Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
СОЛДАТ ХӘТЕРЕ (яшел тышлы)ЧИСТАЙ ҮЗӘК КИТАПХАНӘ...docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
92 Кб
Скачать
☆

Сибгатуллин зарифулла набиулла улы

Чистай районы

Татар Баганалысы авылы

Сибгатуллин Зарифулла Набиулла улы 1942 елның май аенда хәрби шоферлар курсына укырга алына. Шул елның сентябрь аенда аны сугышка җибәрәләр. Мәскәү, Смоленск өчен барган сугышларда ул шофер буларак катнаша.

Сугышларның берсендә кулы яраланып госпитальгә эләгә. Өч ай дәваланганнан соң аны тагын фронтка җибәрәләр. Бу юлы ул автоматчы булып атаклы Курск дугасы сугышларында катнаша һәм яраланганнан соң тагын госпитальгә эләгә. Ниһаять, ул 1944 елның февраль аенда инвалид булып туган авылына әйләнеп кайта.

Сугыш кырларында күрсәткән батырлыклары өчен ул “Бөек Ватан сугышы” ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Тормыш иптәше Разия апа белән җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Зарифулла абый бүген дә исән-сау, авылда яши.

Зарифулла Сибгатуллин сөйләгәннәрен

А.Билалова язып алды.

Ибәтуллин ногман нигъмәтулла улы

Чистай районы

Татар Баганалысы авылы

Ибәтуллин Ногман Нигъмәтулла улы 1926 елның 3 июлендә Ярославль шәһәрендә дөньяга килә. 1932 елда алар гаиләләре белән Тат.Багана авылына кайтып яши башлыйлар. Монда Ногман ага 4 класс белән ала. 1938 елда алар күчеп китеп Ессентуки, Сәмәрканд шәһәрләрендә яшиләр. Бу елларда Ногман ага рус һәм тадҗик телләрендә белемен арттыра. 1942 елның март аенда алар яңадан авылга кайталар. Кайтып бер ел колхозда эшләгәннән соң 1943 елның 10 ноябрендә Ногман ага армиягә алына. Авылдан алар Сибгатуллин Җәүдәт белән икәү чыгып китәләр. Бу вакытта аларга 17 яшь була. Аларның сугышчан хезмәтләре өчен Ерак Көнчыгышта чик буенда урнашкан 505 нче укчы полкта башлана. 1945 елның 1 август көнендә аларның полкын тревога белән уятып японнарга каршы сугышка кертәләр. Бу сугышта Ногман ага Кытайның һәм Көньяк Кореяның күп кенә шәһәрен дошманнардан азат итүдә катнаша. Аның өчен сугыш 3 сентябрьдә ЛЯНГ шәһәрендә Америка гаскәрләре белән очрашканнан соң тәмам була. 1947 елда совет гаскәрләрен Кореядан чыгарганнан соң Ногман ага хәрби хезмәтен Владивостокта дәвам итә. Шунда ул авырып госпитальгә эләгә.

Ногман агага бары тик 1950 елда гына хезмәтен тәмамлап авылына кайту насыйп була. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ул “Бөек Ватан сугышы” ордены һәм 12 медаль белән бүләкләнә.

Ногман Ибәтуллин сөйләгәннәрне

А.Билалова язып алды.

Хөснетдинов салих фәсхетдин улы

Чистай районы

Татар Баганалысы авылы

1925 елның 25 маенда Тат.Багана авылында Фәсхетдин белән Миңлекамал гаиләсендә 3 нче бала булып дөньяга килә. 10-12 яшеннән колхозда эшли башлый, тырма тырмалый, сука сукалый һәм башка эшләрдә эшли.

1943 елның башында армиягә чакырыла. Авылдан алар 17-18 яшьлек егетләр бишәү чыгып китәләр. Солдат хезмәте Монголиядә башлана. Салих абый 105 нче артилеррия полкында элемтәче булып хезмәт итә. 1943 елның январь аеннан июненә кадәр элемтәче-снайпер булып, 1943 елның июненнән 1944 елның июленә кадәр 80 нче укчы полкта хезмәт итә.

1944 елның июленнән 1948 нче елның мартына кадәр 506 нчы батальонда укчы була. 1945 елда японнарга каршы сугышка керәләр. Мең биш йөзләп япон солдатын пленга алып Карагандага кайталар. Аларны шахталарда эшләтәләр, урман кистерәләр. Ике айдан соң яңадан үз частьләренә кайталар.

1948 елның март аенда гына туган авылына кайтырга насыйп була аңа. Авылга кайткач та җиң сызганып эшкә тотына. Аңа бригадир да, агротехник та, колхоз рәисе булып та эшләргә туры килә. 1948 елның апрелендә тормыш корып җибәрә, сигез бала тәрбияләп үстерәләр. Салих абый күп кенә дәүләт бүләкләре иясе.

Салих Хөснетдинов сөйләгәннәрне

А.Билалова язып алды.