Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
СОЛДАТ ХӘТЕРЕ (яшел тышлы)ЧИСТАЙ ҮЗӘК КИТАПХАНӘ...docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
92 Кб
Скачать
☆

Ильин михаил ефимович

Чистай районы

Чуваш Ялтаны авылы

Михаил Ефимович Ильин 1916 елда Чуваш Ялтаны авылында туа һәм туган авылы мәктәбендә укый белем ала. 1938 елда ул армиягә алына. Саратов өлкәсендә Пугачев шәһәрендә хәрби училищены тәмамлаганнан соң аңа кече лейтенант дәрәҗәсе бирелә.

1941 елның 22 июнендә илебезгә фашистлар өере бәреп кергәннән соң ул артиллерия взводы командиры буларак Украина, Белоруссия фронтларында сугышчан чыныгу ала. Мәскәүне саклаучыларның алгы сафында була.

1942-1945 елларда ул батарея белән командалык итә. Үзе катнашкан дүрт ел сугыш дәвамында ул 12 мәртәбә яралана һәм контузия ала.

Безнең белән әңгәмәсендә ул үз башыннан кичкән кайбер сугыш вакыйгаларын искә төшереп узды. Менә аларның берничәсе: Мәскәүне саклау өчен барган бер сугышта ул берүзе дошманның 5 танкын сафтан чыгара. Каты яраланган булуына карамастан сугыш кырын ташлап китми. Чөнки бу вакытта сугышчан дусларының яртысы һәлак булган була.

Днепрны кичкәндә бик күп солдатларның үлүләрен, ә суның кып-кызыл кан булып агуы турында ачынып сөйли ул.

Аңа фашистларның тыныч халыкка карата кылган вәхшилекләрен дә күрергә туры килә. Белоруссиядә бер хуторны азат иткәндә мондый күренешкә тап була ул: дошманнар зур бер сарайга кешеләрне шыплап тутырып бикләгәннәр дә ут төртеп киткәннәр. “Егерме бишләп кешене генә коткара алдык”- ди ул ачынып.

Сугыш кырларында кылган батырлыклары өчен Михаил Ефимович “Икенче дәрәҗә Ватан сугышы” ордены, “Батырлык өчен”, “Мәскәүне саклаган өчен”, “Германияне җиңгән өчен” һәм башка медальләргә лаек була.

Михаил Ефимович тыныч тормышта да сынатмый, тормыш иптәше Мария Алексеевна белән алар биш малай, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге көндә ул улы Петр һәм килене Зоя тәрбиясендә яши.

Михаил Ильин сөйләгәннәрне Н.Никитина язып алды.

“Чистай хәбәрләре” газетасында басылган Ильин Л.П. мәкаләсе кулланылды.

Корнетов николай николаевич

Чистай районы

Чуваш Ялтаны авылы

Корнетов Николай Николаевич 1926 елның 11 октябрендә Чуваш Ялтаны авылында туа.

Аны 1943 елның 11 ноябрендә сугышка алалар һәм Ерак Көнчыгыш фронтына озаталар. Бу вакытта аңа нибары 17 яшь була.

“Мин артиллериядә хезмәт иттем”,- дип сөйли Николай Николаевич, үзенең сугыш хатирәләрен искә төшереп- Вазыйфам- пушкаларны снарядлар белән тәэмин итеп тору иде. Сугыш ул уен түгел. Иртә таңнан артиллерия атулары башланган чакларда колак тондыргыч тавышлардан бер-береңнең сүзләрен дә ишетеп булмый иде”. Атакаларга барган вакытта күпме сугышчан дусларын югалтуы турында тетрәнеп сөйли ул.

Аңа әле сугыш тәмамланганнан соң да Япония чигендә десантчы буларак хезмәт итәргә туры килә. Бары тик 1950 елда гына ул туган авылына әйләнеп кайта.

Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Николай Николаевич “Бөек Ватан сугышы” ордены, “Германияне җиңгән өчен”, “Японияне җиңгән өчен” һәм башка медальләр белән бүләкләнә.

Николай Корнетов сөйләгәннәрне

Н.Никитина язып алды.

Хөснуллин хәбибулла габидулла улы

Чистай районы

Татар Ялтаны авылы

Хәбибулла Габидулла улы Хөснуллин Татар Ялтаны авылында иң өлкән сугыш ветераннарының берсе.

Хәбибулла ага 1927 елда шушы авылда күп санлы гаиләдә дөньяга килә. Үз гомерендә авырлыкларны да күп күрә. 13-14 яшьлек ябык, чандыр малай колхоз эшенә керешә. Ул атлар караучы булып та эшли. Шуның өчен атларны хәзер дә бик ярата һәм авыз эченнән:

“Атым минем малкаем,

Башың чайка малкаем”- дип көйләп йөрергә ярата.

Хәбибулла ага гомере буена тырыш, эш сөючән кеше булды. Шуңа күрә дә бүгенгесе көндә алар матур, мул тормыш белән яшиләр.

“Уналты яшеннән армия хезмәтенә алдылар. Әти-әниемне, туганнарымны калдырып хезмәт итәргә киттем. Алты ай Пенза шәһәрендә хәрби лагерьда булдым һәм 1943 елдан Көнбатыш Белоруссиягә алып киттеләр. Анда бер ай чамасы хезмәт иткәч, Япониягә каршы сугышта кердек”- дип сөйли Хәбибулла ага.

Фронтовик үзенең Белоруссия Монгололия, Манчжурия, Кытай, Япония буйлап үткән утлы сугыш юлларын зур дулкынлану, күз яшьләре белән искә ала.

“Җирне селкетеп снаряд шартлаган тавышлар, яралыларның йөрәк өзгеч авазлары һаман да колак төбендә яңгырап тора кебек. Күпме солдат баш куйды ул рәхимсез сугышта”,- ди Хәбибулла ага.

Бары тик 1951 нче елда гына аңа туган авылына әйләнеп кайтырга насыйп була.

1952 елда гаилә корып, хатыны Гөлсәрия апа белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Аларны башлы-күзле итеп, әле оныкларына да ярдәм итеп бүгенгесе көндә тигезлектә, муллыкта гомер итәләр.

Хәбибулла Габидулла улы Хөснуллинның күкрәген тутырып орден-медальләр бизи, беренче группа инвалид булса да, ул үзен егетләрчә тотарга тырыша, тормыштан ямь һәм тәм табып яши белә.

Хәбибулла Хөснуллин сөйләгәннәрне

Ә.Галимова язып алды.