- •4 Нче уртанчылар (4-5 яшь) төркеменең
- •2015-2016 Нчы уку елына
- •1.Аңлатма язуы
- •1.1.“Дуслык” 59 нчы балалар бакчасы турында гомуми белешмә
- •1.2. 4Нче “Чәчәкләр” төркеме турында белешмә
- •4Нче “Чәчәкләр” төркеме балаларының яшь үзенчәлекләре.
- •Төркемнең социаль паспорты:
- •4Нче “Чәчәкләр” төркеме балаларының сәламәтлек төркеме түбәндәгечә:
- •Төркемнең милли составы:
- •Төркемдә гаилә составы:
- •1.3. Оештырылган белем бирү эшчәнлеге
- •2. Белем өлкәләре буенча комплеклы - тематик план
- •2.1. «Физик үсеш» Сәламәтлек Аңлатма язуы
- •Йокыдан уяну гимнастикасы Комплекслы-тематик план
- •Физик культура Аңлатма язуы
- •Саф һада хәрәкәтле уеннар
- •Комплекслы-тематик план
- •2.2. «Социаль-шәхсиүсеш» Хезмәт Аңлатма язуы
- •Комплекслы-тематик план
- •Куркынычсызлык Аңлатма язуы
- •Тормыш куркынычсызлыгы нигезләрен формалаштыру
- •Юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрү тәртибе формалаштыру
- •Экологик аң алшартларын формалаштыру
- •Комплекслы - тематик план
- •Социальләштерү Аңлатма язуы
- •Сюжетлы – ролле уеннар Комплекслы – тематик план
- •2.3. «Танып белүүсеше» Әйләнә - тирә белән танышу Аңлатма язуы
- •Комплекслы – тематик план
- •Элементар математик төшенчәләр формалаштыру Аңлатма язуы
- •Комплекслы – тематик план
- •2.4. «Сөйләм үсеше» Матур әдәбият белән танышу Аңлатма язуы
- •Комплекслы – тематик план
- •Сөйләм телен үстерү Аңлатма язуы
- •Комплекслы – тематик план
- •Ябыштыру
- •Комплекслы – тематик план
- •Комплекслы – тематик план Ябыштыру
- •Комплекслы – тематик план
- •Аңлатма язуы
- •3.Милли – җирле компонент (нрк) Аңлатма язуы
- •Комплекслы – тематик план
- •4.Балалар бакчасында сәламәтлекләре чикләнгән балалар белән коррекцион эш
- •Коррекцион эш
- •«Иҗади сәнгать»
- •6.Материаль – техник база
- •«Туган ягым - Татарстан» почмагы
- •Дидактик уеннар
- •Методик әсваплар һәм аудио кушымта
- •Үстерүче уеннар
- •Әдәбият
- •Критерии оценки уровня усвоения программного материала по программе н.Е. Веракса детьми в (средней) группе № _1_ мбдоу № 59 «Дружба»
- •Дидактическая игра «Чудесный мешочек».
- •2. Дидактическая игра «Что из чего?».
- •3. Дидактическое упражнение «Ты знаешь, что такое море?».
- •II. Уровень знаний ребенка о семье, семейном быте, традициях.
- •III. Уровень знаний ребенка о родном городе, селе, деревне.
- •1. Дидактическое упражнение «Город-деревня».
- •2.Дидактическое упражнение «Родной город, село, деревня».
- •IV. Уровень знаний о профессиях.
- •Дидактическая игра «Кому что нужно?».
- •I. Уровень знаний об овощах и фруктах.
- •II. Уровень знаний о жизни диких и домашних животных в природных условиях.
- •1. Дидактическая игра «Где чей дом?».
- •2. Дидактическая игра «Охотник и пастух».
- •3. Беседа по вопросам,
- •III. Умение классифицировать деревья, комнатные растения, цветы.
- •IV. Уровень знаний о гуманном отношении к природе, животным.
- •II. Уровень сформированности грамматической стороны речи.
- •1. Дидактическое упражнение «Сервируем стол».
- •2. Упражнение «Закончи предложение».
- •3.Дидактическая игра «Прятки».
- •III. Уровень развития связной речи.
- •1. Дидактическая игра «к нам пришел почтальон».
- •2. Дидактическая игра «Расскажи об игрушке».
- •3. Инсценировка сказки «Петушок и бобовое зернышко».
- •IV. Звуковая культура речи.
