- •1.Грамматика, аның бүлекләре. Аларның өйрәнү предметлары. Грамматик мәгънә, грамматик форма, грамматик категория.
- •Татар телендә сүз төркемнәрен өйрәнү тарихы.
- •Хәзерге татар әдәби телендә сүз төркемнәре мәсьәләсе. Сүзләрне төркемләү принциплары.
- •4. Исемнәргә тулы характеристика.
- •5. Сан категориясенең грамматик үзенчәлекләре.
- •6. Татар телендә килеш системасы.
- •7. Исемнән башка сүз төркемнәренең килеш һәм тартым белән төрләнүе.
- •8. Тартым категориясенең лексик-гамматик үзенчәлекләре.
- •10. Сыйфатларга характеристика бирү. Сыйфат дәрәҗәләре.
- •11.Сыйфатланың семантик (мәгънә) төркемчәләре.
- •9. Татар телендә исемләшүнең ( субстантивизация) төп шартлары.
- •12. Рәвешләргә тулы характеристика бирү.
- •13.Рәвешләрнең төркемчәләре.
- •14.Саннарга тулы характеристика бирү.
- •15.Сан төркемчәләре.
- •16.Алмашлыкларның грамматик төркемчәләре.
- •17) Фигыльләргә тулы характеристика бирү.
- •18)Фигыльләрнең лексик-грамматик һәм грамматик категорияләре
- •19) Юнәлеш категориясе
- •20)Дәрәжә категориясе.
- •21. Барлык – юклык категориясе
- •22. Заман категориясе
- •24. Төркемчә категориясе
- •25. Хикәя фигыльләрнең грамматик үзенчәлекләре.
- •26. Боерык фигыльләрнең лексик-грамматик үзенчәлекләре.
- •27. Шарт фигыльләрнең грамматик үзенчәлекләре.
- •28. Теләк/ният фигыльләрнең грамматик формалары һәм үзенчәлекләре.
- •29.Татар телендә ярдәмче фигыльлләр.
- •30.Сыйфат фигыльлләрдә заман категориясе
- •31.Сыйфат фигыльлләрнең исемләшүе һәм исемгә күчү шартлары
- •32.Рәвеш(Хәл) фигыльлләрең грамматик категорияләре.
- •33. Татар телендә исем фигыль формасы.
- •34. Инфинитив фигыль: исем фигыль белән уртаклыгы һәм аермасы.
- •35. Татар телендә аваз ияртемнәре.
- •36. Хәбәрлек сүзләрнең лексик-грамматик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре.
- •39. Модаль мәгънәле сүз төркемнәреннән кисәкчәләр һәм аларның төркемчәләре.
- •40. Ымлыклар, аларның семантик төркемчәләре.
- •41. Модаль сүзләр, аларның стилистик кулланылышы.
- •42. Татар телендә сүз төркемнәренең үзара мөнәсәбәте.
- •43. Татар теле морфологиясен өйрәнүдә зур хезмәт куйган галимнәр.
26. Боерык фигыльләрнең лексик-грамматик үзенчәлекләре.
Бу фигыль бн белдерелгән эш-хәл боеруны, өндәүне, үтенүне, киңәш итүне күрсәтә, ягъни анда сөйләүченең үз эшенә мөнәсәбәте күренә. Гадәттә, эш икенче затка боерыла, кушыла. Үтенү, өндәү дә икенче затларга мөрәҗәгать иткәндә куллланыла. Шунлыктан 2 нче зат берлек сан фигыльнең төп фомасы булып санала.
Боерык фигыльләрнең 2нче зат берлек һәм күплек саннары белән боеру, өндәү, үтенү, киңәш итүне белдереп була: Сөйлә, әнкәй, юат, чит илләрдән сиңа кайткан тиле улыңны. (Һ. Такташ)
Бу фигыльләрнең 3нче заты да бар. Алар берлек санда –сын, -сен, күплек санда –сын(нар), -сен(нәр) кушымчалары бн формалаша, сөйләүче 2нче зат аша 3нче затка эш куша, боера. Шуңа күрә боеру мәгънәсе 2нче затныкына караганда йомшаграк, зәгыйфьрәк була һәм эш үтәлмичә дә калырга мөмкин: Таптасыннар, хурласыннар, тик җаным хурланмасын.
