Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
СОЛДАТ ХӘТЕРЕ (яшел тышлы)ЧИСТАЙ ҮЗӘК КИТАПХАНӘ...docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
92 Кб
Скачать
☆

Билалов абдулла шәфигулла улы

Чистай районы

Мөслим авылы

Абдулла Шәфигулла улы Билалов 1922 елның 19 декабрендә Әлки районы Алпар авылында дөньяга килә. Абдулла абыйга биш ай тулгач, әнисе вафат була. Әтиләре яшь әнигә өйләнә. Озакламый дүрт балалы әлеге гаилә бәхет эзләп Мөслим якларына килеп чыга. Гаилә башлыгы балта остасы булганлыктан, биредә аларны бик теләп кабул итәләр. Билаловлар гаиләсе шунда төпләнеп яши башлый. Эш тә булгач, авыл халкы үз иткәч, яшь гаиләнең киләчәккә өмет-ышанычы артып киткәндәй була. Ә Абдулла абый кечкенәдән үк авыр эшләрдә эшләп, гаиләгә ярдәм итә башлый.

Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елның 12 декабрендә аңа да чакыру килә. Ул Сталинград фронтына җибәрелә, биредә разведка полкына эләгә. Бер задание вакытында ул нык яралана, ә иптәше һәлак була. Абдулла абый хәрби госпитальдә бер айга якын дәвалана.

“Сугышның бер көне дә онытылмый. Һәлак булучы, яралы совет сугышчыларының исәбе-хисабы булмады. Мондый мәхшәрләр кабат булмасын, илебез тыныч, күгебез аяз булсын, ходай беркайчан да сугыш күрсәтмәсен!”- дип тели Бөек Ватан сугышы ветераны Абдулла Шәфигулла улы Билалов.

Аның сугышта күрсәткән батырлыгын раслап, күкрәгендә хөкүмәтебез бүләкләре- орден-медальләр балкый.

Абдулла Билалов сөйләгәннәрне

Т.Гатауллина язып алды

Заитов вилдан бәхтияр улы

Чистай районы

Мөслим авылы

Вилдан Бәхтияр улы Заитов 1913 елның 15 февралендә Зәй районы Югары Пеличи авылында крестьян гаиләсендә туа. 1921 елда башлангыч сыйныфка укырга керә һәм аны яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Искиткеч акыллы, башлы бала була ул. Хәтта аны башка укытучы килгәнче дип, икенче сыйныфны укытырга куялар. Билгеле, берничә айдан, яңа укытучы килгәч, ул сыйныфташлары белән укуын дәвам итә. Мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлаган Вилданны 1930 елда өчеллык педагогия техникумына укырга җибәрәләр. Укуы тәмамлангач, мәктәпкә эшкә кайта.

1940 елда яшь егет Вилдан Бәхтияр улы армия сафларына чакырыла, 295 нче артиллерия полкында кавалерист булып хезмәт итә. Сугыш башлангач, 683 нче укчылар полкында разведчик була.

1942 елның сентябрендә хәрби задание үтәгәндә немецлар тоткынлыгына эләгә. 1945 елның апреленә кадәр авыр, газаплы тормышта җәфа чигә. Андагы хәлләр аның хәтерендә куркыныч бер төш кебек кенә саклана...

Совет гаскәрләре тоткынлыктан азат иткәч, ул яңадан сугышка керә. 278 нче укчылар полкында хезмәтен дәвам итә, 1945 елның 25 сентябрендә демобилизацияләнә.

Сугышта күрсәткән кыюлыгы өчен аның күкрәген орден-медальләр бизи.

Илебез немец илбасарларыннан азат ителгәч, Вилдан абый югары уку йортына укырга керә. Педагогия институтының физика-математика бүлеген уңышлы тәмамлап, Чистай районы Мөслим мәктәбенә укытырга җибәрелә. Яшь буынга белем бирүдә күрсәткән уңышлары өчен “Халык мәгарифе отличнигы” дигән билге белән бүләкләнә. 1956 елда ТАССР укытучыларының икенче съездына делегат итеп сайлана.

Авыр, әмма мактаулы һәм яраткан хезмәтендә лаеклы ялга чыкканчы эшли. Бүгенге көндә Мөслимдә яши.

Вилдан Заитов сөйләгәннәрне

Т.Гатауллина язып алды.