Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
шпора1.doc
Скачиваний:
9
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1 Мб
Скачать
☆

41.М.Мәһдиев әсәрләрендә үзенчәлекле халыкчан характерлар.

1. М. Мәһдиев татар әдәбиятына үзенең үзенчәлекле әсәрләре белән 60 нчы елларның икенче яртысында килеп керде. Аны әдәби тәнкыйть "Яшьлеген сагынучы әдип" дип атады һәм язучы иҗат иткән әсәрләрне авыл прозасы дип аталган агым кысаларында өйрәнде, бәяләде.

2. 1960 нчы елларда демократик фикерләр нәтиҗәсендә, моңа кадәр әдәбиятта өстенлекле урын алып торган социалистик реализм иҗат агымы арткы планга күчә барып, реализмның яңа төрләре барлыкка килде.

Рус әдәбияты белемендә 20 нче елларда үсеш алган крестьян реализмы агымы 60 нчы елларда татар әдәбиятында да күзәтелеп, авыл прозасы, авыл (крестьян) реализмы күренеше дип билгеләнде (Ф. Мусин, Д. Заһидуллина, З.Нотфуллина). Әдәбият галимнәре Ю. Борев, Ф. Мусин, Д. Заһидуллина концепцияләре гомумиләштерелеп, авыл реализмына хас үзенчәлекләр дип түбәндәгеләрне күрсәтергә мөмкин:

• авылны әхлак һәм гадәт кыйммәтләрен, мәдәни-рухи кыйммәтләрне саклаучы, милләтнең нигезе итеп карау;

• авыл һәм аның табигате үткәннән киләчәккә мирас буларак күрсәтелә;

• авылчы язучылар гомумкешелек идеалларыннан чыгып эш иттеләр;

• крестьян реализмы крестьян образын эстетик идеал итеп күтәрде;

• авыл прозасында милли идея алга сөрелде;

• авыл реализмы авыл хуҗалыгы, колхоз системасының бәлаләрен күрсәтә;

• крестьян реализмы үткәнгә дан җырлый;

• авылдагы иҗтимагый-хуҗалык мәсьәләләре генә түгел, ә социаль-әхлакый проблемалар да яктыртыла;

• авыл "үткән" һәм "бүген"нең очрашу мәйданы булып торды;

• авыл реализмы җәмгыятьтәге барлык проблемаларны җир кешесе язмышы белән бәйлелек ягыннан ача;

• торгынлык елларында колхоз төзү вакытында булган кимчелекләрне күрсәтү ("кулак" исеме белән кешеләрне читкә куу яки күчерүнең ялгыш булуын әйтә, авылдагы тәртипләр хакында сөйләгәндә, системаның аерым бер хаталарын билгели);

• крестьян реализмы 30 нчы елларның икенче яртысында совет культурасында социалистик реализм белән бергә янәшә легаль яшәүгә рөхсәт ителгән бердәнбер әдәби юнәлеш булды; крестьян реализмы мөстәкыйль әдәби юнәлеш буларак формалашты һәм социалистик реализм белән параллель үсте;

• крестьян реализмы халыкчан характерлар, җанлы сөйләмне кайтаручы һ.б.

Бу үзенчәлекләр М. Мәһдиевнең "Без - кырык беренче ел балалары", "Бәхилләшү" әсәрләренә хас.

3. "Без - кырык беренче ел балалары" (1968) повестенда, крестьян (авыл) реализмына хас булганча, сәясәт, мәгариф һәм колхоз системасының кимчелекләре күрсәтелә. Бу кимчелекләр образлар системасы аша җиткерелә. Әсәрдә бирелгән образларны гомумиләштереп, җыелма ике төр образларны аерып карадык. Беренче төр - ул укытучылар коллективы. Үз эшенә чын күңелдән бирелгән, зур җаваплылык тоеп эшләүче Хәлил Фәтхиевич. Шул ук вакытта ул илнең сәясәтенең асылын күрсәтеп торган образ. Рус теле укытучысы Г. Ибраһимов белән таныш булганга, репрессия корбанына әверелә. Әсәрдә немең теле укытучысы, музыка укытучысы, география укытучылары үз эшләренә намус белән караучылардан. Илдә барган сәясәт нәтиҗәсендә, мәгариф системасында да кимчелекләр килеп туа, ул да булса укыту һәм тәрбия эшенә очраклы кешеләренең тартылуы. Болар - элемтәче Иван Георгиевич (рәсем укытучысы) һәм завхоз Исмәгыйль (зоология укытучысы). Алар үз эшләренә карата җавапсыз, ә бу үз чиратында әхлакый проблеманы тудыра, төгәлрәк әйтсәк, алар әхлакый яктан түбән образлар.

