Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Morfologia-_1175_avaplar.docx
Скачиваний:
3
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
92 Кб
Скачать
☆

39. Модаль мәгънәле сүз төркемнәреннән кисәкчәләр һәм аларның төркемчәләре.

Сүз һәм җөмләләргә аерым мәгънә төсмерләре өсти торган сүзләр кисәкчәләр дип атала. Алар төрләнми һәм башка сүз төркемнәре белән синтаксик бәйләнешкә керми, шуңа җөмлә кисәге дә булмый. Сөйләүче алар ярдәмендә чынбарлыкка төрле мөнәсәбәтен белдерә: чикли, төгәллек өсти, сорый, раслый, инкарь итә һб.

Кайбер кичәкчәләр үзләре алдыннан килгән сүзгә фонетик яктан буйсынып килә: мин егнә, ул гына.

Сингармонизм законы нигезендә кайбер кисәкчәләр кушылып (барамы, килсәнә, барчы), ә кайберләре мәгънә төсмерен үзгәртә торган сүз алдыннан (иң, әллә, дөм, җете, үтә) яки ахырдан (гына,генә, кына, кенә) аерым языла.

Кисәкчә кушымча түгел. Билгеле булганча, кушымчалар аерым сүз төркеменә беркетелгән була, мәсәлән, исемнәрнедә – килеш, фигыльләрдә зат-сан кушымчалары һ.б. Ә кисәкчәләр төрле сүз төркеме янында кулланылырга мөмкин: улмы, синме, киләсеңме, кирәкме...

Мәгънәләре буенча төркемчәләре:

  1. раслаучы: бит, ич, ләбаса;

  2. инкарь итүче: түгел, һич,

  3. чикләүче: гына,генә,кына,кенә,

  4. көчәйтүче: иң, дөм, җете, үтә, кып-, ямь, зәп-, кап-, сап-,

  5. билгесезлек: әллә, -дыр, -дер, -тыр. –тер

  6. сорау: -мы, -ме, -мыни, -мени

  7. үтенү: -чы, -че, -сана, -сәнә, инде, әле

  8. аныклаучы: нәкъ, тап

  9. урын-ара һәм вакыт мәгънәсен көчәйтүче кисәкчәләр: ук, үк.

40. Ымлыклар, аларның семантик төркемчәләре.

Кешенең хис-тойгыларын. Киерешләрен, ихтыярын белдергән сүзләр ымлык дип атал. Бу сүзләр шатлану, гаҗәпләнү, кайгыру, ачулану, курку, мыскыллау, уйлану һб хисләрне белдереп килә.

Телебездә ымлыклар белән беррәттән, төрле хисләрне атап белдергән сүзләр дә бар. Мәсәлән: шатлану, гаҗәпләнү, нәфрәтләнү, мыскыллау, кайгыру, уыфтану һб. Алар ымлыклардан бик нык аерыла, чөнки фигыль буларак,хис-кичерешләрне атап белдерә, төрләнә һәм җөмлә кисәге була ала, ә ымлыклар – хис-кичереш, тойгының эмоциональ сигналлары.

Ымлыклар төрләнмиләр һәм җөмлә кисәге дә була алмыйлар. Алар җөмләгә, аерым хис-кичерешләрне белдереп, төрле төсмерләр өстиләр. Ымлыкларның кайберләреннән фигыльләр дә ясалырга мөмкин: ухылдау, ахылдау.

Бу сүз төркеме кул хәрәкәте, мимка, интонация катнашында әйтелә. Мәгънәләре буенча алар ике төркемгә бүленә.

  1. Эмоциональ ымлыклар сөйләүченең хис-тойгыларын, кичерешләрен, башка бер кешенең сөйләменә яки эш-хәрәкәтенә карата хисси мөнәсәбәтен белдерә: Их, кичә генә февраль иде.

  2. Императив ымлыклар боеру, тыю, чакыру, эндәшү, таләп итүне белдерә. Бу сүзләр арасында кош-кортны, хайваннарны чакыру, аларга эндәшү, куу, тынычландыру яки туктату өчен әйтелгән сүзләр бар.: Әйдәле, акбай, өйрән син, арт аягың белән тор.

Эмоциональ һәм императив ымлыклардан кала, тагын әдәплелек сүзләре, ихтирам йөзеннән, рәхмәт белдергәндә, исәнләшкәндә-хушлашканда әйтелә торган сүзләр дә шушы сүз туркеме эчендә карала: рәхмәт, исенме (-сез), зинһар өчен, рәхим ит, гафу ит, бәхил бул...

Башка сүз төркеменә кергән сүзләр дә ымлык буларак кулланылырга мөмкин: пәрәмәч, әтәч, каравыл, әнекәем, пычагым, аллага шөкер, менә сиңа, йөзе кара булсын, кит аннан, Аллам сакласын.

Анализ тәртибе: 1. Ымлыкның төзелеше. 2. Мәгънә буенча төре. мәсәлән: и – хис-тойгыны белдрегән ымлык, кимсетү-иронияне белдерә.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]