- •2. Эпос форма буларак дастаннар аларның жанр үзенчәлекләре.
- •4. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасы сюжеты. Әсәрдә гомумкешелек кыйммәтләренең чагылышы.
- •7. Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәте һәм әдәбиятта мәгърифәтчелек реализмы иҗат методы (м.Акъегет, з.Бигиев әсәрләре).
- •8. Хх йөз башы татар поэзиясе.
- •10. Хх йөз башында татар драматургиясенең үсеше.
- •11. Г. Исхакый – татар реалистик әдәбиятына нигез салучы. “Реалистик әдәбият” төшенчәсе.
- •14. Ф. Әмирхан иҗаты.
- •15. З.Хәким иҗатында сатирик һәм фәлсәфи юнәлешләр
- •16. Дәрдемәнд һәм с.Рәмиев иҗатында уртак сыйфатлары.
- •17. Г. Камалның “Банкрот”, “Беренче театр”, “Безнең шәһәрнең серләре” әсәрләре. Драматург тудырган сатирик типлар.
- •22. “Социалистик реализм” иҗат методы. Татар әдәбиятында чагылышы.
- •25. 1941-1945 Нче еллар сугыш чоры поэзиясе.
- •27. Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре”нә анализ.
- •29. Н.Исәнбәт драматургиясендә халыкчанлык.
- •31. Аяз Гыйләҗев әсәрләренең идея-эстетик кыйммәте.
- •33. Татар әдәбиятында сатирик проза үсеше (ш.Мөхәммәдов, ф.Әмирхан, х.Сарьян, а.Гыйләҗев, з.Хәким).
- •34. Хәсән Сарьянның “Бер ананың биш улы” әсәрендә “аскы агымдагы” фикерләр
- •37. Г. Афзалның поэзия һәм прозасында сатирик типлар.
- •38. 1940-1960Нчы еллар татар прозасы.
- •39. И. Юзеев иҗатына күзәтү. Поэмаларындагы фәлсәфә.
- •40. Р.Фәйзуллин иҗатында форма яңалыгы һәм фәлсәфи тирәнлек.
- •41.М.Мәһдиев әсәрләрендә үзенчәлекле халыкчан характерлар.
- •42. Туфан Миңнуллинның 1980-2012 еллардагы иҗатына анализ.
- •43. Татар әдәбиятында Бөек Ватан сугышы темасы.
- •44. Хәзерге татар поэзиясендә яңа юнәлешләр, агымнар, үсеш үзенчәлекләре, стиль төрлелеге.
- •1) Шаулы-эстрада поэзиясе.
- •2) Салмак лирика.
- •45. Хәзерге татар әдәбиятында шәхес һәм система каршылыгын сурәтләгән әсәрләр.
- •46. Хәзерге әдәбиятта шартлы-метафорик әсәрләр.
- •47. Постмодернизм. Хәзерге татар әдәбиятында постмодернистик алымнар.
- •48. 1985-2015 Нче еллар прозасында совет хакимияте сәясәтенә тәнкыйди карашны яктырткан проза әсәрләре.
- •49. 1985-2015 Нче еллар әдәбиятында заман әхлагы турында уйланып язылган әсәрләр.
- •50. 1985-2015 Нче еллар драматургиясенең үсеш үзенчәлекләре.
16. Дәрдемәнд һәм с.Рәмиев иҗатында уртак сыйфатлары.
1. Дәрдемәнд (Закир Рәмиев) һәм Сәгыйт Рәмиевләр — XX гасыр башы татар әдәбиятының күренекле, талантлы классик әдипләре, шагыйрьләре. Ике шагыйрьнең дә эш-гамәл-ләре, фикер-мәсләкләре милләт мәнфәгатенә хезмәт итү, татар халкының аң-мәгърифәтен киңәйтүгә омтылудан гыйбарәт була.
