- •Турханов әхмәт вафа улы
- •Төхвәтуллин һади төхвәтуллович
- •Җиһаншин сәйфулла хөснелгата улы
- •Хәлиуллин мөхтәрәм хәлиулла улы
- •Вәлиуллин хафиз зиннәтулла улы
- •Хәйбуллин мөхәррәм ярулла улы
- •Сибгатуллин абдрахман хатыйп улы
- •Кәримуллин фәрзетдин кәримулла улы
- •Фәтхетдинов фәезрахман фәтхетдин улы
- •Ильин михаил ефимович
- •Корнетов николай николаевич
- •Хөснуллин хәбибулла габидулла улы
- •Ильин кузьма ефимович
- •Җиһаншин габделбари мөбәрәкша улы
- •Сабиров госман хаматгата улы
- •Гаврилов петр андреевич
- •Сибгатуллин зарифулла набиулла улы
- •Ибәтуллин ногман нигъмәтулла улы
- •Хөснетдинов салих фәсхетдин улы
- •Билалов галимҗан мингабетдин улы
- •Вәлиев хатыйп фәтыйх улы
- •Гиниятуллин кәлимулла лотфулла улы
- •Гатин халирахман габрахман улы
- •Җәләев мөхәммәтһади галәветдин улы
- •Саматов гарифулла галиулла улы
- •Мостафин җәүдәт габдрахман улы
- •Миңнеголова нәкыя солтан кызы
- •Нәбиуллин хәбибулла нәбиулла улы
- •Миңнеголов миншакир миңнегол улы
- •Газизов гата закир улы
- •Ситдыйков шакир вафа улы
- •Билалов абдулла шәфигулла улы
- •Заитов вилдан бәхтияр улы
- •Сираев мингалим фәхретдин улы
- •Мөхетдинов зөфәр сөнгат улы
- •Хәйруллин нәбиулла хәйрулла улы
- •Минкин петр степанович
- •Садыйков закир сабир улы
- •Әхмәтов варис хафиз улы
- •Никитин иван тихонович
- •Вәлиев хәсәнҗан һади улы
- •Яруллин гомәр вагыйз улы
- •Хөснетдинов зәйнетдин гыйльметдин улы
- •Садыйков искәндәр вәли улы
- •Моряков шамиль мөбәрәкҗан улы
- •Галлямов фәйзрахман габдрахман улы
- •Мифтахутдинов хаертдин фәсхетдин улы
- •Хөснуллин хәбибрахман гобәйдулла улы
- •Әхмәтҗанов гомәр гайнетдин улы
Вәлиуллин хафиз зиннәтулла улы
Чистай районы
Татар Баганалысы авылы
Вәлиуллин Хафиз Зиннәтулла улы 1942 елның 25 декабрендә армия сафларына алына. Беренче бәрелеш 1943 елның 24 нче июнендә Десна елгасы янында була. 25 нче июньдә Деснаны кичеп икенче якка чыгалар.
1943 елның 14 нче октябрендә Киев юнәлешендә атакага барганда пуля тиеп Хафизның аягын яралый. Декабрьнең унҗидесендә аны Тамбов шәһәренә китерәләр. Һәм ул анда госпитальдә тугыз ай дәвалана.
1944 елның июнь аенда туган авылына кайта. Хафиз Вәлиуллин III дәрәҗә “Дан” ордены, I дәрәҗә “Бөек Ватан сугыгышы” ордены һәм бик күп медальләр белән бүләкләнә.
1954 елда Зәйнәп апа белән тормыш корып җибәрәләр. Биш бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә тормыш иптәше белән авылда яшиләр.
Хафиз Вәлиуллин сөйләгәннәрне
А.Билалова язып алды.
Хәйбуллин мөхәррәм ярулла улы
Чистай районы
Татар Баганалысы авылы
Хәйбуллин Мөхәррәм Ярулла улы 1924 нче елда Татар Баганалысы авылында крестьян гаиләсендә туа. Авылда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшли. 17 яшь тулгач, 1942 елның август аенда армиягә алына. Башта берничә ай өйрәнүләр лагерында хәрби әзерлек уза. Аннан соң, 1943 елның гыйнвар аеннан- хәрәкәттәге армиядә хезмәт итә.
Ул немецларның котын алган көчле реактив миномётлар- “Катюша” частенә эләгә. Башта төньяк-көнбатыш (Калинин өлкәсенә), аннары Курск дугасы бәрелешләрендә сугыша. Аннары Румыния, Югославия, Венгрия, Австрия җирләрен азат итүдә катнаша. Җиңүгә бер ай калгач (1945 елның апрель аенда), Австрия җирендә каты яраланып 4 ай госпитальдә ята. Башта Будапешт шәһәрендә, аннан соң Сочи шәһәрендә дәвалана. 1945 елның июнь аенда инвалид булып туган авылына кайта.
