- •Математикага
- •Эчтәлек
- •Аңлатма язуы
- •Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның (уртанчылар төркеме) математик күзаллауларны үзләштерү үзенчәлекләре
- •1. Тема: Күп, бер. Зур, кечкенә
- •Эшчәнлекнең барышы:
- •2. Тема: Күп, бер. Көн, төн. Алда, артта, уңда, сулда, өстә, аста
- •Эшчәнлек барышы:
- •Эшчәнлек барышы:
- •3. Тема: Зуррак, кечерәк. Түгәрәкләр һәм квадратлар
- •4. Тема: Тигез, никадәр, шулкадәр; зуррак, кечерәк. Квадрат һәм өчпочмак. Озын, кыска
- •Эшчәнлек барышы:
- •5. Тема: 2 санының оешуы. Уң, сул
- •Эшчәнлек барышы:
- •6. Тема: 2 саны. Уңга, сулга, алга, ескә
- •Әшчәнлекнең барышы:
- •7. Тема: 3 кә кадәр санау. Геометрик фигуралар
- •Эшчәнлек барышы:
- •8. Тема: 3 кә кадәр санау. Предметларны иңе, буе,
- •1 Калынлыкларына карап чагыштыру
- •Эшчәнлек барышы:
- •9. Тема: 4 санының оешуы. Түгәрәк, квадрат, өчпочмак. Алга, артка, сулга, уңга, өскә, аска
- •Эшчәнлек барышы:
- •10. Тема: 4 кә кадәр санау. Алда, артта
- •Эшчәнлек барышы:
- •11. Тема: 5 санының оешуы. Озынрак, кыскарак
- •12. Тема: 5 кә кадәр санау. Төрле ераклыкларда урнашкан предметларның санын билгеләү. Түгәрәк
- •Эшчәнлек барышы:
- •13. Тема: Әйтелгән санга туры китереп, предметларны санаргаөйрәтү. Ерак, якын
- •Эшчәнлек барышы:
- •14. Тема: Озын, кыска, озынрак, кыскарак. Күбрәк, әзрәк
- •Эшчәнлек барышы:
- •15. Тема: Киңрәк, таррак. Озынрак, кыскарак. 5 кә кадәр санау
- •16. Тема: Турыпочмаклык. 5 кә кадәр санау. Иңе, буе төшенчәсе
- •Эшчәнлек барышы:
- •17. Тема: Үрнәк фигурага карап санарга өйрәнү. Түгәрәк, квадрат, турыпочмаклык, өчпочмак
- •Эшчәнлек барышы:
- •18. Тема: Аралары төрле булган предмет төркемнәрен чагыштыру. Иңе, буе, биеклеге
- •Эшчәнлек барышы:
- •19. Тема: Предмет зурлыгының саннан бәйле түгеллеге. Иңе, буе, биеклеге
- •Эшчәнлек барышы:
- •20. Тема: Предметлар формасының саннан бәйле түгеллеге.
- •5 Кә кадәр санау. Озынрак, кыскарак. Ераграк, якынрак
- •Эшчәнлек барышы:
- •21. Тема: Предметлар санының урнашу формасына бәйле түгеллеге.
- •4 Кә кадәр санау. Ераграк, якынрак
- •Эшчәнлек барышы:
- •22. Тема: Предметлар санының ераклыкка бәйле түгеллеге.Уңда, сулда. 5 эчендә санау
- •Эшчәнлек барышы:
- •23. Тема: Өч предметны озынлыкларына нисбәтле чагыштыру, 5 кә кадәр сакау. Предметлары үзара төрле ераклыкта урнаштырылган төркемнәр арасында тигезлекне билгеләү
- •Эшчәнлек барышы:
- •24. Тема: Предметлары үзара төрле ераклыкта урнаштырылган төркемнәр арасында тигезлек һәм тигезсезлекне билгеләү. 5 эчендә санау. Тәбәнәк, биек
- •Эшчәнлек барышы:
- •25. Тема: Иң тар, бераз киңрәк, бик киң. 5 кә кадәр санау
- •Эшчәнлек барышы:
- •26. Тема: 5 кә кадәр санау. Үрнәккә карап санау:Киңлек
- •Эшчәнлек барышы:
- •27. Тема: Калын, нечкә, бик нечкә. Предметлары үзара төрле аралыкта урнаштырылган төркемнәр арасында тигезлек һәм тигезсезлекне билгеләү
- •Эшчәнлек барышы:
- •28. Тема: Бармаклар белән капшап исәпләү. Калын, нечкәрәк, бик нечкә
- •Эшчәнлек барышы:
- •29. Тема: Биек, тәбәнәк, биегрәк, тәбәнәгрәк. Үрнәк нигезендә предметларны санау. Өскә, аска
- •Эшчәнлек барышы:
- •30. Тема: 5 предмет арасында озынлыкларына бәйле рәвештә нисбәт урнаштыру. Геометрик фигуралар. 5 кә кадәр санау
- •Эшчәнлек барышы:
- •31. Тема: 5 кә кадәр санау. Предметларны биеклекләре буенча чагыштыру
- •Эшчәнлек барышы:
- •32. Тема: Аталган сан буенча исәп. Геометрик фигуралар
- •Эшчәнлек барышы:
- •33. Тема: Предметларны киңлекләренә карап чагыштыру. Бармаклар белән капшап исәпләү
- •Эшчәнлек барышы:
- •34. Тема: Предметларны биеклекләренә карап чагыштыру
- •Эшчәнлек барышы:
- •35. Тема: Шар, куб, цилиндр. Тәртип буенча санау
- •Эшчәнлек барышы:
- •36. Тема: Пространствода ориентлашу. Кычкырып санау. Геометрик фигуралар
- •Эшчәнлек барышы:
- •I. 5 кә кадәр саный белү һәм күләм турындагы белемнәрнең дәрәҗәсе
- •II. Зурлык эталоннары турындагы белемнәрнең дәрәҗәсе
- •1. «Өйләр» дидактик күнегүе.
