Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
татар теле диктантлар.doc
Скачиваний:
7
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
2 Мб
Скачать
☆

Көнбагыш.

Безнең колхоз карабодай басуы белән янәшә генә йөз илле гектар көнбагыш чәчкән иде. Кайвакытта гына килмә, ул һәрчак үзенең куе сары эшләпәләре белән кояшка карап утыра. Аның чачаклы-чачаклы сап-сары читле эшләпәләренең уртасында һәрвакыт бал кортлары була. Алар шул эшләпәләрдән ашыга –ашыга бал җыялар. (41 сүз.)

(Гариф Галлиев.)

Мәктәптән сүзенә өлешчә морфологик анализ ясарга.

Туган ил кайдан башлана?

Кыш белән язның да , җәй белән көзнең дә үзенә генә хас булган матурлыклары бар. Бу матурлыклар бер-берсен кабатламыйлар да һәм бер-берсенә охшамыйлар да. Елның фасыллары һәммәсе дә матур, һәммәсе дә сокланып туймаслык гүзәл.

Туган илебез, туган туфрагыбыз әнә шулай карап туймаслык матур, сокланып бетмәслек бай!

Менә шушы туган туфрак, менә шушы туган ил кайдан башлана соң?

Ул син яши торган шәһәрдән, син тора торган авылдан, син укый торган мәктәптән башлана. Аны беркайчан да онытма, кечкенә дустым! (80 сүз.)

(Г. Галиев.)

Тиңдәш кисәкләре булган җөмләләрне табып, астына сызарга.

Өтерләр искәртелә.

Менә яз да җитте. Басуның калку урыннары кардан ачылып, кара балчык күренә, кояш җылысында җир өсте булана башлады. Урамнардан, тыкрыклардан чыотырап соргылт сулы гөрләвекләр акты. Зур үзәннәргә җыелган язгы кар суы, зур көмеш җәймә булып, кояш астында ерактан ук ялтырап күренә, менә-менә берәр урыннан ерылып агып китәргә тора.

Агач башларында тынгысыз песнәкләр чыркылдый, кызылтүшләр, матур йоннарын борыннары белән төзәткәләп, миләш ботагында көязләнеп утыра. Оялары алдындагы кечкенә баскычларында сыерчыклар әле бер якка, әле икенче якка борыла-борыла көннәр буе сайрый. Ферма тирәсендә киң бушлыкта,койрык чәнчеп, колхоз тайлары чабып йөри. (87 сүз.)

(Гомәр Бәшировтан.)

Дүртенче сыйныфта үткәннәрне кабатлау һәм ныгыту өчен күнегүләр.

  1. Нокталар урынына тиешле сыйфатларны куеп языгыз.

Урман … . … җәй уртасы булганга, кошлар да җаңфәрманга сайрамыйлар. Агач башларындагы яфракларны шыбырдаткан … җил генә бу тынлыкны бозып куя. Ә чишмә тавышына … урман күнеккәндер 139ург. Туктаусыз челтери бит ул, гүя … җыр суза. Беләсе 139ург: бу … җырын кемгә багышлый икән? Кош-кортларын, җәнлекләрен җыр белән үзенә чакыра микән урман кизләве? … суда, мамык-каурыйларын кабартып, песнәк коенды. Чишмә ерганагында, … суга канатлары белән бәргәләп, кызылтүш рәхәтләнде.

(Мәрди Рафиков.)

Сыйфатлар: кисәк, карт, моңлы, дәртле, көмеш, йөгерек, тын, ямьле.

Тын, карт, йөгерек сыйфатларын дәрәҗәләр белән төрләндерегез.

2. Нокталар урынына тиешле рәвешләрне куеп языгыз.

1)Мин мәктәпкә … йөрим. 2) Безнең Әлфия … биюче. 3) … безнең колхоз арыш, бодай, карабодай чәчте. 4) Менә … чәчү тәмамланды. 5) … җәйге каникуллар башланачак. 6) Күк йөзе … караңгыланып китте. 7) Камил ишектән … генә кереп китте. 8) Безнең сыйныф балалары … Кремльгә экскурсиягә барачак. 9) … яңгыр яуды.

Рәвешләр: көнозын, җәяү, иртәгә, оста, быел, җитез, язгы, тиздән, бервакыт.

  1. Шигырьне сәнгатьле итеп укыгыз. Рәвешләргә сораулар куегыз һәм күчереп языгыз.