- •Турханов әхмәт вафа улы
- •Төхвәтуллин һади төхвәтуллович
- •Җиһаншин сәйфулла хөснелгата улы
- •Хәлиуллин мөхтәрәм хәлиулла улы
- •Вәлиуллин хафиз зиннәтулла улы
- •Хәйбуллин мөхәррәм ярулла улы
- •Сибгатуллин абдрахман хатыйп улы
- •Кәримуллин фәрзетдин кәримулла улы
- •Фәтхетдинов фәезрахман фәтхетдин улы
- •Ильин михаил ефимович
- •Корнетов николай николаевич
- •Хөснуллин хәбибулла габидулла улы
- •Ильин кузьма ефимович
- •Җиһаншин габделбари мөбәрәкша улы
- •Сабиров госман хаматгата улы
- •Гаврилов петр андреевич
- •Сибгатуллин зарифулла набиулла улы
- •Ибәтуллин ногман нигъмәтулла улы
- •Хөснетдинов салих фәсхетдин улы
- •Билалов галимҗан мингабетдин улы
- •Вәлиев хатыйп фәтыйх улы
- •Гиниятуллин кәлимулла лотфулла улы
- •Гатин халирахман габрахман улы
- •Җәләев мөхәммәтһади галәветдин улы
- •Саматов гарифулла галиулла улы
- •Мостафин җәүдәт габдрахман улы
- •Миңнеголова нәкыя солтан кызы
- •Нәбиуллин хәбибулла нәбиулла улы
- •Миңнеголов миншакир миңнегол улы
- •Газизов гата закир улы
- •Ситдыйков шакир вафа улы
- •Билалов абдулла шәфигулла улы
- •Заитов вилдан бәхтияр улы
- •Сираев мингалим фәхретдин улы
- •Мөхетдинов зөфәр сөнгат улы
- •Хәйруллин нәбиулла хәйрулла улы
- •Минкин петр степанович
- •Садыйков закир сабир улы
- •Әхмәтов варис хафиз улы
- •Никитин иван тихонович
- •Вәлиев хәсәнҗан һади улы
- •Яруллин гомәр вагыйз улы
- •Хөснетдинов зәйнетдин гыйльметдин улы
- •Садыйков искәндәр вәли улы
- •Моряков шамиль мөбәрәкҗан улы
- •Галлямов фәйзрахман габдрахман улы
- •Мифтахутдинов хаертдин фәсхетдин улы
- •Хөснуллин хәбибрахман гобәйдулла улы
- •Әхмәтҗанов гомәр гайнетдин улы
Газизов гата закир улы
Чистай районы
Мөслим авылы
Гата Закир улы Газизов 1925 елда Мөслим авылында туа. Җиденче сыйныфны тәмамлауга туган колхозында эшли башлый.
Бөек Ватан сугышы башланганда Гата Закир улына уналты яшь була. Ир-атлар барысы да сугышка китә, авылда карт-коры, үсмерләр, бала-чагалар кала. Гата кебек үсмерләр колхозның төп терәгенә әйләнә. Иң авыр эшләр барысы да, ныгып кына килүче үсмерләр, әби-бабайлар җилкәсенә төшә. Нәкъ ике елдан соң унсигез яше тулган Гата абый да фронтка китә. Авыр, канкойгыч сугышларда катнаша. Биш айдан соң яраланып госпитальгә эләгә. Дәваланып чыкканнан соң янәдән сугышка керә. Сержант буларак Минск, Смоленск, Витебск шәһәрләрен дошманнардан азат итүдә катнаша. “Орша белән Смоленск шәһәрләре арасындагы Горманш дигән авылда тугыз хатын-кызны немец офицерларыннан коткаруда катнаштым. Шунда Алексей исемле рус егетен үлем тырнагыннан йолкып калдым. Нык яраланган Алексей ярым тере хәлдә иде, аны көч-хәл белән кыр госпиталенә илттем”- дип янә бер кат сугыш елларын искә төшерә ветеран.
Билгеле, сугышчылар өчен сугышта узган һәр көн үлем белән яшәү арасы, сынау, сыналу югалтулар...
