- •2. Эпос форма буларак дастаннар аларның жанр үзенчәлекләре.
- •4. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасы сюжеты. Әсәрдә гомумкешелек кыйммәтләренең чагылышы.
- •7. Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәте һәм әдәбиятта мәгърифәтчелек реализмы иҗат методы (м.Акъегет, з.Бигиев әсәрләре).
- •8. Хх йөз башы татар поэзиясе.
- •10. Хх йөз башында татар драматургиясенең үсеше.
- •11. Г. Исхакый – татар реалистик әдәбиятына нигез салучы. “Реалистик әдәбият” төшенчәсе.
- •14. Ф. Әмирхан иҗаты.
- •15. З.Хәким иҗатында сатирик һәм фәлсәфи юнәлешләр
- •16. Дәрдемәнд һәм с.Рәмиев иҗатында уртак сыйфатлары.
- •17. Г. Камалның “Банкрот”, “Беренче театр”, “Безнең шәһәрнең серләре” әсәрләре. Драматург тудырган сатирик типлар.
- •22. “Социалистик реализм” иҗат методы. Татар әдәбиятында чагылышы.
- •25. 1941-1945 Нче еллар сугыш чоры поэзиясе.
- •27. Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре”нә анализ.
- •29. Н.Исәнбәт драматургиясендә халыкчанлык.
- •31. Аяз Гыйләҗев әсәрләренең идея-эстетик кыйммәте.
- •33. Татар әдәбиятында сатирик проза үсеше (ш.Мөхәммәдов, ф.Әмирхан, х.Сарьян, а.Гыйләҗев, з.Хәким).
- •34. Хәсән Сарьянның “Бер ананың биш улы” әсәрендә “аскы агымдагы” фикерләр
- •37. Г. Афзалның поэзия һәм прозасында сатирик типлар.
- •38. 1940-1960Нчы еллар татар прозасы.
- •39. И. Юзеев иҗатына күзәтү. Поэмаларындагы фәлсәфә.
- •40. Р.Фәйзуллин иҗатында форма яңалыгы һәм фәлсәфи тирәнлек.
- •41.М.Мәһдиев әсәрләрендә үзенчәлекле халыкчан характерлар.
- •42. Туфан Миңнуллинның 1980-2012 еллардагы иҗатына анализ.
- •43. Татар әдәбиятында Бөек Ватан сугышы темасы.
- •44. Хәзерге татар поэзиясендә яңа юнәлешләр, агымнар, үсеш үзенчәлекләре, стиль төрлелеге.
- •1) Шаулы-эстрада поэзиясе.
- •2) Салмак лирика.
- •45. Хәзерге татар әдәбиятында шәхес һәм система каршылыгын сурәтләгән әсәрләр.
- •46. Хәзерге әдәбиятта шартлы-метафорик әсәрләр.
- •47. Постмодернизм. Хәзерге татар әдәбиятында постмодернистик алымнар.
- •48. 1985-2015 Нче еллар прозасында совет хакимияте сәясәтенә тәнкыйди карашны яктырткан проза әсәрләре.
- •49. 1985-2015 Нче еллар әдәбиятында заман әхлагы турында уйланып язылган әсәрләр.
- •50. 1985-2015 Нче еллар драматургиясенең үсеш үзенчәлекләре.
22. “Социалистик реализм” иҗат методы. Татар әдәбиятында чагылышы.
Соц. реализм иҗат методы 30 елларда (34) СССР язуч-ң I съездында кабул ителә. 80 елга кадәр төп иҗат методы б-п санала. Соц.реализмның максаты- тормышны тарихи нигездә һәм революцион үсештә сурәтләү.
Төп үзенчәлекләре:
революцион үсештә сурәтләү нәтиҗәсендә тормышны арттырып күрсәтү һәм чынбарлыктан читләштерү;
әсәрнең идеясы – дөньяны социалистик үзгәртеп кору, шуңа ышану;
кеше образ-н берьяклы, арттырып сурәтләү, уңай һәм тискәре геройларны кискен капма-каршы якка аеру;
конфликт бирелеше:
20-30 елларда конфликтсызлык – конфликтсызлык теориясе
Сугыш. Соңгы чорында- социалистик идеал һәм иске тормыш.
Кеше образы бирелеше- иҗтимагый идеал яктылыгында сурәтләнә;
Төп пафос – героик/романтик соц. оптимизм һ.б.
