- •Турханов әхмәт вафа улы
- •Төхвәтуллин һади төхвәтуллович
- •Җиһаншин сәйфулла хөснелгата улы
- •Хәлиуллин мөхтәрәм хәлиулла улы
- •Вәлиуллин хафиз зиннәтулла улы
- •Хәйбуллин мөхәррәм ярулла улы
- •Сибгатуллин абдрахман хатыйп улы
- •Кәримуллин фәрзетдин кәримулла улы
- •Фәтхетдинов фәезрахман фәтхетдин улы
- •Ильин михаил ефимович
- •Корнетов николай николаевич
- •Хөснуллин хәбибулла габидулла улы
- •Ильин кузьма ефимович
- •Җиһаншин габделбари мөбәрәкша улы
- •Сабиров госман хаматгата улы
- •Гаврилов петр андреевич
- •Сибгатуллин зарифулла набиулла улы
- •Ибәтуллин ногман нигъмәтулла улы
- •Хөснетдинов салих фәсхетдин улы
- •Билалов галимҗан мингабетдин улы
- •Вәлиев хатыйп фәтыйх улы
- •Гиниятуллин кәлимулла лотфулла улы
- •Гатин халирахман габрахман улы
- •Җәләев мөхәммәтһади галәветдин улы
- •Саматов гарифулла галиулла улы
- •Мостафин җәүдәт габдрахман улы
- •Миңнеголова нәкыя солтан кызы
- •Нәбиуллин хәбибулла нәбиулла улы
- •Миңнеголов миншакир миңнегол улы
- •Газизов гата закир улы
- •Ситдыйков шакир вафа улы
- •Билалов абдулла шәфигулла улы
- •Заитов вилдан бәхтияр улы
- •Сираев мингалим фәхретдин улы
- •Мөхетдинов зөфәр сөнгат улы
- •Хәйруллин нәбиулла хәйрулла улы
- •Минкин петр степанович
- •Садыйков закир сабир улы
- •Әхмәтов варис хафиз улы
- •Никитин иван тихонович
- •Вәлиев хәсәнҗан һади улы
- •Яруллин гомәр вагыйз улы
- •Хөснетдинов зәйнетдин гыйльметдин улы
- •Садыйков искәндәр вәли улы
- •Моряков шамиль мөбәрәкҗан улы
- •Галлямов фәйзрахман габдрахман улы
- •Мифтахутдинов хаертдин фәсхетдин улы
- •Хөснуллин хәбибрахман гобәйдулла улы
- •Әхмәтҗанов гомәр гайнетдин улы
Минкин петр степанович
Чистай районы
Бахта авылы
Минкин Петр Степанович 1923 нче елның 30 июнендә Бахта авылында туа һәм бүгенгесе көнгә кадәр шунда яши. Балачагы бик авыр була. 1931 нче елны укырга керә. Башлангыч класс белем алганнан соң, укуын дәвам иттерә алмый. Колхозда эшли башлый.
Сугыш башлангач үз теләге белән военкоматка бара, ләкин комиссиядән уза алмый “яраксыз” дип кире боралар. Аны окоп казырга Буа районына җибәрәләр. Ә менә 1942 нче елда сугышка чакырып алалар. Ул пехотный полкта тора. “Мин иң кечкенәсе идем, миннән кечкенә солдат юк иде”,- дип елмая ветеран. Пехотадан сапер взводына күчә. Аннан взводны бөтенләе белән конный артиллериягә алалар. Петр артиллериядә ефрейтор булып хезмәт итә. Ул чакта пушкаларны атлар тартып йөри торган була. Алар Курск дугасына тупланалар.
“Орелны алдык, Витевски өчен сугыштык, ә 1944 нче елны Ленинград фронтына җибәрделәр”- дип сөйли ветеран. Аннан Латвияне фашист юлбасарларыннан чистарталар, шуннан соң Германия җирләрен азат итәләр.
Сугышчан батырлыклары өчен ике тапкыр “За отвагу” медале белән бүләкләнә. Сугыш беткәч тә Петрны алты ай укытып орудие командиры итеп частька озаталар.
1947 нче елның март аенда өенә кайта, колхозда бакчачылыкта эшли, төрле эшләр башкара. “Бер көн дә тик тормадым, елына 365 көн эшләдем, шуннан пенсиягә чыктым”- ди ул.
1948 елның 9 нчы маенда өйләнә. Алар Александра апа белән 12 бала үстерәләр: алты малай, алты кыз. Бүгенгесе көндә аларның утыз биш оныклары һәм унбиш оныкчыклары бар. Быел 9 май көнне аларның тигез тормыш итүләренә 55 ел була. Аларның шулай матур, тигез тормыш итүләре күпләргә үрнәк булып тора.
