- •Математикага
- •Эчтәлек
- •Аңлатма язуы
- •Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның (уртанчылар төркеме) математик күзаллауларны үзләштерү үзенчәлекләре
- •1. Тема: Күп, бер. Зур, кечкенә
- •Эшчәнлекнең барышы:
- •2. Тема: Күп, бер. Көн, төн. Алда, артта, уңда, сулда, өстә, аста
- •Эшчәнлек барышы:
- •Эшчәнлек барышы:
- •3. Тема: Зуррак, кечерәк. Түгәрәкләр һәм квадратлар
- •4. Тема: Тигез, никадәр, шулкадәр; зуррак, кечерәк. Квадрат һәм өчпочмак. Озын, кыска
- •Эшчәнлек барышы:
- •5. Тема: 2 санының оешуы. Уң, сул
- •Эшчәнлек барышы:
- •6. Тема: 2 саны. Уңга, сулга, алга, ескә
- •Әшчәнлекнең барышы:
- •7. Тема: 3 кә кадәр санау. Геометрик фигуралар
- •Эшчәнлек барышы:
- •8. Тема: 3 кә кадәр санау. Предметларны иңе, буе,
- •1 Калынлыкларына карап чагыштыру
- •Эшчәнлек барышы:
- •9. Тема: 4 санының оешуы. Түгәрәк, квадрат, өчпочмак. Алга, артка, сулга, уңга, өскә, аска
- •Эшчәнлек барышы:
- •10. Тема: 4 кә кадәр санау. Алда, артта
- •Эшчәнлек барышы:
- •11. Тема: 5 санының оешуы. Озынрак, кыскарак
- •12. Тема: 5 кә кадәр санау. Төрле ераклыкларда урнашкан предметларның санын билгеләү. Түгәрәк
- •Эшчәнлек барышы:
- •13. Тема: Әйтелгән санга туры китереп, предметларны санаргаөйрәтү. Ерак, якын
- •Эшчәнлек барышы:
- •14. Тема: Озын, кыска, озынрак, кыскарак. Күбрәк, әзрәк
- •Эшчәнлек барышы:
- •15. Тема: Киңрәк, таррак. Озынрак, кыскарак. 5 кә кадәр санау
- •16. Тема: Турыпочмаклык. 5 кә кадәр санау. Иңе, буе төшенчәсе
- •Эшчәнлек барышы:
- •17. Тема: Үрнәк фигурага карап санарга өйрәнү. Түгәрәк, квадрат, турыпочмаклык, өчпочмак
- •Эшчәнлек барышы:
- •18. Тема: Аралары төрле булган предмет төркемнәрен чагыштыру. Иңе, буе, биеклеге
- •Эшчәнлек барышы:
- •19. Тема: Предмет зурлыгының саннан бәйле түгеллеге. Иңе, буе, биеклеге
- •Эшчәнлек барышы:
- •20. Тема: Предметлар формасының саннан бәйле түгеллеге.
- •5 Кә кадәр санау. Озынрак, кыскарак. Ераграк, якынрак
- •Эшчәнлек барышы:
- •21. Тема: Предметлар санының урнашу формасына бәйле түгеллеге.
- •4 Кә кадәр санау. Ераграк, якынрак
- •Эшчәнлек барышы:
- •22. Тема: Предметлар санының ераклыкка бәйле түгеллеге.Уңда, сулда. 5 эчендә санау
- •Эшчәнлек барышы:
- •23. Тема: Өч предметны озынлыкларына нисбәтле чагыштыру, 5 кә кадәр сакау. Предметлары үзара төрле ераклыкта урнаштырылган төркемнәр арасында тигезлекне билгеләү
- •Эшчәнлек барышы:
- •24. Тема: Предметлары үзара төрле ераклыкта урнаштырылган төркемнәр арасында тигезлек һәм тигезсезлекне билгеләү. 5 эчендә санау. Тәбәнәк, биек
- •Эшчәнлек барышы:
- •25. Тема: Иң тар, бераз киңрәк, бик киң. 5 кә кадәр санау
- •Эшчәнлек барышы:
- •26. Тема: 5 кә кадәр санау. Үрнәккә карап санау:Киңлек
- •Эшчәнлек барышы:
- •27. Тема: Калын, нечкә, бик нечкә. Предметлары үзара төрле аралыкта урнаштырылган төркемнәр арасында тигезлек һәм тигезсезлекне билгеләү
- •Эшчәнлек барышы:
- •28. Тема: Бармаклар белән капшап исәпләү. Калын, нечкәрәк, бик нечкә
- •Эшчәнлек барышы:
- •29. Тема: Биек, тәбәнәк, биегрәк, тәбәнәгрәк. Үрнәк нигезендә предметларны санау. Өскә, аска
- •Эшчәнлек барышы:
- •30. Тема: 5 предмет арасында озынлыкларына бәйле рәвештә нисбәт урнаштыру. Геометрик фигуралар. 5 кә кадәр санау
- •Эшчәнлек барышы:
- •31. Тема: 5 кә кадәр санау. Предметларны биеклекләре буенча чагыштыру
- •Эшчәнлек барышы:
- •32. Тема: Аталган сан буенча исәп. Геометрик фигуралар
- •Эшчәнлек барышы:
- •33. Тема: Предметларны киңлекләренә карап чагыштыру. Бармаклар белән капшап исәпләү
- •Эшчәнлек барышы:
- •34. Тема: Предметларны биеклекләренә карап чагыштыру
- •Эшчәнлек барышы:
- •35. Тема: Шар, куб, цилиндр. Тәртип буенча санау
- •Эшчәнлек барышы:
- •36. Тема: Пространствода ориентлашу. Кычкырып санау. Геометрик фигуралар
- •Эшчәнлек барышы:
- •I. 5 кә кадәр саный белү һәм күләм турындагы белемнәрнең дәрәҗәсе
- •II. Зурлык эталоннары турындагы белемнәрнең дәрәҗәсе
- •1. «Өйләр» дидактик күнегүе.
