Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Morfologia-_1175_avaplar.docx
Скачиваний:
3
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
92 Кб
Скачать
☆

24. Төркемчә категориясе

Бу категория мәгънәсе буенча сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен . Төркемчә бары затланышлы фигыльләргә хас. Төркемчәгә керә торган затланышлы фигыльләрнең түбәндәге мәгънәләре бар:

а) хикәя фигыль чынбарлыкта үтәлә яки үтәлми торган эш-хәлне белдерә. Шунлыктан аның заман категориясе бар һәм формалары гаять күп төрле: бара, барды, барган, бара иде, барган иде, бара торган иде, барачак, барыр, барачак иде.

ә) боерык фигыль эш кушуны, боеруны, өндәүне, киңәш итүне белдерә: бар, барыгыз.

б) шарт фигыль икенче бер фигыль белән белдерелгән эшнең үтәлүенә шарт булып килә: укыса, белә.

в) теләк / ният фигыль эш-хәлнең үтәлүенә сөйләүченең теләген (ниятен) белдерә: сөйлим (әле), бармакчы.

Төркемчә фигыльләрнең берсен икенчесеннән аера торган үзенчәлекле форма. Андыйларга хикәя фигыльләрдә заман, боерык фигыльләрдә зат-сан, шарт фигыльләрдә –са, -сә, теләк-ният фигыльләрдә –макчы, -мәкче, -ыр иде, -ер иде, -р иде; -са иде, -сә иде, -макчы иде, -мәкче иде, -ыйм (әле), -им (әле) һ.б. формалар керә.

25. Хикәя фигыльләрнең грамматик үзенчәлекләре.

Бу фиг-р чынбарлыкта үтәлә яки үтәлми торган эш-хәлне белдерә: Бүген кар ява. Хик.фиг-р төркемчәгә керә һәм башка затланышлы фиг-дән заманнары булу бн аерылып тора. Шул ук вакытта заман куш-ры аларның төркемчә күрсәткече булып та санала.

Заман катег-се эш яки хәлнең сөйләм вакытына мөнәсәбәтен белдерә. Бу мөнәсәбәт 3 төрле булырга мөмкин: эш сөйләп торган вакытта башкарыла (хәзерге заман); эш-хәл сөйләм вакытына кадәр үтәлә (үткән заман) һәм сөйләм вакытыннан соңрак үтәлә (киләчәк заман). Ш.ч., хик.фиг-дә 3 заман билгеләнә.

Хәзерге заман хикәя фигыль.

Сөйләм вакытына туры килә торган эш яки хәлне белдерә (-а, -ә; -ый, -и). Алар хәл фиг-нең кабатлаулы яки икенче формасына нигезләнеп ясалган (бара, бара-бара). Бу фиг-р зат-сан куш-ның беренче вариантын кабул итә: барам (барамын). Стилистик максаттан чыгып, телеб-ге хик.фиг-ң башка мәгънәләре дә очрый. Ала даими яки кабатлана торган эш-хәлне белдерә ала: Төньяктан салкын җил исә. Хәз.з.хик.фиг.эш-хәлнең булачагы турында ышанып әйткәндә, сөйләм вакытыннан соңрак ягъни киләчәктәбулачак эшне дә белдереп килә: 2007нче елда язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Г.Ибраһимовның тууына 120 ел тула.

Үткән заман хикәя фигыль.

Бу заман сөйләм вакытына кадәр үтәлгән (яки үтәлмәгән) эш-хәлне белдереп килә. Үт.з.хик.фиг. сыйфат фиг-гә нигезләнеп ясала. 2 формасы бар:

1.)Синтетик формалар 2 төрле кушымча бн белдерелә:

а.)билгеле үт.з. –ды,-де; -ты,-те куш-ры. Мондый фиг-дә эшнең тәмамлану яки кабатланмау төсмере дә сиземләнә: Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы.

Бу заман формасы, стилистик макс-н чыгып, кабатлана торган, дәвамлы эш мәгънәсендә дә килә ала: Аннан бирле күпме сулар акты. Билгеле үт.з.зат-сан куш-ның икенче вариантын кабул итә: бардым, бардың.