Оныклары Петр Степановичтан сугышчан истәлекләр турында сөйләтергә яраталар. Ул бик теләмәсә дә оныклар үткәнне онытмасын дип сугышчан дуслары турында, истәлекләрен яңарта. “Сугышта бомба да снарядлар да өскә еш эләгә иде. Менә шулардан берсен сөйлим әле”- дип башлый ул.
- Бер авылда алмагач бакчасы янына туктадык. Тирә-юньдә кискән тополь төпләре, бернинди койма юк. Шинельне, мылтыкны, противогазны тополь төбенә куйдым да бер метр тирәнлектә окоп казыдым, башкалар да шулай эшләделәр. Менә иртән, кояш чыгуга күктә немец самолетлары күренә башлады. Без үзебезнең “убежище”га төшеп яттык. Өстән бомба ява башлады, тузан бураны күтәрелде, агач төпләре күккә күтәрелделәр. Һава тынып калгач, безне казып чыгардылар, ләкин штаб начальнигы үлгән, писарь да авыр яраланган иде. Мин исән калдым, мылтык белән шинельне таба алмадым, ә противогазның мамыклары гына сибелгән иде. Менә шундый куркыныч хәлләр бик еш була иде”- дип сөйләде ул.
Петр Степанович сугышта күрсәткән батырлыклары өчен күп кенә орден һәм медальләр белән бүләкләнә.
Петр Минкин сөйләгәннәрне
В.Чапыжникова язып алды.
Садыйков закир сабир улы
Чистай районы
Бахта авылы
Садыйков Закир Сабир улы 1916 нчы елның октябрендә Балык Бистәсе районы Түбән Тегермәнлек авылында туган. Шунда башлангыч белем алган. 1937 нче елга кадәр туган авылында төрле эшләрдә эшләгән. Колхозда тырышып намуслы хезмәт иткән. 1937 нче елның көзендә Закирны Кызыл Армия сафларына хәрби хезмәткә чакыралар. Ул Белоруссия җирләрендә хезмәт итә.
1939-1940 елларда совет-фин сугышында катнаша. Фин сугышы тәмамлангач, Закир тыныч шартларда хәрби хезмәтен дәвам итә. 1940 елны хезмәтен тутырып Донбасс якларына юл тота. Бераз шахтада эшләп акча юнәтергә исәп итә егет. Аннан туган якларына кайтып яңа тормыш башларга уйлый ул. Ләкин тормыш ул уйлаганча гына бармый, 24 яшьлек Закир шахтада эшләгәндә, якташын очрата һәм аның белән гаилә кора. Бу- Чистай районы Бахта авылыннан Большакова Аграфена була.
1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлана. Фашистлар илебезгә бәреп кереп зур тизлек белән алга ыргылалар. Украина, Белоруссия җирләре дошман кулы астында кала.
Садыйковлар гаиләсенә дә бу җирләрдә калу мөмкин булмый. Сугыш башлангач ук Закир фронтка китеп бара. Тормыш иптәше туган ягына, Бахта авылына кайтып урнаша. Закир исә дошманны кыйный. Сугышның беренче айлары безнең гаскәрләр өчен бик авыр була. Аеруча 1942 нче ел фаҗигале булды. Украинада, Харьков тирәсендә бөтен бер армия чолганышта калып бик күпләре һәлак булды һәм күпләр әсир төшә.
Нәкъ менә 1942 елның җәендә Закир да әсирлеккә төшә. Әсирләрне Германия җиренә озаталар. Язмыш әнә шулай егерме алты яшьлек ир-егетне сыный. Әсирлектәге хәлләрне ачлык, коточкыч авыр хезмәт, кыйнау-җәзаларны сөйләргә дә һәм күз алдына да китерергә авыр. Ә шушы хәлләрне Садыйков Закир үз башыннан кичерә. 1945 нче елның апреленә кадәр “татый” ул шул кайгы хәсрәтне, ачы язмышны. 1945 елның 25 нче апрелендә Америка солдатлары коткара аны әлеге зинданнан. Ниһаять зарыгып көткән ирек килә. Әсирлектән коткарылган совет кешеләре туган җирләренә кайтарылып җимерелгән шахталарны торгызуга эшкә җибәреләләр. Закир Садыйков шушы авыр хезмәттә 1948 нче елга кадәр эшли.
Аннары үзенең гаиләсен эзләп Чистай районы Бахта авылына кайтып төшә. Аграфена белән Бахта авылында тора башлый. Закир авылда оста тимерче балта остасы буларак таныла. Колхозда озак еллар терлекчелектә һәм башка төрле эшләрдә эшли. Тормыш иптәше белән җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Закир ага 1976 елдан лаеклы ялда.
Сугыштан соң илебез Закир Сабир улын “Бөек Ватан сугышы” ордены белән бүләкли. Шулай ук юбилей медальләре дә аның күкрәген бизи.
Закир Садыйков сөйләгәннәрне
В.Чапыжникова язып алды.
