- •1.Грамматика, аның бүлекләре. Аларның өйрәнү предметлары. Грамматик мәгънә, грамматик форма, грамматик категория.
- •Татар телендә сүз төркемнәрен өйрәнү тарихы.
- •Хәзерге татар әдәби телендә сүз төркемнәре мәсьәләсе. Сүзләрне төркемләү принциплары.
- •4. Исемнәргә тулы характеристика.
- •5. Сан категориясенең грамматик үзенчәлекләре.
- •6. Татар телендә килеш системасы.
- •7. Исемнән башка сүз төркемнәренең килеш һәм тартым белән төрләнүе.
- •8. Тартым категориясенең лексик-гамматик үзенчәлекләре.
- •10. Сыйфатларга характеристика бирү. Сыйфат дәрәҗәләре.
- •11.Сыйфатланың семантик (мәгънә) төркемчәләре.
- •9. Татар телендә исемләшүнең ( субстантивизация) төп шартлары.
- •12. Рәвешләргә тулы характеристика бирү.
- •13.Рәвешләрнең төркемчәләре.
- •14.Саннарга тулы характеристика бирү.
- •15.Сан төркемчәләре.
- •16.Алмашлыкларның грамматик төркемчәләре.
- •17) Фигыльләргә тулы характеристика бирү.
- •18)Фигыльләрнең лексик-грамматик һәм грамматик категорияләре
- •19) Юнәлеш категориясе
- •20)Дәрәжә категориясе.
- •21. Барлык – юклык категориясе
- •22. Заман категориясе
- •24. Төркемчә категориясе
- •25. Хикәя фигыльләрнең грамматик үзенчәлекләре.
- •26. Боерык фигыльләрнең лексик-грамматик үзенчәлекләре.
- •27. Шарт фигыльләрнең грамматик үзенчәлекләре.
- •28. Теләк/ният фигыльләрнең грамматик формалары һәм үзенчәлекләре.
- •29.Татар телендә ярдәмче фигыльлләр.
- •30.Сыйфат фигыльлләрдә заман категориясе
- •31.Сыйфат фигыльлләрнең исемләшүе һәм исемгә күчү шартлары
- •32.Рәвеш(Хәл) фигыльлләрең грамматик категорияләре.
- •33. Татар телендә исем фигыль формасы.
- •34. Инфинитив фигыль: исем фигыль белән уртаклыгы һәм аермасы.
- •35. Татар телендә аваз ияртемнәре.
- •36. Хәбәрлек сүзләрнең лексик-грамматик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре.
- •39. Модаль мәгънәле сүз төркемнәреннән кисәкчәләр һәм аларның төркемчәләре.
- •40. Ымлыклар, аларның семантик төркемчәләре.
- •41. Модаль сүзләр, аларның стилистик кулланылышы.
- •42. Татар телендә сүз төркемнәренең үзара мөнәсәбәте.
- •43. Татар теле морфологиясен өйрәнүдә зур хезмәт куйган галимнәр.
36. Хәбәрлек сүзләрнең лексик-грамматик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләре.
Алар мөстәкыйль һәм модаль мәгънәле сүз төркемнәре арасында тора.
1. Бу сүзләрнең һәрберсенең үзенә генә хас булган лексик эчтәлеге бар. Алар сөйләмгә кирәклек, мөмкинлек, тиешлек мәгънәләрен өсти, нәрсәнең дә булса барлыгы яки юклыгы турында хәбәр итә. Бу сүзләр сан ягыннан әллә ни күп түгел. Аларга мөмкин, кирәк, тиеш, ярый, ярамый, бар,юк сүзләре керә.
2. Хәбәрлек сүзләрнең кайберләре морфологик яктан төрле формаларда килә ала: барлык-юклыкта, заманнарда, шарт фигыль формасында. Кайбер х.с-ләр килеш һәм тартым формаларында да кулланылырга мөмкин (Юкны сөйләмәскә кирәк. Кирәген-кирәкмәсен белмим). Шуңа бәйле рәвештә х.с-ләр хәбәр (Тормышта һәркемнең үз әкияте бар) яки башка җөмлә кисәкләре булып килә ала (Кирәк (ия) тирәкне ега, ләкин “кирәк”кә (тәмамлык) дә чик кирәк).
