- •Турханов әхмәт вафа улы
- •Төхвәтуллин һади төхвәтуллович
- •Җиһаншин сәйфулла хөснелгата улы
- •Хәлиуллин мөхтәрәм хәлиулла улы
- •Вәлиуллин хафиз зиннәтулла улы
- •Хәйбуллин мөхәррәм ярулла улы
- •Сибгатуллин абдрахман хатыйп улы
- •Кәримуллин фәрзетдин кәримулла улы
- •Фәтхетдинов фәезрахман фәтхетдин улы
- •Ильин михаил ефимович
- •Корнетов николай николаевич
- •Хөснуллин хәбибулла габидулла улы
- •Ильин кузьма ефимович
- •Җиһаншин габделбари мөбәрәкша улы
- •Сабиров госман хаматгата улы
- •Гаврилов петр андреевич
- •Сибгатуллин зарифулла набиулла улы
- •Ибәтуллин ногман нигъмәтулла улы
- •Хөснетдинов салих фәсхетдин улы
- •Билалов галимҗан мингабетдин улы
- •Вәлиев хатыйп фәтыйх улы
- •Гиниятуллин кәлимулла лотфулла улы
- •Гатин халирахман габрахман улы
- •Җәләев мөхәммәтһади галәветдин улы
- •Саматов гарифулла галиулла улы
- •Мостафин җәүдәт габдрахман улы
- •Миңнеголова нәкыя солтан кызы
- •Нәбиуллин хәбибулла нәбиулла улы
- •Миңнеголов миншакир миңнегол улы
- •Газизов гата закир улы
- •Ситдыйков шакир вафа улы
- •Билалов абдулла шәфигулла улы
- •Заитов вилдан бәхтияр улы
- •Сираев мингалим фәхретдин улы
- •Мөхетдинов зөфәр сөнгат улы
- •Хәйруллин нәбиулла хәйрулла улы
- •Минкин петр степанович
- •Садыйков закир сабир улы
- •Әхмәтов варис хафиз улы
- •Никитин иван тихонович
- •Вәлиев хәсәнҗан һади улы
- •Яруллин гомәр вагыйз улы
- •Хөснетдинов зәйнетдин гыйльметдин улы
- •Садыйков искәндәр вәли улы
- •Моряков шамиль мөбәрәкҗан улы
- •Галлямов фәйзрахман габдрахман улы
- •Мифтахутдинов хаертдин фәсхетдин улы
- •Хөснуллин хәбибрахман гобәйдулла улы
- •Әхмәтҗанов гомәр гайнетдин улы
Гатин халирахман габрахман улы
Чистай районы
Яүширмә авылы
Гатин Халирахман Габдрахман улы 1924 елның 16 нчы июлендә Яүширмә авылында туа. 1943 елның 24 нче гыйнварендә Армиягә алына. Башлангыч хәрби әзерлекне Горькийда үтә.
Халирахман ага өч ел Кытайда Ляодун ярым утравында, Порт-Артурда, Харбин шәһәрендә хезмәт итә.
Балтыйк буе фронтында 108 нче номерлы автомат ротасында һәм реактив-миномет полкында да хезмәт итәргә туры килә аңа.
Халирахман ага хезмәт иткән полк дошман траншеясына бәреп кереп пулемет расчетын юк итә. Дошманны эзәрлекләү барышында, аларның полк байрагы урнашкан автомашинасын юк итә, плацдармны яулап ала һәм дошманның берничә һөҗүмен кире кайтарып аны үз кулларында тота. Шушы вакыйгаларны искә төшергәндә ветеранның күзләре очкынланып, тавышлары көрәеп, бит алмалары алсуланып китә, гүя ул, үзенең автоматын күкрәгенә кысып “ура” кычкырып атакага күтәрелгән мизгелләрен искә төшергәндәй була, күрәмсең.
1945 елның 3 сентябрендә поезд белән аларны Латвиягә алып китәләр, аннан соң Монголиягә күчерәләр, Япония белән дә сугышка керәләр.
Ничек кенә авыр булмасын сугышны бетереп, фашистларны җиңеп, туган якларга кайту өмете белән яши Халирахман ага. “Өмет кешене яшәтә”- дип бик тә хак әйтелгән.
Халирахман Габдрахман улы Гатинга да орден-медальләр чыңлатып, туган авылы Яүширмәгә кайтып җитүләр насыйп була.
Халирахман Гатин сөйләгәннәрне
Р.Әхмәтшина язып алды.
Җәләев мөхәммәтһади галәветдин улы
Чистай районы
Яүширмә авылы
1915 нче елда Яүширмә авылында туа. 1937 елда солдат хезмәтенә алына. 1939 елда хезмәтен төгәлләп Владивостоктан туган якларына кайтып төшә. Ләкин тиздән фин сугышына китәргә туры килә. Ә 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач та яңадан Финляндиягә эләгә.
Ленинград блокадасының ачы газапларын да татырга туры килә Минһади бабайга. 900 көн һәм төн дәвам иткән боҗрада ике миллион 887 мең кеше газап чигә. Шулар рәтендә Минһади ага да була.
“Ачлык, ялангачлык, зәмһәрир салкын кышлар үзенекен итте, 252 мең кешенең гомерен алып китте. Үлекләрне баштарак юрганга, җәймәләргә төреп күмәләр иде, тора-бара үз киемнәрендә генә күмә башладылар, ахырга таба машиналарга төяп шәһәр кырыена, Пискарев зиратына илтеп бушаталар иде”- дип искә ала Минһади бабай.
