Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (уртанчылар торкеме).doc
Скачиваний:
506
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
687 Кб
Скачать
☆

29. Тема: Биек, тәбәнәк, биегрәк, тәбәнәгрәк. Үрнәк нигезендә предметларны санау. Өскә, аска

Программ эчтәлек: 1. Балаларны 3 предметны, биеклекләренә карап, тәбәнәю һәм биегәю тәртибендә бер рәткә тезәргә, «иң биек», «иң тәбәнәк», «биегрәк», «тәбәнәгрәк», «биеклек» сүзләрен кулланырга өйрәтү; предметларны үрнәккә карап санау күнекмәләрен ныгытуны дәвам итү; «зуррак», «кечерәк», «тигез» сүзләрен кулланып чагыштыру; үзеңнән чыгып тирәлек юнәлешләрен билгеләү (өскә, аска). 2. Кулларның вак моторикасын үстерү. Бер-береңә карата дусларча мөнәсәбәт тәрбияләү, математика дәресләренә кызыксыну уяту.

Җиһазлар һәм материаллар: Күрсәтмә материал: 3 баскыч, аларның биеклекләре әзлекле рәвештә 3-4 сантиметрга арта бара (18 сантиметрдан 21 сантиметрга кадәр), Нюша уенчыгы, 4 тән 5 кә кадәр түгәрәк ясалган карточкалар, 3 чынаяк, 3 тәлинкә, 3 чәй кашыгы. Тарату материалы: өстәлләрдә зур һәм кечкенә чәчәкләр куелган икешәр поднос, һәр балада икегә бүленгән карточкалар.

Эшчәнлек барышы:

  1. «Нюшага панамасын алырга ярдәм итегез» дидактик күнегүе.

Балалар, минем янга бүген Нюша килгән иде. Ул безне үзенә кунакка чакырды. Аның янына кунакка барасыгыз киләме? (Әйе.) Ә нәрсәгә утырып юлга чыгабыз? (Автобус, самолёт, поезд һ. б.) Ә мин сезгә һава шарында сәяхәт кылырга тәкъдим итмәкче булам. Күзләрегезне йомыгыз һәм бик биектә һава шарында очып барганыгызны күз алдына китерегез. (Матур көй яңгырый.) Менә, балалар, без кунакка килеп тә җиттек. Хәзер күзләрегезне ачыгыз, Нюша белән исәнләшегез. (Исәнме, Нюша!) (Б. а.) Балалар, Нюша белән күңелсезрәк хәл килеп чыккан бит әле. Ул урамда йөргәндә, бик каты җил искән һәм авың яраткан панамасын очыртып алып киткән. Шуннан ул панама бер бик биек агач ботагына эләгеп эленеп калган. Әйдәгез, Нюшага аның панамасын агачтан алырга ярдәм итик. Әйтегез әле: агачта калган панаманы ничек алып була? (Агачка менеп, сикереп, озын таяк белән эләктереп, баскыч куеп һ. б.) Дөрес, сез бик акыллылар! (Тәрбияче җыелмалы кассаның ике ягына да баскычлар терәтеп куя.) Балалар, бу баскычларның кайсысы озынрак икәнен ничек белергә инде? (Аларны янәшә куеп карарга кирәк.) (Б. а.) Афәрин. Кайсы баскыч биегрәк инде? (Сулдагысы.) Кайсы баскыч кыскарак? (Уңдагысы.) (Б. а.) Бик дөрес! Балалар, менә мин сезгә аның биеклеген күрсәтәм. (Куллары белән баскычның бер башыннан икенчесенә йөртеп чыга.) Сез дә миңа баскычның биеклеген күрсәтегез әле. (Балалар да куллары белән бас-кыч биеклеген күрсәтәләр). Балалар, Нюша кайсы баскычтан менсә, панамасына буе җитәр икән? (Биек баскыч белән менәргә кирәк.) Дө-рес, сулда торган баскычтан менсә, ул панамасын ала алачак. Балалар, минем тагын бер баскычым бар бит әле. (Тәрбияче тагын бер баскыч чыгара һәм аны тәбәнәк баскыч янына куя.) Балалар, ә хәзер кайсы баскыч кыскарак? Солтан, баскычларны иң биегеннән башлап иң тәбәнәгенә кадәр тезеп чык әле. Афәрин! Иң биек баскыч кайда? Тәбәнәк һәм иң тәбәнәк баскычларны да күрсәт әле. Булдырдыгыз, балалар! Инде ял итеп алсак та була. Урындыкларыгыз янына басыгыз һәм минем арттан кабатлагыз!