- •I. Уровень знаний о количестве, умение считать в пределах 5.
- •1. Дидактическое упражнение «Сосчитай кубики».
- •2. Дидактическое упражнение «Прилетели бабочки».
- •II. Уровень знаний об эталонах величины.
- •1. Дидактическое упражнение «Посади елочки».
- •2. Дидактическое упражнение «Сравни дорожки».
- •III. Уровень знаний о геометрических фигурах.
- •1. Дидактическая игра «Найди такие же фигуры».
- •2. Дидактическая игра «Соотнеси форму с геометрической фигурой».
- •IV. Ориентировка в пространстве.
- •1. Дидактическая игра «Поручение».
- •2. Дидактическая игра «Назови, что видишь»
- •V. Ориентировка во времени.
- •Критерии оценки
- •Образовательная область «Художественное творчество» Диагностические задания Знакомство с искусством,
- •Образовательная область «Познание»Развитие продуктивной (конструктивной) деятельности
2. Белем өлкәләре буенча комплеклы - тематик план
2.1. «Физик үсеш» Сәламәтлек Аңлатма язуы
«Сәламәтлек» белем бирү эшчәнлеге эчтәлеге балаларның сәламәтлеген саклау, аларда сәламәтлек культурасы нигезләрен формалаштыру максатларын тормышка ашыруга юнәлдерелә һәм белем бирү бурычларын билгели.
Балаларның физик һәм психик сәламәтлекләрен ныгыту буенча эшне; оешма төрен һәм тибын, булган шартларны, төркем тулылыгын, балаларның сәламәтлек һәм үсеш үзенчәлекләрен, шулай ук төбәктәге климатик һәм ел фасыллары үзенчәлекләрен исәпкә алып, бала организмын чыныктыру эшен дәвам итү.
Шәхси гигиена процесслары турындагы күзаллауларын баету. Гигиена нормалары һәм кагыйдәләрен аңлы һәм мөстәкыйль рәвештә үтәүләренә ирешү.
Гади һәм чиста киенү, киемнәрне тәртипләп төрү, бүлмәдә чиста аяк киемендә йөрү күнекмәләрен үстерү.
Ашаганчы һәм ашагач, пычрангач, туалеттан соң кулларын мөстәкыйль рәвештә юарга, тешләрен чистартырга, ашаганнан соң авызны чайкарга, йоклар алдыннан аякларны юарга гадәтләндерү.
Пөхтә ашау күнекмәләрен камилләштерү: ризыкны азлап кына алу, тавышсыз гына ашау, бик кайнар ризык ашамау, коймау, савыт-сабаны дөрес файдалану.
Милли ризыклар һәм эчемлекләр (умач, татарча азу, казам пылавы, кара җимеш һәм өрекле чәй, хуш исле чәй һ. б.) белән таныштыру.
Бала организмы өчен кирәк булган витаминнар турында күзаллау булдыру. Ризык кабул итү режимын үтәү, җиләк- җимеш, яшелчә, балык һәм сөт ризыкларын (кайнаган сөт, кефир, корт), ит һәм башка файдалы ашамлыкларны куллануга ихтыяҗ тәрбияләү.
«Сәламәтлек» һәм «авыру» төшенчәләре, халык медицинасының кайбер чаралары белән таныштыру. Бәрелгәндә, киселгәндә үз-үзеңә һәм башка балаларга элементар ярдәм күрсәтү, үз сәламәтлегең турында кайгырту күнекмәләре формалаштыру.