Рәмиевләрнең нәсел-ыруларының тамыр очы Болгарга ук барып җитеп, аксөяк, татар морзаларына барып тоташа. Татар фамилиясен саклап калган Рәмиевләр башка дингә күчмиләр, шуның өчен түбән катлау кешеләре исәбендә калалар. Мөхәммәтсадыйк (Шакир һәм Закирнең әтисе) һәм бабалары буенча кан-кардәш туганнар Лотфулла (Сәгыйт Рәмиевнең әтисе), Габдулла (журналист Исмәгыйль Рәмиевнең әтисе) тырыш, сәләтле кешеләр булып чыга.
2. Закир һәм Сәгыйт Рәмиевләр — икесе дә Урал якларында туып үскән, яшәгән һәм иҗат иткән шәхесләр. Дәрдемәнд — күп санлы алтын приискалары хуҗасы, алтынчы, сәнагатьче (промышленник), югары сыйныф катлавы вәкиле, шагыйрь, матбагачы, нашир, иҗтимагый-сәяси эшлекле. «Вакыт» (1906—1918), «Шура» (1908—1918) газета-журналла-рының спонсоры, иганәче. С. Рәмиев — шагыйрь, драматург, прозаик, журналист, публицист, тәнкыйтьче, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, педагог.
3. Закир Рәмиев Оренбург губер насының Эстәрлетамак өязендәге Җиргән авылында туа. Атасы Мөхәммәтсадыйк алтын приискалары ачу нияте белән Орски 'ягындагы Юлык авылына күчеп утыра. Анда сәүдә эшен җайга сала, вакытлар үтү белән, күп санлы алтын приискалары хуҗасына әверелә. Дәрдемәнд башта өйдә белем ала, аннан абыйсы белән Мол-лакай авылында укуларын дәвам иттерәләр. Закир 1880— 1881 елларда Төркиядә яши (Истанбулда), укытучылар яллап төрек телен һәм әдәбиятын өйрәнә. Гарәп, фарсы, төрек, рус телләрен белә.
С. Рәмиевнең тормыш сукмаклары катлаулы, яшәеше авыр. Төп чыгышы Эстәрлетамактан булып, атасы ару, тырыш кешеләрдән санала, агач сату белән эш итә, урман эшләтүче байларга ялланып сал да агыза, үз көче белән дөнья күрә. С. Рәмиев Иләк шәһәрендә башлангыч белемне алгач, 1890— 1902 елларда Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Өч класслы рус мәктәбендә белем ала. Мәдрәсәдә укытучы итеп эшкә калдырыла.
4. 3. Рәмиев — мәгърифәтче, либераль карашлы; С. Рәмиев — мәгърифәтче, таңчы, үзенең остазы Г. Исхакыйның карашларын уртаклаша. Татар эсерлары фиркасенең органы булган «Таң йолдызы»нда эшли, аның 10 саныннан башлап С. Рәмиев мөхәррирлегендә чыгуы мәгълүм.
5. Дәрдемәнд (Закир Рәмиев) иҗат эше белән Төркиядән кайткач, 1881 елларда шөгыльләнә башлый, иҗат активлыгы 1905—1907 елларга туры килә. С. Рәмиев шигърияткә Беренче рус инкыйлабы ташкыны белән килеп керә.
Дәрдемәнднең әдәби мирасы тыйнак. Аның сәнгати дөньясы жанр байлыгы белән аерылып тормый: шигырь, хикәя, робагый шәкелендә язылган дүртьюллыклар. Мирасы зур булмаса да, С. Рәмиевкә универсальлек хас: шигырь, хикәя, повесть, драма, комедия, публицистик мәкалә, тәнкыйди язмалар, тәрҗемә, әдәбият теориясенә, театр һәм музыка сәнгатенә караган хезмәтләр авторы.
