- •Математикага
- •Эчтәлек
- •Аңлатма язуы
- •Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның (уртанчылар төркеме) математик күзаллауларны үзләштерү үзенчәлекләре
- •1. Тема: Күп, бер. Зур, кечкенә
- •Эшчәнлекнең барышы:
- •2. Тема: Күп, бер. Көн, төн. Алда, артта, уңда, сулда, өстә, аста
- •Эшчәнлек барышы:
- •Эшчәнлек барышы:
- •3. Тема: Зуррак, кечерәк. Түгәрәкләр һәм квадратлар
- •4. Тема: Тигез, никадәр, шулкадәр; зуррак, кечерәк. Квадрат һәм өчпочмак. Озын, кыска
- •Эшчәнлек барышы:
- •5. Тема: 2 санының оешуы. Уң, сул
- •Эшчәнлек барышы:
- •6. Тема: 2 саны. Уңга, сулга, алга, ескә
- •Әшчәнлекнең барышы:
- •7. Тема: 3 кә кадәр санау. Геометрик фигуралар
- •Эшчәнлек барышы:
- •8. Тема: 3 кә кадәр санау. Предметларны иңе, буе,
- •1 Калынлыкларына карап чагыштыру
- •Эшчәнлек барышы:
- •9. Тема: 4 санының оешуы. Түгәрәк, квадрат, өчпочмак. Алга, артка, сулга, уңга, өскә, аска
- •Эшчәнлек барышы:
- •10. Тема: 4 кә кадәр санау. Алда, артта
- •Эшчәнлек барышы:
- •11. Тема: 5 санының оешуы. Озынрак, кыскарак
- •12. Тема: 5 кә кадәр санау. Төрле ераклыкларда урнашкан предметларның санын билгеләү. Түгәрәк
- •Эшчәнлек барышы:
- •13. Тема: Әйтелгән санга туры китереп, предметларны санаргаөйрәтү. Ерак, якын
- •Эшчәнлек барышы:
- •14. Тема: Озын, кыска, озынрак, кыскарак. Күбрәк, әзрәк
- •Эшчәнлек барышы:
- •15. Тема: Киңрәк, таррак. Озынрак, кыскарак. 5 кә кадәр санау
- •16. Тема: Турыпочмаклык. 5 кә кадәр санау. Иңе, буе төшенчәсе
- •Эшчәнлек барышы:
- •17. Тема: Үрнәк фигурага карап санарга өйрәнү. Түгәрәк, квадрат, турыпочмаклык, өчпочмак
- •Эшчәнлек барышы:
- •18. Тема: Аралары төрле булган предмет төркемнәрен чагыштыру. Иңе, буе, биеклеге
- •Эшчәнлек барышы:
- •19. Тема: Предмет зурлыгының саннан бәйле түгеллеге. Иңе, буе, биеклеге
- •Эшчәнлек барышы:
- •20. Тема: Предметлар формасының саннан бәйле түгеллеге.
- •5 Кә кадәр санау. Озынрак, кыскарак. Ераграк, якынрак
- •Эшчәнлек барышы:
- •21. Тема: Предметлар санының урнашу формасына бәйле түгеллеге.
