һәм бала 5 көннән озаграк(бәйрәм, ял көннәреннән башка) килми торганнан соң балалар бакчасына авыруның диагнозы, авыру дәвамлыгы, йогышлы авырулар белән бәйләнеше булмау турындагы справка булганда гына кабул ителә.

Көн тәртибе балаларның яшь үзенчәлекләреннән чыгып төзелә һәм гармонияле үсешенә булыша. 3-7 яшьлек балаларның иң куп өзлексез уяну вакытының дәвамлыгы 5,5-6 сәгать. Тәкъдим ителгән көндәлек прогулкаларның дәвамлыгы-3-4 сәгать. Саф һавада булуның озынлыгы табигать шартларыннан да бәйле. Һава температурасы минус 15 °C түбән, җилнең тизлеге 7 м/с тан югары булганда саф һавада булу вакыты кыскартырга киңәш ителә.

Саф һавада йөрүне көнгә 2 тапкыр: көннең беренче яртысында һәм көннең икенче яртысында – көндезге йокыдан соң яки балалар өйгә кайтып китәр алдыннан тәкъдим ителә.

Балалар 5 сәгатьтән күбрәк булган мәктәпкәчә яшьтәге балалар оешмасында 3-4 сәгать аерма белән ашау һәм көндезге йокы оештырыла. Балаларның көнлек йокысы 12-12,5 сәгать булырга тиеш, шуның 2-2,5 сәгате көндезге йокыга бирелә. Йокы алдыннан хәрәкәтле уеннар, чыныктыру чаралары үткәрү тыела. Балалар йоклаганда тәрбияченең (яки аның ярдәмчесе) булу мәҗбүри.

Көн тәртибендә 3-7 яшьлек балаларга мөстәкыйль эшчәнлек (уеннар, шәхси гигиена, уку эшчәнлегенә әзерләнү) өчен кимендә 3-4 сәгать вакыт бирелергә тиеш.

4-5 яшьлек балаларда оешкан белем бирү эшчәнлегенең дәвамлыгы 20 минуттан артмаска тиеш, аларны уен мәйданчыгында саф һавада үткәрергә дә мөмкин.

Балалар бакчасы 5 көнлек эш атнасында 6.00-18.00 сәгатькә кадәр эшли.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]