Урман эчендәге җимерек подвалда яшеренеп ятучы немецларны юк итүдә дә Гата абый зур батырлык күрсәтә, ә иң аянычы, ул монда күп дусларын югалта. Ачы югалтудан йөрәге өзгәләнә, бәгере телгәләнә аның. Санаулы гына калган сугышчан дуслары белән 222 нче номерлы Кызыл Байраклы саперлар отделениясенә эләгә. Оршага якынлашканда аны янә бәхетсезлек сагалый- уң аягын өздерә һәм Мәскәүгә госпитальгә озатыла. Биредә 46-35 нче номерлы ЭВК госпиталендә дүрт ай дәвалана ул. 1944 нче елның 29 ноябрендә Гата абый туган авылына әйләнеп кайта. Тыныч тормышыбызның кадерен белеп, башкаларны да шуңа өндәп яши ул.
Хөкүмәтебез Гата Закир улы Газизовны сугышта күрсәткән батырлыкларын югары бәяли. Аның күкрәгендә орден-медальләр балкый. Бүгенге көндә ул туган авылы Мөслимдә яши.
Гата Газизов сөйләгәннәрне
Т.Гатауллина язып алды.
Ситдыйков шакир вафа улы
Чистай районы
Мөслим авылы
Шакир Вафа улы Ситдыйков 1926 елның 6 ноябрендә Чистай районы Мөслим авылында, урта хәлле крестьян гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. 1929 елда кайбер сәбәпләр аркасында гаиләләре белән Урал поселыгына күченәләр. 1934 елда Шакир абый беренче сыйныфка укырга керә. Башлангыч сыйныфлардан соң туган авылы Мөслим җидееллык мәктәбендә белем ала башлый.
Бөек Ватан сугышы башланганда унбиш яшьлек үсмер булган Шакир абыйга һәм аның яшьтәшләренә, авылда калган карт-корыга иң авыр эшләрне башкарырга туры килә. Әти-абыйлары җиңү яулап тизрәк туган авылларына кайтсын өчен алар ачлы-туклы килеш, көнне-төнгә ялгап, хезмәт итәләр.
1944 елның 10 ноябрендә Шакир Вафа улын һәм аның яшьтәшләрен дә сугышка алалар. Ульяновск өлкәсендә егерме җиденче хәрби өйрәнү полкында өч ай укый ул. Шул ук елның март башында өченче Белорус фронтына Мәскәү аша Брестка озатыла. Биредә ул сугышчан иптәшләре белән Көнчыгыш Пруссиягә снарядлар ташый башлый. “Коточкыч канлы сугышта югалткан дусларым һаман күз алдымда. Без барасы юлларны, күлләрне фашистлар бик каты бомбага тоттылар. Ул мәхшәрдә һәлак булучыларның исәбе-хисабы булмады”- дип тетрәндергеч күренешләрне искә төшерә сугыш ветераны.
Илебезгә Җиңү килә. Совет сугышчылары батырлык күрсәтеп, илбасарларны тар-мар итәләр. Меңләгән совет солдатлары кебек үк, билгеле, әлеге Җиңүдә Шакир абыйның да өлеше бар. Сугыш тәмамлангач та ул хезмәтен дәвам итә, Брестка кире кайтарыла һәм трофейный машиналарны Калинин шәһәренә ташуда ярдәм итә. 1946 елда Клин шәһәренә, сигезенче автополкка хезмәткә күчерелә. 1948 елны исә шул ук полк Запорожьега күчерелә һәм Шакир абый үзенең хезмәтен шунда дәвам итә.
Әти-әнисе өлкән яшьтә булганлыктан хәрби хезмәттән бер ел алдан азат ителә. Туган авылына кайткач, тугызынчы сыйныф өчен имтихан тапшыра. 1951 елда урта мәктәпне тәмамлый һәм шул ук көздә Казан дәүләт педагогия институтының тарих факультетына читтән торып укырга керә. Аны 1958 елда тәмамлый.
Шакир Вафа улы Ситдыйков үзенең бар гомерен яшь буынга белем бирүгә багышлады, туган авылы мәктәбендә тарих укытты.
1986 елдан башлап ул лаеклы ялда. Гаиләсе белән тату гомер итеп, бәхетле картлык кичерә.
Хезмәт һәм сугыш ветеранының күкрәген хөкүмәтебезнең югары бүләкләре- юбилей медальләре бизи.
Шакир Ситдыйковның сөйләгәннәрен
Т.Гатауллина язып алды.
