- •1.Грамматика, аның бүлекләре. Аларның өйрәнү предметлары. Грамматик мәгънә, грамматик форма, грамматик категория.
- •Татар телендә сүз төркемнәрен өйрәнү тарихы.
- •Хәзерге татар әдәби телендә сүз төркемнәре мәсьәләсе. Сүзләрне төркемләү принциплары.
- •4. Исемнәргә тулы характеристика.
- •5. Сан категориясенең грамматик үзенчәлекләре.
- •6. Татар телендә килеш системасы.
- •7. Исемнән башка сүз төркемнәренең килеш һәм тартым белән төрләнүе.
- •8. Тартым категориясенең лексик-гамматик үзенчәлекләре.
- •10. Сыйфатларга характеристика бирү. Сыйфат дәрәҗәләре.
- •11.Сыйфатланың семантик (мәгънә) төркемчәләре.
- •9. Татар телендә исемләшүнең ( субстантивизация) төп шартлары.
- •12. Рәвешләргә тулы характеристика бирү.
- •13.Рәвешләрнең төркемчәләре.
- •14.Саннарга тулы характеристика бирү.
- •15.Сан төркемчәләре.
- •16.Алмашлыкларның грамматик төркемчәләре.
- •17) Фигыльләргә тулы характеристика бирү.
- •18)Фигыльләрнең лексик-грамматик һәм грамматик категорияләре
- •19) Юнәлеш категориясе
- •20)Дәрәжә категориясе.
- •21. Барлык – юклык категориясе
- •22. Заман категориясе
- •24. Төркемчә категориясе
- •25. Хикәя фигыльләрнең грамматик үзенчәлекләре.
- •26. Боерык фигыльләрнең лексик-грамматик үзенчәлекләре.
- •27. Шарт фигыльләрнең грамматик үзенчәлекләре.
- •28. Теләк/ният фигыльләрнең грамматик формалары һәм үзенчәлекләре.
- •29.Татар телендә ярдәмче фигыльлләр.
- •30.Сыйфат фигыльлләрдә заман категориясе
- •31.Сыйфат фигыльлләрнең исемләшүе һәм исемгә күчү шартлары
- •32.Рәвеш(Хәл) фигыльлләрең грамматик категорияләре.
- •33. Татар телендә исем фигыль формасы.
- •34. Инфинитив фигыль: исем фигыль белән уртаклыгы һәм аермасы.
- •35. Татар телендә аваз ияртемнәре.
- •36. Хәбәрлек сүзләрнең лексик-грамматик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре.
- •39. Модаль мәгънәле сүз төркемнәреннән кисәкчәләр һәм аларның төркемчәләре.
- •40. Ымлыклар, аларның семантик төркемчәләре.
- •41. Модаль сүзләр, аларның стилистик кулланылышы.
- •42. Татар телендә сүз төркемнәренең үзара мөнәсәбәте.
- •43. Татар теле морфологиясен өйрәнүдә зур хезмәт куйган галимнәр.
33. Татар телендә исем фигыль формасы.
Исем фигыль – эш-хәлнең атамасын, исемен белдерә. Үтәүче заттан аерылган эш-хәрәкәтне атый, шуңа күрә затланышсыз.Кушымчалары –у-, -ү-. Телебездәге фигыль формаларының үзенчәлеклесе. Фигыль буларак төрләнми дисәк тә, исем шикеллле төрләнә. Бу сүз төркеменең сүзлекләрдә бирелү формасы да булып тора.
Бу фигыльдә исем һәм фигыль билгеләре бар.
И С Е М |
Ф И Г Ы Л Ь |
1. эш-хәлнең исмен белдерә 2. килеш һәм тартым белән төрләнә, берлек һәм күплек санда килә (Мин сезнең дәрескә килүегезгә бик шат) 3. беренче чиратта ич яки тәмамлык, шулай ук башка җөмлә кисәкләре дә була ала (тырышып уку – безнең төп бурыч) |
1. эш-хәлне белдерә 2.юнәлеш, дәрәҗә,барлык-юклык категорияләре хас (килгәләү, көлемсерә)
3.исемнәрне ияртә, аларның билгеле бер килештә булуларын таләп итә ( университетка килү, университеттан кайту); синтетик иярчен вакыт җөмләдә – хәбәр ( без килүгә дәрес башланды) |
Исем фигыль килеш һәм тартым белән төрләнә дибез, бу исемләшүгә бәйлеме? Юк, исем ф. исемләшми, чөнки аның үзендә исем билгеләре бар.
