- •2. Эпос форма буларак дастаннар аларның жанр үзенчәлекләре.
- •4. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасы сюжеты. Әсәрдә гомумкешелек кыйммәтләренең чагылышы.
- •7. Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәте һәм әдәбиятта мәгърифәтчелек реализмы иҗат методы (м.Акъегет, з.Бигиев әсәрләре).
- •8. Хх йөз башы татар поэзиясе.
- •10. Хх йөз башында татар драматургиясенең үсеше.
- •11. Г. Исхакый – татар реалистик әдәбиятына нигез салучы. “Реалистик әдәбият” төшенчәсе.
- •14. Ф. Әмирхан иҗаты.
- •15. З.Хәким иҗатында сатирик һәм фәлсәфи юнәлешләр
- •16. Дәрдемәнд һәм с.Рәмиев иҗатында уртак сыйфатлары.
- •17. Г. Камалның “Банкрот”, “Беренче театр”, “Безнең шәһәрнең серләре” әсәрләре. Драматург тудырган сатирик типлар.
- •22. “Социалистик реализм” иҗат методы. Татар әдәбиятында чагылышы.
- •25. 1941-1945 Нче еллар сугыш чоры поэзиясе.
- •27. Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре”нә анализ.
- •29. Н.Исәнбәт драматургиясендә халыкчанлык.
- •31. Аяз Гыйләҗев әсәрләренең идея-эстетик кыйммәте.
- •33. Татар әдәбиятында сатирик проза үсеше (ш.Мөхәммәдов, ф.Әмирхан, х.Сарьян, а.Гыйләҗев, з.Хәким).
- •34. Хәсән Сарьянның “Бер ананың биш улы” әсәрендә “аскы агымдагы” фикерләр
- •37. Г. Афзалның поэзия һәм прозасында сатирик типлар.
- •38. 1940-1960Нчы еллар татар прозасы.
- •39. И. Юзеев иҗатына күзәтү. Поэмаларындагы фәлсәфә.
- •40. Р.Фәйзуллин иҗатында форма яңалыгы һәм фәлсәфи тирәнлек.
- •41.М.Мәһдиев әсәрләрендә үзенчәлекле халыкчан характерлар.
- •42. Туфан Миңнуллинның 1980-2012 еллардагы иҗатына анализ.
- •43. Татар әдәбиятында Бөек Ватан сугышы темасы.
- •44. Хәзерге татар поэзиясендә яңа юнәлешләр, агымнар, үсеш үзенчәлекләре, стиль төрлелеге.
- •1) Шаулы-эстрада поэзиясе.
- •2) Салмак лирика.
- •45. Хәзерге татар әдәбиятында шәхес һәм система каршылыгын сурәтләгән әсәрләр.
- •46. Хәзерге әдәбиятта шартлы-метафорик әсәрләр.
- •47. Постмодернизм. Хәзерге татар әдәбиятында постмодернистик алымнар.
- •48. 1985-2015 Нче еллар прозасында совет хакимияте сәясәтенә тәнкыйди карашны яктырткан проза әсәрләре.
- •49. 1985-2015 Нче еллар әдәбиятында заман әхлагы турында уйланып язылган әсәрләр.
- •50. 1985-2015 Нче еллар драматургиясенең үсеш үзенчәлекләре.
34. Хәсән Сарьянның “Бер ананың биш улы” әсәрендә “аскы агымдагы” фикерләр
Х. Сарьян (1930-1978). Әдәбиятка 60нчы еллар башында килә. 1нче җыентык – 1962 ел. Пловесть торгынлык чорында,1976 елда язылган. Повестьта Маһисәрвәр апаның һәм ире – тимерче Солтан белән уртак 5 улының (Хәвадис, Мирза, Раббани, Сирин, Әдрән) язмышы сурәтләнә. Тик әсәр Маһисәрвәр һәм аның 5 улы турында дип әйтү генә дөрес түгел. Әсәрдә сугыш алды, сугыш чоры һәм аннан соңгы еллардагы җәмгыятебез, шул вакыттагы кеше язмышлары сурәтләнә. Повестьның темасы: сугыштан соңгы татар халкының яшәеше. Проблемалар: алкоголизм, гореф-гадәтләр югалу, мәхәббәт; төп проблема – әхлак. Әсәрдә җәмгыять һәм шәхес багланышларының гәүдәләнеше халык образы аша бирелә (гореф-гадәтләр, авыл тормышы). Ана образы әсәр барышында фон булып кына барса да, әсәр ахырында алгы планга чыга, монументальләшә. Маһи – “айга ия”, сәрвәр – “үз артыннан ияртүче”. Анда көнчыгыш әдәбиятыннан килгән “түзү фәлсәфәсе” чагылыш тапкан. Эчке монологның хат һәм төш күрү кебек традицион алымнары кулланылган. Хәвадисның туган җирен сагынып язган, Любовь Васильевнаның Сирингә мөнәсәбәтен аңлатучы хатлар. Хәвадисның сугышта авылдашлары утынга кисеп бетергән каенны төшендә күрү (табигатькә хөҗүм).