3.Исемнәр һәм сыйфатлар ясауда катнаша (кирәкле,кирәксез эш)
Модаль сүз төркемнәре белән уртаклыгы:
1. Чынбарлыкка мөнәсәбәтне белдерә
2. Аларның һәрберсе модаль мәгънәле сүз төркемнәре кебек ярдәмче функцияне үти.
37. Бәйләгеч сүз төркемнәреннән бәйлек һәм бәйлек сүзләр. Семантик яктан бәйлекләр грамматик мәгънә белдерәләр: алар телдә сүзләр арасындагы бергәлек, корал, чагыштыру, сәбәп, максат, вак, урын, һб мөнәсәбәтләрне оештыруда катнашалар. Бәйлек ул – күп мәгънәле ярдәмлек сүз төркеме.
Морфологик яктан бәйлекләр төрләнмиләр, аалрга сүз ясагыч кушымчалар да, форма ясагычлар да ялганмый.
Синтаксик яктан, бәйлекләр үзләре белән кулланылган сүзгә карата асылда ияртүче кисәк кисәк булалар, һәм алар килешләр белән башкаралар, ягъни үзе иярткән сүзнең билгеле бер килештә торуын таләп итәләр: язга чаклы, төштән соң. шул ук вакытта, бәйлек белән исемнән яки башка сүздән торган бу тезмә үзе сөйләмдә башка сүз белән мөнәсәбәткә керә, ягъни аңа иярә, аны ачыклый, бәйлекнең грамматик мәгънәсе дә шул рәвешле формалаша: язга чаклы (эшләү), төштән соң (ял итү). Бәйлекләр үзләре иярткән сүз белән берлектә җөмлә кисәге булып киләләр.
Бәйлекләр сөйләмдә күбрәк исемнән, алмашлыктан һәм исемләшкән башка сүз төркеменнән соң киләләр һәм ул сүзнең билгеле бер килештә торуын таләп итәләр. Нинди килешне таләп итүенә карап, бәйлекләр өч төркемгә бүленә:
баш һәм иялек килешен таләп итүче бәйлекләр: белән, өчен, күк, кебек, сыман, шикелле, чаклы, хәтле, кадәр, аркылы, аша, буе, буенча, буйлап, саен, сәбәпле һ.б.
юнәлеш килешен таләп итүче бәйлекләр: кадәр, чаклы, хәтле, күрә, каршы, башлап, алып, таба, караганда, карамастан.
Чыгыш килешен таләп итүче бәйлекләр: соң, башка, бүтән, бирле, тыш, элек.
Килеп чыгышы буенча бәйлекләр ике төрле була:
Саф бәйлекләр – тамыр: белән, сыман, өчен, саен һб
Килеп чыгышы буенча аерым сүз төркемнәренә бәйле бәйлекләр: сәбәпле, аркылы, чаклы – сыйфаттан, соң,элек – рәвештән; караганда, карамастан- фигыльдән бирлыкка килгәннәр.
Телебездә,бәйлекләрдән башка, бәйлек хезмәтен үтәп, урын-ара мәгънәсендә йөри торган ярдәмче исемнәр дә бар. Аларны бәйлек сүләр дип йөртәләр: ас, өс, ян, тирә, буй, ара, тараф, урта, чит, кырый һб. Җу сүзләр бәйлек сүз буларак та, мөстәкыйль үз мәгънәсендә дә кулланылырга мөмкин. гадәттә, мондый бәйлек сүзләр, исемнәргә ияреп, урын-ара яки вакыт мәгънәсен формалаштыралар. Бу сүзләр 3 зат тартым һәм ешрак урын-ара килешләре кушымчалары белән кулланыла: Урман буенда көтү йөри. Анализ тәртибе:
1. сүз төркеме билегләнә; 2. Бәйлекләлрнең үзләреннән алда килгән сүздән кайсы килешне таләп итүләре, иярүче сүз белән ияртүче сүз арасында нинди мәгънә мөнәсәбәте урнаштырулары буенча төре; 3. Бәйлек сүз булса, тартым һәм клеш формасы күрсәтелә. 4. Кайсы җөмлә киләге составына керүе билгеләнә. Мәсәлән: (үзе) кебек (борынгы) – башк килешне таләп итүче бәйлек, охшату-чагыштыру мәгънәсе, рәвеш хәле сотавында килгән.
38. Теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр. Җөмләдәге тиңдәш кисәкләрне яки кушма җөмлә составындагы гади җөмләләрне бер-берсенә теркәү, бәйләү өчен хезмәт итә торган ярдәмлекләр теркәгеч дип атала. Аларның лексик мәгънәсе юк, морфологик яктан төрләнмиләр, аларның синтаксик функцияләре дә юк – җөмлә кисәкләрен формалаштырмыйлар.
Шактый теркәгечләр алынма сүзләр булып санала: һәм – фарсы, вә, бәлки, яки, чөнки, ки – гарәп, ә, тик – рус теленнән кергәннәр.
Грамматик мәгънәләре буенча һәм сүзләр белән җөмләләр арасында нинди бәйләнеш булдыруга карап, теркәгечләр икегә – тезүче һәм ияртүчегә бүленә.
Тезүче теркәгечләр тиңдәш кисәкләр һәм тезмә җөмләләрдәге гади җөмләләрне бәйли. Алар бертигез хокуклы сүзләр һәм җөмләләр арасында тезүле бәйләнеш булдыралар.
Җыючы т-чләр (һәм, вә, да, дә, та, тә һб) чынбарлыктагы предмет, күренеш, һәм процесслар арасындагы бер-бер артлы тезелеп килгән мөнәсәбәтләрне белдерәләр. Алар кулланылмаганда, җөмләнең эчтәлегенә зыян килми.
Бүлүсе т-гечләр (я, яки, яисә, ни...ни, я...я, әле...әле) күренеш-процессларның чиратлашып килүен яки аларның кайсы да булса берсенең генә тормышка ашу мөмкинлеген белдерәләр. Сөйләмдә аларны төшереп калдырып булмый.
Каршы куючы т-гечләр (ә, ләкин, тик, фәкать, әмма һб) чынбарлыктагы күренеш. Предмет, процесслар арасындагы каршылыклы мөнәсәбәтне белдерәләр.
Ияртүче теркәгечләр (әгәр, гүя, ки, гүяки, чөнки, юкса, гәрчә, югыйсә) җөмләләр арасында ияртүле бәйләнеш булдыра. Бу теркәгечләр аналитик иярчен җөмләне баш җөмләгә ияртә һәм алар арасында төрле мәгънә мөнәсәбәтләре урнаштыра.
Төзелешләре буенча теркәгечләр гади (һәм, тик, ә, ләкин, гүя), кушма (юкса, югыййсә, яисә) һәм кабатлаулы (ни...ни, я...я, әле...әле) була
Телебездә теркәгеч хезмәтен үти торган теркәгеч сүзләр дә бар. Теркәгечләрдән аермалы буларак, алар, нинди җөмлә кисәге булып килсә, кушма җөмлә составындагы иярчен җөмләнең шундый төрен барлыкка китерә.
Теркәгеч сүзләрнең килеп чыгышы төрле сүз төркемнәре белән бәйле. Мәсәлән: әйтерсең, җитмәсә – фигыльдән, шунлыктан, шуңа (күрә), шуның (өчен), шулай (да), нәрсә..шул, кем...шул, кайда...шунда, кемнең...шуның күрсәтү һәм сорау алмашлыкларынннан килеп чыкканнар. Мисаллардан күренгәнчә, теркәгеч сүзләр парлы һәм ялгызак булалар. Теркәгеч ролендә бер сүзе, әле, әллә кисәкчәләре дә кулланыла.
Анализ тәртибе: 1. Сүз төркеме билгеләнә; 2. Теркәгечнең төркеме һәм төркемчәләре күрсәтелә; 3. Теркәгеч сүзнең формалары билгеләнә; 4. Җөмләдә ни өчен кулланылуы әйтелә. Мәсәлән: Ләкин – теркәгеч, тезүченең каршы куючысы, тезмә кушма җөмләдәге аерым җөмләләрне бәйли.