- •III. Геометрик фигуралар турындагы белемнәрнең дәрәҗәсе
- •1. «Бер үк фигураларны тап» дидактик уены.
- •2. «Нәрсә нәрсәгә охшаган?» уен күнегүе.
- •IV. Пространствода ориентлашу
- •1.«Кая барып нәрсә табасың» дидактик уены.
- •V. Вакыт аралыгында ориентлашу
- •1. «Крошка ярдәм итик» уен күнегүе
- •Кулланылган әдәбият
13. Тема: Әйтелгән санга туры китереп, предметларны санаргаөйрәтү. Ерак, якын
Программ эчтәлек: 1. Алдан әйтелгән санга туры китереп,
предметларны санарга өйрәтү; 5 кә кадәр санау күнекмәләрен ныгыту; түгәрәк, квадрат, өчпочмакны дөрес аера белергә һәм дөрес әйтергә өйрәтүне дәвам итү; бу фигураларны төсләренә, зурлыкларына һәм пространствода төрле урында урнашуларына бәйсез рәвештә танырга өйрәтү; «ерак», «якын» төшенчәләре белән таныштыру. 2. Игътибарны, хәтерне, фикерләүне, тапкырлыкны, уку эшчәнлеге күнекмәләрен үстерү. 3. Яшьтәшләреңне, кызмы, малаймы булуына карамастан, хөрмәт итәргә өйрәтү.
Җиһазлар һәм материаллар: Күрсәтмә материал: проектор, экран, компьютер; тартма, хат, смешарикларның уенчыклары (Керпе, Лосяш), мультфильм дискы, кошлар сайравы яздырылган аудиоязма. Тарату материалы: һәр бала санынча яссылыкта сурәтләнгән керпе рәсемнәре һәм бишәр алма; һәр балага геометрик фигуралар (түгәрәк, өчпочмак, квадрат), фигураларны кабатлаучы рәсемнәр; билетлар (геометрик фигуралар - төрле төстәге өчпочмаклар һәм квадратлар).
Эшчәнлек барышы:
«Керпеләрне алма белән сыйлагыз» дидактик күнегүе.
Балалар, мин бүген, балалар бакчасына килеп кергәч, өстәл өстендә менә бу тартманы күрдем. Аның эченнән хат табып алдым. Менә ул. Аның эчендә нәрсә барлыгын беләсегез киләме? (Б. җ.) Тәрбияче хатны укый: «Хөрмәтле балалар! Сез мультфильмнар яратасызмы? (Б. җ.) Бүген без сезне кинотеатрга чакырырга телибез. Сез анда «Күңелле дуслар» дигән мультфильм күрерсез». Мультфильм геройлары бүген безгә кунакка килделәр. Табышмакның җавабын табыгыз:
Энәләре бар, күзлеге Ялтырый борынында. Берешәр пар кул, аяклар - Барысы үз урынында. Арагыздан берегез, Кем ул, әйтеп бирегез? (Керпе)
Дөрес, Керпе! (Ишек шакыйлар. Керпе керә: «Исәнмесез, балалар. Сез мине таныдыгызмы? Мин кайсы мультфильмнан?») («Смешариклар») Ул сезнең мультфильм карарга теләвегезне ишеткән һәм бирегә килгән. Мультфильм карарга телисезме? Тамашага керер өчен, Керпе билетлар алып килгән. Ләкин бер каршылык килеп чыккан. Ул монда килгән чакта, көчле җил чыккан, һәм билетлар очып киткән. Аңа аларны табарга булышыгыз. Балалар, Керпегә билетларны эзләргә ярдәм итәбезме? Моның өчен нәрсә булса да эшләргә кирәк. Керпенең дусларын ал-малар белән сыйлыйк. Сезнең өстәлләрегездә кечкенә керпеләр һәм алмалар ята. Санагыз әле: өстәлегездә ничә керпе бар? (Биш.) Ничә алма бар? (Күп.) Балалар, алмаларның гомуми саныннан биш алманы санап алыгыз һәм керпеләрегезнең аркасына куегыз. Бу эшне ничек башкарыргамы? Игътибар белән миңа карагыз һәм минем арттан кабатлагыз. Бер алманы алам да аны керпенең аркасына куям, аннары: «Бер», - дип әйтәм. Шуннан соң икенче алманы алам һәм, аны икенчесе янына урнаштыргач: «Ике», — дип әйтәм. (Бишенче алмага кадәр тәрбияче санап әйтеп бара.) Хәзер сез дә үз алмаларыгызны санагыз. Ашыкмагыз, эшегезне җиренә җиткереп эшләгез. (Балалар алмаларны саныйлар һәм эшләгән эшләрен сөйләп баралар.) Балалар, сөз нәрсәләрне санап алдыгыз? (Алмаларны.) Барлыгы ничә алманы санап алдыгыз? (Биш.) Сез алмаларны кемгә бирдегез? (Керпегә.) Булдырдыгыз, балалар! Керпеләр сезгә рәхмәт әйтә һәм югалган билетларны тиз арада эзләп табып та бирә.