Повестьта тагын бер көчле алым – “аскы агымдагы” фикерләр бар. “Аскы агымдагы” фикерләр, ягъни подтекст – сөйләмдәге сүзләрнең мәгънәсенән, сөйләмнән, ситуациядән чыгучы эчке мәгънә, яшерен эчтәлек (идея). Х. Сарьян заманның каршылыкларын турыдан-туры күрсәтми, алар юл араларындагы мәгънәләрдән килеп чыга:
Сабантуй күренешләре - күмәклек бетү;
Кабатланып килгән мәҗлес күренеше - эчкечелек;
Кибетләрнең план үтәве - эчкечелекнең сәбәбе;
Кабатланып килгән үлем (Хәвадисның ватык аппарат сәбәпле үлүе, милиционер Мирзаның эчкечеләр кулыннан үлүе, Раббаниның эчеп үлүе) – чорның шыксызлыгы.
Әсәрдә аллюзия (дога текстлары) чагылыш таба. Коръәннән цитата: «Башкайларыңның исән булуы Сөләйман пәйгамбәрнең байлыгыннан да артык.” Реминисценция (башка текстны хәтерләтә торган сүз, образ): “Локман Хәким гомерләре бирсен”.
Төп фикер (лейтмотив) та аерылып тормый, подтекст аша бирелә. Әсәрнең идеясе: холык – кешенең язмышы, кешенең нинди булуы үзенең генә түгел, нәселнең, хаыкның язмышын билгели. Әсәрнең ана сүзе белән бетүе : “Мин дә акылдан язсам, Раббани улымның балаларын кем карар?” ананың сабырлыгын, бөеклеген күрсәтә.
Бу әсәрдә Сарьян милли яшәү рәвешен раслаган.
36. 1960-1985 нче еллар шигъриятенең үсеш үзенчәлекләре.
60-85 нче еллар татар поэзиясе тәнкыйтьтә уңай бәяләнгән, фикерләү киңлеге, сурәтләү чаралары байлыгы, талантлы сүз осталарының иҗатка күпләп килүе җәһәтеннән үткән гасырның 20 нче еллары башы Такташ, Туфаннар чорына тиң, татар поэзиясенең данлы тарихына «дәртле шигърият» дип кереп калган чор булды. Шагыйрьләрне ил тормышы, яшәеш мәшәкатьләре, мәңгелек хакыйкатьләр, фәлсәфи һәм әхлакый мәсьәләләр, яшәү һәм үлем, табигать яме һәм рухи үлемсезлек, тарих һәм киләчәк буын язмышы, мәхәббәт һәм яшьлек кебек сүз сәнгатенең мәңгелек проблемалары борчый, уйландыра.
Һәр тарихи чор сүз сәнгате үсешенә үз чалымнарын алып килә, кабатланмас сыйфат-хасиятләрен булдырырга омтыла. 1960-1985 еллар — татар әдәбиятының тематика һәм сурәтлелек байлыгы ягыннан киңәю-тармаклану вакыты — поэзиядә яңа сыйфат үзгәрешләре белән билгеләнә. Өйрәнелә торган дәвер — татар шигъриятенең үзенчәлекле һәм катлаулы чорларыннан берсе, аның киң тармаклы, күп юнәлешле эчтәлеген бербөтенгә туплау, иңләп бәяләү Җиңел түгел. Бу дәвер сүз сәнгате эчтәлеге, фәлсәфи фикере, аны җиткерү формалары, әдәби-эстетик үзенчәлеге ягыннан элгәреләреннән аерылып тора. Аның алдагы чорлар белән чагыштырганда башкарак юнәлештә үсеп китүе фәлсәфи һәм сәнгати фикердәге яңалыклар, әдәбиятның иҗтимагый кануннарны алга куйган идеологик кысалардан чыгуга омтылышы, дөньяны, яшәешне образлы кабул итүнең яңа яклары ачылу белән аңлатыла.
