- •Турханов әхмәт вафа улы
- •Төхвәтуллин һади төхвәтуллович
- •Җиһаншин сәйфулла хөснелгата улы
- •Хәлиуллин мөхтәрәм хәлиулла улы
- •Вәлиуллин хафиз зиннәтулла улы
- •Хәйбуллин мөхәррәм ярулла улы
- •Сибгатуллин абдрахман хатыйп улы
- •Кәримуллин фәрзетдин кәримулла улы
- •Фәтхетдинов фәезрахман фәтхетдин улы
- •Ильин михаил ефимович
- •Корнетов николай николаевич
- •Хөснуллин хәбибулла габидулла улы
- •Ильин кузьма ефимович
- •Җиһаншин габделбари мөбәрәкша улы
- •Сабиров госман хаматгата улы
- •Гаврилов петр андреевич
- •Сибгатуллин зарифулла набиулла улы
- •Ибәтуллин ногман нигъмәтулла улы
- •Хөснетдинов салих фәсхетдин улы
- •Билалов галимҗан мингабетдин улы
- •Вәлиев хатыйп фәтыйх улы
- •Гиниятуллин кәлимулла лотфулла улы
- •Гатин халирахман габрахман улы
- •Җәләев мөхәммәтһади галәветдин улы
- •Саматов гарифулла галиулла улы
- •Мостафин җәүдәт габдрахман улы
- •Миңнеголова нәкыя солтан кызы
- •Нәбиуллин хәбибулла нәбиулла улы
- •Миңнеголов миншакир миңнегол улы
- •Газизов гата закир улы
- •Ситдыйков шакир вафа улы
- •Билалов абдулла шәфигулла улы
- •Заитов вилдан бәхтияр улы
- •Сираев мингалим фәхретдин улы
- •Мөхетдинов зөфәр сөнгат улы
- •Хәйруллин нәбиулла хәйрулла улы
- •Минкин петр степанович
- •Садыйков закир сабир улы
- •Әхмәтов варис хафиз улы
- •Никитин иван тихонович
- •Вәлиев хәсәнҗан һади улы
- •Яруллин гомәр вагыйз улы
- •Хөснетдинов зәйнетдин гыйльметдин улы
- •Садыйков искәндәр вәли улы
- •Моряков шамиль мөбәрәкҗан улы
- •Галлямов фәйзрахман габдрахман улы
- •Мифтахутдинов хаертдин фәсхетдин улы
- •Хөснуллин хәбибрахман гобәйдулла улы
- •Әхмәтҗанов гомәр гайнетдин улы
Әхмәтов варис хафиз улы
Чистай районы
Кызыл Ялан авылы
Әхмәтов Варис Хафиз улы 1923 елның 2 январенда Кызыл Ялан авылында туган.
1943 елның апрелендә сугышка алына. Казанда ике ай сугышчан әзерлек үтә. Аннан аны Ленинград фронтына алгы сызыкка җибәрәләр. Ике ай буена шәһәр өчен барган зур сугышларда катнаша ул. 1944 елда каты сугышларның берсендә авыр яралана, җиде ай госпитальдә ята, аягына операция ясыйлар.
1945 елның мартында туган авылына кайта, Җиңү көнен шунда каршылый. Хөкүмәтебез Варис аганы, сугышта күрсәткән батырлыклары өчен орден һәм медальләр белән бүләкли.
“Мин сугыш кайгы-хәсрәтләрен, авыр яраларны беркемгә дә теләмәс идем, тыныч тормышның кадерен белик! Менә инде 60 ел ул яралардан сыкрыйбыз, яу кырында ятып калган дусларыбызның хөрмәтләп искә алабыз. Тынычлык телим мин киләсе елларга”- ди Варис Хафиз улы.
Варис Әхмәтов сөйләгәннәрне
Р.Вәлиева язып алды.
Никитин иван тихонович
Чистай районы
Бахта авылы
Җиңү көне ерагайган саен Бөек Ватан сугышында катнашучылар сафы да сирәгәя бара. Халкыбызның “үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел” дигән бик матур мәкален исебездән чыгармаска тиешбез.
Бахта авылының хөрмәткә лаек ветераны Никитин Иван Тихонович 1927 елның 2 нче февралендә туа. 1944 елның 4 декабрендә хәрби хезмәткә алына. Алар авылдан унике кеше чыгып китәләр Норлатка кадәр ат белән озата баралар. Пензага барып җиткәч барлык булган әйберләрен җыеп алалар. Тишек итек, колаксыз бүрекләр киеп патрульга чыга торган булганнар.