Боерык фигыльнең 2нче зат берлек сан формасы кушымчасыз – нуль форма. Ул татар телендәге фигыльләрнең башлангыч (нигез) формасына да туры килә, ләкин бу тышкы охшашлык кына. Фигыльләрнең төзелешен тикшергәндә, бигрәк тә аның нигезен билгеләгәндә, бу истә тотылырга тиеш: эш-лә-гән-нәр сүзендә нигез эшлә – боерык фигыль дип әйтергә ярамый; биредә исемнән фигыль ясалган һшм ясалма нигезле сүз дип әйтү дөрес булыр.
Зат-сан бн төрләнүдән тыш, юнәлеш, дәрәҗә, барлык-юклыкта килә алу боерык фигыльләрнең грамматик үзенчәлекләреннән санала: юын (кайтым юнәлеше), сөйли башла (башлану дәрәҗәсе), бар-барма (б.-ю.форм.)
Татар телендә боеру мәгънәсен башка фигыль формалары да белдерә ала:
Инфинитив фигыльләр катгый боеру, эш кушуны белдерә: Җыелышка барыгызга да килергә;
Интонация+хәзерге заман хикәя фигыль: Бүген өмә була, барыбыз да катнашабыз.
–асы, -әсе; -ыйсы, -исе + бул(ма) : Укырга барырга соңга каласы булма!
27. Шарт фигыльләрнең грамматик үзенчәлекләре.
Шарт фигыльләр икенче бер эшнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булып тора. Аның махсус кушымчалары –са, -сә. Татар т-дә шарт фиг-р үзләре генә җөмләне тәмамлап куя алмый. Зат-сан бн төрләнгәндә, алар 2 вариант кушымч-н кабул итә: барсам, барсаң, барса;
Шарт фиг-р иярчен шарт җөмл-ң хәбәре яисә шарт хәле була: Илең турында уйласаң, гомерең озын була.
Шарт фиг-гә дә юнәлеш, дәрәҗә, барлык-юклык категорияләре хас: юынсам.
Бу фиг-нең заманы юк, ләкин эшнең эшләнүенә куелган шарт, икенче төрле әйткәндә шарт фиг.башка фиг-нең заманына бәйле рәвештә аңа үз мөнәсәбәтен белдерергә мөмкин: Эштән вакытында кайтсам, эшләрмен.
Татар т-дә шарт мәгънәсендә башка фигыль форм-ры да кулланыла ала:
Хәзерге заман хикәя фигыль + икән сүзе: укый икән, белә.
3нче зат боерык фиг-р янында әле кисәкчәсе килгәндә дә шарт мәгънәсе белдерелә: Җәй җитсен (әле), без дә урманга барырбыз.
Шарт фиг-р вакытка бәйле эш мәгънәсен дә белдереп килә ала: Көз җитте исә, укучылар һәм студентлар укый башлый. Бу фиг-р еш кына да, дә; та, тә кисәкчәләре бн кулланыла, шуңа күрә төп фиг.бн белдерелгән эш шарт фиг-дән аңлашылган эшнең киресе булып чыга һәм шуңа да аларны кире шарт фигыль дип атыйлар: Укыса да белми. Әгәр шарт фигыль үзе генә кулланылса, үз мәгънәсен югалтып, модаль мәгънәләрне белдереп килә: Дәресләр иртәрәк башланган булса...Бу фиг-р шартка бәйле теләк мәгънәсен дә белдерергә мөмкин. Андый җөмләләрдә төп эшне –ыр,-ер, -р+идеформасы күрсәтә: Иртәрәк торсак, поездга өлгерер идек.
Шулай итеп, төркемчәгә керә торган затланышлы шарт фигыль шактый үзенчәлекле мәгънәләргә ия булулары бн аерылып тора, телеб-дә алар башка фиг.формалары бн дә белдерелә.