Йокыдан уяну гимнастикасы Комплекслы-тематик план
ай |
гимнастика |
сентябрь |
«Уяну» Йокы качты тәрәзәдән, йөгерде юллардан, Ә без синен белән уяндык, уяндык та елмайдык (киерелү) Башта күзләрнен берсен ачтык, аннары икенчесен, Кулларны күтәреп төшердек, велосипед әйләндердек. Уӊга-сулга борылдык, аннары сикереп тордык. |
октябрь |
«Хәерле иртә» Хәерле иртә, күзләр. Сез уяндыгызмы?(күзләргә массаж. Бармаклар белән бинокль ясап, як-якка карыйлар) Хәерле иртә, колаклар. Сез уяндыгызмы?(колакларга массаж. Учны колакларга куялар (“Чебурашка”), як-якны тыңлыйлар) Хәерле иртә, куллар. Сез уяндыгызмы?(кулларның башта берсенә, аннан икенчесенә массаж. “Пропеллер” күнегүе) Хәерле иртә, аяклар. Сез уяндыгызмы?( аякларның башта берсенә, аннан икенчесенә массаж. “Велосипед” күнегүе) Хәерле иртә, кояш. Мин уяндым!( кулларны сузып киерелү) |
ноябрь |
Әйдәгез, бергәләп, басабыз, Кулларны ян – якка сузабыз. Аннары бөгеләбез,бергәләп тураябыз. Кулларны күтәрәбез, Кояшка сәләм юллыйбыз. Кулларны качырабыз, Аннары аларны бергәләп эзлибез. Уңга карыйк, Сулга борылыйк. Утырабыз, торабыз. Үкчәгә дә басыбыз, Аяк очларына басып, Кояшка үреләбез. |
декабрь |
«Без шулай итәбез» Без йоклап тордык, бераз уйнарга булдык. Башны иябез алга, уңга, сулга борабыз, Аннан карап торабыз. Иң өсләрен сикертәбез, кулларны биетәбез. Бер алга, бер артка сузып, Күңелле ял итәбез. Аннары без чүгәлибез, тезләрне кочаклыйбыз. Башны алга яшереп, без ападан качабыз. |
январь |
«Пескәй » 1. “Пескәй уяна”. Ятып, бергә уң аякны һәм сул кулны күтәрәләр, төшерәләр. Аннан сул аякны һәм уң кулны күтәрәләр, төшерәләр. Аннан 2 кулны һәм 2 аякны бергә күтәрәләр, төшерәләр. 4-5 тапкыр кабатларга. 2. «Пескәй сөенә». Үрмәләү позасына керергә. Башны күтәрергә, умыртка сөяген бөгәргә. Тирән сулыш алырга. 4-5 тапкыр кабатларга. 3.«Пескәй ачулана ». Үрмәләү позасына керергә. Иякне күкрәккә тидерергә, арканы бөгәргә. Тирән сулыш алырга. 4-5 тапкыр кабатларга. 4. “Пескәй сузыла” Сузылу күнегүе. 5. “Пескәй сикерә” Сикерү. |
февраль |
“Чәчәк” Чәчәк йоклый, Чәчәк уяна. (киерелү күнегүләре) Иртәнге кояшка Ул бик куана. (урында сикерү) Кояшка сузыла (аяк очларына басып, сузылалар) Кояшка үрелә (аяк очларына басып, сузылалар) Күбәләк дустына (кулларны канатлар каккан кебек җилпиләр) Сәлам өләшә (сәлам бирәләр) |
март |
Без уяндык, (киерелү күнегүләре) Күзләрне ачтык, (күзләрен ачалар) Аякларны суздык (аякларын сузып, селкетәләр) Аларны да уяттык! Ян –якка борылып (басып, ян –якка борылалар) Кояшка без карадык. (аяк очларына басып, сузылалар) Якты көнгә сокланып, Матур итеп елмайдык. (ян – якка борылып, елмаялар) Сикереп тә алдык (сикерү күнегүләре) Йөгердек тә (урында йөгерү) Хәзер инде без Уйнарга бергә әзер! (үз-үзеңне кочу) |
апрель |
Аякларың тыпырдат (аякларны тыпырдаталар) Кулларыңны чәбәклә.(кулларны чәбәклиләр) Бер монда, бер монда, Кыен эш түгел бер дә. (ян-якка борылып кулларны чәбәклиләр) Башың аска иеп ал, (башларын бер иеп, бер күтәрәләр) Кулларыңны болгап ал. (йөзү күнегүләре) Бер монда, бер монда, Кулларыңны болгап ал.(ян- якка борылып, йөзү күнегүләре эшлиләр) Бу дустың белән күреш, (уңга борылып, сәләм юллыйлар, елмаялар) Бу дустың белән күреш.(сулга борылып, сәләм юллыйлар, елмаялар) Йә иптәш, йә, әйлән, (урында сикереп, әйләнәләр) Бик кыен түгел бу эш. |
май |
Нәниләр бара тигез юл буйлап. (урында атлыйлар) Тигез юл буйлап, ашыкмый атлап. (урында атлыйлар) Зур-зур ташларны Сикереп үтәләр. (урында сикерәләр) Уңга да баралар, сулга да баралар, (уңга – сулга борылу күнегүләре) Су аша йөзеп, (йөзү күнегүләре) ярга чыгалар. (сулыш алу күнегәләре) |