6. Дәрдемәнд һәм С. Рәмиевләр икесе дә XX йөз бантында татар шигъриятен яңа баскычка күтәрүче, Яңарыш чоры милли әдәбиятын нигезләүче булалар. Ике шагыйрь дә — романтик поэзия вәкилләре, әмма шигъриятләре бер-берсенекеннән эчке табигатьләре, тышкы формалары белән аерыла. Дәрдемәнд — фәлсәфи романтизм, С. Рәмиев — гыйсъянчылык романтизмы вәкиле. Алар иҗаты модернизм күренеше белән бәйле. Дәрдемәнд үз әсәрләрендә символизм, ә С. Рәмиев экспрессионизм, экзистенциализм алымнарына мөрәҗәгать итә.
Дәрдемәнд һәм С. Рәмиев шигъриятләре әдәби-эстетик тамырлары белән Көнчыгыш фәлсәфәсенә, Шәрык классик әдәбиятлары традицияләренә, рус-Европа әдәбиятларына, мәдәниятенә барып тоташа. Иҗатларының кыйбласы, идеалы — татар халкын тәрәккыятка, яңарышка алып бару. Алар иҗатының идея-эстетик үзенчәлекләрен XIX гасыр ахыры — XX гасыр башы иҗтимагый-сәяси тормыш, мәдәни вазгыять, татар чынбарлыгының бар яктан да яңаруга юл тотуы билгели. Ике иҗатны да милләтнең бүгенгесенә — тәнкыйди, киләчәгенә билгесез караш берләштерә.
7. Дәрдемәнднең шигърияте заманның даулы, көнкадак, вакытлы проблемаларыннан читтә тора. Анда яшәешнең нигез принциплары, галәм гаме, кеше-шәхес ният-омтылыш-лары, хис-кичереш нечкәлекләре, күңел, табигать матурлыклары чагыла. Шигырьләрендә серлелек, билгесезлек, кешелек җәмгыятенә, кешегә киләчәк бәхетсезлекне, язмышның котылгысызлыгын тоемлау, сиземләү, борчылу, кайгыру, моң кебек сыйфатлар күзәтелә: «Каләмгә хитаб», 1906; «Кораб», 1908; «Без», 1908; «Хәят», 1908; «Җәй үтте» һ. б. Лирик герое фәлсәфи уйлануларда, сагышлы, гамь чигүче, тыйнак, сабыр. Әсәрләренә затлылык, нәфислек, югары художестволылык, камил стиль, зәвыклылык хас.
С. Рәмиев каләменә XX гасыр башындагы инкыйлаблар, сугышлар, социаль тетрәнүләр, алар алып килгән матди кыенлыклар, идеологик чикләүләр йогынты ясый. Рус әдәбиятыннан тәрҗемә шигырьләрендә, оригиналь әсәрләрендә инкый-лаби-социаль мотивлар, иҗтимагый гаделсезлекләргә, социаль һәм милли изүгә, дошмани тирәлеккә нәфрәт, ризасызлык, шәхес иреген чикләгән дини өйрәтмәләргә, кануннарга каршылык күрсәтү, дөньяга ләгънәт уку гәүдәләнеш таба. Шигъриятенең шушы хасияте аны гыйсъянчы шагыйрь итә. Анда төшенкелек тә, өметсезлек тә, бәргәләнү дә, сызлану да, чарасызлык та, ачыну да бар. («Алданган», 1908; «Дөньяга», 1908 һ. б.) Шул ук вакытта С. Рәмиев матурлыкны, гүзәллекне күреп шатлана да, сөенә дә, хозурлана да, аның алдында баш ия һәм тез чүгә. («Син», 1908; «Ул», 1908; «Җәмилә»; «Авыл», 1908 һ. б.). Шагыйрь әсәрләренә хис-кичерешләр күчеше, хәрәкәте, лирик геройның күңел тирбәнешләре хас. Аның герое бер яктан — ярсу йөрәкле, бунтарь, гыйсъянчы, дөньяга «каш җыеручы», ә икенче яктан — матурлык, гүзәллекләргә гашыйк, сокланучан, тәэсирлән үчән.
