Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
СОЛДАТ ХӘТЕРЕ (яшел тышлы)ЧИСТАЙ ҮЗӘК КИТАПХАНӘ...docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
92 Кб
Скачать
☆

Сираев мингалим фәхретдин улы

Чистай районы

Татар Баганалысы авылы

“Сугыш башланган көнне бар халык та эштә иде. Бригадир Хәлиуллин Гәрәй абый бөтен халыкны колхоз идарәсе каршына җыеп кайгылы хәбәрне җиткерде”- дип искә ала Мингалим абый.

Алар, тормыш иптәше Зәйтүнә апа белән өйләнешкәннән соң, бары өч ай гына торып калалар. Мингалим абыйны 1942 елның июль аенда сугышка алалар. Суслонгер лагеренда запас полкта өйрәнүләр үтә һәм аны Сталинград фронтына җибәрәләр. Аннан 2 нче Украина фронтына озаталар. Беренче мәртәбә ул сугышка Запарожьеда керә. Бу шәһәрне азат итеп сугыша-сугыша Польшага кадәр барып җитә. Варшавага 20 чакрым кала частьләре белән дошман утына эләгәләр. Ут астыннан исән калганнарны, шул исәптән Мингалим абыйны, Көнбытыш Украинага озаталар, һәм Харьков шәһәрендә яңа часть җыялар. Бер ай өйрәнүләр үтеп аларны Польша чиген сакларга җибәрәләр. 1947 нче елга кадәр Мингалим абый шунда хезмәт итә. Шуннан соң хезмәтен тәмамлап гаиләсе янына кайта.

Мингалим Сираев сөйләгәннәрне

А.Билалова язып алды.

Мөхетдинов зөфәр сөнгат улы

Чистай районы

Мөслим авылы

Зөфәр Сөнгат улы Мөхетдинов Чистай районы Мөслим авылында 1923 елның 26 ноябрендә туа. Аңа сигез яшь булганда алар гаиләләре белән Усия авылына күчәләр. Зөфәр абый башлангыч белемне шушы авыл мәктәбендә ала.

Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башланганда унсигез яшьлек типсә- тимер өзәрдәй яшь егет- Зөфәр колхозда җир җимереп эшләп йөри. Авылның асыл ир-егетләре бер-бер артлы сугышка китә башлый. 1943 елның 6 ноябрендә исә Зөфәр абыйны да сугышка алалар. Ул Мәскәү өлкәсендә алты айлык курслар үтә һәм 1944 елның 17 маенда беренче Белоруссия фронтына сугышка озатыла. Меңәрләгән совет сугышчылары кебек ул да канлы бәрелешләрдә катнаша, ничәмә-ничә тапкыр үлем белән йөзгә-йөз очраша.

Польшаны алган вакытта искиткеч авыр булды: атыш-шартлау тавышлары тыныч тормады. Миномет шартлап, берьюлы өч иптәшебез үлде, шофер егет белән икәү исән-имин калдык. Үзбәк егетебез үз кулымда җан бирде. Шушы коточкыч мизгелләр һаман күз алдымда тора. Шушы мәхшәрдән исән калган шофер дустым белән Җиңү көненә хәтле бергә сугыштык”,- дип ул канлы көннәрне искә ала ветеран.

Туган авылы Мөслимгә сугыш тәмамланып биш ел үткәч кенә кайту насыйп була аңа. Тыныч тормышта ул бар гомерен намуслы хезмәткә багышлый, терлекчелектә эшли.

Кыюлыгы, яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен аның күкрәген “Сугышчан батырлыгы өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, “Берлинны алуда катнашкан өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен” медальләре бизи. Бүгенге көндә Бөек Ватан сугышы ветераны Зөфәр Сөнгат улы Мөхетдинов туган авылында яши.

Зөфәр Мөхетдинов сөйләгәннәрне

Т.Гатауллина язып алды.

Хәйруллин нәбиулла хәйрулла улы

Чистай районы

Мөслим авылы

Нәбиулла Хәйрулла улы Хәйруллин 1912 елның 17 декабрендә Чистай районы Мөслим авылында урта хәлле гаиләдә туа. Бик яшьли ятимлек ачысын татый ул, каты авырудан әтисе вафат була. Әниләре тугыз бала белән берьялгызы кала. Ялгызлык үзенекен итә, берсеннән-берсе кечкенә тугыз баланы аякка бастыру өчен ай-һай күпме сабырлык көч, йокысыз төннәр кирәк була аңа. Зурраклары үсә төшеп, кул арасына керә башлагач, бераз иркенләп сулыш алгандай була ул. Нәбиулла исә дүртенче сыйныфны тәмамлагач, әнисенең төп ярдәмчесенә әверелә. Башка малайлар кебек көтү көтә, көнлеккә байларга ялланып, авыр эшләр башкарып гаиләсенә ярдәм итә. Колхозлашу чоры башлангач, фермада эшли башлый.

1941 елның 22 июне барлык совет халкына коточкыч хәбәр алып килде- Бөек Ватан сугышы башланды. Авыл шәһәрләрдәге ир-атлар фронтка китә башладылар. 24 июньдә башка авылдашлары белән бергә Нәбиулла абый да сугышка китә. Ул дүртенче Украина фронтына эләгә һәм 1165 нче укчылар полкында укчы булып хезмәт итә башлый.

Сер түгел, дәһшәтле сугышның беренче айлары безнең гаскәрләр өчен бик авыр була. Баштанаяк коралланган фашистлар безнең гаскәрләрне зур югалтуларга дучар итеп, камалышта калдырып, тар-мар итә килде. Чөнки Совет гаскәрләре мондый аяусыз сугышка әзер түгел иделәр. Әмма шушы шартларда да безнең сугышчылар искиткеч батырлыклар, каһарманлык үрнәге күрсәттеләр, үз-үзләрен аямый көрәштеләр. Бәрелешләрнең берсендә яшь сугышчы Нәбиулланың кулы яралана һәм ул 1379 номерлы укчы полкына күчерелә. 1943 елда контузия ала. Госпитальдә дәваланганнан соң аны туган авылына кыска сроклы ялга җибәрәләр. Кире үз частенә кайткач, ул эшчеләр бүлеге командиры итеп билгеләнә. Озак көтелгән Бөек Җиңүне дә шул частьтә каршы ала. Хезмәт срогын тутырып, 1945 елның сентябрендә туган авылына кайта ул. Бөек Ватан сугышы ветераны Нәбиулла Хәйрулла улы Хәйруллин- күп кенә орденнар һәм медальләр иясе. Туган авылы Мөслимдә яши.

Нәбиулла Хәйруллин сөйләгәннәрне

Т.Гатауллина язып алды.