ә.)билгесез (нәтиҗәле) үт.з.хик.-ган, -гән; -кан, -кән куш-ры бн кулланыла. Гадәттә мондый фиг-р сөйләм вакытыннан элегрәк үтәлгән (яки үтәлмәгән) эшне белдерә. Сөйләүче үзе күрмәгән, бәлки ишетеп кенә белгән вакыйга турында хәбәр иткәндә, шулай ук тарихи вакыйгалар турында яки әкиятләр сөйләгәндә дә, еш кына шушы форма кулланыла: борын-борын заманда яшәгән ди, булган ди бер егет.

Билгесез үткән заман фиг.үткән заман сыйфат фиг-гә нигезләнеп ясала, зат-сан куш-ның беренче вариантын кабул итә: барганмын.

2.)Аналитик үткән заман хик.фиг-р иде ярдәмче фигыле бн кулланыла:

а.)тәмамланмаган ут.з.хик.фиг. –а, -ә; -ый, -и кушымчалы хәл фигыль +иде ярд.фигыле бн ясала. Мондый фиг-р сөйләм вакытына кадәр булган дәвамлы, кабатлаулы эш-хәлне белдерә: Урман буйлап бер черки очып бара иде.

ә.)тәмамланган үт.з.хик.фиг. –ган, -гән; -кан, -кән кушымчалы үтк.з.сыйфат фиг. +иде ярд.фигыле бн ясала. Аның төп мәгънәсе – икенче бер үтк.заманнан да элегрәк булган эш-хәлне белдерү. Бу заман өчен эшнең тәмамланганлык төсмере хас: Без университетка килгәндә, дәрес башланган иде.

б.)кабатлаулы ут.з.хик.фиг.хәзерге заман сыйфат фиг-ң аналитик формасы һәм иде ярд.фиг.бн формалаша. Бу заман үткәндә булган кабатлаулы эш-хәлне белдерә: Яшь чакта ул печән чабарга йөри торган иде.

Аналитик үтк.заман хик.фиг-рзат-сан куш-ның икенче вариантын кабул итә, гадәттә, андый формаларның иде ярд.фиг.төрләнә: кайта торган идем.

Киләчәк заман хикәя фигыль.

Бу фиг-р сөйләм вакытыннан соң булачак эш-хәлне белдереп килә. 3 формасы кулланыла:

а.) билгеле кил.з.хик.фиг.-ачак, -әчәк; -ячак, -ячәк кушымчалы сыйфат фиг-гә нигезләнеп ясала. Бу форма сөйләм вакытыннан соң һичшиксез үтәләчәк эш-хәлне белдерә: Иртәгә әти кайтачак.

ә.) билгесез киләчәк заман хик.фиг. –ыр, -ер, -р кушымчалы сыйфат фиг-гә нигезләнеп ясала: барыр (кеше). Бу фиг-р эш-хәлне билгесезлек төсмере бн белдерә. Шулай ук алар һичшиксез булачак эшне дә белдереп килә: Яз елмаер тиздән. Куллану ешлыгы буенча караганда, сөйләмебездә билгесез киләчәк заман хик.фиг-р ешрак очрый.

б.) киләчәк-үткән заман хик.фиг-дә сөйләм вакытыннан соң булачак эш үткәнгә каратыла. Үткән заман төсмерен иде ярдәмче фигыле өсти: Алар печәнне бергәләп чабачак иде.

Шулай итеп, хикәяләү төркемчәсенә керә торган фиг-р чынбарлыкта үтәлә яки үтәлми торган эш-хәлне белдерә. Шунлыктан аларда гына заман категориясе бар һәм алар шулай күп төрле була. Бу төркемчәгә кергән фиг-р белдергән эш-хәлнең үтәлүе заманга ягъни билгеле бер вакытка бәйле.

Заман формаларының күпчелеге сыйфат фиг-гә нигезләнеп ясала, бары хәзерге заман хик.фиг-р генә хәл фиг-гә нигезләнә. Шуңа күрә хик.фиг-р алардан соңрак формалашкан дияргә мөмкин.

Мәктәп программасы буенча укучылар үткән һәм киләчәк заманнарның синтетик формаларын өйрәнәләр.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]