Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
шпора1.doc
Скачиваний:
9
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1 Мб
Скачать
☆

43. Татар әдәбиятында Бөек Ватан сугышы темасы.

Сугыш темасы әдәбият тарихының һәрбер чорында аерым урын алып тора. Аеруча XX гасырның икенче яртысында сугыш темасына багышланган әсәрләр күп языла. Бөек Ватан сугышы, бигрәк тә, проза һәм поэзиядә актив сурәтләнә. Мисалга Кутуйның “Яшен”, “Рәссам”, ”Без – сталинградлылар”, “Сагыну” кебек әсәрләрен, Ә. Еникинең “Бала”, “Бер генә сәгатькә”, “Ялгыз каз”, “Ана һәм кыз” һ.б. хикәяләрен, Ф. Кәримнең “Разведчик язмалары”, “Язгы төндә”, повестьларын, Г.Әпсәләмовның “Газинур”, “Мәңгелек кеше”, “Алтын йолдыз”, “Агыла болыт” романнарын, М.Җәлилнең, Ф. Кәримнең, Ә. Фәйзинең, Ш. Маннурның һ.б. поэтик әсәрләрен китерергә була. Драматургия дә калышмый, сугыш темасын үзенчә чагылдырырга тырыша.

Муса Җәлил иҗаты.

Фашизмга каршы көрәштә катнашу Муса Җәлилгә бик күп материал бирә. Кыска гына вакыт эчендә ул дистәләрчә шигырьләр язып өлгерә. Галимнәр, шагыйрьнең фронт лирикасы иҗатының яңа биеклекләргә күтәрелүен күрсәтте, дип саный. «Окоптан хат», «Каска», «Госпитальдән», «Кыз үлеме», «Тел», «Европада яз», «Хуш, акыллым», «Тупчы анты»... Бу шигырьләр сугыш елъязмасы дип аталырга да хаклы. Без алар аркылы солдатның яшәү рәвешен күз алдына китерәбез, кичерешләре белән танышабыз. «Хуш, акыллым» шигыре шагыйрьнең хатыны Әминә ханымга багышланган. Монда дошман явын җиңеп кайтырга дип киткән совет солдатының вәгъдәләре бер-бер артлы тезелә. Көрәш, үлем турында язса да, җанны өтәрлек моңсулык юк. Һәр юлда җиңүгә өмет яшеренгән шикелле. Шагыйрь-солдат ил хакына бирелгән гомер өчен дә үкенмәс кебек. «Әйдә, җырым!» шигырендә илгә олы мәхәббәт хисләре йөрткән лирик мин белән очрашабыз.

«Окоптан хат» исемле бераз күләмлерәк шигырен Муса Җәлил якын дусты Гази Кашшафка багышлаган. Без тагын, мылтык тотып, хатлар укыган, шигырьләр язган лирик минне күрәбез. Димәк, лирик мингә прототип — шагыйрь бары тик үзе генә.

Хат рәвешендә башланган, язылган бу әсәрдә Муса Җәлил совет сугышчысы куелган шартларны детальләп тасвирламый. Ул утырган тар окоп ике төрле дөньяны бүлеп торучы бер урын булып күренә. Шуның бер ягында бияләйләр бәйлиләр, корал коялар, дуслык хисләре юллап, хатлар язалар. Солдат аларның ышанычын акларга тиеш.

Фатих Кәрим иҗаты.

Фатих Кәрим - бөек Ватаныбызның тугрылыклы солдаты, үз иле, үз туган җире, туган туфрагы өчен чын күңеленнән кайгыртучы батыр сугышчы, кайнар йөрәкле шагыйрь. Фашизмга каршы авыр көрәш көннәрендә ул җырны байрак итеп күтәрде, аны батырлар данын мәңгеләштерә торган үлемсез һәйкәл, буыннардан буыннарга күчә торган халык мәхәббәте итеп күрә