8. Беренче тәҗрибәләре икесенең дә күпкә иртәрәк иҗат ителсә дә, Дәрдемәндкә «Кораб» (1908), С. Рәмиевкә «Таң вакыты» (1908) шигырьләре татар матбугатында гына түгел, рус дөньясында да танылу алып килә. Дөньяга чыгулары бер елга туры килгән һәр ике шигырьгә дә тирән иҗтимагый, милли, фәлсәфи мәгънә салынган. Сәнгати яктан һәр ике шигырь — шагыйрьләр иҗатының таҗы, алар әдипләр мирасында үзенчәлекле, аерым урында торалар. Шигырьләрнең катлаулы, тирән яшеренгән мәгънәсе ал арны бүгенге көн гә кадәр бәхәсле итә.
9. Дәрдемәнд шигъриятенең үзәгендә яткан яшәү һәм үлем, тәкъдир, язмыш, гомер агышы, вакыт, кеше, пространство, яшәүнең фанилыгы («Без», 1908; «Бүзләрем маналма-дым», 1908; «Хәят», 1908; һ. б.) туган якны, Ватанны сагыну, туган телне олылау, изгеләштерү («Видагъ, «Әгәр барсаң, саба җил», «Туган-үскән җир» һ. б.) кебек мотивлар аны С. Рәмиев-тән аерып куя. Тәүге тәҗрибәләрендә, тәрҗемәләрендәге уку, гыйлем, мәгърифәт, социаль азатлык, тартышу, берләшү («Таң ата, эшлик, туганнар», 1906; «Матәм маршы», 1906; «Уку», 1907 һ. б.) темалары, дөнья, галәмгә нәфрәт, ләгънәт, гыйсъянчылык («Алданган», 1908; «Дөньяга», 1908; «Мин үләм», 1908 һ. б.) мотивлары С. Рәмиев шигъриятенең индивидуаль үзенчәлекләре булып тора.
10. Мәхәббәт, хатын-кыз, табигать мотивлары аларны берләштерә: (Дәрдемәнд: «Рәсем», 1908; «Аның янында», «Җәй үтте», «Яз», «Көлемсерәп көн башланды» һ. б., С. Рәмиев: «Ул», 1907; «Син», 1907; «Авыл», 1907 һ. б.) Дөрес, алар мөрәҗәгать иткән поэтик бизәкләр, алымнар, тел-сурәтләү чаралары бик тә индивидуаль, үзенчәлекле. Дәрдемәндтәге «Каләмгә хитаб» (1906), С. Рәмиевтәге «Пәйгамбәр» (1909) әсәрләрендә авторларның шагыйрьлек миссиясе турындагы уйланулары чагыла. Алар каләм, пәйгамбәр-шагыйрь мотивлары аркылы гәүдәләнеп: апа.
11. С. Рәмиевнең драма һәм проза әсәрләрендә мәктәп-мәдрәсә, милли мәгариф мәсьәләләре, иҗтимагый-социаль проблемалар, феминистик (хатын-кыз) мотивлар калку гәүдәләнә.
12. Дәрдемәнд һәм С. Рәмиевләрнең Октябрь түнтәрелешеннән соң тормышлары гыйбрәтле, фаҗигале. Алар икесе дә ватаннарында калалар, чит илләргә китмиләр. Бу якта һәр шагыйрьнең дә иҗатлары сүлпәнәя, әдәби эшчәнлектән чит ләшәләр. Дәрдемәнд 1921 елда, салкын тиюдән үпкәсе шешеп, 62 яшендә вафат була. С. Рәмиев аерым совет органнарында эшләп, яңа шартларда үз урынын табу омтылышы ясап карый. Әмма ул да 1926 елда, 46 яшендә үпкә авыруы белән дөньядан китеп бара.