- •4 Кә кадәр санау. Ераграк, якынрак
- •Эшчәнлек барышы:
- •22. Тема: Предметлар санының ераклыкка бәйле түгеллеге.Уңда, сулда. 5 эчендә санау
- •Эшчәнлек барышы:
- •23. Тема: Өч предметны озынлыкларына нисбәтле чагыштыру, 5 кә кадәр сакау. Предметлары үзара төрле ераклыкта урнаштырылган төркемнәр арасында тигезлекне билгеләү
- •Эшчәнлек барышы:
- •24. Тема: Предметлары үзара төрле ераклыкта урнаштырылган төркемнәр арасында тигезлек һәм тигезсезлекне билгеләү. 5 эчендә санау. Тәбәнәк, биек
- •Эшчәнлек барышы:
- •25. Тема: Иң тар, бераз киңрәк, бик киң. 5 кә кадәр санау
- •Эшчәнлек барышы:
- •26. Тема: 5 кә кадәр санау. Үрнәккә карап санау:Киңлек
- •Эшчәнлек барышы:
- •27. Тема: Калын, нечкә, бик нечкә. Предметлары үзара төрле аралыкта урнаштырылган төркемнәр арасында тигезлек һәм тигезсезлекне билгеләү
- •Эшчәнлек барышы:
- •28. Тема: Бармаклар белән капшап исәпләү. Калын, нечкәрәк, бик нечкә
- •Эшчәнлек барышы:
- •29. Тема: Биек, тәбәнәк, биегрәк, тәбәнәгрәк. Үрнәк нигезендә предметларны санау. Өскә, аска
- •Эшчәнлек барышы:
- •30. Тема: 5 предмет арасында озынлыкларына бәйле рәвештә нисбәт урнаштыру. Геометрик фигуралар. 5 кә кадәр санау
- •Эшчәнлек барышы:
- •31. Тема: 5 кә кадәр санау. Предметларны биеклекләре буенча чагыштыру
- •Эшчәнлек барышы:
- •32. Тема: Аталган сан буенча исәп. Геометрик фигуралар
- •Эшчәнлек барышы:
- •33. Тема: Предметларны киңлекләренә карап чагыштыру. Бармаклар белән капшап исәпләү
- •Эшчәнлек барышы:
- •34. Тема: Предметларны биеклекләренә карап чагыштыру
- •Эшчәнлек барышы:
- •35. Тема: Шар, куб, цилиндр. Тәртип буенча санау
- •Эшчәнлек барышы:
- •36. Тема: Пространствода ориентлашу. Кычкырып санау. Геометрик фигуралар
- •Эшчәнлек барышы:
- •I. 5 кә кадәр саный белү һәм күләм турындагы белемнәрнең дәрәҗәсе
- •II. Зурлык эталоннары турындагы белемнәрнең дәрәҗәсе
- •1. «Өйләр» дидактик күнегүе.
- •III. Геометрик фигуралар турындагы белемнәрнең дәрәҗәсе
- •1. «Бер үк фигураларны тап» дидактик уены.
- •2. «Нәрсә нәрсәгә охшаган?» уен күнегүе.
- •IV. Пространствода ориентлашу
- •1.«Кая барып нәрсә табасың» дидактик уены.
- •V. Вакыт аралыгында ориентлашу
- •1. «Крошка ярдәм итик» уен күнегүе
- •Кулланылган әдәбият
15. Тема: Киңрәк, таррак. Озынрак, кыскарак. 5 кә кадәр санау
Программ эчтәлек: 1. Чагыштыруларга нигезләнеп, балаларны предметларның киңлекләрен аерырга өйрәтү; бер әйберне икенчесе янына кую юлы белән аларның иңнәрен һәм буйларын чагыштырырга өйрәтү; «озынрак», «кыскарак», «озын», «кыска», «озынлык» сүзләрен кулланырга өйрәтү; 5 кә кадәр санау күнегүләрен башкару. 2. Күз белән карап үлчәү эшчәнлеген, игътибарны, логик фикерләүне, сөйләмне үстерү. 3. Башкаларга карата игелекле булуны тәрбияләү.
Җиһазлар һәм материаллар: Күрсәтмә материал: Берүк киңлектәге, әмма төрле озынлыктагы 3 тасма, смешарикларның уенчыклары - Крош, Керпе, Нюша. Тарату материалы: һәр балада төрле төстәге бишәр тасма, аларның өчесенең озынлыклары һәм киңлекләре бер үк, калган ике тасма таррак; альбом бите, кисточка, клей, салфеткалар.
Эшчәнлек барышы:
«Киң һәм тар юллар» дидактик күнегүе.
