Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
шпора1.doc
Скачиваний:
9
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1 Мб
Скачать
☆

42. Туфан Миңнуллинның 1980-2012 еллардагы иҗатына анализ.

(1935-2012)

Иҗат үзенчәлекләре:

— драматург, повесть, хикәя, юморескалар, публицистик һәм тәнкыйть мәкаләләре авторы;

— чорны, кешеләрне аңлау, көн сорауларына, заман агы­шына сизгерлек хас;

— пьесаларының жанр төрлелеге: сатирик комедия («Бәй­ләнчек»), җитди комедия («Нигез ташлары»), лирик комедия («Яшьлегем-юләрлегем»), шаян комедия («Бәхетле кияү»), водевиль («Диләфрүзгә дүрт кияү»), моңсу комедия («Әлдер-мештән Әлмәндәр»), интеллектуаль драма («Дуслар җыелган җирдә»), социаль драма («Әниләр һәм бәбиләр»), фәлсәфи-публицистик драма («Моңлы бер җыр»), әкият-пьеса («Азат»), балалар өчен әсәрләр («Авыл эте Акбай»); Т.Гыйззәттән соң икенче булып трилогия иҗат итә («Миләүшәнең туган көне», «Дуслар җыелган җирдә», «Хушыгыз»);

— тематик төрлелек: тарихи шәхесләр («Канкай углы Бәх-тияр», «Моңлы бер җыр», «Без китәбез, сез каласыз»), авыл-колхоз темасы («Кырларым-тугайларым»), нефтьчеләр тор­мышы («Монда тудык, монда үстек»), мәктәп-мәгариф («Үзе­без сайлаган язмыш»), буыннар бәйләнеше, әдәп-әхлак канун­нарына тугрылык, халкың һәм үз алдыңдагы бурычларыңны үтәү («Нигез ташлары», «Әниләр һәм бәбиләр», «Әлдермештән Әлмәндәр», «Шәҗәрә»), катнаш никах («Илгизәр плюс Вера»);

— әдипне кеше шәхесе, аның формалашуы, тормышта үз урынын табуы, бәхетле яшәве, язмышының халык тормышы белән тыгыз бәйлелеге, матди байлыктан бигрәк рухи бай­лыкка ия булуы, гомумән, нинди әдәп-әхлак принципларына нигезләнеп яшәве кызыксындыра;

— геройлары гаять тормышчан, үзенчәлекле характерлар булып ачыла, вакыйга-күренешләр барышында туган психо­логик кичерешләрен оста тоемлый, аларны укучы-тамашачыга җиткерүнең яңадан-яңа алым-формаларын таба;

— иҗатына оптимизм хас; ул кешегә, аның рухи, ихтыяри көченә ышана; «бәхетең үз кулыңда» дигән принциптан чы­гып эш итә, шуңа күрә әдипне көчле, каршылыклар алдында куркып калмаучы, зур хыял-теләкләр белән янучы, үзенең, гаиләсенең, милләтенең язмышы өчен борчылып яшәүче ге­ройлар күбрәк кызыксындыра (Мәдинә — «Ай булмаса, йол-

дыз бар», Әлмәндәр — «Әлдермештән Әлмәндәр», Саттар — «Монда тудык, монда үстек», Гарифулла — «Нигез ташлары», Гөлфинә — «Әниләр һәм бәбиләр»);

— әсәрләрендә халкыбызның милли йөзе, гореф-гадәтлә­ре, иң матур сыйфатлары ачыла; хезмәт ярату, өлкәннәргә хөрмәт, буыннар арасында рухи бәйләнеш, яшәү дәрте, борын­гыдан килгән әхлакый кануннарга тугрылык һәм башка үзенчәлекләргә драматург аеруча игътибарлы («Ир-егетләр», «Монда тудык, монда үстек», «Шәҗәрә», «Әниләр һәм бәби­ләр»);

— драматург сәхнә закончалыкларын яхшы белеп эш итә, сәнгати сурәтләү чараларыннан оста файдалана; әсәрләрендә реалистик тормыш картиналары фантастика һәм шартлылык элементлары белән тыгыз кушылып китә; уңышлы кулланылган әдәби детальләр еш кына пьесаларының идея эчтәлегенә ачкыч булып хезмәт итә;

— әсәрләренең нигезенә һәрвакыт диярлек тирән әхлакый-фәлсәфи фикер салынган була, һәм автор аны әсәр ахырында да тулысынча ачып салмый, шуның белән тамашачыны уйландыра, борчый, эзләтә;