Кайткач бераз колхозда эшли. Яралары авыр булу сәбәпле эшен алыштыра һәм мәктәпкә военрук булып урнаша. Читтән торып башта 1950 елны педагогия училищасын, аннары 1965 елны педагогия институтын тәмамлый. Физкультура укытучысы булып та эшли, башлангыч классларда балалар да укыта. Соңгы елларда география фәнен укыта һәм 1984 елда лаеклы ялга чыга.
Бу авыр, озакка сузылган сугышта шактый авырлыклар кичерергә, оккупация сатында калган җимерек, яндырылган күп шәһәрләрне һәм авылларны күрергә туры килә Мөхәррәм абыйга. “1943 елның җәендә Курск, Белгород өлкәләрен азат иткәндә картларның һәм балаларның безне ничек каршы алулары әле бүгенгедәй күз алдымда”- ди ветеран. Немецлар бу яклардан эшкә яраклы барлык кешене Германиягә куып алып киткәннәр. Аларны төрле авыр эшләрдә эшләткәннәр, күп халыкны вәхшиләрчә җәзалаганнар, атканнар. Немец фашистларының тыныч халыкка карата кылган бу җинаятьләре аны нык тетрәндергән.
Сугыш ветераны Мөхәррәм абый бик күп сугышчан бүләкләргә лаек була: III дәрәҗә сугышчан “Дан” ордены, I дәрәҗә “Бөек Ватан сугышы” ордены, “Батырлык өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, “Будапештны азат иткән өчен”, “Венгрияне алган өчен” һәм башка бик күп медальләр. Бүгенге көндә ул авылда яши.
Мөхәррәм Хәйбуллин сөйләгәннәрне
А.Билалова язып алды
Сибгатуллин абдрахман хатыйп улы
Чистай районы
Татар Талкышы авылы
“Җиңү көне якынлашкан саен сугыш вакытында күргән барлык авырлыклар йөрәк ярасы булып искә төшә”- ди авылыбызның ил агасы Абдрахман ага.
Тормыш юлына килгәндә- Сибгатуллин Абдрахман Хатыйп улы икенче бала булып, 1921 елда Татар Талкышы авылында дөньяга килә.
...Ачлык еллары. Кечкенә Абдрахманны алып әти-әнисе Донбасска эшкә китә. Анда да язмыш, аларны кочагын җәеп, каршы алмый. Әтисе шахтада эшли, әнисе кер юа. Туган як үзенә тарта, Абдрахман укырга кергәндә, кире авылга әйләнеп кайталар. Туган якта бөтен авырлыклар да онытыла. Колхозда төрле эшләрдә эшли ул. Туган авылында яшьлегенең иң кызык, иң матур вакытлары шулай үтә, бернинди авырлыклар да сизелми. 1940 елда аны армия хезмәтенә алалар. Ул Украинада, Төньяк Буковина Черновцы шәһәрендә чик сакчысы булып хезмәт итә.
1941 елның матур җәй таңында, көтмәгәндә немец гаскәрләре бәреп керәләр. Алар чолганышта кала. Алты ай буена урман эчләрендә үләннәр һәм төрле үсемлекләр белән тукланып яшиләр. Шуннан соң совет гаскәрләре чолганышны өзгәч, аларга кушылып сугыша башлыйлар. Ләкин көчләр тигез булмый, аларга гел чигенергә туры килә. Үзенең сугышта күргәннәрен, Абдрахман ага еламыйча гына сөйли алмый. Бер яктан дошманга каршы тора алмау гарьлеге, икенче яктан күз алдында 19-20 яшьлек иптәшләренең һәлак булуы бик тә авыр була. Каты бәрелешләрдә күзе каты яралана һәм госпитальгә эләгә. Аны Уфага озаталар. Бик озак дәваланганнан соң, сугышка яраксыз табып аны, тылга озаталар.
Бик авыр еллар була, авылда ир-ат көче җитми. Кайтып җиңнәрен сызганып, эшкә керешә егет. Аңа трактор бирәләр. Мөслим МТСында трактористлар бригадиры булып эшли. Авылның уңган, матур кызы Фәһимә белән тормыш корып җибәрәләр, ике ул үстерәләр. Пенсиягә кадәр, Абдрахман ага склад мөдире булып эшли. Авылның активисты була, кичләрен спектакльләрдә катнаша, район газетасының хәбәрчесе буларак мәкаләләр яза, төрле конференцияләрдә катнаша. Гомер буена үрнәк гаилә булып гомер итәләр. Бүгенгесе көндә алар- дүрт оныклары, ике оныкчыкларының яраткан әби-бабалары, ә балаларының хөрмәтле әти-әниләре.
Абдрахман Сибгатуллин сөйләгәннәрне
Баһаутдинова С.Ш. язып алды.
