Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (уртанчылар торкеме).doc
Скачиваний:
506
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
687 Кб
Скачать
☆

24. Тема: Предметлары үзара төрле ераклыкта урнаштырылган төркемнәр арасында тигезлек һәм тигезсезлекне билгеләү. 5 эчендә санау. Тәбәнәк, биек

Программ эчтәлек: 1. Предметлары үзара төрле ераклыкта урнаштырылган төркемнәр арасында тигезлек һәм тигезсезлекне билгеләргә өйрәтү; озынлыклары буенча үзара тигез, башкалардан озынрак, кыскарак предметларны аерып алырга өйрәтү; предметлар-ны озынлыклары арта бару тәртибендә тезәргә өйрәтү, тәбәнәк һәм биек предметларны карап чагыштыру. 2. Игътибарлылыкны, карап чагыштыру күнекмәләрен үстерү.

Җиһазлар һәм материаллар: Күрсәтмә материал: Нюша уенчыгы, 4 сары һәм 4 кызыл түгәрәк, таулар ясалган рәсем: бер тау биегрәк, икенчесе тәбәнәгрәк. Тарату материалы: Кюизенер таякчыклары (кишер төсендә, зәңгәр, чия төсендә).

Эшчәнлек барышы:

  1. «Сары һәм кызыл түгәрәкләр» уен күнегүе.

Нюша - бик игътибарлы кыз. Ул һәрбер смешарикны да бәйрәмнәр белән котларга онытмый. Менә хәзер открыткалар ясаган. Карагыз әле: алар нинди матур! Нюша аларга төрле бизәкләр төшергән. Бүген ул кызыл һәм сары түгәрәкләр ябыштырылган открыткалар ясарга тели. Бер открыткага ул түгәрәкләрне бер-берсенә якын итеп бер рәткә ябыштырмакчы була (күрсәтә), икенче открыткадагы түгәрәкләр бер­-

берсеннән ераграк урнашачак. (Тәрбияче балаларны ярымтүгәрәк ит-тереп бастыра. Алар бер рәткә дүрт кызыл түгәрәкне бер-берсенә бик якын: итеп, ә икенче рәткә дүрт сары түгәрәкне зуррак интервал кал-дырып урнаштыралар.) Открыткадагы сары һәм кызыл түгәрәкләрнең саны тигезме соң? (Б. җ.) Моны белер өчен, нәрсә эшләргә кирәк? (Са-нарга.) Дөрес! Башта кызыл түгәрәкләрне, аннары сары түгәрәкләрне санап алыйк әле. Алар ничәшәр булды? (Дүртәр.) Аларның саны тигез икәнне тагын ничек тикшереп була? (Б. җ.) Әйдәгез, аларны парлаш-тырып куябыз. (Кызыл түгәрәкләр никадәр булса, сары түгәрәкләр дә шулкадәр икәнлеге ачыклана.) Хәзер түгәрәкләрне үз урыннарына куябыз. Балалар, ни өчен сары түгәрәкләр күбрәк булып күренә? (Б. җ.) Дөрес, алар бер-берсеннән ераккарак урнашканнар, шуңа күп урынны алып торалар һәм күбрәк булып күренәләр. Ә кызыл түгәрәкләр бер-берсенә бик якын урнашкан, шуңа да алар әзрәк урынны алып тора. Шуңа да алар әзрәк булып күренәләр. Нюша сезгә дә открыткалар алып килгән, ул аларны сезгә бүләк итә.

  1. «Минем бармакларым» бармаклар гимнастикасы.

Берүзем юл буйлап барам,

Ике аякта атлап.

Кинәт каршыма өч тычкан чыкты: «Без песи күрдек», — дип, алар ашыга. Бу аңлашыла!

Песинең биш тырнагы бар — Бер, ике, өч, дүрт, биш — Хәзер эләктерә бит!

Балалар атлап баралар. Башта бер бармак, аннары ике бармакны күрсәтәләр, туктыйлар һәм өч бармакларын күрсәтәләр. Битләрен тотып, башларын чайкыйлар. Дүрт бармак күрсәтәләр, песи ничек тырнаганны күрсәтәләр. Чиратлап бармакларын бөгәләр, башта бер кулда, аннары икенче кулда. Бер урында йөгерәләр.

  1. «Кюизенер таякчыкларыннан баскыч төзү» дидактик күнегүе.

Балалар, смешариклар җәяү йөрергә ярата. Шулай ук йөгерү белән дә шөгыльләнәләр. Моның өчен аларның төрле озынлыктагы юллары бар. Сезнең өстәлләрдә бу юллар бар. Шулай ук төрле төстәге һәм төрле озынлыктагы таякчыкларны да күрә аласыз. Иң озын таякчыкны табыгыз һәм алдыгызга куегыз әле. Ул нинди төстә? (Кишер төсендә.) (Б. а.) Кыскарак таякчыкны табып, беренчесе янына куегыз. Аларның сул як башларын тигез итеп куегыз. Икенче таякчык нинди төстә? (Зәңгәр.) Дөрес! Хәзер иң кыска таякчыкны табыгыз әле. Аның төсе нинди? (Чия төсендә.) Игътибарлы булыгыз, сул яктан таякчыкларның башларын тигез итеп куярга кирәк. (Б. а.) Таякчыклардан нәрсә барлыкка килде? (Юллар, баскычлар.) Дөрес, алар хәзер юлга да, баскычка да бик охшаган. Барлыгы ничә юл булды? (Өч.) (Б. а.) Юлларның озынлыгы турында нәрсә әйтеп була? Алар нәрсә белән аерыла? (Б. җ.)

  1. «Биек, тәбәнәк» уен күнегүе.

Балалар, һәр смешарикның яраткан шөгыле бар. Мәсәлән, Бараш күзәтергә ярата. Ул үзе карап утырырга яраткан таулар ясалган рәсемне безгә дә алып килгән. (Бер тау биегрәк, ә икенчесе тәбәнәк булган рәсемне күрсәтә.) (Б. а.) Балалар, тауларның биеклеге тигезме? (Юк, алар төрле.) Дөрес, бер тау биегрәк, икенчесе тәбәнәгрәк. (Зуррак тауга күрсәтә.) (Менә бу тау биегрәк.) (Б. а.) Аны икенче тау белән чагыштырганда, нәрсә әйтеп була? (Тәбәнәк тауны күрсәтә.) (Икенче тау тәбәнәк.) Дөрес! (Б. а.) (Тәрбияче берничә баланы үз янына чакыра, һәм алар тауларны күрсәтеп, аларның биеклекләре турында сөйлиләр.) Балалар, тагын нәрсәләр биегрәк яки тәбәнәгрәк була ала? (Агач, өй, койма һ. б.)

  1. Рефлексия.

Балалар, сез бүген нинди яңалыклар белдегез? Нюша бүләк иткән открыткалар сезгә ошадымы? Иң истә калганы нәрсә булды? Өйгә кайткач, нәрсәләр сөйләрсез икән?