Мәсәлән, «Партизан хатыны» поэмасында сугыш фаҗигасе чагыла. Әлеге поэмада вакыйгалар фашист-ерткычларның чын йөзен бөтен дөньяга фаш итәрлек дәрәҗәдә көчле итеп бирелгәннәр. “Гөлсем” поэмасында  да вәхшилек, кансызлык, фашист докторының күңелендә бернинди кызгану хисе булмаганлыгы чагыла. (Яра ямау өчен, балаңның  Бераз тиресен тунап аламын). Ф. Кәрим проза өлкәсендә дә яңа уңышка ирешә. 1944 елны ул солдат дуслыгын, төрле милләтләрдән җыелган совет армиясенең рухи һәм сугышчан бердәмлеген уңышлы чагылдырган икенче повестен – «Язгы төндә»не тәмам итә.

Ә. Еники. Кем җырлады?

Ә Ә.Еники әсәрләрендә сугыш вакыйгалары да, хәрби операцияләр дә юк. Язучы геройларның эчке дөньясын, шатлыгын, кайгысын, үлемгә нәфрәтен, яшәүгә мәхәббәтен, дошманын җиңәргә ашкынуларын сурәтли. Аны шундый кыен шартларда кеше күңелендә туган үзгәрешләр, рухи халәт, псилогик кичерешләр кызыксындыра.

Әмирхан ага Еники “Кем җырлады” хикәясендә сугыш күренешләрен түгел, ә сугышның яшьләр язмышын челперәмә китерүе хакында сөйли. Егетнең татлы хыяллары бер мизгел генә. Автор шушы әсәрендә яшьләр арасындагы мәхәббәтнең дә никадәр көчле икәнен күрсәтә. Ләкин сугыш фаҗигасе аннан да көчлерәк һәм котылгысыз. Сугыш кешеләргә генә түгел, табигатьтә дә тирән эз калдыра. Әдип татар җырын барлык кыйммәтләрдән аерым югарылыкка күтәрә, символга әверелдерә. Җыр –тарихны, милләтне, тарихыңны белү, үз чиратында җырны оныттырмый. Димәк, ана – халык- милләт тарихын яшәтүче буларак өскә калкып чыга.

“Ана һәм бала” хикәясе. Инде соңгы көннәрен көтеп яшәүче авыру ана фронттагы улы Хәсәннән хат көтә. Монда әдип кеше күңелендәге сагыну, көтү хисләрен иң тирән җирлеккә куеп сурәтли. Кызы Рәхилә анасын юата, аның өметен сүндермәскә тырыша.Тик почтальон Рәхиләгә энесе Хәсәннең үлеме турында кара кәгазь китерә. Әсәрнең нәкъ менә кульминацион ноктасында кеше кичерешләренең иң көчле дәрәҗәсе бирелә. Нишләргә? Әнисенә бу хәбәрне әйтергәме, юкмы?

Рәхилә күңелендә әнә шундый капма-каршы хисләр көрәшә. Акыл өстен чыга: юк, әйтмәскә. Әнисенең соңгы өметен өзеп, аны кара кайгыга салып, үлем сәгатен тизләтмәскә. Рәхилә, бөтен көчен җыеп, әнисе янына керә, тик ничек итеп анага сиздермәскә, йөрәк ярасын ничек басарга, ничек итеп тыныч калырга?

Автор бу әсәрендә дә драматик кичерешләр җирлеген сайлый. Кечкенә генә вакыйгада образның эчке дөньясын да, күңелен айкаган хисләр дәрәҗәсен дә оста итеп бирә алган. “Чыннан да, Рәхилә салкын-тыныч. Тик чигәсендә аның әле үзе күреп өлгермәгән ике бөртек чал чәче елтырый,  дип төгәлли автор хикәясен. Әсәрнең драматизмы искиткеч көчле. Әдипнең герое кичергәннәрне үз йөрәгеннән үткәрә һәм кеше күңелен аңлый алу сәләте гаҗәеп көчле булуына тагын бер кат ышанасың..

Г.Бәширов. Намус.

Жанры: иҗтимагый-социаль роман; халыкның, татар хатын-кызларының сугыш сынавын тасвирлаган әсәр.

