Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Серле алан курчак театрлары өчен.doc
Скачиваний:
2
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1 Мб
Скачать
☆

Икенче көн

Алып баручы, фил, Зурколак, бакалар.

АЛЫП БАРУЧЫ. Алдагы очрашуда сез фил малае Зурколак белән танышкан идегез. Зурколак бу вакыйгадан сабак алып, әнисе яныннан китми башлаган, дип беләсезме? Юк шул, чөнки ул бер яктан, әнисеннән башка, ә икенче яктан урманнан башка яши алмаган. Ул икенче көнне тагын урман буйлап киткән. Аңа тагын бөтен нәрсә кызык тоелган.

Күренеш алмашына. Зурколак керә.

ЗУРКОЛАК. Бу якка бардым, теге якка бардым, алга таба киттем. Ә менә бу якта күл бар дигәннәр иде, шул якка таба барыйм әле. (Күл янына килеп җитә. Гаҗәпләнеп карап тора.) Кара, нинди матур күл! Ә болары нинди җәнлек? Әни суда бакалар яши, дигән иде, бакалар шушы микәнни? Сез кемнәр?

БАКАЛАР. Бак-бак-бак! Бак-бак-бак! Йөрмә монда, тизрәк кит!

ЗУРКОЛАК. Китмим әле. Китәргә, яңа гына килдем бит. Минем дә сезнең кебек суда йөзәсем килә!

БАКАЛАР. Йөзәсем килә, ди бит! Бак-бак-бак! Бака көлдермә, тизрәк кит! Бак-бак-бак!

ЗУРКОЛАК. Үртәп торган буласыз тагын. Менә үзегез янына күлгә керим әле. (Күлгә керә.) Тоягымны да капламады бит әле. Эчкәрәк керсәм, ничек булыр икән? Керим микән, кермим микән?

(Бакалар куркышып, төрлесе төрле якка сикерәләр.)

1 – БАКА. Ни булды, әллә җир тетри иинде?

2- БАКА. Анда дию пәрие бар!

З- БАКА. Дию пәрие? Каян ?

НӘНИ БАКАЛАР. Каян икәнен дә белмибез. Без кояш нурында җылынып уйный-йөзә идек, әллә каян килде дә чыкты! Каян килгәнен уйларга да өлгерә алмадык. Күлнең астын өскә китерә бит бу!

1-БАКА. Алай булгач, диюнең безнең күлебезне төбе белән үк әллә кая күтәреп китәргә уйлавы микән инде бу?

3– БАКА. Туктагыз әле, дию пәрие диюен дисез дә, дию пәриеме соң ул? Башта шуны ачыкларга кирәк.

2 – БАКА. Ачыклап торасы юк, дию пәрие булгач, дию пәрие инде!

3- БАКА. Берәрегезнең күргәне бармы соң ул пәрине?

2 – БАКА. Минем күргәнем юк, ишеткәнем генә бар.

1- БАКА. Минем дә!

4 – БАКА. Мин дә!

5 – БАКА. Дию пәрие булмаса да, урманда шундый коточкыч, шундый усал җәнлек турында ишеткәнебез дә, күргәнебез дә юк иде!

3 – БАКА. Алайса, сабыр итик әле, үзе китмәсме моннан? Ялгышып кына килмәде микән? Аңынчы безгә качып торырга үлән араларында яңгырдан соң җыелган сулыклар да бар. Шунда качып торыйк. (Бакалар кача, Зурколак үзе генә кала.)

ЗУРКОЛАК. Кая китеп беттеләр соң? Минем сезнең белән уйныйсым килгән иде. Кая киттегез соң? Әй-әй-әй! Кермим, суга бүтән кермим! Кире чыгам! (Алга таба атлый һәм төнбоек яфрагы янында туктап кала. Анда нәни бака йоклап утыра. ) Берсен таптым да! Әй-әй-әй! Нишләп берүзең генә утырасың? (Бака камышка сикерә.)

БАКА.

Бак-бак-бак-бак! Бак-бак-бак!

Яле, миңа карап бак!

Үзем матур, үзем батыр,

Күлем тирән, күлем киң!

(Бүтән бакалар берәм-берәм яшеренгән җирләреннән башларын күтәрәләр.)

1 – БАКА. Кем анда шундый шапырына?

2 – БАКА. Башына тай типкән мәллә?

З – БАКА. Шундый афәт вакытында тамагын киереп акыра, җүләрдер ул!

4 – БАКА. Әйе, әйе, җүләрдер, акыллы бака кулыннан килә торган эш түгел бу.

ЗУРКОЛАК. Ай-яй-яй! Бигрәк тел бистәсе икәнсең! (Бака Зурколакның өстенә сикереп менә һәм колак төбенә утырып җырлавын дәвам итә.)

БАКА. Дөнья матур, дөнья киң!

Түмгәк кебек шундый зур!

ЗУРКОЛАК. Кая качтың, танышып та өлгермәдек бит әле. Кайсы колакта кычкырасың анда? (Башын әле уң, әле сул якка бора.) Уң якта дисәм, анда күрмим, сул якта дисәм, анда да күренми. Юлбасарлар! Әни! Каравыл! Юлбасарлар юл баса!

(Зурколак урман буйлап йөгерә, бакалар көлешәләр.)

1 – БАКА. Карагыз, карагыз! Кызык күрми калмагыз!

2 – БАКА. Бәләкәй генә бер бака диюне үрле-кырлы сикертә!

З – БАКА. Диюнең үзе булса, алай гына сикермәс иде әле!

4 – БАКА. Дию түгел бу! Дию булса бер бакадан курыкмас иде!

5 – БАКА. Бу Зурколак бит! Фил малае Зурколак! Курыкканга куш күренә. Зурколакны танымаганбыз!

6 – БАКА. Ялгышмыйсыңмы, үзен күргәнең бармы?

5 – БАКА. Мине карга күтәреп алып киткәч, һавада чагында күреп калган идем аны. “Бак!” дип кычкырып сәлам бирүем булды, карга куркуыннан авызын ачты да мин сезнең күлгә лап итеи килеп төштем. Шул үзе, бер дә ялгыш түгел, фил малае Зурколак бу!

З – БАКА. Зурколактан шулай курыктыкмыни әле без? Чынлап та бака көлкесе бу, бер дә әллә нәрсә түгел.

(Бакалар бакылдый-бакылдый көлешәләр.)

Күренеш алмашына. Алып баручы.

АЛЫП БАРУЧЫ. Көләләр, көләләр икән бака-бакылдыклар, һич туктала алмыйлар икән.

Бу вакыйгадан соң күп вакытлар үтсә дә, бакалар дөнья буйлап бөтен сулыкларга таралсалар да, әлеге вакыйга турында һич тә онытмыйлар. Кичке шәфәкъ нурлары җир өстендә уйнаганда, үзләре яшәгән сулыклардан чыгалар да кайсы камышка, кайсы төнбоек яфрагына утырып, дәррәү көлеше-көлешә бакылдый башлыйлар. Кояш офык артына кереп китеп, үз нурларын җир өстеннән алып, төнге караңгылык иңгәч кенә туктап, йокыга талалар алар.