Кешелек тарихының иң хәлиткеч чорларында, кагыйдә буларак, лирика алгы сафка чыга, үзенең сизгерлеге белән иҗтимагый-сәяси барыштагы үзгәрешләрне тиз тоеп ала һәм аны лирик герой бирелеше, хис-кичереш күчеше, символ-метафоралар аша укучыга җиткерергә омтыла. Бу дәвердә яңа күтәрелешкә Бөек Ватан сугышы тәмамланып, илне төзекләндерү өмете, ышанычы белән янып яшәү, бәхетле тормыш турындагы хыял, тарихка «Хрущёв җепшеклеге» исеме белән кереп калган ярымдемократик үзгәрешләрнең башлануы кебек иҗтимагый-сәяси вакыйгалар, идеаллар поэзия үсешенә бер алшарт була, төрле юнәлештәге эзләнүләргә этәргеч бирә. Илдә киң колач алган ярымдемократик яңарышлар, хәбәрдарлык нәтиҗәсендә шәхес культы фаш ителә, бу исә «иҗат культы»ның алга чыгуына китерә: бер-бер артлы М. Җәлил, X. Туфан кебек шагыйрьләрнең исеме акланып, татар укучысына әйләнеп кайта, моңа кадәр тыелып торган Дәрдемәнд, С. Сүнчәләй, Ш. Бабич, Н. Думави, Ф. Бурнаш кебек әдипләр мирасы кабат шигъри мәйданга аваз сала. Шуларның сәнгати югарылыгын өлге итеп, эчтәлек һәм аның бирелеш рәвеше (форма) өлкәсендә яңалыкка омтылган, үзфикерле яшьләрнең килүе поэзиядә позитив, өметле үзгәрешләрнең башлануын тәэмин итә. Бу яңарыш гомумкешелек мәсьәләләренә, мәңгелек темаларга игътибар арту, әдәби эзләнүләрнең объекты итеп моңа кадәр икенчерәк планда торган яисә әйләнеп үтелгән күренешләр алынуы, дөньяны фәлсәфи иңләргә омтылыш көчәю белән билгеләнә; рухи тормышның активлашуы, фикер хөрлеге, үз караш-мөнәсәбәтеңне башкаларга җиткерү теләк-ниятенә барып тоташа. Н. Юзиев фикеренчә, шигъриятнең аһәңе һәм структурасы яңара, төрләнә һәм катлаулана, шигъри сүзнең егәрлеге, энергиясе һәм нюанслары арта, күренеш-детальләрнең мәгънәләре көчәя, лирик башлангыч тирәнәя.
Шул чорда укучыга ирешкән шигырь җыентыкларының исемнәрен генә искә төшереп үтү дә шигъриятебезнең иҗади ялкын, эзләнү рухы белән яшәвенә, олы тарихлы татар поэзиясе үсешенә үзеннән җитди өлеш кертүенә ышандыра. Бу елларда өлкән буын сүз осталары X. Туфан белән С. Хәкимнең ике томлыклары, Ш. Маннурның «Күңел йомгагы», Ә. Исхак белән С. Батталның сайланмалары, Н. Арслановның «Уйлар, сагышлар», Ә. Баяновның «Елларга сәяхәт», X. Камаловның «Күңел», И. Юзеевнең «Поэмалар», С. Сөләйманованың «Кызыл каурыйлар» исемле шигырь китаплары басылып чыга. Тәҗрибәле сүз осталарының сөенечләре, көенечләре, халык язмышы, үткән һәм туачак көннәр турындагы уйланулары янына 50 нче еллар ахырында Г. Афзал, Ш. Галиев, М. Шабаев, Роберт Әхмәтҗа-новлар килеп кушыла. 60 нчы еллар башында исә поэзиягә язгы ташкын кебек романтик дулкында шау-гөр килеп кергән Р. Фәйзуллин, Р. Харис, Р. Гатауллин, Р. Мингалим, Г. Рәхим кебек яшьләр иҗатлары өстәлә. Р. Фәйзуллинның «Монологлар һәм диалоглар», «Мәрмәр», «Шигырьләр һәм поэмалар», Р. Харисның «Уйлы туйра», Р. Гатауллинның «Ирләр булыйк», Зөлфәтнең «Утлы бозлар», М. Әгъләмовның «Исәнме, йөрәк» кебек шигырь мәҗмугалары поэзиянең офыгын, эстетик мәйданын киңәйтеп җибәрәләр. Шигъри үзенчәлекләре, укучы белән аңлашу, аның зиһененә, хисси дөньясына тәэсир итү ысуллары, колачлары төрле-төрле шагыйрьләрне рухи уртаклык – халыкка, илгә бирелгәнлек, тормышның төрле кыйтгаларын тирәнрәк һәм киңрәк иңләргә омтылу, дөньяда барган һәр вакыйга өчен җаваплылык тойгысы, әхлак мәсьәләләренә, кеше психологиясенә сизгерлек, эчке халәткә игътибар, шигырь сәнгатенең хасиятендә яткан бердәмлекне, эчке ярашуны ачуга омтылыш якынлаштыра.