Белдерү, уку, язу, бию, тегү, чигү, үлчәү, терәү, төзү, очу, көтү, җиңү, ямау һ.б.(ләкин бау, дәү, дау, яу түгел!!!) сүзләре исемнәрдә дә, исем ф-дә дә очрый. Алар фигыль билгеләрен югалтып, конверсия ысулы белән исемнәргә күчкән сүзләр буларак яшиләр. Кайсысы нинди сүз төркеменә керүен билгеләү җөмлә эчендә карала ( Тугыз катлы йортны төзү биш елга сузылды, Төзү эшләре белән шөгыльләнәбез)
34. Инфинитив фигыль: исем фигыль белән уртаклыгы һәм аермасы.
Бары тик фигыль билгеләре булуы белән аерылып тора. Эш-хәлнең үзен белдерә торган затланышсыз фигыль формасы. Кушымчалары: –ырга-, -ергә-, -арга-, -әргә, -рга-, -ргә-. Алар юклыкта үзгәрә: –ма+ска, -мә+скә.
Бу фигыль шактый каршылыклы фикерләр уята. Әйтик, Н.К.Дмитриев аны киләчәк заман + юнәлеш килеше кушымчасы белән ясалган дип саный, -ыр+га дип аера.
Шактый еллар буе галимнәр инфинитив фигыльләрне исем фигыльләрдән аермыйча карадылар, чөнки алар икесе дә заттан аерылган эш-хәл атамасын белдереп килә. Тик исем фигыльләрдән аермалы буларак, инфинитивта процесс төшенчәсе ачыграк күренә, шуңа да анда бары тик фигыль билгеләре бар.
Бу фигыль грамматик үзенчәлекләре буенча юнәлеш(киенергә), дәрәҗә(киенә башларга), барлык-юклык(барырга-бармаска) формаларына куела ала.
Синтаксик яктан, инфинитив төрле җөмлә кисәкләре була алуы белән аерылып тора. Беренчедән, хәбәрлек сүзләр белән бергә хәбәр составында килә (дәрескә барырга кирәк), икенчедән, үзе генә җөмлә ахырында категорик эш кушу, боеру мәгънәсендә хәбәр (иртәгә дәрескә килергә), өченчедән, җөмдә эчендә исемне ачыклап килгәндә аергыч була ала ( аның бүген дәрестә язып утырырга бер дә теләге юк иде), дүртенчедән, фигыльгә ияреп тәмамлык була ала (мәктәптә балаларны матур язарга өйрәтәләр).
35. Татар телендә аваз ияртемнәре.
Мәгънәсе, морфологик һәм синтаксик үзенчәлекләре, сүз ясалышына мөнәсәбәте буенча мөстәкыйль сүз төркемнәре дип атала.
Ава ияртемнәре арасында тормыштагы төрле әйберләргә охшатып ясалган түбәндәге сүзләр бар:
1)предмет хәрәкәте тавышына (гөрс-гөрс, дөп-дөп)
2)кеше хәрәкәте тавышына (мышык-мышык)
3) хайван һәм кош-кортлар тавышына (һау-һау, кикрикүк)
4) техника тавышына ( тыр-тыр, зыр-зыр)
5) табигать күренешләре тавышларына (выжж-выжж, челтер-челтер)
Беренчедән, аваз ияртемнәре лексик эчтәлекле булуы белән аерылып тора
2. Алар төрләнми, ләкин бездә төрләнми торган башка сүз төркемнәре дә бар.
3. Синтаксик яктан алар җөмлә кисәкләре, төрле сүз төркемнәре белән бәйләнешкә керәләр (дзрестә кемдер чыш-пыш сөйләшә, челтер чишмәләр ага)
4.Аваз ияртемнәре белән кушымчалар һәм ярдәмче фигыльләр белән сүзләр ясала (гөрләвек, ду килә, гөж итә, кәк-күк, тукран, бытбылдык, мияу, бака)
5. Төркемчәләре бар:
А)тавыш тасвирлары, аларны ишетеп була һәм алар күбрәк (дөп-дөп, шап-шоп)
Б)образ тасвирлары, аларны күреп була һәм алар азрак ( ялтыр-йолтыр)