— әдип татар драматургиясендә Г. Коләхмәтовлардан килә торган символик образлардан, шартлылык алымнарыннан уңышлы файдалана; бу аңа әхлакый һәм фәлсәфи фикерләрне тулырак ачарга, тамашачы игътибарын җәлеп итәргә мөмкин­лек бирә («Ай булмаса, йолдыз бар», «Әлдермештән Әлмән­дәр», «Моңлы бер җыр»);

— әсәрләре композицион яктан төгәл эшләнгән, аларга фикер көрәше, кискен конфликт хас, теле җанлы һәм җор, тормыш материалы җитдилеге һәм кызыклыгы, җиңел рухы һәм мәгънә тирәнлеге белән аерылып тора.

Үзебез сайлаган язмыш

Жанры

Тормышчан конфликтка, көчле кичерешләр бә­релешенә нигезләнгән драма.

Төп конфликты

Укыту-тәрбия мәсьәләсенә төрлечә караш, ул исә көрәшүче якларның эчке һәм тышкы кар­шылыгында ачыла.

Темасы

Үз эшеңә намуслы караш.

Экспозиция — педсовет утырышында югары өлгерешкә ирешү турында сүз бара. Төенләнеш — мәктәпнең элекке укучысыннан хат килә. Ул, ялган документның кирәге юк дип, бишлеләрдән генә торган аттестатын кире җибәргән. Хатында укытучыларын ялган бил­ге куюда гаепли. Әлеге вакыйгага мөнәсәбәттә коллективта каршылык туа. Хәрәкәт үстерелеше — каршы яклар үзләре­нең хаклылыкларын расларга омтыла. Берәү ләр коллективны уртак максат белән яшәп укуның сыйфатын күтәрү өчен кузгатырга ты­рышса, икенчеләр укучылар, ата-аналар ара сында ялган дәрәҗәгә омтыла, министрлыкка шикаять яза. Кульминация — министрлыктан комиссия ки­лә.

Чишелеш — мәктәптә укыту-тәрбия эшенең тиешенчә куелмавы ачыклана; Туктаровны эшеннән алалар, ул башка урынга күчеп китә завуч Мөнирә башлангыч сыйныфлар укыту чысы итеп күчерелә.

— Мәктәптә уку-укытуның торышын билге­ләүче критерийлар һәм аның заман таләплә­ренә җавап бирүе;

— укучы шәхесен тәрбияләүдә җитди урын алып торган, уку йортына үтеп кергән күз буяучылык, формализм күренешләренең ниге­зе, сәбәпләре һәм аны бетерү юллары;

— укучы һәм укытучы мөнәсәбәте;

— укытучы профессиясе, аңа куелган төп та­ләпләр; укытучының җәмгыятьтәге урыны.

Намуслы хезмәт, үз эшеңә, профессияңә бирел­гәнлек белән генә укытучы дигән олы исемгә лаек булырга мөмкин.

Илгиз Туктаров — мәктәп директоры, туры сүзле, намуслы, принципиаль, үз сүзендә яши. Мәктәпнең макталуын тели, шул ук вакытта хаксызлыгын да сизә. Аны яра­тучы Нуриянең һәм шул ук вакытта 10 класс укучысы Динәнең хисләрен дә хөрмәт итә. Ил­гиз элеккечә укытырга ярамаганын яхшы аң­лый, әмма тәҗрибәсезлеге коллектив эшчәнле-ген тиешенчә оештырырга комачаулый. Шу­ның өстенә, өлкән укытучылар белән сөйләш­кәндә, кызып та киткәли. Укучы-тамашачы күңелендә теләктәшлек тапкан директор баш­ка җиргә күчеп китәргә мәҗбүр була. Мөнирә — завуч, булганына канәгать, һәртөр үзгәрешкә каршы кеше; үзенә баш иючеләр чолганышында һәм, билгеле инде, кирәк ва­кытта аларга «ташлама» да ясый — эленке-салынкы дәрес бирүләренә күз йомып карый. Мөнирә укытучы һәм укучылар алдында абруйны ялган белән яисә яхшы билге куеп яулап алырга омтыла. Драматург әлеге герой­ның эчке драмасын да ача. Ул яшь вакытта үзен яратып йөргән егеткә, гади колхозчы дип, кияүгә чыкмаган. Хәзер, гаилә кора алмыйча, ялгыз яши. Үкенү, кеше бәхетенә көнләшеп карау характерындагы тискәре сыйфатларның өстенлек алуына китергән. Нариман, Нурия, Фасил, Динә һ. б. образлар, аерым вакыйга-күренешләрдә генә бирелсәләр дә, тулы канлы, тормышчан булулары, мәктәп сулышын тулысынча аңларга ярдәм итүләре белән игътибарга лаек.