шигырь! Бәйрәм түрендә әйдә, син дә җәй канат:
— Тынычлык диңгезләренә юл яра безнең кораб.
(Р. Фәйзуллин. «Яңа ел табыны»)
1960-1985 еллар шигърияте жанр һәм стильләргә, сурәтләү-тасвирлау чараларына, ритмик берәмлекләргә, рифмага бай һәм төрле булуы белән аерылып тора. Лирик поэзиядә җыр жанрының активлашуы күзгә ташлана. Аның үсешенә X. Туфан, С. Хәким, Г. Афзал, Ш. Галиев, И. Юзеев, С. Сөләйманова, Р. Фәйзуллин, Р. Харис, Р. Миңнуллин, Зөлфәт, Ф. Сафин, К. Булатова һ. б. зур өлеш кертә; иҗатының күпчелек өлешен җырга багышлаган М. Ногман, М. Хөсәеннәр янына Г. Зәйнашева, М. Шиһапов, Ш. Җиһангировалар кушыла. Җыр жанры, тематик яктан мәхәббәт, әхлакый бөтенлеккә, тәрбияви якка игътибарын юнәлтсә, сәнгатьчә эшләнеше җәһәтеннән халык җыры традицияләренә киң таяна, рифма-ритм төзеклегенә, эчке яңгырашка, бизәкләр төрлелегенә омтыла. Бу фикерне Ш.Галиевнең «Кыңгыраулы мәктәп еллары», С. Сөләйманованың «Күңелем язлар көтә», И. Юзеевнең «Кыр казлары артыннан», Г. Рәхимнең «Оныттың бугай», Р. Фәйзуллинның «Мин сине ничек яраттым!», «Сагыш», Р. Миңнуллинның «Әнкәй», К. Булатованың «Шушы яктан, шушы туфрактан без» һ. б. җырлары дәлилли булыр. Лиро-эпик поэзия дә жанрлар төрлелеге белән аерылып тора. Бу еллар аралыгында поэма жанры мәйдан тота: С. Хәким, И. Юзеев, Р. Фәйзуллин, Р. Харис, Р. Мингалим, М. Әгъләмов иҗатларында аның активлашуы, шартлы-роман-тик сурәтләргә баюы күзгә ташлана. Шуның белән янәшәдә зуррак, күләмлерәк жанрлар да мәйданга килә. Ә. Давыдовның «Йокысыз төннән соң», С. Батталның «Чирмешән якларында» шигъри романнары һәм «Олы юл буйлап» шигъри повесте илленче-алтмышынчы еллар әдәбиятын баетуга сизелерлек өлеш кертә. Алар татар авылының тормыш-көнкүрешен сурәтләү объекты итеп ала, үз чорына җавап төсендә социаль, сыйнфый каршылыкларга өстенлек биреп, сәяси борылышлар вакытында иҗтимагый-рухи үсешнең үзәк юнәлеш-агымнарын, күренешләрен алга чыгара. Халык тормышы, халык язмышы көзгесе булган әдәбиятның формасы да туктаусыз үсә, яңара. Элеккеге гегемон позицияләрен югалта барган социалистик реализм агымы тормыш: үзәненнән алынган материалның, эстетик идеалның тарихи көчен һәм сәнгатьчә мөмкинлекләрен ачуда шигъри палитрада бертөслелек тудыра алмый.
