- •1.Грамматика, аның бүлекләре. Аларның өйрәнү предметлары. Грамматик мәгънә, грамматик форма, грамматик категория.
- •Татар телендә сүз төркемнәрен өйрәнү тарихы.
- •Хәзерге татар әдәби телендә сүз төркемнәре мәсьәләсе. Сүзләрне төркемләү принциплары.
- •4. Исемнәргә тулы характеристика.
- •5. Сан категориясенең грамматик үзенчәлекләре.
- •6. Татар телендә килеш системасы.
- •7. Исемнән башка сүз төркемнәренең килеш һәм тартым белән төрләнүе.
- •8. Тартым категориясенең лексик-гамматик үзенчәлекләре.
- •10. Сыйфатларга характеристика бирү. Сыйфат дәрәҗәләре.
- •11.Сыйфатланың семантик (мәгънә) төркемчәләре.
- •9. Татар телендә исемләшүнең ( субстантивизация) төп шартлары.
- •12. Рәвешләргә тулы характеристика бирү.
- •13.Рәвешләрнең төркемчәләре.
- •14.Саннарга тулы характеристика бирү.
- •15.Сан төркемчәләре.
- •16.Алмашлыкларның грамматик төркемчәләре.
- •17) Фигыльләргә тулы характеристика бирү.
- •18)Фигыльләрнең лексик-грамматик һәм грамматик категорияләре
- •19) Юнәлеш категориясе
- •20)Дәрәжә категориясе.
- •21. Барлык – юклык категориясе
- •22. Заман категориясе
- •24. Төркемчә категориясе
- •25. Хикәя фигыльләрнең грамматик үзенчәлекләре.
- •26. Боерык фигыльләрнең лексик-грамматик үзенчәлекләре.
- •27. Шарт фигыльләрнең грамматик үзенчәлекләре.
- •28. Теләк/ният фигыльләрнең грамматик формалары һәм үзенчәлекләре.
- •29.Татар телендә ярдәмче фигыльлләр.
- •30.Сыйфат фигыльлләрдә заман категориясе
- •31.Сыйфат фигыльлләрнең исемләшүе һәм исемгә күчү шартлары
- •32.Рәвеш(Хәл) фигыльлләрең грамматик категорияләре.
- •33. Татар телендә исем фигыль формасы.
- •34. Инфинитив фигыль: исем фигыль белән уртаклыгы һәм аермасы.
- •35. Татар телендә аваз ияртемнәре.
- •36. Хәбәрлек сүзләрнең лексик-грамматик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре.
- •39. Модаль мәгънәле сүз төркемнәреннән кисәкчәләр һәм аларның төркемчәләре.
- •40. Ымлыклар, аларның семантик төркемчәләре.
- •41. Модаль сүзләр, аларның стилистик кулланылышы.
- •42. Татар телендә сүз төркемнәренең үзара мөнәсәбәте.
- •43. Татар теле морфологиясен өйрәнүдә зур хезмәт куйган галимнәр.
21. Барлык – юклык категориясе
Бу категория фигыль белдергән эш-хәлнең үтәлү-үтәлмәвен күрсәтә. Барлык-юклык –универсаль категория.
Барлык формасының махсус күрсәткечләре юк, нуль формада кулланыла. Ул эш-хәлнең үтәлүен белдерә. Телдәге барлык фигыльләр дә барлыкта кулланыла.
Хикәя җөмләдә хәбәр булып килгән үткән заман сыйфат фигыль янындагы БАР сүзе дә эшнең барлыгын белдерә: Балаларның кинога барганы бар.
Юклык формасы эшнең үтәлмәвен белдерә. Ул ике төрле –синтетик һәм аналитик юллар белән күрсәтелергә мөмкин.
Синтетик юл –ма, -мә кушымчалары белән белдерелә: бар-барма. Сүзләрдә еш кына юклык кушымчасындагы сузык аваз кыскара, чөнки фонетик закон буенча телебездә ике сузык аваз янәшә килә алмый: укымый – укым(а)ый.
Юклык формасының аналитик төре ЮК һәм ТҮГЕЛ сүзләре белән белдерелә: барганым юк, барачак түгел.
Барлык-юклык категориясен универсаль дисәк тә, кайбер фигыльләр, бигрәк тә синтетик һәм аналитик дәрәҗә формалары барлыкта гына килә:көлемсери, кычкырып җибәрде; -макчы, -мәкче формасындагы теләк-ният фигыльләр дә барлыкта кулланыла. Хәл фигыльнең дүртенче формасы (-ганчы, -гәнче) юклыкта –мас борын формасы белән белдерелә: Җыелыш дәрес башланмас борын булды.
Димәк, барлык-юклык категориясе синтетик һәм аналитик формаларда кулланыла. Ул универсаль дип йөртелсә дә, кайбер фигыль формалары барлыкта гына килә.
22. Заман категориясе
Заман категориясе эш яки хәлнең сөйләм вакытына мөнәсәбәтен белдерә. Бу мөнәсәбәт өч төрле булырга мөмкин: эш сөйләп торган вакытта башкарыла (хәзерге заман); эш-хәл сөйләм вакытына кадәр утәлә (үткән заман) һәм сөйләм вакытыннан соңрак үтәлә (киләчәк заман). Шуннан чыгып, хикәя фигыльләрдә өч заман билгеләнә: хәзерге, үткән, киләчәк.
