- •3.Кушылмалар диктанты.
- •7. Кушылмалар диктанты.
- •8. Сүзлек диктанты.
- •Искәртмәле һәм аңлатмалы диктантлар.
- •Аңлатмалы диктантлар.
- •Иҗади диктантлар.
- •Күрмә диктант.
- •Контроль диктантлар.
- •Мөстәкыйль эшләр.
- •Аваз һәм хәреф.
- •Күрмә диктант.
- •Сайланма диктант.
- •2. Калын әйтелешле сүзләрне сайлап язарга.
- •Контроль күчереп язу.
- •Сузык аваз хәрефләре.
- •Сүзлек диктанты.
- •Аңлатмалы диктант.
- •1.Сүзлек диктанты.
- •Сүзлек диктанты.
- •Контроль диктант.
- •Я, ю, е хәрефләре.
- •1. Сүзлек диктанты.
- •2. Аңлатмалы диктант.
- •1. Сүзлек диктанты.
- •1. Сүзлек диктанты.
- •Иҗади диктант.
- •Контроль дитант.
- •Сайланма диктант.
- •Сайланма диктант.
- •Үткәннәрне кабатлау өчен контроль диктантлар. Урман.
- •2 Нче сыйныф.
- •Я хәрефе. Сүзлек диктанты.
- •Сайланма диктант.
- •В хәрефе. Сүзлек диктант.
- •Сайланма диктант.
- •Сайланма диктантлар.
- •1) Ипи булса …
- •Яшенле яңгыр.
- •Иҗади диктантлар.
- •Аңлатмалы диктант.
- •Контроль диктантлар. Тиен.
- •Сайланма диктантлар.
- •Иҗади биремле диктантлар.
- •Бирелгән сүзләргә мәгънәдәш сүзләр табып язарга.
- •Контроль диктантлар. Урман.
- •Контроль диктантлар.
- •1. Балыкчылар.
- •2. Урманда.
- •7. Кызлар.
- •Урманның файдасы.
- •Синеке – илнеке.
- •3 Нче сыйныф.
- •Татарстан.
- •Иҗади диктантлар.
- •Хәтер диктанты.
- •Сайланма диатант.
- •Яшеллек яме.
- •Контроль диктант. Карлар ява.
- •Кушма һәм парлы сүзләрнең дөрес язылышы. Сүзлек диктант.
- •Иҗади диктант.
- •Контроль диктантлар. Көнчыгыш көзе.
- •Урманның дусы.
- •Сүз төркемнәре. Исем. Грамматик биремле диктант.
- •Кыш көне урманда.
- •Контроль диктант. Кар яуган.
- •2. Икенче җөмләдә баш кисәкләрне табып астына сызарга. Кычытканның файдасы.
- •Стилистик биремле диктант.
- •Контроль диктантлар.
- •Сыйфат дәрәҗәләре. Аңлатмалы диктант.
- •Аңлатмалы диктант.
- •1. Туган телебез – татар теле.
- •2. Грамматик биремле диктант.
- •Фигыль. Ирекле диктант.
- •Искәртмәле диктант.
- •Авылда яз.
- •Сайланма диктант.
- •Үткән заман хикәя фигыль.
- •Минем бакчам.
- •Боерык фигыль.
- •Күмәч пешерүчеләр җыры.
- •Киләчәк заман хикәя фигыль.
- •Ирекле диктант.
- •Контроль диктантлар. Кыр казы.
- •Һәйкәл янында.
- •Контроль күчереп язу.
- •Искәртмәле диктант. Урманнарны саклагыз!
- •Контроль диктант. Безнең песи.
- •Сүзтезмә. Аңлатмалы диктант. Безнең Муса.
- •Ирекле диктант.
- •Абдулла Алиш.
- •Контроль күчереп язу.
- •Курайлы елгада кыш.
- •Сорау җөмлә. Сайланма диктантлар.
- •2. Куян.
- •Җәй көне авылда.
- •Искәртмәле диктант.
- •Яшенле яңгыр.
- •Ирекле диктант. Игеннәр.
- •Ия белән хәбәр. Иярчен кисәкләр. Контроль күчереп язу.
- •Чебиләр сөенделәр.
- •Искәртмәле диктант.
- •Аңлатмалы диктантлар.
- •Төнге учак.
- •Контроль диктант.
- •Абдулла Алиш.
- •Туристлар.
- •Таштугай.
- •4 Нче сыйныф.
- •Сайланма диктантлар.
- •Җәйге кояш астында.
- •Агыйдел.
- •Сүз төркемнәре. Искәртмәле диктантлар.
- •Икесе дә мин үзем.
- •Сентябрь.
- •Ирекле яки сайланма диктантлар
- •Апрель.
- •Көз килде.
- •Күрмә диктант.
- •Контроль диктант. Актаныш кешеләре.
- •Аңлатмалы диктантлар.
- •Зәңгәр чишмә авылы.
- •Сайланма диктант.
- •Күрмә-ишетмә диктант. Агыла да болыт агыла.
- •Искәртмәле-сайланма диктант.
- •Зәңгәр күлдә Ай коена.
- •Иҗади диктант.
- •Аңлатмалы диктант.
- •Түгәрәк алан.
- •Контроль күчереп язу.
- •Сайланма диктантлар.
- •Балык тоту.
- •Язгы аваз.
- •Сүзлек диктанты.
- •Иҗади диктант.
