Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Математикага ойранабыз (уртанчылар торкеме).doc
Скачиваний:
506
Добавлен:
10.03.2016
Размер:
687 Кб
Скачать
☆

22. Тема: Предметлар санының ераклыкка бәйле түгеллеге.Уңда, сулда. 5 эчендә санау

Программ эчтәлек: 1. Предметлары үзара төрле аралык-та урнаштырылган төркемнәр арасында тигезлек һәм тигезсезлекне

билгеләү; предметларның үз-үзеңнән кайсы якта урнашуларын: күрсәтергә өйрәнү (уңда, сулда); предметларны бишкә кадәр санау. 2. Хәтерне, игътибарны, логик фикерләүне үстерү. 3. Кошларга карата мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.

Җиһазлар һәм материаллар: Күрсәтмә материал: Нюша уенчыгы, төрле төстәге 2 җимлек-карточка, аларда бер-берсеннән төрле ераклыктагы бишәр песнәк ясалган, тыныч көй язылган тасма, җыелмалы касса. Тарату материалы: балалар санынча төрле төстәге геометрик фигуралар (кызыл, яшел, сары, зәңгәр түгәрәкләр, квадратлар, өчпочмаклар), һәр балага кызыл түгәрәкле тәлинкәләр, тигез сандагы кошлар ясалган карточкалар, бу кошлар бер-берсеннән төрле ераклыкта урнашкан.

Эшчәнлек барышы:

  1. «Песнәкләр» дидактик күнегүе.

Балалар, хәзер нинди ел фасылы? (Кыш.) Балалар, кыш көне кошларга салкын, алар җитәрлек күләмдә азык та таба алмыйлар. Смешариклар кошлар турында кайгырталар, алар турында борчылып, җимлекләр ясыйлар. Кошларга җим һәм көнбагыш төше бирәләр. Смешариклар җимлегенә бик күп кошлар очып киләләр. Аларның исемнәрен белегез әле.

Сары түшле кош килгән,

Тәрәз янына кунган,

Җимлектә кунак булган,

Бу нинди кош, әйт, туган? (Песнәк.)

Дөрес. Бу - песнәк. Менә безнең янга да песнәкләр очып килгән. (Тәрбияче җыелмалы кассада песнәкле өч карточка урнаштыра.) Игътибар белән карагыз әле: смешарикларның өч җимлеге бар. Алардагы песнәкләрнең саны тигезме икән? Әйтеп бирегез әле. (Балалар песнәкләрне саныйлар.) Бу песнәкләрнең тигез икәнлеген тагын ни-чек тикшереп була? Аларны берсе өстенә икенчесен куеп булмый. (Тәрбияче ничек эшләп булганлыгын күрсәтә.) Балалар, түгәрәкләрне алыгыз һәм бер җимлектәге песнәкләр өстенә куегыз, аннары икенче җимлектәге песнәкләр өстенә куеп карагыз. (Балалар песнәкләр саны тигез икәнлекне үзләре үк тикшереп карыйлар.) Ни өчен соң яшел җимлектәге песнәкләр саны сары җимлектәгегә караганда күбрәк күренә? (Б. җ.) Игътибар итегез әле: җимлекләрнең зурлыклары бер үк, әмма песнәкләр бер-берсеннән төрле ераклыкта урнашкан. (Тәрбияче берничә баланы үзе янына чакыра, һәм алар, тагын түгәрәкләрне куеп карап, песнәкләрнең санын тикшерәләр.) Балалар, сез бик игътибарлы һәм акыллы икән. Кошларга да игътибарлы булырга кирәклеген онытмагыз!

  1. Динамик пауза.

Хәзер бер минут ял. Төрле хәрәкәтләр белән физзарядка ясарбыз.

Игътибар белән тыңлагыз.

Әйләнәдә ничә нокта булса,

Шуның кадәр кулны күтәрик.

Никадәрле яшел чыршы булса,

Шуның кадәр, әйдә, иелик!

Никадәрле бездә кошлар булса,

Шуның кадәр, әйдә, чүгәлик!

Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты –

Һәркем үз урынын тапты.

  1. «Кызылтүшләр» дидактик күнегүе.

Балалар, смешариклар янына песнәкләр генә түгел, ә башка төрле кошлар да очып килә. Менә табышмакны тыңлап карагыз әле:

Кызыл түшле, кара канатлы,

Миләш җимешен бик тә ярата.

Агачка килеп кунса ул әгәр,

Барыбызны үзенә карата. (Кызылтүш.)

Дөрес, кызылтүшләр. (Б. а.) Балалар, сезнең өстәлләрдә кызыл-түшләр ясалган ике карточка ята. Аларга карагыз әле: алар бер үк сандамы? (Б. җ.) Кызылтүшләр нәрсә яраталар? (Миләш.) Әйе, алар миләш яраталар. Һәр карточкада ничә кызылтүш бар? (Балалар са-ный.) Дөрес, һәр карточкада бишәр кызылтүш бар. Тагын ничек дип әйтеп булыр иде? (Беренче карточкада ничә кызылтүш булса, икенче карточкада да шулкадәр үк кызылтүш бар. Аларның саны тигез.) Балалар, кызылтүшләрнең саны бишәр икәнлекне тагын бертөрле юл белән тикшереп була. Өстәлләрегездә бишәр кызыл түгәрәк ята, алар­ны миләшләр дип уйлыйк. Һәр карточкада кызылтүшләргә дә миләшләр биреп чыгыгыз. Беренче карточкага ничә миләш куйдыгыз? (Биш.) Икенче карточкага ничә миләш куйдыгыз? (Биш.)

Хәзер беренче карточкадан миләшләрне, алып, икенче карточка-га тезегез. Ни өчен беренче карточкада кызылтүшләр күбрәк булып күренә? (Б. җ.) Дөрес, кызылтүшләрнең саны бертөрле, әмма алар бер-берсеннән төрле ераклыкта урнашкан. Икенче карточкадагы кызылтүшләр бер-берсеннән ераграк урнашкан, шуңа алар күбрәк

булып күренә. Ә беренче карточкада алар бер-берсенә терәлеп урнаш-кан, шуңа да алар әзрәк булып тоела. (Б. а.) Афәрин! Ә хәзер әзрәк уйнап алыйк.

  1. «Кыңгырау кайда чыңлый?» дидактик күнегүе.

Балалар, түгәрәк ясап басыгыз. Күзләрегезне йомыгыз. Мин хәзер түгәрәк буйлап китәм, кем янында туктал кыңгыравымны чыңлатсам, шул кеше үзенең уңдагы һәм сулдагы күршеләрен әйтеп бирергә тиеш булачак. Ә икенче тапкыр чыңлатып йөри башлагач, сез кыңгырауның алдамы, арттамы чыңлаганын әйтеп бирергә тиеш буласыз.

  1. Рефлексия.

Афәрин, балалар! Бер-берегезгә кул чабып, рәхмәт белгертегез. Сез бик акыллы, тырыш һәм җитез. Рәхмәт!