- •III. Геометрик фигуралар турындагы белемнәрнең дәрәҗәсе
- •1. «Бер үк фигураларны тап» дидактик уены.
- •2. «Нәрсә нәрсәгә охшаган?» уен күнегүе.
- •IV. Пространствода ориентлашу
- •1.«Кая барып нәрсә табасың» дидактик уены.
- •V. Вакыт аралыгында ориентлашу
- •1. «Крошка ярдәм итик» уен күнегүе
- •Кулланылган әдәбият
4. Тема: Тигез, никадәр, шулкадәр; зуррак, кечерәк. Квадрат һәм өчпочмак. Озын, кыска
Программ эчтәлек: 1. Ике төркемгә караган предметларны «ти-гез», «никадәр», «шулкадәр», «зур», «кечкенә» төшенчәләренә нигезләнеп чагыштыру; квадрат һәм өчпочмакларны үзара аеру буенча күнегүләр уздыру. Ике предметны озынлыклары һәм кыскалыклары буенча чагыштырырга өйрәтү. 2. Игътибарны, хәтерне, бәйләнешле сөйләмне, күзәтүчәнлекне үстерү. 3. Бөҗәкләргә игътибарлы караш тәрбияләү.
Җиһазлар һәм материаллар: Күрсәтмә материал: Лосяш, Керпе, Крош; җыелмалы касса, биш чәчәкнең яссылыктагы рәсеме, биш күбәләкнең яссылыктагы рәсеме; җәймәдә төзелеп бетмәгән күпер, ике ягында ике кубик тора (күпернең терәүләре) һәм төрле озынлыктагы кечкенә ике такта кисәге ята. Тарату материалы: «тылсымлы тартма», аның эчендә урталай бүленгән һәм бернәрсә дә ясалмаган буш карточкалар, 4 зур һәм 3 кечкенә квадрат салынган конвертлар.
Эшчәнлек барышы:
«Кулга-кул тотыныштык» сәламләшүе...
(Балалар түгәрәк ясап басалар, кулга-кул тотынышалар, бер-берсен сәламлиләр.)
Кулга-кул тотыныштык, Без бергә — озын бер тасма.
Без зур да була алабыз, Кулларын өскә күтәрәләр,
Кечкенә була алабыз, чүгәлиләр.
Аерылма, читкә басма. Яңадан тураеп басалар.
«Поши һәм күбәләкләр» дидактик күнегүе.
Кадерле балалар! Без сезнең белән смешариклар илендә кунакта. Сезне бер смешарик каршы ала. Ул һәркөн иртән чәчәкле аланга килергә ярата. Аның зур мөгезләре бар. Кем ул? (Лосяш.) Дөрес! (Тәрбияче Лосяш уенчыгын балалар каршына куя.) Июль уртасы. Кояш кыздыра, һавада төрле төстәге күбәләкләр оча. Лосяш алан буйлап сикерә-сикерә йөгерә. Аның кулында бәләкәй ятьмә. Ничек уйлыйсыз Лосяш аны үзе белән ни өчен алды икән? (Б. җ.) Дөрес, ул күбәләкләрне тота. Күбәләкне тоткач, ул аны игътибар белән карый һәм яңадан иреккә җибәрә. Лосяш бер кагыйдәне бик яхшы белә: бөҗәкләргә зыян китерергә ярамый. Балалар, бу кагыйдәне сез дә беләсез бит, бөҗәкләрне һәм, гомумән, бер генә җан иясен дә җәберләргә ярамый! «Монда күбәләкләр бигрәк күп, күз иярми!» - дип уйлады Лосяш. Менә алар - күбәләкләр һәм чәчәкләр. (Тәрбияче җыелмалы кассаның аскы рәтенә - өч чәчәк һәм өске рәтенә дүрт күбәләкне ур-наштыра.) Нәрсәләр күбрәк: күбәләкләрме, әллә чәчәкләрме? (Б. җ.) Балалар, күзләрегезне ябыгыз. (Бу вакытта тәрбияче аскы рәткә тагын бер чәчәк өстәп куя.) Балалар, хәзер күзләрегезне ачыгыз һәм тактага карап әйтегез әле: нәрсә үзгәргән? Чәчәкләр һәм күбәләкләр санына игътибар итегез. (Б. җ.) Дөрес, алар хәзер тигез. Тагын күбәләкләр никадәр булса, чәчәкләр дә хәзер шулкадәр үк санда дип әйтеп була. Лосяш, күбәләкләрне озак кына күзәткәннән соң, алар кебек үк җиңел итеп сикерергә дә өйрәнде.