- •Аңлатмалы диктант.
- •Таштугай.
- •Контроль диктантлар.
- •Исем. Сүзлек диктантлары.
- •Контроль күчереп язу.
- •Яңгырдан соң.
- •Сайланма диктантлар.
- •Сабан туенда.
- •Карабодай.
- •Яшенле яңгыр.
- •Шомырт агачының бәйрәме.
- •Иҗади диктант.
- •Җәйге лагерь.
- •Язгы урман.
- •Сайланма диктантлар.
- •Октябрь.
- •Контроль диктантлар.
- •Язгы урман.
- •Контроль диктант.
- •Кошлар.
- •Сайланма диктантлар.
- •Бала йокысы.
- •Сәгать.
- •Иҗади диктантлар.
- •Кышны каршылау.
- •Контроль диктантлар.
- •Беренче кар.
- •Көзге бакча.
- •Контроль диктант.
- •Кыңгырау чәчәкләр.
- •Табигатьнең язгы яме.
- •Ел буена өйрәнгәннәрне кабатлау. Сайланма диктантлар. Кызыма.
- •Карлыгач.
- •Яз билгеләре.
- •Контроль диктантлар.
- •Авылда кыш.
- •Көнбагыш.
- •Туган ил кайдан башлана?
- •Дельфин да күрмәгән.
- •Урман тургае.
Контроль күчереп язу.
Өзекне укы. Күп нокталар урынына бирелгән сыйфатларны куеп, күчереп яз.
Сызылып … таң атты. Каракош сырты артыннан … кояш күтәрелде. Күк йөзе … төс алды. Һава суытып җибәрде … . Төн буе буранлап яуган … кар … салкын белән җиргә ябышты. Кинәт бөтен дөнья яктырып китте. Юл буйларында карга күмелеп бетмәгән маяклар калыкты, … кар эчендә утырган … өйләр күренде.(49 сүз.)
(Гариф Галиев.)
Сыйфатлар: чалт аяз, кечкенә, алсу, кып-кызыл, ап-ак, җепшек, иртәнге, кышкы.
Бирем: артыклык дәрәҗәсендәге килгән сыйфатларның астына сызарга.
Сайланма диктантлар.
Кисәкчәләр кергән җөмләләрне сайлап язарга, кисәкчәләрнең астына сызарга.
Балык тоту.
Әтисе белән бергәләп, Таҗи балык тотарга барды.
Көн әле бик иртә. Кояш та юк, ә шулай да якты. Су өсте тып-тын. Өф иткән җил дә юк.
Билгеле, мондый вакытта балыклар яхшы чиртәләр, кармакны бер дә тик тотмыйлар. Калкавычны су төбенә алып төшеп китәләр. Таҗинең әтисе балыкларны сөйри дә чыгара. Таҗи аларның барысын да чиләккә җыя бара. Менә инде аларның балык сала торган чиләкләре дә тулып килә. Балык бик шәп эләгә. Шуңа күрә выкытның үтүе дә тоелмый. Әнә инде кояш та күтпән күтәрелеп килә. Таҗи аны сизмәде дә. (82 сүз.)
(Абдулла Алиш.)
Ия белән хәбәрне сайлап язарга.
Язгы аваз.
Дуамал бураннары, чатнаган суыклары белән бергә кыш үтеп китте. Сиздерми генә язда килеп җитте.
Апрель башына кадәр торган суыклар кинәт югалды. Кар челтәрләнеп эри, суга әйләнеп ага башлады. Урамнарда, шарлап, гөрләвекләр йөгерергә тотынды. Елгалар күпереп шартладылар да кәрәзләнә башлаган боз тауларын еракларга алып киттеләр. Җир өсте чуп-чуар булып калды. Көннәр тәмам җылынды. Бөдрә чәчәкле яз дөньны тулаем үз хөкеменә алды. (62 сүз.)
(Галимҗан Ибраһимовтан.)
Сүзлек диктанты.
Аз-маз, аккош, алъяпкыч, ашъяулык, бала-чага, балачак, бераз, бервакыт, беркөнне, гөлчәчәк, гөлҗимеш, дус-иш, дымсу, иге-чиге, йорт-җир, кайвакыт, карабодай, китапханә, кош-корт, кул-аяк, көнбагыш, көньяк. (22 сүз.)
Көнбатыш, көнчыгыш, көн-төн, очсыз-кырыйсыз, Сабантуй, савыт-саба, ташкүмер, тирә-юнь, тирә-як, халыкара, хытын-кыз, эзтабар, явым-төшем, өчпочмак, һәрвакыт, һичбер, һәркем, һәрнәрсә, аръяк, берьюлы, елъязма, күпъеллык. (22 сүз.)
Иҗади диктант.
Бирелгән сүзләрдән парлы сүзләр ясап язарга.
ара - … аш - … кош - …
хатын - … ак - … кыз - …
бала - … алтын - … әйләнә - …
көн - … кием - … тирә - …
җиләк - … азык - … өс - …
тимер - … урын - … туган - …
ата - … иртә - … аллы - …
Бирелгән сүзләрдән мөмкин кадәр күбрәк кушма сүзләр төзеп язарга.
бер, …
һәр, …
көн, …
һич, …
Бирелгән сүзләрдән кушма сүзләр ясап язарга.
Озын, яр, таш, көн, канат, борын, багыш, күмер, баш, ак, кала, кош.