Соц. реал. үз эчендә үсеш-үзгәр-р кичерә:
Формалашу чоры – 20-30 еллар;
-Мирас традиц. каршы чыга, яңалык тәкъдим итәләр;
-революция бн бәйле рәвештә яңа соц-к тормыш төзү романтикасы;
-вульгар соц-м бар. килә.
2) сугыш нәтиҗәсендә (40 еллар) әдәб-ка төп тема бул. сугыш киилеп керә.
-кече жанрлар үсеш кичерә(хикәя, очерк, нәсер);
-җиңү романтикасы, патриотизм өстенлек ала.
3)яңарыш чоры (60 еллар)
-җепшеклек күренеше (оттепель);
-традицион реализм үсеше;
-крестьян реализмы формалашу.
4) Соц. реал-ң торгынлык чоры(70-80 еллар)
-шәхес һәм милләт мәсьәләләре тыела;
-охшаш сюжетлар күбәя;
-схематик сурәтләү б-ка килә;
-яңа формалар, темалар эзләүдән читләшү.
Соц. реализм иҗат методы 80 еллар ахырына кадәр әдәбиятта өстенлекле урын ала. Соц. реализм карашының тарала башлавына нигез булып ХХ йөз башында пролетариатның уз хокуклары өчен көрәш юлына чыгуы санала. Аның башлангыч чорын рус әдәбиятында М. Горький “Мещаннар”, “Дошман”нар пьесаларында һәм “Ана” романы белән бәйләп карыйлар. Соц. романтизм иҗ.методы белән язылган әсәрләрдә 1нчедән булып, эшчеләрнең үз хокукларын яклап көрәшкә чыгуы, власть-ны үз кулларына алулары соц.тигезлеккә нигезләнгән сыйнфый каршылыклар булмаган җәмгыять төзү идеясын күтәрәләр.
Гасыр башында бу агым киң яклау тапмый, рус әдәбиятында Горькия, Демьян Бедный к-к авторлары бн чикләнсә, татар әдәбиятында пролетариат әдәбият баш-чы Г. Коләхмәтовның “Яшь йөрәкләр” пьесасы бн бәйле.
1917 елдан соң пролетариат диктатура.
Пролетариат әдәбият тәкъдим иткән идея революциядән соң киң популярлык ала һәм әдәбият әкренләп башка агымнарны кысрыклап чыга башлый.
Шулай итеп, соц. реализмның барлыкка килүен җәмгыять таләбе булганлыкта карарга кирәк:
1)күп революцияләр,сугышлар Рәсәйнең иҗтимагый-сәяси хәле, билгесезлектән туйган җәмгыять тәртип, тынычлык турында хыяллана, тигезлеккә омтыла, матур киләчәккә, бәхетле яшәешкә омтыла.
2)ХХ йөз башында әдәбиятта якын килгән модернизм(шактый катлаулы тел, символлар, метафоралар, интеллектуаль көч сорый торган фәлсәфи эчтәлек) халык массасына аңлашылмый. Аларда аңлаешлы тел белән язылган, үзләренә таныш булган вакыйгаларны сурәтләгән ихтыяҗ б.килә. Шушы ихтыяҗны власть үз мәнфәгатьләрендә бик оста файдалана.
3)Соц. реализм киң колач алуга милли мәсьәләләр этәргеч бирә. Яңа хөкүмәт 1920 автономия кысаларында дәүләтчелек булдырырга мөмкинлек бирә.
Соц. реализм чагылышы бер төрле генә булмый:
Әдәбият берьяктан идеологик кысаларга кертелә. Совет режимын мактаган, эшчеләр тормышына дан җырлаган, сыйнфый көрәш, кан коюга чакырып язылган, милләтчелекне фаш иткән әдәби әсәрләр күп. 1 төркем язучылар репрессиядән исән калу өчен, 2нче төркем тамак хисабына режимны мактап язарга мәҗбүрләр.
Атеистик мотивлар, динсезлек дәүләт сәясәте дәрәҗәсенә күтәрелә, вакыйгаларны тарихи нигездә һәм революция белән бәйләп сурәтләү, тормышны матур итеп тасвирлау әдәбиятны чынбарлыктан читләштерә.Әсәрләрдә конфликт схематик характерда (социализм һәм иске гадәт көрәше).Шуңа бәйле кеше язмышлары да 1 яклы гына сурәтләнә башлый.
Кеше иҗтимагый идеалга буйсындырыла һәм идеал итеп тәкъдим ителә.