«Ничә зур һәм кечкенә квадрат бар» дидактик күнегүе.
Балалар, Лосяшның тылсымлы тартмасы бар. (Тәрбияче тартманы
күрсәтә.) Ул тартмада нәрсә алып килде икән соң? (Балалар белән бергә тартманы ачалар һәм карыйлар. Тартмада карточкалар, зур һәм кечке-нә квадратлар бар.) Хәзер үз урыннарыгызга утырыгыз. (Тәрбияче балаларга карточкалар һәм зур, кечкенә квадратлар салынган конвертлар таратып чыга.) Балалар, карточкадагы өске юлга - зур квадратларны, ә аскы юлга кечкенәләрен куеп чыгыгыз. Кечкенә квадратлар төп-төгәл зур квадратлар астында торырга тиеш. Зур квадратлар күпме? (Зур квадратлар саны кечкенә квадратлар кадәр үк.) Алар турында тагын нәрсә дип әйтеп була. (Зур һәм кечкенә квадратлар тигез.) Барыгыз да бергәләп кабатлыйк әле? (Зур һәм кечкенә квадратлар тигез. Зур квадратлар никадәр булса, кечкенә квадратлар да шулкадәр.) Ә хәзер бер зур квадратны алып куегыз. Кайсы квадратлар күбрәк калды? (Б. җ.) Дөрес, бу биремне сез бик әйбәт үтәдегез. Безгә шундый кызыклы бирем алып килгәне өчен, Лосяшка да зур рәхмәт!
«Күпер төзү» дидактик уен күнегүе.
Крош һәм Керпе машинага утырып, юлга чыктылар. Аларның ма-шиналары елга ярында туктап калды, чөнки елганың ике ярын тоташтыручы күпер юк иде. Нәрсә эшләргә? (Балалар үз вариантларын тәкъдим итәләр.) Дөрес әйтәсез, балалар, күпер төзергә кирәк. Смешарикларның такталары да бар. Менә алар. (Тәрбияче балаларга такта кисәкләрен күрсәтә.) Күпер төзү өчен, безгә озын такта кирәк. Бу такталарның озынлыгы турында нәрсә әйтеп була? Аларның кайсы озынрак, ә кайсысы кыскарак? Моны ничек тикшерергә? (Б. җ.) Дөрес, балалар, бер такта янына икенчесен куеп карарга кирәк. (Тәрбияче, бер такта янына икенчесен куеп, тикшереп карау өчен, балаларны үз янына чакыра). Дөрес, Кәримә, такталарны үзара чагыштыру өчен, ике тактаны алып, аларны янәшә куярга һәм бер башларын тигезләргә кирәк. Күрәсеңме, бер такта икенчесеннән кыскарак. (Тәрбияче указка белән такталар буйлап йөртә һәм аларның озынлыгын күрсәтә.) Балалар, озынрак (кыскарак) такталарны күрсәтегез әле? (Балалар тәрбияченең биремен үтиләр.) Безгә озын такта кирәкме, әллә кыскарагымы? (Б. җ.) Менә күпер әзер. Смешариклар күперне озын тактадан ясадылар. Ә менә хәзер Крош һәм Керпе рәхәтләнеп елганың теге ярына чыга алалар. Афәрин, балалар, без дусларыбызга бертөрле озынлыктагы такталарны табып бирергә булыштык. Шуңа алар безне үз машиналарына утыртып йөрерләр.
Тәгәрмәчкә тын кертеп Машина тәгәрмәчен тутырган кебек
Һәм кабызып моторны, уйныйлар, аннары, кулларын терсәктән
Без китәрбез еракка, бөгеп, түгәрәк ясап әйләндерәләр,
Сузып шатлыклы җырны, рульне уңга, сулга борып йөгерәләр.
Рефлексия.
Балалар, сез булдырдыгыз! Сез шундый әйбәт эш ләдегез, матур итеп сөйләдегез. Бүген нинди яңалыклар белдегез? Нәрсә! күбрәк ошады? Лосяш, Крош һәм Керпе сезгә зур рәхмәт әйтәләр!