Икенче төр образлар - ул укучылар. Төрле хәлләрдә югалып калмаучы, җор телле Әлтафи Халимов; дәресләрдә югалып кала торган, аеруча авыр

тормышлы Әркәшә Пермяков; табигать баласы, авылны аеруча якын күргән Зарифуллин; юмор объекты булган, юктан да коелып төшүче Гыйззәтуллин. Укучылар образы аша автор азык-төлек кризисын күрсәтә. Сәясәтнең кимчелеге буларак ачлык, ипи карточкасына калдыру. Укучыларның күпчелеге ипи карточкасына кызыгып килә, шуның нәтиҗәсендә укуга омтылышлары югала.

4. Геройларның характерын табигать күренешләре белән бәйләп сурәтләү автор иҗатының бер үзенчәлеге. Алар сугыш чоры, мохтаҗлык, ачлык шартларында яшәсәләр дә, күңелләре белән шәфкатьлелек, миһербанлылык сыйфатларын нәкъ менә авыл кешеләреннән, үткәннән эстафета итеп кабул иткәннәр. М. Мәһдиевнең "Без - кырык беренче ел балалары" повестеның популярлыгының сәбәбе - халыкчан образлар тудыруда. Шулай ук әсәрнең уңышы һичшиксез аның теле белән бәйле. Крестьян реализмының мөһим бер үзенчәлеге - кабатланмас җанлы сөйләм, ә М. Мәһдиевнең иҗаты моның ачык мисалы.

5. "Без - кырык беренче ел балалары" повесте автобиографик әсәр. Автор анда үзе дә катнаша, андагы образлар турында сөйли, вакыйгаларга бәя бирә, алар белән бергә шатлана, бергә кайгыра. Автор образы үзәккә куела. Яшъ герой белән автор арасында рухи якынлык һәм бәйләнеш нык сизелә. Язучы иҗат процессында үткәннәргә кире кайта. Үзе тасвирлаган геройлар белән бергә яши. Чөнки ул үзе балалык елларын ачлыкта, ятимлектә кичерә.

6. "Бәхилләшү" әсәрендә күтәрелгән мәсьәләләр 80 елларда татар авылында килеп чыккан проблемаларга багышлана. М. МәҺдиевне татар авылының хәле бик нык борчый. Күп гасырлар дәвамында тупланган әхлак кагыйдәләренең югала баруы, матур йолаларның, гореф-гадәтләрнең онытылуы турында яза автор.

Җәмгыять алдында кешенең җаваплылык хисе арту М. Мәһдиевтән әхлак традицияләренең чыганагын эзләүне тәлап итә. Нәтиҗәдә, әдип өлкән буын язмышына, яшәешенә мөрәҗәгать итә. Ил өстенә килгән казаны сыкранмыйча җилкәләрендә күтәргән авыл кешеләре бердәмлек, бер-

берсенең ярдәмен тою һәм башка сыйфатлар авыр елларны җиңеп чыгарга нык булышкан. М. Мәһдиев өлкән буын кешеләрендә рухи матурлык эзли һәм таба. Бүгенге авыл кешеләрендә исә шул сыйфатлар югала бара, алар рухи яктан фәкыйрь дигән нәтиҗә ясый автор.

7. М. Мәһдиев татар авылының бүгенгесен һәм киләчәген әхлак кагыйдәләрендә, матур йолаларда, гореф-гадәтләрдә күрә. "Бәхилләшү" әсәрендә икмәк кадере, сабантуй үткәрү йоласы, крестьян һөнәрләре: чалгы саплау тәртибе, печән чабу, ат җигү, төш юрау һ. б.ны сурәтләү үзәгенә куеп, хәзерге татар авылына һәм яшәешенә киләчәккә бару юлын күрсәтә.

Автор бу әсәрендә авылның бетү сәбәпләрен күрсәтә. Болар:

• авыл халкының шәһәргә китеп авылча яшәвен онытуы, нәтиҗәдә, татарча яшәү рәвеше, теле, гореф-гадәтләре онытыла;

• гаиләдәге мөнәсәбәтләр; Сәмигулла гаиләсе мисалында тәрбия эшендә җибәрелгән ялгышларның аяныч нәтиҗәләргә китерүе;

• эчкечелек; моны автор авылда җәйгән гаделсезлектә күрә.

• әгәр кешеләр үзләрен шәхес итеп сизсәләр, кешеләр изүдән котылса, эчкечелек кими барачак дигән фикер үткәрә автор;

• экология; матур табигатьле авылларның сирәгәя баруы; табигатькә салынган зыян кешеләр күңелен тупасландыра һ.б. Шул проблеманы ассызыклау өчен повестьта табигать баласы Фәләхетдин образы китерелә.

