- •Турханов әхмәт вафа улы
- •Төхвәтуллин һади төхвәтуллович
- •Җиһаншин сәйфулла хөснелгата улы
- •Хәлиуллин мөхтәрәм хәлиулла улы
- •Вәлиуллин хафиз зиннәтулла улы
- •Хәйбуллин мөхәррәм ярулла улы
- •Сибгатуллин абдрахман хатыйп улы
- •Кәримуллин фәрзетдин кәримулла улы
- •Фәтхетдинов фәезрахман фәтхетдин улы
- •Ильин михаил ефимович
- •Корнетов николай николаевич
- •Хөснуллин хәбибулла габидулла улы
- •Ильин кузьма ефимович
- •Җиһаншин габделбари мөбәрәкша улы
- •Сабиров госман хаматгата улы
- •Гаврилов петр андреевич
- •Сибгатуллин зарифулла набиулла улы
- •Ибәтуллин ногман нигъмәтулла улы
- •Хөснетдинов салих фәсхетдин улы
- •Билалов галимҗан мингабетдин улы
- •Вәлиев хатыйп фәтыйх улы
- •Гиниятуллин кәлимулла лотфулла улы
- •Гатин халирахман габрахман улы
- •Җәләев мөхәммәтһади галәветдин улы
- •Саматов гарифулла галиулла улы
- •Мостафин җәүдәт габдрахман улы
- •Миңнеголова нәкыя солтан кызы
- •Нәбиуллин хәбибулла нәбиулла улы
- •Миңнеголов миншакир миңнегол улы
- •Газизов гата закир улы
- •Ситдыйков шакир вафа улы
- •Билалов абдулла шәфигулла улы
- •Заитов вилдан бәхтияр улы
- •Сираев мингалим фәхретдин улы
- •Мөхетдинов зөфәр сөнгат улы
- •Хәйруллин нәбиулла хәйрулла улы
- •Минкин петр степанович
- •Садыйков закир сабир улы
- •Әхмәтов варис хафиз улы
- •Никитин иван тихонович
- •Вәлиев хәсәнҗан һади улы
- •Яруллин гомәр вагыйз улы
- •Хөснетдинов зәйнетдин гыйльметдин улы
- •Садыйков искәндәр вәли улы
- •Моряков шамиль мөбәрәкҗан улы
- •Галлямов фәйзрахман габдрахман улы
- •Мифтахутдинов хаертдин фәсхетдин улы
- •Хөснуллин хәбибрахман гобәйдулла улы
- •Әхмәтҗанов гомәр гайнетдин улы
Әхмәтҗанов гомәр гайнетдин улы
Чистай районы
Уракчы авылы
Мин, Әхмәтҗанов Гомәр Гайнетдин улы, 1924 елның 11 ноябрендә Татар Талкышы авылында туганмын. Миңа биш яшь булганда, 1929 елда Уракчы авылына күченгәнбез. 1940 елда җиденче сыйныфны бетереп, Чистай фельдшер-акушерлык мәктәбенә укырга кердем. Анда өч ай гына укып калдым, чөнки укыган өчен түләргә мөмкинчелек булмады.
1941 елның апрелендә Мөслим авылына, МТСка эшкә киттем.
Шул елны канлы, явыз бик озакка сузылган сугыш башланды. Сугышка мин, 1943 елның апрелендә киттем. Солдат хезмәтемне, Суслонгерда башлап җибәрдем. Монда безне солдат тормышына өйрәттеләр: түштә шуышырга, бертуктаусыз йөгерергә, дошманнан сакланырга, һөҗүм итәргә. Ашатып торсалар да, гел ач идек. Ашаган ризыгыбыз- 400 гр. ипи, кәбестә шулпасы, туң шалкан суы. Өйрәтү вакытында, хәлләр бетеп, егылып, күп иптәшләребез үлде. Мин яшь булганлык белән чыдаганмындыр инде, шулай да 90 кг нан 53 кг га калдым.
1943 елның 1 августында, төнлә белән алып киттеләр. Алып киттеләр диюем, өч чакырым җәяү бардык та, барыбыз да хәлләребез бетеп егылдык. Безне товар вагоннарына күтәреп төяделәр. Шул поезда Курскка кадәр бардык. Монда безне 132 нче дивизиянең 72 нче артиллерия полкына эләктек. Безнең кайдан килгәнебезне белгәч, өчәр сәгать саен әз-әзләп кенә ашаттылар, эчерттеләр. Үз-үзебезне тәртипкә китердек, чистарындык.
1943 елның 2 сентябрендә без сугышка кереп киттек һәм Бахмач шәһәрен азат иттек. 25 сентябрьдә Днепр елгасын кичкәндә, без утырган сал янында гына мина шартлап, минем кулым һәм аркам яраланды. Шулай итеп, мин Курск тирәсендәге госпитальгә эләктем. Шунда яраларым төзәлеп беткәнче тордым. 1944 елда мин өченче инвалид булып авылга кайтып төштем. Армиядән кайткач, МТСта, кибеттә эшләдем. лаеклы ялга кадәр. 20 ел райгосстрахта агент булып эшләдем.
1944 елда Мәүлия белән тормыш корып җибәрдем. Карчыгым белән алты бала тәрбияләп үстердек. Барысы да укыдылар, тормышта үз урыннарын таптылар, инде оныкларыбыз да зурлар, аларның балалары да укыйлар.
Аллага шөкер, карчыгым белән 61 ел торабыз, исәнлектән мактанып булмаса да, ходай биргән шушы тормыштан бик канәгатьмен.
Илләребез, көннәребез генә тыныч булсын, сугыш афәтен яңадан кичерергә язмасын иде!
Сугыш аркасында, ак чәчәктәй
Кызлар күңеле башка сулмасын!
Газиз йөрәкләрне әрнетүче
Сугыш җирдә башка булмасын!
Җырларыгыз сезнең җиңү көнендә
Яшьлегегез- җиңү көйләренә.
Ветераннар, сез күп түгелләр бит,
Кайталмады күпләр өйләренә.
Солдатларча итеп, урамнардан
Узыгыз сез җиңү бәйрәмендә.
Кызылланып әнә явып тора
Сезнең каннар чәчәк бәйләмендә.
Картаймагыз әле, ветераннар,
Кайтармагыз, әй сез,
тынсыз җаннар.
Сезгә тиеш әле бик күп назлар,
Сезгә тиеш әле бик күп язлар.
Гәрәй Рәхим