«Сукмак буйлап урманга барабыз» динамик паузасы.
Балалар, сукмак буйлап урманга барабыз. Урман ерак. Кулларыгызны бергә куеп, учларыгызны тоташтырыгыз, менә шулай. (Кулларын алга суза.) Балалар, безнең урман кайда әле? Еракта-еракта. Карагыз әле: безнең учлар очраштылар, бер-берсен
сәламләделәр. Хәзер алар аерылдылар да икесе ике якка киттеләр. (Балалар, тәрбиячене кабатлап, кулларын як-якка җәяләр.)
Юл буйлап урманга барабыз, Бер-берсе артыннан баралар,
Урманга, урманга барабыз.
Аннары йөгерәбез, чабабыз, йөгерә башлыйлар,
Туктамый чабабыз, чабабыз!
Юлда без сикереп алабыз, аннары сикерәләр.
Сикереп, сикереп, сикереп. Менә инде без урманга да Җиттек килеп, җиттек килеп.
Безнең урман бик якын. Балалар, күрсәтегез әле: безнең урман ничек якын? Кулларыгызны алга сузыгыз, учларыгызны тоташтырыгыз. Менә шулай! Менә ничек якында безнең урман. Хәзер урманның ничек ерак булуын күрсәтик әле. Учларыбыз очрашты, бер-берсе белән күреште. Хәзер алар аерылып икесе ике якка китте, ераккарак, тагын да ераккарак. (Балалар, тәрбиячене кабатлап, кулларын як-якка җәяләр.) Бик шәп булды бу! Афәрин!
«Түгәрәк, өчпочмак, квадрат» дидактик күнегүе.
Менә без сезнең белән урманда. Балалар, безгә хәзер калган билетларны да эзләп табарга кирәк. Без Керпе үзенең билетларын югалткан урманда бит. Хәзер кулга-кул тотынышыгыз һәм түгәрәк ясап басыгыз. Күзләрегезне йомыгыз һәм урманны күз алдыгызга китерегез. (Аудиоязма.) Күзләрегезне ачыгыз. Карагыз әле, балалар, агач артында кемдер качып утыра. Аның кем икәнен белер өчен, сезгә табышмакка җавап әйтергә кирәк:
Мөгезле, үзе галим, Кызыклы шәхес. Кемлеген белдегезме? — Булмаса, үзем әйтим! (Лосяш)
(Тәрбияче өстәлгә Лосяш уенчыгын утырта: «Исәнмесез, балалар!») (Исәнмесез!) Балалар, Лосяш сезнең бик акыллы икәнлегегезне белә, шуңа да ул сездән нинди геометрик фигураларны белүегез хакында сораштырмакчы була. (Түгәрәк, өчпочмак, квадрат.) (Б. а.) Дөрес, түгәрәк, өчпочмак, квадрат. (Тәрбияче бу фигураларны җыелмалы кассада тезеп чыга, шуннан соң балалар әлеге фигураларны тагын бер кат атап чыгалар. Тәрбияче алдан ук түгәрәк, өчпочмак, квадрат формасындагы предметларны әзерләп куя.) Балалар, сезнең өстәлләрегездә төрле әйберләр дә бар. Алар арасыннан түгәрәк предметны табыгыз да күтәреп күрсәтегез әле? (Б. а.) Хәзер өчпочмак формасындагы берәр әйберне табып күрсәтегез. (Б, а.) Квадрат формасында нәрсә бар икән? (Б. а.) Афәрин, балалар! Сез бу биремне бик әйбәт үтәдегез. Шуңа күрә билетлар табылды. Игътибар белән карагыз әле: билетлар төрле формада һәм төрле төсле. Монда өчпочмак формасындагы билетлар бар – алары кызларга. Төрле төстәге квадрат билетлар малайларга бул-сын. Башта билетларны кызлар алсын, кызларны хөрмәт итәргә һәм аларга һәрвакытта да юл бирергә кирәк. Аннары малайлар ала. (Балалар берәр билет алалар һәм билетның икенче пары яткан урындыкны эзлиләр.) Ә хәзер уңайлы итеп утырыгыз, без мультфильм карыйбыз.
Рефлексия.
Балалар, сезгә бүген нәрсәләр ошады? Кайсы бирем бик җиңел бирелде? (Б. а.) Иң кызыклы бирем дип кайсын саныйсыз?