Кабатлаулы һәм күпьяклы тормыш, әдәби барыш социализм кысаларына гына сыймый. Язучылар тормышны төрле яклап сурәтләргә омтыла.
Ш. итеп, әдәбиятта соц.реализмга карата каршылыклы фикерләр урнаша.
Сәбәпләрен түбәндәгеләр күрсәтәләр:
Әдәбиятның ерак гасырлардан килгән традицияләре бар;
ХХ йөз әдәбияты зур үсеш кичерә (Алтын чоры);
Татар әдәбиятының йөзен билгеләүче әдипләр иҗаты;
ХХнче йөз башы әдипләренең 20-30 елда да актив иҗат итүе;
Әдәбиятка яшҗ иҗат көчләре килү;
СССР – күпмилләтле дәүләт һәм әлеге халыкларның үз традицияләре, мәдәният, тарихи хәтерләре булуы соц.реализмга төрле мөнәсәбәт барлыкка китерә.
Гомүмәдәбиятта гомүмкешелек һәм гомуммилли идеяләр яши;
Әдәбиятта соц.реализм таләпләренә туры килмәгән әсәрләр яза.
Рус әдәбиятында Булгаков “Собачье сердце”, Пастернак.
Тат.әд-да Ә. Еники, Х. Туфан, А. Гыйләҗев, Р. Фәйзуллин, Г. Афзал, М. Әгъләм, М. Мәгъдиев, Х. Сарьян, Н. Фәттах.
Совет әдәбиятының үсеше төрле тарихи чорда төрлечә була, чөнки соц.реализм принципларының басымы төрле.
Соц.реализм 80еллар уртасында демократик үзгәрешләр нәтиҗәсендә үз позициясен югалта башлый. Коммунистик идеология арынган, милли үзаң уяна башлаган әдәбиятчылар шунда ук бу иҗат методы турында бәхәс кузгата башлыйлар:
1)совет әдәбиятын каралту; соц.реализмны кире кагу;
2)нигездә иҗат методы буларак таныла, яклана һәм мондый төр әсәрләрне яңача бәяләү кирәк дигән фикер әйтелә;
3)соц.реализм иҗат методы белән язылган әсәрләрдә аерым карашларны, идеологик позицияне, кануннарны кабул итмичә, шулардан арынырга кирәк. Мондый бәхәсләр бик күп еллар дәвамында әдәбиятта яши, чөнки кайбер карашлар кануннар төсендә кабул ителгән. Ш.итеп, соц.реализм иҗат методы катып калган, үзгәрешсез метод түгел, һәм язучылар әдәбият барышы шушы юнәлештә генә үсми, шулай да соц.реализм әдәбиятны билгеле бер кысада тоткан, аның белән җитәкчелек иткән.
Совет системасы җимерелү белән бу иҗат методы да акрынлап юкка чыга, ләкин икенче яктан, хәзерге әдәбиятта социолистик идеяләр белән язган әсәрләрнең булуы соц.реализмның яңаруын инкарь итеп булмый.(Ф. Садриев “Таң җиле”, “Бәхетсезләр бәхете”,
М. Әмир “Агыйдел”, “Саф күңел”, “Миңлекамал”
Г. Бәширов “Сиваш”, “Намус”,
Г. Ибраһимов “Тирән тамырлар”,
К. Тинчурин “Җилкәнсезләр”,
Г. Ахунов “Чикләвек төше”, “Тимерханның яшьлеге”, “Хәзинә”,
Ш. Камал “Матур тугайда”)
23. 1920-1930 нчы еллар әдәбиятына хас үзенчәлекләр. “Конфликтсызлык” теориясенең чагылышы. Егерменче еллар — иҗтимагый-сәяси үзгәрешләргә бай булган гаять каршылыклы чор. 1920 елда ТАССР (Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы) төзелә. Автономия кысаларында гына булса да, үзебезнең дәүләтчелеге-безне торгызу ягыннан бу әһәмиятле вакыйга булып тора.Татар теле дәүләт теле дип игълан ителә, һәм, аны гамәлгә кертү өчен, төрле чаралар күрелә. Татарстанда һәм татарлар яшәгән төбәкләрдә күпсанда газета-журналлар чыга башлый. 1922 елны Татар дәүләт театры оешу да театр сәнгатен һәм драматургияне үстерүгә бер этәргеч була.
