- •Турханов әхмәт вафа улы
- •Төхвәтуллин һади төхвәтуллович
- •Җиһаншин сәйфулла хөснелгата улы
- •Хәлиуллин мөхтәрәм хәлиулла улы
- •Вәлиуллин хафиз зиннәтулла улы
- •Хәйбуллин мөхәррәм ярулла улы
- •Сибгатуллин абдрахман хатыйп улы
- •Кәримуллин фәрзетдин кәримулла улы
- •Фәтхетдинов фәезрахман фәтхетдин улы
- •Ильин михаил ефимович
- •Корнетов николай николаевич
- •Хөснуллин хәбибулла габидулла улы
- •Ильин кузьма ефимович
- •Җиһаншин габделбари мөбәрәкша улы
- •Сабиров госман хаматгата улы
- •Гаврилов петр андреевич
- •Сибгатуллин зарифулла набиулла улы
- •Ибәтуллин ногман нигъмәтулла улы
- •Хөснетдинов салих фәсхетдин улы
- •Билалов галимҗан мингабетдин улы
- •Вәлиев хатыйп фәтыйх улы
- •Гиниятуллин кәлимулла лотфулла улы
- •Гатин халирахман габрахман улы
- •Җәләев мөхәммәтһади галәветдин улы
- •Саматов гарифулла галиулла улы
- •Мостафин җәүдәт габдрахман улы
- •Миңнеголова нәкыя солтан кызы
- •Нәбиуллин хәбибулла нәбиулла улы
- •Миңнеголов миншакир миңнегол улы
- •Газизов гата закир улы
- •Ситдыйков шакир вафа улы
- •Билалов абдулла шәфигулла улы
- •Заитов вилдан бәхтияр улы
- •Сираев мингалим фәхретдин улы
- •Мөхетдинов зөфәр сөнгат улы
- •Хәйруллин нәбиулла хәйрулла улы
- •Минкин петр степанович
- •Садыйков закир сабир улы
- •Әхмәтов варис хафиз улы
- •Никитин иван тихонович
- •Вәлиев хәсәнҗан һади улы
- •Яруллин гомәр вагыйз улы
- •Хөснетдинов зәйнетдин гыйльметдин улы
- •Садыйков искәндәр вәли улы
- •Моряков шамиль мөбәрәкҗан улы
- •Галлямов фәйзрахман габдрахман улы
- •Мифтахутдинов хаертдин фәсхетдин улы
- •Хөснуллин хәбибрахман гобәйдулла улы
- •Әхмәтҗанов гомәр гайнетдин улы
Төхвәтуллин һади төхвәтуллович
Чистай районы
Чулпан авылы
Мин яшәргә телим, минем түгел,
Дошманнарның каны түгелсен.
Таптап үтәм үлем чокырларын,
Бу чокырга кайгы күмелсен.
Сугыш башланганда Һади абый Төхвәтуллинга 21 яшь була. Казанда хәрби заводта эшләп йөргән чагы. 1942 елны аны шул заводтан фронтка алалар. Мари АССРның Суслонгер лагеренда өч ай әзерлиләр. Комлыклы, урманлы, урын. Агач бүрәнәләрне җилкәләренә күтәреп ташыйлар. Ашау ягы да бер дә мактанырлык түгел. Эш авыр.
Һади абыйның сугышчан юлы Курск дугасында башлана. Иң дәһшәтле, авыр сугыш көннәре фашистлар шәһәрләрне, авылларны бомбага тоталар. Дошман көннән-көн котырына. 21 яшьлек егетнең күңелендә ниләр булганын ул үзе генә белә. Бөтен җирдә үлем. Һади Төхвәтуллин әле бер иптәшен, әле икенчесен югалта бара. Тик нинди генә сугыш авырлыклары күрсә дә, ул төшенкелеккә бирелми, сыгылып төшми.
Кичтән алышынган I нче отделение егетләре кыска ялда. Тик ял озакка бармый: сугышчыларны немецларның ут яңгыры уята. Чолганышта калалар. Әсир, фашист әсире. Бу куркыныч уй Һади абыйның миен бораулый. Гүя аның йөрәген телгәлиләр. Менә кая илтеп ташлады аны язмыш! Фашизм коллыгына! Аяныч, бик аяныч хәл. Шул ук 1942 елда була бу.
Коллык тормышы башлана. Ул башта Орел төрмәсендә утыра. Тирә ягында яралылар ыңгыраша, минут саен үлем сагалап тора. аннары Германия, Бухенвальд лагеры. Гитлерчылар, өстәмә көчләр әзерләү максатыннан, концлагерьдагы рус булмаган төрле милләт әсирләреннән “Идель-Урал” комитеты төзиләр. Озак та үтми, Кызыл Армиягә каршы сугышу өчен “Идель-Урал” легионына солдатлар да җыя башлыйлар. Легионга 7 меңләп кеше җыела. Алар арасында Һади Төхвәтуллин да була. Ул анда Муса Җәлил, Абдулла Алиш белән очраша.
Күрмәгәне калмый аның. Ачлык, төрле михнәт, кыйналулар, тешен кысып түзә егет. Сатлык җан булып фашистларга хезмәт итү аның уена да кереп чыкмый. Ә бит алар арасында андый кешеләр дә аз булмый. Качу уе аның гел башыннан чыкмый. Берничә тапкыр омтылып та карый, тик тагын үлем исе килеп тора торган лагерьга кире кайтаралар. Тик барыбер кача егет. Өч көн-өч төн түше белән шуышып үтеп, ул америка солдатларына барып эләгә. Алар татар егетенә кием-салым, ашарга бирәләр. Ул Америка армиясе сафларында дошманга каршы көрәшен дәвам итә.
Һади абый Рейн елгасындагы электростанцияне сүтеп, аны Советлар Союзына озатуда эшли. “Шундый мәхшәрләрдән ничек исән калганмындыр”,- дип сүзен дәвам итә фронтовик. Аның Америкага китү мөмкинлеге дә була. Тик ул бу юлны сайламый. Сугыш беткәч аны Мәскәү астындагы шәһәрләрдә эшләтәләр. Һәм 1947 елның язында ул исән-сау килеш туган авылы Чулпанга кайта. Көз аенда тормыш корып җибәрә, 8 бала үстерә. Авылда ихтирамга лаеклы кеше булып, тыныч тормышта хезмәт итә. Хәзер Һади абыйга 85 яшь. Ул уллары, киленнәре һәм оныкларының иң яраткан кешесе. Зарланмыйча, барына шөкер итеп яшәп ята.
Җиңүнең 60 еллык юбилее якынайган саен һәркемнең йөрәгендә истәлекләр әрнүләр яңара. Чөнки сугыш ил хәсрәте, халык ачысы ул. Һади абый да үзенең сугышчан юлы турында тыныч кына сөйли алмый. Әсирлектә үткән көннәрен күз яшьләре белән искә ала. Газраил белән йөзгә-йөз очрашкан, фашистларның үлем лагерьларында булган, Германиянең үзенә кадәр барып җиткән бу кеше зур хөрмәткә лаек.
Һади Төхвәтуллин сөйләгәннәрне
Р.Гайнатуллина язып алды.