Бу еллар поэзиясен X. Туфанның халык язмышы, туган тел өчен сызланып язылган, С. Хәкимнең тирән мәгънәле, уйчан, реалистик поэзиясе, Н. Арслановның тыгыз образлы, салмак агышлы стиле, Г. Афзалның хикмәтле, кинаяле, эзоп телле сатирасы, Ш. Галиевнең итагатьле, тыйнак, Р. Фәйзуллин белән Р. Харисның шартлы алымнарга бай, дәртле, көтелмәгән борылышлы, хыял очышына киң таянган романтик шигърияте тулыландыра. Аларга хатын-кызның уйлану рәвешен, моң-зарын һәм рухи матурлыгын ачкан С. Сөләйманова, Э. Мөэминова, Ф. Гыйззәтуллина, К. Булатова, С. Гәрәева иҗатлары, Р. Гатауллин, Р. Мингалимовларның кеше интеллектына тирәнрәк үтеп керүгә омтылган эзләнүләре килеп кушыла. Шул шигъри дәрьяга яңа шытып чыккан көчләр кушыла, өстәлә тора...
1960-1985 еллар татар шигъриятендә ике идеологик-эстетик юнәлеш – норматив һәм элитар стильләр калыплаша. Социалистик реализм иҗат агымын өлге итеп алган норматив стиль илленче еллардагы үсешеннән соң бу чорда арткы планга күчә бара. Бер яктан, моңа илдә сәяси-иҗтимагый яңарышның башлануы һәм киң колач алуы, икенче яктан, сүз сәнгатенең эчке үсеш закончалыклары, үзгәрергә омтылышы һәм иҗат мәйданына яшь талантларның килүе сәбәп була. Агымдагы чорда социалистик реализм тарафдарлары үсешләренең яңарак чорына кереп, әхлакый-эстетик кыйммәте турында уйлана башлый, милли, психологик, этник, мәдәни, әхлакый традицияләр белән бәйләнешенә игътибарлары көчәя, агымның элеккеге абруе аксый төшә. Шул рәвешле, әдәби мәйданда элитар стильнең алга чыгуына һәм үсешенә уңай зәмин әзерләнә.
Рус әдәбияты белемендә 1960-1985 еллар поэзиясе үсешен, яңа сыйфат-үзенчәлекләрнең башлангычын «цензурага буйсынмаган» шагыйрьләр иҗаты белән бәйләп аңлату яши (И. Кукулин). Бу чор рус әдәбияты диссидентлык хәрәкәтенең активлашуы белән билгеләнә. А. Солженицын, Л. Гинзбург, Б. Окуджава, Е. Евтушенко, Б. Ахмадулина, И. Бродский кебек бер төркем әдипләр яшәп килүче сәяси мохитне, рәсми хакимлек иткән идеологияне кабул итмичә, аңа каршы киләләр, үзләре яшәгән система белән көрәш башлыйлар. В. Уфлянд, 0. Григорьев кебек әдипләрне туплаган ОБЭРИУ, О. Раблин, И. Холин, Всев. Некрасов кебек шагыйрьләрне берләштергән Леонозово мәктәпләре оеша, алар, сүз сәнгатендәге традицион фикерләү рәвешен кире кагып, үзенчәлекле сурәтләү алымнары, чаралары ярдәмендә яшәп килүче җәмгыятьне катгый тәнкыйтькә дучар итәләр.
