- •Бака малае Бакылдык айга менә
- •Акыллы куян баласы
- •Шук йомгак
- •Кабак һәм аның дуслары
- •Тиен белән төлке
- •Бирән белән малай
- •Наян белән Шаян шаяра
- •Йомгак белән Чикыл
- •Акбай белән Йомгак
- •Мактанчык күбәләк
- •Йөзә торган утрау
- •Чишмә суы шаяра
- •Тиктормас болыт
- •Көртлек авылга килә
- •Йөнтәс туплы уйный
- •Куян кәбестә үстерә
- •Татлы җәймә
- •Тылсымлы инә
- •Кешегә чокыр казыма
- •Кунак ашы – кара каршы
- •Песигә сабак
- •Нәни болан баласы
- •Дустың булса, шундый булсын
- •Бака-бакылдык
- •Акбаш белән Сөтлебикә
- •Ак дус белән Кара дус
- •Тычкан белән чикерткә
- •Акбаш кыяр үстерә
- •Йорт хайваннары яшелчә үстерә
- •Куян, тиен, тукран
- •Песи белән тычкан
- •Чуарбикәнең туган көне
- •Икенче көн
- •Өченче көн
- •Дүртенче көн
- •Бишенче көн
- •Алтынчы көн
- •Җиденче көн
- •Сигезенче көн
- •Тугызынчы көн
- •Серле алан
- •1996-2000 Елларда тнв каналында “Әлли-бәлли-бәү” тапшыруларында күрсәтелделәр.
Алтынчы көн
Алып баручы, Зурколак, фил, тигр баласы, арыслан баласы, черки.
АЛЫП БАРУЧЫ. Балалар , сез фил малае Зурколак белән тагын ниләр булганын белергә телисез инде, әйеме? Бик әйбәт, Зурколак зур булып җиткәнче тагын әллә нихәтле кызыклы да, гыйбрәтле дә вакыйгалар күп булган. Бер генә кеше дә, бер генә җәнлек тә кисәк кенә дәү булмый , аның өчен бик озак көтәргә, күпме еллар үтәргә туры килә. Ә еллар эчендә генә түгел, бер көн эчендә дә күпме кызык хәлләргә очрарга мөмкин.
Шулай бервакытны Зурколак арыслан белән тигр баласының бишектә уйнап утырганын күргәч, аларга бик тә кызыккан. Аның да бишектә утырып атынасы килгән. Тик бишекләрендә атынырга бер генә җәнлек тә рөхсәт итмәгән.
Күренеш алмашына.. Тигр, арыслан баласы бишектә атына. Зурколак алар янына килә.
ЗУРКОЛАК. Нәрсә бу? Шундый таган буламыни?
АРЫСЛАН БАЛАСЫ. Белмәдең! Белмәдең! Нәрсәдә атынганыбызны белмәдең!
ТИГР БАЛАСЫ. Таган түгел ул беләсең килсә!
ЗУРКОЛАК. Алаймыни? Бишек дигәннәре шушы буламыни инде? Мине дә үзегез белән атындырыгыз әле.
АРЫСЛАН БАЛАСЫ. Нәрсә ди ул? Бишектә атынам, диме? Һе-һе-һе... Көлеп үләрсең билләһи!
ТИГР БАЛАСЫ. Без булып безгә дә бишектә озак атынырга рөхсәт юк. Ә сиңа?
АРЫСЛАН БАЛАСЫ. Бик кызык икән бу фил малае, һи-һи...
ТИГР БАЛАСЫ. Син зур инде, бишектә нәниләр генә атына!
ЗУРКОЛАК. Мин дә сезнең кебек кечкенә!
АРЫСЛАН БАЛАСЫ. Синме кечкенә?
ТИГР БАЛАСЫ. Бу уеңны әни белә күрмәсен. Юкса...
Агач башыннан бишектә атынгандай итеп маймыл баласы төшә.
МАЙМЫЛ БАЛАСЫ. Нәрсә, фил малаеның да бишектә атынасы киләмени? Хи-хи-хи-хи! Ха-ха-ха-ха!
ЗУРКОЛАК. Әнигә әйтәм үзегезне! Әни кирәгегезне бирер әле!
МАЙМЫЛ БАЛАСЫ. Бирде ди, бик бирдерттеләр, ди! Хи-хи-хи-хи! Ха-ха-ха-ха!
АРЫСЛАН БАЛАСЫ. Безнең белән бәйләнергә әниеңнең башына арыслан типмәгән әле, хи-хи-хи!
ЗУРКОЛАК. Сараннар! Бишегегезне кызгандыгыз.
Күренеш алмашына. Зурколак әнисе янында.