Нариман — элекке мәктәп директоры, пенсиягә чыккач та укытуын дәвам итә. Ул — Илгизнең фатир хуҗасы да. Драмада үткәннәр белән сөе­неп, бүгенгегә канәгать булып яшәүче кеше бу­ларак сурәтләнә. Иске белән яңаның тартышу­ын җентекләбрәк күрсәтергә омтылган драма­тург өлкән буын белән яшь буын арасындагы каршылыкны тудыра. Нариман ага башта Тук-таровның фикер-карашларын кабул итми, тиз­дән әлеге намуслы укытучы яшь директорның дөреслегенә төшенә, үзенең һәм аның кебек­ләрнең чор таләбенә җавап бирмәвен аңлый. Нурия — рус теле укытучысы, Илгизне җавап­сыз мәхәббәт белән ярата. Ул — үзгәрешләр як­лы, яңалык тарафдары. Әмма аңа вакыт-вакыт яшьлек дуамаллыгы комачаулый. Фасил — биология укытучысы, йомыкый. Кол­лективтагы көрәш-тартышка катнашмый. Ми­ңа ничек тә ярый, дип йөрүче буларак күзалла-на. Илгиз һәм Нурияләрнең тырышлыгы бе­лән ул битарафлыктан чыга. Фасилның Тукта-ровны озатырга килүе аның элекке директор башлаган үзгәрешләрне дәвам итәчәгенә өмет уята.

— Автор гаять актуаль, җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уяткан укыту-тәрбия мәсьәләсен композицион төзек, ачык вакыйга-күренешләр-дә сурәтли;

— кискен кофликтны уңышлы табылган дра­матик хәрәкәттә ача;

— пьесадагы кызыклы, каршылыклы, харак­тер дәрәҗәсенә күтәрелгән тормышчан образ­лар (Туктаров, Мөнирә, Нариман) авторның табышы булып тора. Әлдермештән Әлмәндәр. Т. Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәре чын мәгънәсендә тормышчан, идеал дәрәҗәсенә җиткерелгән образ-характерны сәхнәгә алып менүе ягыннан, тел-сурәтләү чараларына, кинаяле тезмәләргә, канатлы гыйбарәләргә бай­лыгы җәһәтеннән драматургиядә үзенчәлекле урын тота. Аның жанры автор тарафыннан моңсу комедия буларак бил­геләнә. Сюжет сызыгы Әлмәндәрнең авылдагы тормыш-яшә-еше, бакчада йорт салуы, Әҗәл, Евстигней белән очрашулары кебек вакыйгаларны бер ноктага җыя.

Әсәрнең темасы буыннар бәйләнеше, әдәп-әхлак канун­нарына тугрылык, яшәү матурлыгы кебек төгәлләшә. Төп

сюжет сызыгында каршылык Әлмәндәр һәм Әҗәл арасында барган тартыш кебек формалаша. Аның аша автор кешенең яшәү мәгънәсе, сугышка, сәяси-иҗтимагый вакыйгаларга мөнәсәбәтенә кагылышлы фикерләрен үткәрә, әхлаксызлык, кешенең хакимлеккә омтылуы, кешеләрнең үзара мөнәсәбәт­ләре кебек проблемаларны яктырта. Бу каршылык үткен ха­рактерлы булуы, көтелмәгәнчә чишелүе ягыннан укучының игътибарын тартуы, уйланырга мәҗбүр итүе белән бергә, идеяне дә көчәйтә. Укучы Әлмәндәрнең Әҗәлне җиңүен яки Әҗәлнең Әлмәндәрне исән калдыруын көтә, әмма каршылык йөзьяшәр бабайның үлем язуына кул куюы кебек чишелә.

Ярдәмче сюжет сызыкларындагы тышкы каршылыклар Әлмәндәр белән Өммия, Искәндәр белән Әлмәндәр арасында үстерелә һәм Әлмәндәргә бәя бирү, аның асыл сыйфатларын ассызыклау вазифасын башкара.

