Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
СОЛДАТ ХӘТЕРЕ (яшел тышлы)ЧИСТАЙ ҮЗӘК КИТАПХАНӘ...docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
92 Кб
Скачать
☆

Сабиров госман хаматгата улы

Чистай районы

Кызыл Ялан авылы

Тумышым белән мин үзем Татар Баганалысы авылыннан, шушы авылда 1923 елның 25 ноябрендә дөньяга килгәнмен, шушы авылда җиде класс белем алдым. Язмыш җилләре мине Чиләбе өлкәсенә илтеп ташлады, анда шахталарда эшләдем.

1941 елның декабрендә армия сафларына алындым. 1942 елның октябрендә фронтка киттек. Эшелоннардан төшкәч безнең пулемёт расчетын Воронеж өлкәсе, Калач шәһәре янында, станцияне сакларга калдырдылар. Биредә безне немец самолетлары утка тоттылар. Без дә дошманга каршы пулеметлардан ут ачып аларның атакасын кире кайтардык. Төннәрен разведкага йөрибез, һәр көн яраланучылар саны көннән-көн арта бара. Шуңа да карамастан без бирешмәдек, дошманны чигенергә мәҗбүр иттек.

1942 елның 15 ноябрендә приказ алдык. Беренче көнне без немецларның алгы линияләрен өзеп узарга, икенче көнне аларның таркалган частьларен тар-мар итеп алга үтәргә, өченче көнне- калган частьләрен юк итеп дошманның тылына үтеп керергә тиеш булдык. Менә шунда башланды да инде мәхшәр: самолетлар үкереп бомбага тота, бертуктаусыз тирә-юньдә снарядлар ярыла, пулялар сызгыра, кем-кемне белерлек түгел,- барысы да ут эчендә. Икенче көнне снаряд төшеп мин яраландым. Яралыларны, шул исәптән мине дә машинага (полуторка) төяп кыр госпиталенә илттеләр, шунда миңа операция ясадылар. Шулай итеп без исән калдык, ә күпме иптәшләрем сугыш кырында үлеп калдылар, хәзер дә һәлак булган сугышчан дусларым күз алдымда тора.

Безне, исән калганнарны, Свердловск өлкәсе Березовка дигән шәһәргә госпитальгә озаттылар.

Бөек Ватан сугышында катнашып, немец фашистларына каршы батырларча көрәшүем өчен бик күп орден һәм медальләргә лаек булдым.

Тыныч хезмәттә дә алдатмадым, хисапчы, бригадир, заготовитель булып эшләргә туры килде миңа. Хезмәт бүләкләрем дә күп минем: “Ударник 9-й пятилетки”, “Ударник 10-й пятилетки”, “Ударник 11-й пятилетки” һәм башкалар.

Карчыгым, Хәлимә апагыз белән алты бала тәрбияләп үстердек, унөч оныгыбыз, өч оныкчыгыбыз бар.

Гаврилов петр андреевич

Чистай районы

Чуваш Ялтаны авылы

1923 елның 9 июлендә Чуваш Ялтаны авылында туа. Тат.Ялтан мәктәбендә 7 класс белем ала. 1939 елны Петр Андреевичны ФЗО мәктәбенә алалар. Аны тәмамлаганнан соң ул Донбасста шахтер булып эшли башлый. Сугыш башлангач аны авылга кайтарып җибәрәләр, чөнки аңарга 18 яшь тулмаган була әле. Ул 1942 елның мартына кадәр колхозда эшли. Март аенда сугышка алына.

“Без Казаннан эшелоннарга төялеп такталар өстендә Владивостокка кадәр 25 тәүлек үзебез белән алган сохариларны ашап бардык. Бер ай карантинда тотканнан соң Амур өлкәсенә чик сакларга куйдылар. Чик бозулар күп булды, шуңа күрә бик уяу булырга туры килде”,- ди Петр Андреевич үз башыннан кичкән хәлләрне искә алып.

Петр Андреевич Санчу, Харбин шәһәрләрен азат итүдә катнаша, берничә мәртәбә яралана. Яуда күрсәткән батырлыклары өчен “Икенче дәрәҗә Ватан сугышы” ордены, Германияне, Японияне җиңгән өчен медальләр белән бүләкләнә. Сугыш аның өчен 1946 елда гына тәмам була. Авылына кайтканнан соң ул ат караучы, ферма мөдире булып эшләп пенсиягә чыга.

Петр Гаврилов сөйләгәннәрне

Н.Никитина язып алды.