Татар әдәби җирлегендә бу үзенчәлекләргә, хөррият җилләре үтеп кергәч, юл ачыла. Милли әдәбиятта яңа күренешләрнең чишмә башын «цензурага буйсынмаган» X. Туфан, С. Баттал, С. Хәким, Г. Афзал, Рәшит Әхмәтҗанов, Роберт Әхмәтҗанов, М. Әгъләмов, Р. Фәйзуллин, Зөлфәт кебек шагыйрьләр иҗаты белән бәйләргә мөмкин. Дөрес, диссидентлык бездә иҗтимагый хәрәкәт һәм әдәби мәктәпләр дәрәҗәсендә оешып җитә алмый, ләкин аерым әсәрләрдә, кырысрак эзләнүләрдә мондый мотивлар чагылыш таба. Бер төркем шигырьләрдә метафора-символлар, эзоп теле акта җәмгыятькә, сәяси системага бәя урын ала, кешенең үз-үзен танып белү мәсьәләсе төп проблема буларак күтәрелә, әсәрләрнең үзәгенә «без нигә мондый, тормыштагы гаделсезлеккә мин ничек җавап бирәм?» (А. Яхин) кебек сораулар куелып, тормыш гаделсезлеге тудырган борчылу, үкенү хисе эчтәлеккә үтеп керә. Мәсәлән, үзенең «Сез кая барасыз, йолдызлар?» (1953— 1967) шигырендә X. Туфан битараф йолдыз, җил, кибән, итек кебек символларга күп мәгънәлелек биреп, сәясәт, илдәге тоталитар система образын тудыра:
...Эзне кая, итекне дә хәтта Күреп булмый... Шундый караңгы. Күктәгеләр күрми минем хәлне, Ә мин күрәм, күрәм аларны...
Җемелдәмә, искә төшермә лә!
Ансыз да бит
Хәтердә минем:
Без Казанга: «Сау бул!» — дигән төндә (8)
Син болытлар артында идең, Болытлар артында...
Лирик геройның әрнү хисенә илдәге сәяси вазгыять, утызынчы еллардан үзгәрешсез диярлек калган тәртипләр сәбәп булып килә, болыт образы нәкъ менә шул эчтәлектә әсәр тукымасында урын ала. Юану өлешенең булмавы, сызлануның даими дәвамлылыгы шагыйрьнең киләчәк өчен борчылуын, өметсезлеген искәртә. Шул ук фикерләр С. Батталның 1963 елда язылып та, 1994 елда гына дөнья күргән «Батый ханга ачык хат» әсәрендә дә чагылыш таба. Батый хан образы аша хакимнәргә мөрәҗәгать итеп, лирик герой Сталин, Хрущев чорларын фаш итә, милләтләрне санга сукмау, юкка чыгарырга омтылу сәясәтен алга сөрү өчен сызлана:
Чордашымның кайсын өстен куйыйм?
Бик күренеп тора тыштан ук:
Чиста канлы татар булмаган күк,
Чиста канлы сыңар рус та юк.
Соңрак бу юнәлештә Г. Афзал, Р. Фәйзуллин, М. Әгъләмов, Р. Мингалим, Рәшит Әхмәтҗанов, Зөлфәт һ. б. шагыйрьләр шактый кыю фикерләр белән чыгыш ясыйлар.
Р. Фәйзуллинның «Җилфердәүче керләр җыры» шигырендә керләр символы аша кешеләр тормышына, җил һәм кояш образлары аркылы хакимияткә бәя бирелә. Керләрнең юылуы, күз яшьләрен агызып кибүләре, шулай да өзлексез җил, кояшны мактап җырлаулары аша кешеләрнең яшәеше тергезелә. Лирик геройның борчылуы, сызлануы кешеләрнең бу тормыштагы авыр көнитешләре, кайгы-хәсрәтләрдән еламаслык дәрәҗәгә җитүләре, ләкин шулай да хакимиятне мактап «җырларга» мәҗбүр ителүләре белән бәйләп аңлатыла. Керләр төрле булган кебек үк, кешеләр арасында да төрле милләт, төрле профессия вәкилләре бар, ләкин аларны бер үк төрле тормышта яшәүләре берләштерә:
Без елый белмибез. Авыр булсак та, яшькә бай булсак та, елый белмибез.
Без сансыз күп төрле, ә җырыбыз — бер: Кояш турында гел, Җил турында гел.
«Халык әле кышта яши» шигырейдә исә халык тормышына бәя бирүдә кыш образы ярдәмгә килә. Ассоциатив бәйләнеш аша кышның салкынлыгы, зәмһәрирлеге, авырлыгы кешеләр тормышына күчерелеп, лирик геройның борчылуын тудыра. «Уен» шигырендә яшәеш уен метафорасы аркылы гәүдәләндерелә. С. Хәкимнең «Чәчкәләр» шигырендә исә әлеге вазифа чәчәк метафорик образына йөкләнә:
Никадәрле матур булмасыннар,
Гүзәл булмасыннар чәчкәләр,
Чәчкәләр дә күтәрелеп карый,
Исемнәре белән дәшсәләр...