Төп сюжет сызыгындагы эчке каршылык исә Әҗәл күңе­лендә төгәлләшә һәм әсәр тукымасында бу каршылык әһә­миятле роль уйный, төп конфликт буларак билгеләнә. Әҗәл йөрәк кушканча яшәү, кешеләр тормышындагы матурлыкка омтылу белән бурыч арасында бәргәләнә: аңа Әҗәлнең җа­нын алу бурычы йөкләнгән, әмма ул Әлмәндәрнең яшәешенә гашыйк була, аны исән калдыру хыялы белән «яна башлый»: «Яклыйм?.. Әйе, яклыйм! Хакым юкмы әллә?! Әгәр беләсең килсә, җанкисәккәем, дөнья үлемнән генә тормый. Туйдым! Әгәр кулымнан килсә, мин үзем Әлмәндәр урынында булыр идем. Без кемнәр синең белән? Үлемсез булудан ни мәгънә? Безнең бар белгәнебез: кайгы-хәсрәт, күз яшьләре».

Әсәрдә эчке һәм тышкы каршылыклар Әлмәндәрнең асыл сыйфатларын ассызыклау, әхлакый бөтенлеген тирәнрәк ачу, бәяләү юнәлешендә үстерелә. Әлмәндәр җор һәм шат күңелле, кайгылы вакытында көлә белүче карт булып гәүдәләнә. Әҗәл тарафыннан аңа шундый бәя бирелә дә: «Гап-гади кеше. Ләкин гомере буе яшәүнең кадерен, тәмен белеп яшәгән кеше. Иң авыр чакларда да тормыштан ямь таба белгән, күңел көрлеген югалтмаган кеше. Ул — авылның шатлыгы, өмете. Аны күреп сөйләшкән кеше кайгысын оныта. Мин дә Әлмәндәр карт яшенә җитәрмен дип өметләнә...» Бу фикер Әлмәндәрнең үзе тарафыннан тагын бер кат искәртелә, көчәй­телә: «Мин, үзең беләсең, шыңшып йөрергә яратмадым. Дөньядан ямь табып яшәдем. Авырлык килсә дә, биреш­мәдем. Җылап йөрүчеләрне җенем сөйми». Әлмәндәрнең берничә тапкыр кабатланган җырында да шул сыйфатларның ассызыклануы күзгә ташлана: Ала карга дигән, әй, асыл кош, Кунган җирең кайсы имәндә? Син башың исәң дә, мин имәдем, Башкаема хәсрәт килгәндә.

Моннан тыш, әсәрдә чагылган вакыйгаларда, кешеләр белән мөнәсәбәтләрендә аның эшчән, җор телле, киң күңелле, әхлаклы булуы ачыла, яшәү максатының башкалар күңелен­дә матурлык уяту икәнлеге хакындагы фикер раслана. Т. Миңнуллин әсәрнең идеясен дә Әлмәндәр образына бәйлә­нештә җиткерә: һәркем матурлыкка омтылып яшәргә тиеш, шул очракта гына кеше үзен тулы бәхетле тоя алачак, яшәве матур, мәгънәле булып, башкалар күңелендә дәвам итәчәк.

Сәхнә законнары әдиптән сурәтләнгән дөньяның шартлы­лык алымнарына таянып тасвирлануын таләп итә. Биредә шартлылык геройларны сурәтләүдә чагылып, Әҗәл һәм Әл­мәндәр образларының бирелешендә гәүдәләнеш ала. Әдип татар драматургиясендә традицион дәвам итеп килүче симво­лик образлардан, шартлы алымнардан отышлы файдалана, бу алым-образлар аңа әхлакый һәм фәлсәфи фикерне тирәнрәк җиткерергә ярдәм итә. Әлмәндәр образы татар халкына хас иң матур гадәтләрне, әхлакый сафлыкны, горурлыкны, тап­кырлыкны үзендә туплап, авторның милләткә җиткерергә теләгән сыйфатларын яктырта. Әҗәл исә, шартлы образ-сим-вол буларак, татар халкын рухи сындырырга омтылучы көч­ләрне символлаштырып килә. Шуңа бәйле төстә әсәрнең идеясе татар халкын Әлмәндәр кебек әхлакый сыйфатларга бай, тапкыр, хәйләкәр булырга, нинди генә очракларда да югалып калмаска өндәүче фикер белән дә тулыландырыла.