М. Мәһдиев авылны яшәтүдә мөһим фактор итеп гореф-гадәтләрне бирә. һәм авылны нәрсә яшәтә дигән сорау куя. Бу сорауларга җавап итеп түбәндәге факторларны билгели:

• әхлакый тәрбия;

• гаиләдәге матур, сәламәт мөнәсәбәтләр;

• йолалар, гореф-гадәтләр(сабантуй бәйрәме үткәрү тәртибе, төш юраулар, кошларны каршылау һ.б.);

• хезмәт;

• тел, дин һ.б.

8. "Бәхилләшү" повестенда образлар системасы аша авылдагы проблемалар күтәрелә. Гәбделхәмитләр гаиләсе мисалында - шәһәрләшү, авылдан ераклашу; Сәмигулла, Хәерниса - дәүләтнең, ата-ананың төп бурычы булган бала тәрбияләү вазифасыннан ераклашуы, борынгыдан килгән гаиләдә ата кешенең дәрәҗәсе төшү; Хәмдүневләр гаиләсе -җинаятьчелек һәм эчкечелекнең тамыр җәя башлавы һ. б.

Автор һәр геройны әхлак бизмәненә сала, аның тирәлеккә, кешеләр яшәешенең якты башлангычларына мөнәсәбәтен ача. Әдип һәркемне авырлыклар аша сынап игелеклеген, күңел байлыгын, гадилеген яки, киресенчә, халыкның тискәре сыйфатларын таба. Моңа урынлы лирик чигенешләр, уңышлы композицион алымнар оста сайлап алынган сәнгатьлелек детальләре, бәя бирү ярдәмендә ирешә. М. Мәһдиевнең бу повестенда элекке әсәрләрендә әйтергә ярамаган фикерләрне кыюрак әйтә, системаны кыюрак тәнкыйтьли, авылда килеп чыккан тискәре күренешләрнең сәбәпләрен кыюрак күрсәтә. Автор образы әсәрдән әсәргә күчә барып үсештә-үзгәрештә ачыла бара.

9. Әсәрдә гәүдәләндерелгән тулы канлы образлар, аларның бирелеше табигать күренешләре белән органик кушылып китә. Татар авылын, аның кабатланмас табигатен сурәтләгәндә гаять уңышлы чагыштырулар, сынландырулар куллана. Алар исә авторның әйтергә теләгән фикерен ачуда ярдәм итәләр. Мәсәлән, авторның яратып куллана торган чагыштырулары: "ефәк өрфия шарфик сыек төтен", "сандык төбеннән алып бөркәнә торган юка ак ефәк шәл сыман болыт", "бәрәңге тукмагы кебек утырган ябалак", "кара кулъяулык кебек ярканат" һ. б.

М. Мәһдиев кешеләр күңелендәге яхшылык, кешелеклелек авылдан, аның табигатеннән килә дигән фикердә тора. Ягъни, авыл, аның табигате кешеләр күңеленә мәрхәмәтлелек орлыкларын үзе сала.

10. М. Мәһдиев "Бәхилләшү" әсәрендә автор образы вакыйгаларны гади бәян итүче генә түгел, ул үз халкының энциклопедик белемгә ия булган бер улы, талант иясе. Ул татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын биш

бармагы кебек белә. Аның иҗатында татар халкының көнкүреше, яшәү рәвеше дөньяви масштабта карала.

Язучы авыл тормышын, гореф-гадәтләрне, крестьян һөнәрләрен бөтен нечкәлекләре белән белүе сокландыра.

11. М. Мэһдиев туган җир, туган туфрак, аның кешеләре турында яратып язды. Ал арны тасвирлаганда ул вакыйгаларның үзәгендә торып аларга бәя бирде. Язучының иҗаты тулысы белән туган үскән ягының язмышына багышланды, ул крестьян образын эстетик идеал итеп күтәрде. М. Мэһдиев тә үзенең иҗат принципларына тугрылыклы булып калган хәлдә авыл, аның кешеләренә сокланып үзенең әсәрләрен иҗат итте. Ул бөтен яхшылыкны авылдан күрде, яман гадәтләр үтеп керүне бик авыр кичерде. Үзенең әсәрләре белән кешеләр күңелен дәваларга омтылды. Пролетариат, шәһәр авылны бетерә, табигатьне юкка чыгара, татар авылы белән бергә халкыбызның милли рухы, әдәп-әхлак гадәтләре, тормыш итү фәлсәфәсе юкка чыга дигән фикердә автор. Шулай итеп, Борев фикере белән әйтсәк, крестьян сыйфатларын югалткан крестьяннар барлыкка килә.

Димәк, М. Мәһдиевнең бөтен иҗатының үзенчәлеге - ул туган җиргә мәхәббәт, аның кешеләренә соклану, туган туфракка мәңгелек тартылу һәм авылны - татар милләтенең нигезе икәнен дәлилләү, исбатлау.