ЗУРКОЛАК. Әни, әйт әле, мин зурмы, әллә кечкенәме?
ФИЛ. Син зураясың инде. Көн саен бер карыш үсәсең бит.
ЗУРКОЛАК. Алайса, шуны да әйт - мин сабыймы, әллә абыймы?
ФИЛ. Абый булырга иртәрәк әле. Абый булу өчен үзеңнән кечкенәрәк энең йә сеңелең булуы кирәк.
ЗУРКОЛАК. Сабыймыни?
ФИЛ. Сабыем шул син минем, сабыем гына әле.
ЗУРКОЛАК. Алай булгач, нигә бөтен сабыйларның да бишеге бар, минеке генә юк?
ФИЛ(үз-үзенә).Тагын нәрсә уйлап чыгарды инде бу? Мин үзем дә бишектә үсмәдем. (Зурколакка.) Белмим шул, бер генә филнең дә моңынчы бишектә үскәне юк иде. Тукта әле, попугай бу турыда берәр нәрсә белми микән? Белсә, ул гына белер. Попугай! Попугай күрше! Сиңа сүз бар иде.
Попугай агач башыннан аскарак төшә.
ПОПУГАЙ. Нинди гозерең бар иде, күрше?
ФИЛ. Менә минем улым бишек сорый. Син Зурколакны беләсең, бер теленә керсә, алдырмыйча туктамый инде ул. Бишек каян табып була икән, шуны әйтмәссеңме?
ПОПУГАЙ. Мин күп бишекләр күрдем. Тик филләрнең бишеге турында гына берни дә белмим. Шулай да кызык фикер бит бу. Фил бишеге... Һе... Ярар, берәр фикергә килгәнче, урманны бераз әйләним әле, күл тирәсен дә урармын.
ФИЛ. Зинһар өчен, берәр ярдәм итә күр инде, күршекәем.
ПОПУГАЙ. Мин тотынсам, ни дә булса табам инде. Юкса, попугай исеме үземә харам булсын!
Күренеш алмашына. Попугай агачтан агачка очып керә.
ПОПУГАЙ. Кемнәрне генә күрмәдем. Бишектә тавис кошы баласын да, крокодил да, кәлтә баласын да, болан баласын да күрдем. Хәтта мөгезборын баласының бишеге бар. Тик менә бишектә тирбәлгән бер генә фил баласын да күрмәдем.
Черки очып керә. Борынын өскә күтәргән. Аның борын тирәсендә черки балалары очып йөри, алар черкинең борынына әле менеп утыралар, әле тирбәлеп уйныйлар, әле һавага күтәреләләр.
ПОПУГАЙ. Болар нишлиләр? Әй, черки, аңлат әле, нәрсә бу?
ЧЕРКИ. Тсс... Балаларымны куркытасың. Күрәсеңме, мин аларны тирбәтәм. Синнән куркып, бишектән егылып төшә күмәсеннәр.
ПОПУГАЙ. Мин, җүләр, бишек эзләп кайларга гына бармадым. Мондый озын борын Филнең үзендә дә бар бит. Менә дигән бишек булачак ул! И, тинтәк баш! Мин тинтәк, миннән битәр Зурколак тинтәк, Зурколактан битәр әнкәсе тинтәк! Шунлык та башны эшләтә алмагач, тинтәк дими ни дисең инде?
Попугай фил янына килә.
ФИЛ. Йә, берәр юньле хәбәр алып кайттыңмы?
ПОПУГАЙ. Хәбәрнең дә ниндиен генә алып кайттым әле. Бишек бер дә әллә кайда түгел, әнә синең борын төбендә генә! Синең озын борының менә дигән бишек!
ФИЛ. Чынлап та шулай бит әле. Ә мин борын астындагын әллә кайдан эзләп маташам. Кил әле, улым, Зурколак! Бераз тирбәтеп алыйм әле.
ЗУРКОЛАК. Мин дә бишекле булдым! Мин дә бишекле булдым!
ФИЛ. Попугай апаңа рәхмәт, улым! Ул булмаса, борын төбендәге бишекне һаман да белмәс идем. Кил әле, рәхәтләнеп атындырыйм үзеңне!
ЗУРКОЛАК. Рәхмәт, попугай апа!
ПОПУГАЙ. Миңа нәрсә. Рәхәтләнеп атын шунда. Аны табуы миңа бер дә кыен булмады.
Күренеш алмашына. Алып баручы.
АЛЫП БАРУЧЫ. Шулай итеп, Зурколак та бишекле булган. Тик Зурколак бишектә тирбәнеп кенә утыра торган булса, фил малае да булмас иде. Алга таба ниләр булганын киләсе очрашуда белерсез.
