- •Турханов әхмәт вафа улы
- •Төхвәтуллин һади төхвәтуллович
- •Җиһаншин сәйфулла хөснелгата улы
- •Хәлиуллин мөхтәрәм хәлиулла улы
- •Вәлиуллин хафиз зиннәтулла улы
- •Хәйбуллин мөхәррәм ярулла улы
- •Сибгатуллин абдрахман хатыйп улы
- •Кәримуллин фәрзетдин кәримулла улы
- •Фәтхетдинов фәезрахман фәтхетдин улы
- •Ильин михаил ефимович
- •Корнетов николай николаевич
- •Хөснуллин хәбибулла габидулла улы
- •Ильин кузьма ефимович
- •Җиһаншин габделбари мөбәрәкша улы
- •Сабиров госман хаматгата улы
- •Гаврилов петр андреевич
- •Сибгатуллин зарифулла набиулла улы
- •Ибәтуллин ногман нигъмәтулла улы
- •Хөснетдинов салих фәсхетдин улы
- •Билалов галимҗан мингабетдин улы
- •Вәлиев хатыйп фәтыйх улы
- •Гиниятуллин кәлимулла лотфулла улы
- •Гатин халирахман габрахман улы
- •Җәләев мөхәммәтһади галәветдин улы
- •Саматов гарифулла галиулла улы
- •Мостафин җәүдәт габдрахман улы
- •Миңнеголова нәкыя солтан кызы
- •Нәбиуллин хәбибулла нәбиулла улы
- •Миңнеголов миншакир миңнегол улы
- •Газизов гата закир улы
- •Ситдыйков шакир вафа улы
- •Билалов абдулла шәфигулла улы
- •Заитов вилдан бәхтияр улы
- •Сираев мингалим фәхретдин улы
- •Мөхетдинов зөфәр сөнгат улы
- •Хәйруллин нәбиулла хәйрулла улы
- •Минкин петр степанович
- •Садыйков закир сабир улы
- •Әхмәтов варис хафиз улы
- •Никитин иван тихонович
- •Вәлиев хәсәнҗан һади улы
- •Яруллин гомәр вагыйз улы
- •Хөснетдинов зәйнетдин гыйльметдин улы
- •Садыйков искәндәр вәли улы
- •Моряков шамиль мөбәрәкҗан улы
- •Галлямов фәйзрахман габдрахман улы
- •Мифтахутдинов хаертдин фәсхетдин улы
- •Хөснуллин хәбибрахман гобәйдулла улы
- •Әхмәтҗанов гомәр гайнетдин улы
Билалов галимҗан мингабетдин улы
Чистай районы
Исләй авылы
Мин, Билалов Галимҗан Мингабедин улы, 1943 елның 21 ноябрендә сугышка алындым.
Без, 1926 елгы, уналты яшь егет, бер үк көнне, Исләй авылыннан чыгып киттек. Аякларда чабата. Норлатка кадәр җәяү бардык.
Безне Владивосток янындагы Раздольный шәһәренә озаттылар. Авылдашлар белән аерылыштык. Монда без сугышчан әзерлек үтеп сугыш серләренә өйрәндек.
1945 елның, август аенда без япон самурайларына каршы сугышка кердек.
Мин 40 нчы дивизия, 231 нче полк, 108 нче частьтә пехотада идем. Бу җирләрдә тауларның биеклеге 750-900 метр. Япон солдатлары бик җитез, тау араларында оста йөриләр һәм пычак белән оста сугышалар иде.
Безнең рота командиры Лебедев дигән рус егете солдатлар өчен бик әйбәт иде, ул һәлак булды. Безнең дивизия Монголия, Карелия җирләрен япон самурайларыннан азат итеп, аларны Япониянең Ханько шәһәренә кадәр куып барды. Шуннан безне кире элеккеге частебезгә кайтардылар.
Армия хезмәтеннән 1950 елда гына кайттым. Кайтканда Ворошилов шәһәрендә тимер юл вокзалында, уйламаганда үзебезнең авыл егетләре Галимов Зыятдин, Гилячев Зәйни белән очраштык. Аларның да кайтып барулары иде. Елашып, кочаклаштык, бик шатландык. Казанга бер поезда кайттык. Туган яклар бик сагындырган иде.
Вәлиев хатыйп фәтыйх улы
Чистай районы
Исләй авылы
Мин, Вәлиев Хатыйп Фәтыйх улы, 17 яшем тулгач, 1943 елның 28 ноябрендә сугышка алындым.
Ерак Көнчыгышка озаттылар, 26 нчы пулеметный батальонда хезмәт иттем. Без Япон самурайларыннан чик буен сакладык.
Бер көнне каравылда торам. Безнең батальонга өч солдат килде. Аларның берсе минем авылдаш Галимов Зыятдин булып чыкты. Ул мине күрергә дип ике солдатны алып, безнең батальонга килгән. Безнең частьләр бер-берсеннән бик ерак булмаган күрәмсең. Ул вакыттагы шатлыгымны әйтеп бетерә торган түгел.
Япон пулясы эләгеп, аягым яраланды. Бу хәл каравылга барганда булды. Мине госпитальгә озаттылар. Җиңү көнен мин Томск шәһәрендә госпитальдә каршыладым. 1946 елда авылыма кайттым.
Гиниятуллин кәлимулла лотфулла улы
Чистай районы
Исләй авылы
1943 елның 5 ноябрендә Чистайдан (мин ул вакытта анда яши идем) сугышка алындым. Норлатка кадәр җәяү бардык. Аннан Мари АССРдагы Суслонгер хәрби лагеренә озаттылар. Монда сугышка керергә әзерлек алдык. Яшәү шартлары, ашау-эчү яклары начар. Казармаларны җылыту өчен җиде чакрым ераклыктан җилкәләргә салып агач ташый идек. Кайбер солдатлар арасында авырлыкларга түзә алмыйча, кайтып китүгә өмет итеп кан тамырларын кисүчеләр дә бар иде. Моның өчен аларны хәрби трибунал хөкем итте.
1944 елда безне Мәскәү аша Смоленскка сугышка озаттылар. Безнең дивизия Белоруссиянең Орша, Минск шәһәрләрен азат итте.
Көнчыгыш Пруссиянең Гомбенск шәһәре янында без бер атна сазлыкта чолганышта булдык. Дивизия командиры Бурденный дигән генерал-майор чын солдат иде. Үзенең дивизиясен, солдатларын дөрес юлдан алып чыкты. Безнең дивизия белән турыдан-туры Сталин үзе командалык итте. Танклар һәм снайперлар белән коралланган безнең дивизиябез- “прорывная дивизия” дип атала иде һәм ул төрле юнәлешләрдә һөҗүмгә күчте. Чолганыштан безнең дивизия үз көче белән чыга алды.
Җиҗү көнен без Кенигсберг шәһәрендә каршы алдык. Аннан соң әле безгә Польшаны азат итәргә туры килде. Солдат хезмәтем җиде елга сузылды. Туган якка кайту бәхете 1950 елда гына насыйп булды.
