Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Morfologia-_1175_avaplar.docx
Скачиваний:
3
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
92 Кб
Скачать
☆

31.Сыйфат фигыльлләрнең исемләшүе һәм исемгә күчү шартлары

Хәзерге заман сыйфат фигыльлләрнең –учы,-үче формасы затка бәйле эшне билге итеп белдерә.Шуңа күрә ул исемләшә,хәтта кайберләре исемнәргә күчә дә ала.Теге яки бу сүзнең исемгә күчүен исемләшүдән дөрес итеп аеру өчен,аларны җөмлә эчендә карарга кирәк.

сыйфат фигыльләрнең аналитик формасы сирәк кенә исемләшә,исемнәргә күчми.Бу фигыль формасы хикәя фигыльлләрнең кабатлаулы үткән заманына нигез булып тора:Шәрифҗан аларга еш килә торган иде.

Үткән заман сыйфат фигыльләр арасында сирәк кенә булса да исемнәргә күчкән сүзләр дә очрый:Мәсәлән: туган сүзе сыйфат фигыльдән фигыль билгеләрен галтып,башта сыйфатка, аннары исемгә күчкән дип карала:туган(тел),туган(ым)кайткан.

Киләчәк заман сыйфат фигыльдә исемләшү һәм исем фигыль мәгънәсендә кулланылуы очрамый.

32.Рәвеш(Хәл) фигыльлләрең грамматик категорияләре.

Рәвеш фигыль дә затланышсыз фигыль формасы.Ул да сыйфат фигыльләр кебек ике сүз төркеме-рәвеш һәм фигыль билгеләрееә ия булып тора.Җөмәдә төп фигыль бн янәшә килеп, аны эшләнү рәвеше (Укучы басып җавап бирә) яки вакыты ягыннан(Эш беткәч,уйнарга ярый) ачыклый, я булмаса затның(предметның)өстәмә эшен(Әни,эшләрен бетереп,газета-журналлар укырга тотынды)белдерә торган фигыль формасы хәл фигыль дип атала.

Рәвеш фигыльләрдәге фигыльбилгеләре түбәндәгеләр:

1.Мәгьнәсе буенча өстәмә эшне белдерә,анда процесс төшенчәсе саклана:укый-укый эшли.

2.Морфологик яктан барлык-юклык(укып-укымыйча),юнәлеш(киенегәч),дәрәҗә(көлемсерәп) категорияләре хас.

3.Синтаксик яктан рәвеш фигыль үзенә ияреп килгән исемнең билгеле бер илештш булуын таләп итә:тәптән кайткач,шәһәргә баганчы.

Рәвеш фигыльләрдә рәвеш билгеләреннән түбәндәгеләрне күрсәтергә мөмкин:

1.Мәгънәсе буенча икенче бер фигыльне эшләнү рәвеше(утырып сөйләү)ачыклый.

2.Морфологик яктан рәвеш фигыль рәвеш кебек төләнми,кайвакыт чагыштыру яки артыклык дәәҗәсе формаларында кулланыла:тырышыбрак уку,бик тырышып уку.

3.Синтаксик яктан рәвешләр кебек, фигыльләрне ачыклап, төрле хәлләр булып килә, шулай ук иярчен җөмләнең хәбәре дә була:Кояш чыгып,көн җылынгач,без малайлар бн Кондызлы күлгә юнәлдек.

Татар телендә хәл фигыльләрең 4 формасы кулланыла.

Беренче төр хәл фигыльләр –ып, -еп, -п кушымчалары бн формалаша:барып,килеп.

Икенче төре:-а,-ә,-ый,-и формаларының кабатлануы бн ясала:сөйли-сөйли(килү).

Өченче төр:-гач,-гәч,-кач,-кәч

Дүртенче төре:-ганчы,-гәнче,-кәнчекушымчалары бн ясала.Алар синтаксик яктан хәлләр,иярчен җөмләдә хәбәр булалар.

Өченче төр рәвеш фигыльләр төп эштән алдарак үтәлгән эшне белдерә:Укыгач аңладым.Бу фигыльләрдән соң кулланылган да,дә;та,тә кисәкчәләе вакыт мәгънәсен көчәөтә төшә:Укыгач та аңладым.

Рәвеш фигыльләр хәзерге заман һәм тәмамланмаган үткән заман хикәя фигыльләргә нигез булып тора:бара-бара,Бу фигыльләрнең кайберләре, фигыль билгеләрен югалтып,конверсия ысулы бн рәвешләргә күчә:кайта-кайта(сөйләү)

Шулай итеп,затланышсыз рәвеш(хәл) фигыльләрдә рәвеш һәм фигыль билгеләре бар.Аларның зат-сан һәм заман категорияләренә мөнәсәбәте төп фигыль бн белдерелгән эшкә бәйле рәвештә генә сиземләнә ала.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]