Балалар, уңайлырак итеп утырыгыз, аркаларыгызны туры тотыгыз! Бер-берегезгә карап елмаегыз, кәефегез тагын да күтәренкерәк булыр. Бүген иртән Крош, Керпе, Нюша, үзләренә матур җәймә тасмалар алыр өчен, кибеткә бардылар. Смешарикларга ничә тасма сатып алырга кирәк? (Өч.) Ни өчен сез шулай дип уйлыйсыз? (Крош, Керпе һәм Нюша - алар барлыгы өчәү.) Башта Крош һәм Керпе үзләренә дигән тасмаларны сайлап алдылар. Менә алар. (Тәрбияче коврографта бер үк киңлектәге, әмма төрле озынлыктагы ике тасманы урнаштыра.) Тасмалар нинди төстә? (Кызыл һәм зәңгәр.) Аларның озынлыклары нинди? (Тасмаларны янәшә куеп карап, аларның озынлыкларын билгелиләр.) Крош үзенең җәймә тасмасын өендә матур итеп җәеп куйды. Монда Керпенең тасмасы эленеп тора. Менә Нюша да үзенә кирәкле тасманы сайлап алды. (Җыелмалы кассадан башта бер тасманы алалар, аннары анда икенче төрлесен урнаштыралар. Аларның озынлыклары тигез.) Хәзер бу тасмаларның озынлыклары турында нәрсә әйтергә мөмкин? (Аларның озынлыклары тигез.) Моны ничек тикшерергә? Гөлназ, тасмаларның озынлыкларын тикшереп күрсәт әле. (Бала бер тасманы икенчесе янына куеп карый.) Балалар, игътибар итегез әле:
тасмаларның ике башы да тигез тора. Димәк, аларның озынлыклары тигез. Аларның киңлекләре нинди икән соң? Кайсы тасма киңрәк? (Зәңгәр тасма сарысыннан таррак.) Дөрес, зәңгәр тасма сарысыннан таррак, ә сары тасма зәңгәреннән киңрәк. Бүген без предметларның
киңлекләрен чагыштырырга өйрәнербез. Карагыз әле. Тар тасманың киңлеге менә мондый. (Тәрбияче тасманың киңлеген бармаклары белән үлчи һәм бу үлчәмне беркетеп куя.) Ә менә киңрәк тасма нинди, карагыз әле: мин бармакларымны бер-берсеннән ничек итеп ераккарак урнаштырдым. (Балалар да һәр тасманың киңлеген күрсәтеп чыгалар.) Балалар, сез бик тырышлар! Димәк, без сары тасманың киң, ә зәңгәр тасманың тар булуын ачыкладык.
Динамик пауза.
Смешариклар төрле күнегүләрне бик яратып үтиләр. Үзләре белгән бер күнегүне алар сезгә дә өйрәтергә телиләр. Игътибарлы булыгыз! Минем арттан кабатлагыз!
Баш очында өч тапкыр: шап-шап-шап!
Алдыбызда икене: шап-шап! Кулларны чабып, шапылдату
Уң кулны яшердек артка! тавышын саныйлар.
Һәм сикерәбез без алга!
(Балалар тәрбияче белән бергәләп бу күнегүне берничә тапкыр кабатлыйлар.)
«Крош өчен койма» дидактик күнегүе.
(Тәрбияче уенчык өй алып керә.) Балалар, бу өйдә Крош яши. Аның артыннан кайвакыт бүре куып йөри. Крош бүредән курка. Үзен һәм өен саклар өчен, ул сездән койма ясап бирергә сорый. Койманы ясар өчен, бер үк киңлектәге өч такта сайлап алырга кирәк. Сезнең өстәлләрдә махсус такта-тасмалар ята. Аларның озынлыклары һәм киңлекләре төрле. Балалар, киңлеге һәм озынлыгы тигез булган өч такта-тасманы табып бирегез әле. (Балалар бер тасманы икенчесе өстенә куеп, башларын тигезләп, биремне үтиләр.) Сез бер үк киңлектәге тасмаларны ничек сайладыгыз? (Аларның башларын тигезләп, бер тасманы икенчесе өстенә куйдык.) Сез калган ике тасманы ни өчен алмадыгыз? (Алар таррак.) Барлыгы ничә тасма бар? (Биш.) Бер үк үлчәмдәге тасмалар ничәү? (Өчәү.) Алардан Крош өчен койма ясыйк. Башта бер тасманы алыгыз да аны клей белән буягыз һәм альбом битенә ябыш-тырыгыз, калганнары белән дә шулай ук эшләгез, тасма-такталарны ара калдырып ябыштырыгыз. Артып калган клейны салфетка белән сөртеп алыгыз. Менә шулай! (Тәрбияче үрнәкне күрсәтә.) Мин койманы менә шулай эшлим. (Балалар койма ясый.) Коймагыз тигез булсын өчен, тырышыбрак эшләгез! Булдырдыгыз! Ә хәзер коймада ничә такта барлыгын санагыз әле. (Өч.) (Б. а.) Крош сезгә рәхмәт әйтә, ул хәзер бүредән курыкмый!
Рефлексия.
Балалар, сезгә бүгенге дәрес ошадымы? Дәринә, сиңа кайсы бирем уңышлырак булып тоелды? (Б. а.) Кайсы бирем кызыклырак булды?