Иван Тихонович Вильнюс, Каунас шәһәрләрендә булган. “Иске киемнәрдән тезеп бастырдылар,- дип сөйли ветеран,- кайсыбызның бер балагы ертык, кайсының тезе күренә, генералны шулай каршы алдык. Дәшми генә генерал солдатларны карап чыга, ә адъютанты солдатларның ыштаннарын тартып ерта. Икенче көнне үк безгә яңа кием бирделәр. Ул вакытларда армиядә тәртип иде,- ди Иван Тихонович. Армиядә җиде ел хезмәт итә.
1949 елда кече сержант Никитин Иван Тихоновичны маршал Х.Баграмян үзе кулын кысып ВЛКСМ Үзәк комитеты грамотасы белән бүләкли.
Иван Тихонович сугыштан соңгы елларда юбилей медальләре һәм мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Сугыштан соң авылда клуб мөдире, хуҗалык рәисе ярдәмчесе, дуңгыз фермасы мөдире һәм бригадир булып эшли.
Тормыш иптәше Мария Романова белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер Иван Тихонович лаеклы ялда, шулай булса да җир җимертеп эшләп йөри. Балаларны бик ярата, аларны урамда күрсә дә күңелле итеп сөйләшә, шаяра, “кызык бабай” диләр аңа кечкенә балалар.
И.Никитин сөйләгәннәрне
В.Чапыжникова язып алды.
Вәлиев хәсәнҗан һади улы
Чистай районы
Гаделша авылы
Мин, 1923 елның 20 нче ноябрендә дөньяга килгәнмен. Башлангыч белемне Маяк башлангыч мәктәбендә алдым.
Яүширмә мәктәбенә йөреп җиде классны бетердем дә, Пермь шәһәренә дөнья гизәргә чыгып киттем.
1942 елның июлендә 19 яшемдә сугышка киттем. Сержантлар укыта торган бишенче учебный полкта бер ел укыганнан соң, 1943 елның июлендә сержант булып сугышка кердем. Курск янында Днестр елгасын кичәр өчен сал ясарга задание алдык. Шул саллар белән төнлә елганы кичеп чыктык. Елганың теге ягындагы плацдармны алгач, аның янында гына снаряд шартлады. Сул аягым снаряд кисәкләре белән яраланды. Бу вакыт эчендә калган солдатлар елга аша вакытлыча төзелгән йөзмә күпер төзеп өлгергәннәр иде инде. Шул күпер аша винтовкага таянып кире безнең якка чыгарга мәҗбүр булдым. Анда мине санитарлар каршы алды, һәм мине казарма госпиталенә җибәрделәр.
Шулай итеп мине югалтканнар, һәм туган ягыма “хәбәрсез югалды” дигән язу җибәргәннәр. Госпитальдә алты ай ятканнан соң, Казанга дәвалануны дәвам итәргә җибәрделәр.
1944 елның апрелендә яңадан фронтка киттем. Прибалтикага Рига шәһәренә эләктем. Тимер юл буендагы авылны алырга задание алдык. Немецлар тимер юл панельләрен аркылы кисеп чыккан булганнар, шул тимер юлны аркылы чыгып заданиене үтәдек. Авылның теге башына чыгып җиткәндә уң аягыма пуля тиеп яраландым. Тагын Смоленск өлкәсенә госпитальгә җибәрделәр. Терелеп чыкканнан соң Елго шәһәре янында сугышны дәвам иттем. Елга аша чыгып немецларның отборный частьләрен үзләре ягына чыгармаска дигән бурыч йөкләделәр. Задание зур авырлыклар белән генә үтәлде. Ә Җиңүне Латвиянең Нормандия ярымутравында каршыладым. Сугышта аеруча истә калганы: 70 кешелек группаны разведкага җибәрү булды. Без немецларның күпме көчләре барлыгын белеп кайтырга тиеш идек. Бер көн буе салкын су эчендә ятарга туры килде. Частька күбебез әйләнеп кайтмады. Әмма ләкин заданиене үтәп кайттык.
Сугыш беткәннән соң киредән 204 нче запас полкка җибәрделәр, безнең полк Рига шәһәрендә чистарту эшләре алып барды. Мин контрразведкада, капка төбендә контролер булып тордым. Авылга 1947 нче елда гына әйләнеп кайттым.
Маяк колхозының иң чибәр кызы Минҗамалга өйләнеп матур гаилә кордык, алты бала тәрбияләп үстердек. Башта “Маяк” колхозында бер елга якын төрле эштә, аннары 1951 нче елга кадәр хисапчы булып эшләдем. Шул ук авылда ике елга кадәр ферма мөдире булып тордым. Мин мөдирлек иткән ферма районда беренчелекне алып Мәскәүгә күргәзмәгә барды. Пенсиягә чыкканчы Тукай колхозында кассир һәм техника бухгалтеры булып эшләдем. 1985 елдан бирле кече улым Рамил гаиләсе карамагында яшим.