Беренче карашка шигырь матурлык турында кебек, ләкин эзоп теле, киная ярдәмендә С. Хәким кешеләрнең җәмгыятьтә бер-берсенә нисбәтән кешелексезлеге, мәрхәмәтсезлеге турында сүз алып бара. Аның лирик героен кешене шәхес итеп карамаулары борчуга сала.
Г. Афзалның «Язмышлар» әсәрендә кеше гомеренең тормыш итү дәвамында ямьсезлеккә дучар булуы турында бәян ителә, шул ук фикерләр аның «Елмаям уйчан гына», «Гомер китабы» шигырьләрендә дәвам итә, үстерелә. М. Әгълә-мовның «Без — курпылар», «Җил дә җил», И. Юзеевнең «Кылганнар» кебек әсәрләрендә дә җәмгыятьтәге кануннарга, системага бәя урын ала.
Үз-үзен танып белү проблемасына мөнәсәбәттә Г. Афзалның «Чабаклар йөзгән Иделдә», «Бигрәк юаш басып йөрдем җирдә», Р. Фәйзуллинның «Вулканнар бар диңгез төбендә», Г. Зәйнашеваның «Хаклык диңгезен кичәргә!» һ. б. шигырьләрдә лирик геройның икегә бүленүе — үз-үзе белән каршылыкка керүе күренә. Диңгезнең төбендә янартаулар булып та, өстенең тыныч халәттә калуы («Вулканнар бар диңгез төбендә»), күңелендә арыслан ятып та, кулында куян булуы
(«Чабаклар йөзгән Иделдә») кебек образ-сурәтләр лирик геройның эчке каршылыгын гәүдәләндерүгә хезмәт итә.
Акны кара диеп мин дә Ялган яклап барыйм микән?.. Болганчык су өсләрендә Тыныч кына агыйм микән?.. Юк, акмаска тыныч кына!.. Ташланырга дулкыннарга!..—
дип яза Г. Зәйнашева.
Эзоп-киная теленең активлашуын галимнәр (Н. Лейдерман, М. Липовецкий) алтмышынчы еллар поэзиясенә хас төп тенденцияләрнең берсе буларак күрсәтәләр. Милли шигърият эзоп теленә моңа кадәр дә даими мөрәҗәгать итеп килә, ләкин өйрәнелә торган дәвердә аның тагын да кискенләшүе, киңрәк һәм кыюрак кулланылуы күзгә ташлана. Җәмгыятьне, рәсми идеологияне кискен тәнкыйть боҗрасына алган эзоп теле шигъриятнең сәнгати яктан камилләшүенә — әсәрләрнең теле катлаулануга, образлылыкның, шартлылыкның көчәюенә сизелерлек йогынты ясый.
Бу елларда эзоп теленең хакыйкать темасы белән бәйләнештә активлашуы юмор-сатирада да үзен нык сиздерә. Алтмышынчы-сиксәненче елларда юмор-сатира өлкәсендә эстафетаны Г. Афзал, 3. Нури, Ф. Шәфигуллин, Ш. Галиев һ. б. ала. Г. Афзалның «Үсмер чагым — яшьлек таңым», «Карчык белән без икәү», «Мыек борам», «Өф-өф итеп», «Әсмабикә җаным, ахирәт», Р. Гаташның «Лирик шаярулар» кебек юмористик шигырьләрендә, бәйләмнәрендә кеше холкындагы кимчелекле яклар, начар сыйфатларны яхшы итеп күрсәтергә омтылган типлар яратып көлү үзәгенә алына. Ш. Галиевнең «Кеше турында кайгырту», «Читтән торып», «Куркыныч аюлар», Г.Афзалның «Галимнәр бәя-нында», «Заман песие», «Чәнечкеле чәчәкләр», «Тәнкыйть сүзе» кебек сатирик әсәрләрендә исә яшәп килүче җәмгыятьтәге бюрократлык, әхлаксызлык, социаль-көнкүреш җитеш-сезлекләре тәнкыйть утына тотыла. Сатирада жанр һәм жанр формаларының, сурәтләү чаралары алымнарының төрлелеге дә күренә: сатирик парча, кечкенә күләмле поэма, үткен памфлет, кинаяле мәсәл, чәнечкеле пародия кебек жанр (11) төрләре, сурәтләү чараларыннан сүз уйнату, омонимия, каламбур рифма яратып кулланыла.