Ябалак кебек атлыйбыз, Офыкны күзәтәбез,

Пин кебек чүгәлибез, Копатыч белән янәшә,

Керпе кебек иеләбез, Бакча эшен эшлибез,

Крош янында йөгерәбез, Карыч кебек очабыз,

Нюша кебек бизәнәбез, Би-би кебек утырып,

Лосяш белән бергәләп, Ял итәргә уйлыйбыз.

  1. «Нюша билбавын чәчәкләр белән бизи» дидактик күнегүе.

Булды, ял да иттек.Хәзер урыннарыгызга утырышыгыз. Балалар, Нюша үзенә билбау сатып алган һәм аны чәчәкләр белән бизәргә тели. Тик аның билбавы гадәти түгел, ә икегә бүленгән. Сезнең өстәлләрегездә яткан карточкалар да шулай ук икегә бүленгән. (Тәрбияче 4 тән 5 кә кадәр түгәрәкләр ясалган карточкаларны балаларга күрсәтә.) Балалар, минем кулдагы карточкага игътибар белән карагыз әле. Анда ничә түгәрәк ясалган? (Дүрт.) Дөрес. Хәзер үз карточкаларыгызның өске юлына дүрт зур чәчәк куегыз. (Б. а.) Ә хәзер карточкагызның аскы юлына менә бу карточкадагы кадәр үк чәчәкләрне куеп чыгыгыз. (Икенче карточканы күрсәтә.) Ничә чәчәк куйдыгыз? (Биш.) Карагыз әле: кайсы чәчәкләр күбрәк? Зурларымы, әллә кечкенәләреме? (Кечке-нәләре.) (Б. а.) Афәрин! Ә чәчәкләр саны тигез булсын өчен, нәрсә эшләргә? (Бер зур чәчәк өстәргә йә бер кечкенә чәчәкне алып куярга кирәк.) Афәрин) Сез бик акыллы!

  1. «Чынаяк, тәлинкә һәм кашыкларны тезеп чык» дидактик күнегүе.

Нюшаның туган көненә чынаяклар бүләк иткәннәр. (Тәрбияче җыелмалы кассага өч чынаяк урнаштыра.) Хәзер аңа алар санынча ук тәлинкәләр алырга кирәк. Сәмир, санап әйт әле: Нюшаның ничә чынаягы бар? (Бер, ике, өч — барлыгы өч.) Руслан, син безгә тәлинкәләрне урнаштырырга булыш әле. (Җыелмалы кассадагы чынаяклар астына тәлинкәләр беркетеп чыгалар.) Руслан, син ничә тәлинкә тездең? (Өч.) Хәзер тәлинкәләр астына чәй кашыклары куярга кирәк. (Биремне үтәр өчен, тәрбияче балаларны чакыра.) Балалар, ничә чәй кашыгы булды? (Өч.) (Чынаяк, тәлинкә һәм кашыкларның санын чагыштыралар.)

  1. Рефлексия.

Балалар, безгә яңадан үзебезнең бакчага кайтырга кирәк. Әйдәгез, һава шарына утырып, тиз генә юлга кузгалыйк. Күзләрегезне йомыгыз һәм ачыгыз. (Матур көй яңгырый.) Менә без үз бүлмәбездә. Балалар, без бүген кемгә кунакка бардык әле? Нинди яңалыклар белдек?