1921 елны Идел буендагы ачлык халкыбызга зур фаҗига китерә. Хөкүмәтнең булдыксызлыгы, тиешле чараларны вакытында күрмәве аркасында меңнәрчә кеше ачлыктан үлә, ә бик күпләр Урал, Урта Азия, Украина һ.б. якларга күчеп китә. Әнә шулай татар халкының зур тармагы туган төбәгеннән аерыла.
Бу елларда тормышның төрле якларына яңа идеология көчләп диярлек кертелә. Аның нигезендә исә сыйнфый көрәшнең алга таба кискенләшә баруы турындагы карашлар, җитәкчеләргә мәдхия уку, үткәнне каралтып күрсәтү һ.б. ята. Дингә һәм дин әһелләренә каршы көрәш дәүләт сәясәте рәвешендә алып барыла башлый.
1929 елны язуда гарәп графикасы латин графикасы белән алмаштырыла. Бу исә халыкның зур катламын мәдәнияттән читләштерә, әдәби ядкярләрне укуга, өйрәнүгә билгеле бер киртә куя. Болар барысы да теге яки бу дәрәҗәдә әдәбият-сәнгать үсешендә чагылыш таба.
Егерменче еллар әдәбияты үзенең күптөрле һәм каршылыклы булуы белән аерылып тора. Бу чорда, инкыйлабларга кадәр ук танылган әдипләр Г. Ибраһимов, М. Гафури, Г. Камал, Ш. Камал, К. Тинчурин, Ф. Бурнаш, М. Фәйзи һ.б. бергә, яшь авторлар Ш. Усманов, Ь. Такташ, X. Туфан, К. Нәҗми, М. Максуд, Г. Кутуй, Н. Исәнбәт, Ш. Маннур, М. Җәлил һ.б. актив иҗат итә. Татар әдәбияты югалтулар да кичерә: күренекле әдипләр Дәрдемәнд (Закир Рәмиев (1859—1921), Ф. Әмирхан (1886—1926), С. Рәмиев (1880—1926), М. Фәйзи (1891— 1928) вафат була.-
Әдәбиятның байтак өлеше чор идеологиясенә буйсындырыла. Аерым әсәрләрдә сыйнфый көрәшне мактау, динне хурлау, яңа властьны, аның җитәкчеләрен мактау урын ала. Әмма әдәби үсешнең төп үзенчәлекләрен билгеләгән әдипләр алдагы традицияләргә тугры калып иҗат итә, тормышның төрле якларын реалистик сурәтләргә омтыла. Әдәбияттагы җанлылык әдипләрне төрле оешмаларга берләшергә этәрә. Шундыйлардан «Завод» (1923 ел, оештыруда К. Нәҗми катнаша), «Часовой» (1923 ел, оештыруда Ш. Усманов башлап йөри), «Октябрь» (1924 ел, оештыручылары Ф. Бурнаш, ТТТ. Усманов һ.б.) әдәби күмәкләрен күрсәтеп була. Соңгысы икегә бүленеп, аннан «Сулф» (Сул фронт) дигән оешма аерылып чыга. Әлеге оешмалар билгеле бер әдәби юнәлешкә йөз тота. Арада үткән мирасны, билгеле сурәтләү алымнарын инкарь иткән, күбрәк әсәр формасы белән мавыккан футуризм (Г. Кутуй, Г. Толымбай) һәм, шигырьдә ритмик төзелеш бетәргә тиеш дип, образлылыкка гына игътибар иткән имажинизм (К. Нәҗми) кебек юнәлешләр әдәбият тарихында билгеле бер эз калдыра.
Бу чор шигъриятендә иң күренекле урынны Һ.. Такташ алып тора. Аның «Урман кызы» (1922),«Җир уллары трагедиясе» (1921), «Ак чәчәкләр» (1927), «Мәхәббәт тәүбәсе» (1927) һ.б. әсәрләре казаныш буларак кабул ителә. Шагыйрь чор проблемаларына бәйле лирик герой күңелендә туган хис-ки-черешләрне укучыга җиткерүдә шигъри формадагы табышлардан, метафора, символ, аллегория, антитеза кебек троплардан, объектив һәм субъектив эчтәлеккә хас үзенчәлекләрдән оста файдалана. Һ. Такташ белән янәшәдә X. Туфан, М. Гафу-ри, Ш. Маннур, Ә. Фәйзи, М. Җәлил һ.б. лаеклы урын алып тора.