Хәзерге заман хикәя фигыль
Хәзерге заман хикәя фигыль сөйләм вакытына туры килә торган эш яки хәлне белдерә. Аның кушымчалары -а, -ә, -ый, -и. Алар хәл фигыльләрнең кабатлаулы яки икенче формасына нигезләнеп ясалган (бара, бара-бара). Бу фигыльләр зат-сан кушымчаларының беренче вариантын кабул итә: барам(барамын), киләм(киләмен).
Үткән заман хикәя фигыль
Бу заман сөйләм вакытына кадәр үтәлгән эш-хәлне белдереп килә. Аның синтетик һәм аналитик формалары бар.
Синтетик формалар ике төрле кушымча белән белдерелә:
а) билгеле(категорик) үткән заман –ды, -де, -ты, -те кушымчалары белән формалаша, сөйләүче үзе күргән һәм үтәлүе һичшиксез билгеле булган эш-хәлне процесс итеп белдерә. Мондый фигыльләрдә эшнең тәмамлану яки кабатланмау төсмере дә сиземләнә: Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы.
Билгеле үткән заман зат-сан кушымчаларының икенче вариантын кабул итә:бардым, бардың.
ә) билгесез (нәтиҗәле) үткән заман -ган, -гән, -кан, -кән кушымчалары белән кулланыла. Гадәттә, мондый фигыльләр сөйләм вакытыннан элегрәк үтәлгән (яки үтәлмәгән) эшне белдерә. Сөйләүче үзе күрмәгән, бәлки ишетеп кенә белгән вакыйга турында хәбәр иткәндә, шулай ук тарихи вакыйгалар турында яки әкиятләр сөйләгәндә дә, еш кына шушы форма кулланыла: Борын-борын заманда яшәгән ди, булган ди бер егет. Зат-сан кушымчаларының беренче вариантын кабул итә: барганмын, баргансыз.
Аналитик үткән заман хикәя фигыльләр ИДЕ ярдәмче фигыле белән кулланыла:
а) тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыль –а, -ә, ый, -и кушымчалы хәл фигыль + ИДЕ ярдәмче фигыле белән ясала. Мондый фигыльләр сөйләм вакытына кадәр булган дәвамлы, кабатлаулы эш-хәлне белдерә: Урман буйлап бер черки очып бара иде.
ә) тәмамланган үткән заман хикәя фигыль + ИДЕ ярдәмче фигыле белән ясала. Аның төп мәгънәсе –икенче бер үткән заманнан да элегрәк булган эш-хәлне белдерү: Дәрес башланган иде.
б) кабатлаулы үткән заман хикәя фигыль хәзерге заман сыйфат фигыльнең аналитик формасы һәм ИДЕ ярдәмче фигыле белән формалаша: Яшь чакта ул печән чабарга йөри торган иде.
Киләчәк заман хикәя фигыль
Бу фигыльләр сөйләм вакытыннан соң булачак эш-хәлне белдереп килә. Телебездә аларның өч формасы кулланыла:
а) билгеле киләчәк заман хикәя фигыль –ачак, -әчәк, -ячак, -ячәк кушымчалы сыйфат фигыльләргә нигезләнеп ясала: иртәгә әти кайтачак.
ә) билгесез киләчәк заман хикәя фигыль –ыр, -ер, -р кушымчалы сыйфат фигыльләргә нигезләнеп ясала: барыр (кеше) –барыр. Юклыкта заман кушымчалары үзгәрә: барырсың – бармассың. Бу фигыльләр эш-хәлне ихтималлык белән белдерә.
б) киләчәк-үткән заман хикәя фигыльдә сөйләм вакытыннан соң булачак эш үткәнгә каратыла. Үткән заман төсмерен ИДЕ ярдәмче фигыле өсти: Алар печәнне бергәләп чабачак иде.
23. Зат-сан категориясе
Зат-сан категориясе эш яки хәлнең кайсы зат тарафыннан үтәлүен белдереп килә. Бу категориягә бәйле фигыльләр барысы да төркемчәгә кертеп карала. Зат-сан категориясе бер үк вакытта эш яки хәлне үтәүченең затын да, санын да күрсәтә.
Үтәүче затлар барлыгы өчәү, алар берлек һәм күплек санда кулланыла. Аныд төп мәгънәләре түбәндәгеләр:
Берлек санда:
I затта – эшне сөйләүче үти;
II затта –тыңлаучы яки сөйләм төбәлгән зат үти;
III затта –сөйләшүдә катнашмаган өченче берәү башкара.
Куплек санда:
I затта эшне сөйләүче һәм кем исеменнән үтәлә, шулар башкара;
II затта –тыңлаучылар яки сөйләм төбәлгән затлар башкара;
III затта –сөйләшүдә катнашмаган өченче затлар үти.
II зат берлек сан формасы I зат урыныда кулланылырга мөмкин: Бала чакта көн буе су коенасың, балыкка йөрисең.
III зат формасы гомуми үтәүчегә дә каратыла ала: Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.
Кайбер фигыльләрнең зат-сан формалары булмаска да мөмкин: салкынайта, өшетә, калтырата, туңдыра шикелле сүзләр, шулай ук төшем юнәлешендәге фигыльләр дә III зат формасында кулланыла: Хат языла.
-макчы, -мәкче формалы теләк фигыльнең беренче һәм өченче затлары кулланыла, ә икенче заты ИДЕ, ИКӘН сүзләре белән очрый: бармакчы идең, бармакчы икәнсең.