Блокада өзелгәч Минһади Җәләев Монголиягә җибәрелә һәм Бөек Җиңүне дә ул шунда каршылый.
1946 елда туган авылы Яүширмәгә әйләнеп кайта. Сугыштан соңгы елларда колхозда эшли. Шушы авылда гомер итә.
Минһади Җәләев сөйләгәннәрне
Р.Әхмәтшина язып алды.
Саматов гарифулла галиулла улы
Чистай районы
Нарат-Елга авылы
Мин, Саматов Гарифулла Галиулла улы Татарстан Республикасы Нарат-Елга авылында 1919 елның 19 июнендә туганмын.
Авыр еллар. 1921 елны әтиебез үлеп китә. Ашарга, кияргә кием булмаганга әни мине 1921 елны балалар йортына тапшыра. Авылдашыбыз Вазыйх абый мине кызганып авылга алып кайта.
1928 елның сентябрендә 9 яшемдә беренче класска мәктәпкә укырга кердем. Мәктәп- иске агач өйдә урнашкан. Анда без төрле яшьтәге балалар бер класста укыдык. 1923 елгы сеңлем Мәрһуҗамал да безнең белән укыды. Барыбызга да бер укытучы Әминов Гаяз абый булды. 1932 елны башлангыч классны бетердем. Һәм әни мине Чистай шәһәренең ШКМ (школа колхозной молодёжи) мәктәбенә 5 нче класска укырга бирде. Укулар түләүле иде. Әни белән бабай укуым өчен түли алмау сәбәпле, 5 классны бетердем дә читкә чыгып киттем. Авыр тормыш, ачлык, кияргә киемнәр дә юк иде. Бабай мине озатып җибәрде. Шуннан соң Иванова шәһәренә барып урнаштым. Бу 1933 ел иде. Иванова шәһәрендә 1939 елга кадәр эшләдем. 1939 елны үзебезнең районыбызга кайтып армиягә алындым. Аннары безне 1939 елның 15 нче октябрендә Киев шәһәренә җибәрделәр. Анда безне алты ай укыттылар. Аннан соң рота белән Көнбатыш Украинага Львов шәһәренә җибәрделәр. Шунда мин Армия сафларында хезмәт иттем. Хезмәт итеп бетерә алмадым 1941 елны сугыш башланды. Рота белән Львов шәһәрендә бер мең ярым кеше идек. Приказ нигезендә безне Житомир шәһәренә НКВД опер группа частенә җибәрделәр. Анда сугыш бик каты булды. Безнең ротабызда нинди генә милләт кешеләре юк иде. Бер-беребезне аңлап ярдәм итешеп, авыр вакытларда киңәшләребез, ярдәмебез белән яшәдек һәм сугыштык.
1943 елны безне Мәскәү шәһәренә алдылар. Анда безне өйрәтеп яңадан сугышка җибәрделәр. Без Киев шәһәренә барып җитеп бер ай көне-төне, бик каты сугышырга туры килде. Күп иптәшләребез үлеп калды. Киев сугышын уңышлы тәмамлап, безне исән калганнарны яңадан Мәскәүгә чакырып алдылар.
1943 елны Губаха шәһәренә җибәрделәр. Монда инде сугышырга түгел, ә сугыштан качып йөрүчеләрне озата бардык. Шунда мәңге истә калырлык хәл булды. Безнең авылдагы Шаһиев Фатих абыйны очраттым. Ул олы яшьтәге кеше иде. Сугышка бармады, ә монда трудовой хезмәткә җибәргән иделәр. Алар шунда эшләгәннәр. Мин авылдан чыгып киткәнгә биш ел вакыт үткән иде. Минем өчен бик зур шатлык булды. Командирдан рөхсәт алып, төне буе сөйләшеп утырдык. Кочакланышып, елашып аерылыштык.
1944 елны мине һәм дүрт иптәшемне Владивосток шәһәренә җибәрделәр. Монда без сугыштан качып йөрүчеләрне барларга тиеш идек. Владивосток шәһәрендә үзебез генә булмадык, безгә тагын ярдәмчеләр бирделәр зур авырлыклар белән сугыштан качып йөрүчеләрне барладык. Үз бурычыбызны үтәп яңадан Мәскәүгә кайттык. Мәскәү шәһәреннән берничә чакрым ераклыкта урнашкан частька төпләндек. Шушы частьта сугыш беткәнчегә кадәр булдык.
1945 елны каты яраланып госпитальгә дәваланырга яттым. Госпитальдән соң комиссия үтеп икенче группа инвалид итеп кайтарып җибәрделәр.
Шуннан башлап минем бөтен тормыш юлым туган авылымда үтте. Эшемне колхозда башлап җибәрдем. Урманнар кисеп атлар белән агач ташыдык.
1949 елны мине заправкага эшкә куйдылар. Шушы эшемдә 25 ел эшләдем. Шуннан соң газ эшчесе һәм янгын саклау хезмәткәре булып эшләдем.
1979 елда пенсиягә чыктым. Пенсиягә чыккач та, шул эшемдә яңадан биш ел эшләдем. Сугышта катнашкан өчен гвардия ордены, Бөек Ватан сугышы ордены, Георгий Жуков ордены һәм башка бик күп медальләр белән бүләкләделәр.