Прозадагы табышлар Г. Ибраһимов («Кызыл чәчәкләр» (1922),«Алмачуар» (1922),«Казакъ кызы» (1923),«Тирән тамырлар» (1928), Ш. Усманов («Ил кызы» (1923),«Краском мәхәббәте» (1923), Ш. Камал («Таң атканда» (1926), М. Гафу-ри («Кара йөзләр» (1926),«Шагыйрьнең алтын приискасын-да» (1929) исемнәре белән бәйле. Аларның әсәрләрендә гражданнар сугышының канлы вакыйгалары, яңа тормыш төзүдәге каршылыклар, үткәннең аянычлы күренешләре реализм принципларында бирелә, үзара дуслык, милләт бердәмлеге, әхлаклылык һ.б. төп идея автор позициясе буларак чагылыш таба. Бу чорда яңа җәмгыятьтәге мәгънәсез күренешләрне, хакимиятнең булдыксызлыгын турыдан-туры фаш иткән әсәрләр дә языла. Әмма алар, бик тиз әдәби хәрәкәттән алынып, «ак таплар» барлыкка китерделәр. Соңгы елларда укучыга килеп ирешкән Г. Ибраһимовның «Адәмнәр» (1923), Г. Рәхимнең «Идел» (1922), Ф. Әмирханның «Шәфигулла агай» (1924) кебек әсәрләре 20 нче еллар әдәбиятын бермә-бер баета, аны тема-идея һәм эстетик яктан тулыландыра. Ф. Әмирханның «Шәфигулла агай» хикәясендә яңа җәмгыятьтә торган саен киңрәк урын ала барган мәгънәсез күренешләр тасвирлана. Әсәрнең төп герое Шәфигулла агай, искедән арынып, яңача яшим, башкаларга үрнәк булам дип, хатынына «тал ак» әйтеп, загс аша өйләнә, улына Владимир исеме куша, авылдагы йортын сатып, Мәскәүгә Ленин мавзолеен күрергә бара. Әлеге һәм башка эш-гамәлләре укучыда көлү хисе уятса да, ул җәмгыятьтә җитди итеп кабул ителә һәм шуның белән сатирик фаш итүгә китерә.
Гомумән, 20 нче еллар әдәбияты, билгеле бер югалтулар аша булса да, гомумкешелек кыйммәтләрендә чагылган асылына тугры калып, үсеш-үзгәреш кичерә.
Чит илдә яшәп иҗат иткән Г. Исхакый әсәрләре дә Октябрьдән соңгы татар әдәбиятындагы эзләнүләр киңлеген тулырак аңларга ярдәм итә.
Көчле цензура һәм идеологик басым аркасында илдәге әдипләр төрле сурәтләү чаралары, алым-формалар артына яшереп әйткән фикер-карашларны, бигрәк тә милләт язмышы, рус-татар мөнәсәбәте, төрки халыклар дуслыгы турындагы уйлануларны Г. Исхакый «Дулкын эчендә» (1920), «Өйгә таба» (1922), «Көз» (1923), «Локман Хәким» (1923), «Җан Баевич» (1923), «Олуг Мөхәммәд» (1948) Һ. б. ачыктан-ачык һәм үзәк идея буларак сурәтли алды.
24. Һ. Такташ иҗатының чор белән бәйләнәше. Иҗатының беренче чорына (1916—1922) хас үзенчәлекләр:
— романтик сурәтләү, бунтарьлык рухы өстенлек итү;
— дини-мифологик, символик образларның үзәктә торуы һәм шулар аша җир тормышын, яшәү мәгънәсен аңларга омтылу («Газраиллар», «Күктән сөрелгәннәр», «Янар таулар», «Җир уллары трагедиясе»);
— мәхәббәттә янучы лирик герой («Урман кызы», «Таң кызы», «Зәңгәр күзләр»);
— гомумкешелек кыйммәтләрен яклавы, фәлсәфи эчтәлек («Мәңгелек әкият»).
Иҗатының икенче чорына (1923—1931) хас үзенчәлекләр:
— реалистик сурәтләү өстенлек итү;
— гыйсъянчы лирик герой («Такташ үлде», «Син дә үл инде», «Әйдә, энем»);
— чынбарлыкка, яңа җәмгыятькә бәя, мөнәсәбәт бирелү («Болай... гади җыр гына», «Ак чәчәкләр», «Мокамай»);
— объектив һәм субъектив эчтәлек, форма яңалыгы, иҗтимагый тормыштагы социаль-психологик каршылыклар («Киләчәккә хатлар», «Бүгенге матурлык»);
— яшьлек, мәхәббәт, гаилә мәсьәләләренә мөрәҗәгать итү («Алсу», «Мәхәббәт тәүбәсе», «Югалган матурлык»);
— халыкчанлык, тел бизәкләре байлыгы, юмор («Нәни раз-бойник»);
— еш кына романтизм белән реализм үрелеп килү; сөйләм шигыренең уңышлы формаларын табу.