Темасы: сугыш елларындагы тыл тормышын хезмәткә мөнәсәбәт аша чагылдыру.

Проблемалары:

  • фронт һәм тыл бердәмлеге.

  • Кешенең намуслы хезмәте.

  • Яшь кешенең шәхес буларак формалашуы.

  • Халыкның дуслыгы, бердәмлеге.

Идеясе:

Илгә, халыкка бирелгәнлек намуслы хезмәт, рухи ныклык аша сынала. Һәркемнең язмышы ил язмышы белән бәйләнгән.

Әсәрдә Бөек Ватан сугышы вакытындагы вакыйгалар күрсәтелә. Авыл халкы иген үстерә, сугышчыларга җибәрергә дип бәйрәм бүләкләре әзерли. Анда йомшак оекбашлар да, солдат перчаткалары да, бияләйләр дә, бүрекләр дә була. Һәр кеше үз хәленчә ярдәм итәргә тырыша. Әсәрнең төп герое – Нәфисә.. Ул һәрвакыт намусы кушканча, дөрес, беркемне дә якламыйча, аек акыл белән эш итә. Шулай ук Нәфисәне без олыларны хөрмәт итүчән итеп тә күрәбез. Ул үзенә тиешле ашлыгын фронтка бүләк итә.  Һәм бу изге эшкә әтисенең ризалыгын алырга тели. Димәк, аның өчен олыларның, бигрәк тә якыннарының – әтисенең -  сүзе, ризалыгы бик мөһим.

Г.Әпсәләмов.Газинур. Дошман амбразурасына гәүдәсе белән капланган Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллинның сугышка кадәр һәм сугыштагы тормышы сурәтләнә. Маһинур белән якты тормышын сугыш җимерә, Газинур сугышка китә, һәлак була. Автор Гафиятуллин образы аша татар егетләренең батырлыгын тасвирлый.

Хәзерге татар әдәбиятында да әлеге тема чагылыш таба.

Зөлфәт Хәким “Легионер” (2004-2009). 2 нче Бөтендөнья сугышында әсир төшкән, исән калган, әнисен, туганнарын күрәсе килгәнгә концлагерьда легионга кереп, аннары Совет ягына качкан, шуның өчен озак еллар үз иленең төрмәләрендә җәфа чигәргә хөкем ителгән Кызылъяр авылы егете Яббарның фаҗигале язымышы сурәтләнә.

Дошман ягына чыгып, аның киемен кию, әсирлеккә төшү Совет җәмгыятендә җинаять саналган. Төп герой Яббар (прототибы Фәндил Мөхәммәтдинов) Идел-Урал легионына керергә мәҗбүр була. Ул Витибск янында 825нче легионда була. Алар фашистларга каршы көрәшәләр. Ләкин Яббарның үзеннән алда яманаты кайта. Ул – хыянәтче. 6 ел Красноярский төрмәсендә утыра. 1944 елның февралендә 825нче легион партизаннарга каршы сыгышка җибәрелә. Сугаштан соң да легионда булганнар төрмәләрдә утыра.

Әсәрдәге проблемалар: туган җиргә мәх.,ана һәм бала, гаделлек/-сезлек, мәрхәмәт/кансызлык, хыянәт тугрылык.

Төп каршылык – җәмгыять һәм шәхес. Туган җире өчен сугышып, легионга эләккән, “халык дошманы” исемен алган Яббар гаеплеме, шушы туган якны су астында калдырган күкләрендә медаль-орденнар таккан кешеләр гаеплеме?

Язучының сызлануы – хакимиятнең кеше шәхесенә игътибарсызлыгы, аңларга һәм акларга сәләтсезлеге,сугышта корбаннар биргән халык өчен сызлана. Яббарның, туган авылы юкка чыккач, чарасызлыктан әйткән сүзе: “Әгәр шулай буласын белсәм, теге якка чыккан булыр идем” – язучының тагын бер сызлануы.

Ана-архетип образын тудырган. Әнисе генә Яббарга ышана, терәк була.