Мәхәббәт тәүбәсе. Жанры. Поэма, лиро-эпик әсәр: тормышчан вакыйга күренешләр бирелә; геройларның хис-ки-черешләре киң урын ала. Сюжет-композициясе.
Экспозиция — егет белән кызның танышу һәм яратышулары; Төенләнеш — яшьләр арасындагы якынлыктан соң, егетнең кызны ташлап китүе; Хәрәкәт үстерелеше — кызның хат язуы, сөйгәнен көтүе, авырлы булуы, егетнең битарафлыгы; Кульминация — Зөбәйдәнең, бала табып, Ана булуы һәм әти кешенең баласын күрергә килүе; Чишелеш — яшьләрнең үзара аңлашып кавышулары. Поэма лирик геройның яшьлек, мәхәббәт турындагы фикерләре белән башлана. Алар яшьлек хисе һәм картлык акылы рәвешендәге каршылыкта бирелә. Төп өлештә Зөбәйдәнең гыйшкы, аның сәбәпләре ачыла, бераздан мәхәббәт шатлыгы хәсрәт белән алышына: кызны сөйгән егете алдый, Зөбәйдәнең юануы булып өмет тулы хат язуы тора. Хәсрәтеннән арыну өчен, айның ялгызлыгы турында уйлый, ачулы җилне искә төшерә. Әсәр яшьләрнең кавышу күренеше белән тәмамлана. Темасы. Мәхәббәт һәм җаваплылык. Проблемалары.
— «Мәхәббәт» төшенчәсен аңлау, ярату хисенең зурлыгы, матурлыгы;
— «ирекле сөю»гә караш;
— бәхетле гаиләнең нигезе;
— шәхес иреге һәм бер-берең алдында җаваплылык;
— Ана булу хокукын һәм вазифасын үтәү.
Идеясе. Яшьлек ялгышларыннан сакланыгыз; кешегә ышаныч, көч бирә торган, аның тормышын ямьле һәм мәгънәле итә торган ярату хисен югалтмагыз; «ирекле сөю» ул вакытлы күңел ачуга гына нигезләнә; үзара ышанычка, хисләр сафлыгына, җаваплылыкка нигезләнгән гаилә генә бәхетле була.
Төп образлар. Зөбәйдә — матур кыз, комсомолка; рухи дөньясы хис-кичерешләргә бай; Мәхмүткә гашыйк була; мәхәббәтенең җавапсыз икәнлеген тойса да, ярату хисенә бирелеп алдана; ихтыяр көченә ия, туачак бала каршында җаваплылыгын аңлый.
Мәхмүт — наборщик булып эшли, җыелышларда доклад сөйли, театрга йөри; йомшак характерлы, мәхәббәт сынавын үтә алмый, «ирекле сөю» тарафдары; эчке каршылыгын җиңеп, ана һәм бала каршындагы җаваплылыгын аңлауга килщ. Лирик герой — бай тормыш тәҗрибәсе бар, әлегәчә яшьлек дәртен җуймаган, әмма акылын йөрәгенә башлык иткән; тормыштан ямь табып, кеше бәхетен кайгыртып яши; вакыйгаларны бергә тоташтыра, аның хис-киче-решләрендә күренешләргә һәм геройларның эш-гамәлләренә бәя бирелә.
Сәнгатьчә эшләнеше.
— Сюжет-композициясе, фикер ачыклыгы, образларның эшләнеше гаять уңышлы;
— традицион сурәтләү чараларын киң файдалана (җил, ай образлары, антитеза, янәшәлек һ. б.);
— яшьлек, мәхәббәт, Ана турындагы юллары шигъри табыш булып тора;
— теле матур, эмоциональ-тәэсирле, интонацион яңгырашлы; метафора («тәңкә карлар»), чагыштыру («мәхәббәт тә нәфис чәчәк кебек»), сынландыру («ә ай күктә һаман сүгенеп йөри») һәм башкаларның муллыгы поэманы тагын да баета.
