- •2. Эпос форма буларак дастаннар аларның жанр үзенчәлекләре.
- •4. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасы сюжеты. Әсәрдә гомумкешелек кыйммәтләренең чагылышы.
- •7. Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәте һәм әдәбиятта мәгърифәтчелек реализмы иҗат методы (м.Акъегет, з.Бигиев әсәрләре).
- •8. Хх йөз башы татар поэзиясе.
- •10. Хх йөз башында татар драматургиясенең үсеше.
- •11. Г. Исхакый – татар реалистик әдәбиятына нигез салучы. “Реалистик әдәбият” төшенчәсе.
- •14. Ф. Әмирхан иҗаты.
- •15. З.Хәким иҗатында сатирик һәм фәлсәфи юнәлешләр
- •16. Дәрдемәнд һәм с.Рәмиев иҗатында уртак сыйфатлары.
- •17. Г. Камалның “Банкрот”, “Беренче театр”, “Безнең шәһәрнең серләре” әсәрләре. Драматург тудырган сатирик типлар.
- •22. “Социалистик реализм” иҗат методы. Татар әдәбиятында чагылышы.
- •25. 1941-1945 Нче еллар сугыш чоры поэзиясе.
- •27. Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре”нә анализ.
- •29. Н.Исәнбәт драматургиясендә халыкчанлык.
- •31. Аяз Гыйләҗев әсәрләренең идея-эстетик кыйммәте.
- •33. Татар әдәбиятында сатирик проза үсеше (ш.Мөхәммәдов, ф.Әмирхан, х.Сарьян, а.Гыйләҗев, з.Хәким).
- •34. Хәсән Сарьянның “Бер ананың биш улы” әсәрендә “аскы агымдагы” фикерләр
- •37. Г. Афзалның поэзия һәм прозасында сатирик типлар.
- •38. 1940-1960Нчы еллар татар прозасы.
- •39. И. Юзеев иҗатына күзәтү. Поэмаларындагы фәлсәфә.
- •40. Р.Фәйзуллин иҗатында форма яңалыгы һәм фәлсәфи тирәнлек.
- •41.М.Мәһдиев әсәрләрендә үзенчәлекле халыкчан характерлар.
- •42. Туфан Миңнуллинның 1980-2012 еллардагы иҗатына анализ.
- •43. Татар әдәбиятында Бөек Ватан сугышы темасы.
- •44. Хәзерге татар поэзиясендә яңа юнәлешләр, агымнар, үсеш үзенчәлекләре, стиль төрлелеге.
- •1) Шаулы-эстрада поэзиясе.
- •2) Салмак лирика.
- •45. Хәзерге татар әдәбиятында шәхес һәм система каршылыгын сурәтләгән әсәрләр.
- •46. Хәзерге әдәбиятта шартлы-метафорик әсәрләр.
- •47. Постмодернизм. Хәзерге татар әдәбиятында постмодернистик алымнар.
- •48. 1985-2015 Нче еллар прозасында совет хакимияте сәясәтенә тәнкыйди карашны яктырткан проза әсәрләре.
- •49. 1985-2015 Нче еллар әдәбиятында заман әхлагы турында уйланып язылган әсәрләр.
- •50. 1985-2015 Нче еллар драматургиясенең үсеш үзенчәлекләре.
48. 1985-2015 Нче еллар прозасында совет хакимияте сәясәтенә тәнкыйди карашны яктырткан проза әсәрләре.
1985 - 2011 нче еллар әдәбиятында совет хакимияте сәясәтенә тәнкыйди карашны яктырткан проза әсәрләре языла.
3. Хәкимнең «Агымсуда ни булмас» романы Җырыклы авылы мисалында совет һәм постсовет чоры татар җәмгыятенә пародия итеп уйланылган, жанр төре ягыннан — антиутопия. 1917 елдан соң төзелгән тормыш-көнитешнең ниндилегеьПэөтең тулылыгында күрсәтеп, язучы большевикларның утопик идеясенә, идеология алып килгән «бәхет»кә пародия ясый, укучы белән уен кора. Антиутопия гади халыкның шушы идея өчен нинди корбаннар китерүен игътибар үзәгенә куя.
Романның үзәгендә җәмгыятькә тәнкыйди (сатирик, ироник, абсурд, гротеск) бәя ята. Беренче бүлек торгынлык чорында авылдагы «тәртип »ләрне көлү объекты итеп ала. Икенче бүлектә сүз үзгәртеп кору вакытына күчә. Милләтләрнең үзбилгеләнү, суверенитет алырга омтылуы Гайникамал әбинең сыеры һәм көтү хакындагы метафора ярдәмендә бәяләнә. Ә инде үзгәртеп кору вакыйгалары «Тарих укытучысының җүләрләр йортында Миң-лебаевка сөйләгән әкияте» төсендә гомумиләштереп бирелә. Көтү вакыйгасы һәм тарих укытучысының әкияте ил тормышындагы конкрет, «үзгәртеп кору» исеме астында совет тәртипләреннән котылу адымнарын күздән кичерә, аларның файдасыз булып калуын, авыл-илдә, коммунистлар партиясе бердәнбер идарә итүче булудан туктаса да, элекке тәртипләрнең тулысынча саклануын билгели. Нәтиҗәдә, язучы ике метафора ярдәмендә совет һәм постсовет җәмгыятен тәңгәлләштерә, совет системасының үзгәрмәгән дә, җимерелмәгән дә булуын раслый.
Әдәбият галиме, тәнкыйтьче, прозаик Тәлгат Галиуллинның «Сәет Сакманов» дип исемләнгән трилогиясе заманыбызның төп чирләрен, халыкны яшәткән ышаныч-өметләрен тасвирлаган романнарны — «Тәүбә» һәм «Элмәк», «Төнге юллар»ны берләштерә. Алар беренче карашка маҗаралы әсәр итеп уйланылганнар кебек. Маҗаралы жанрда җинаять эшләнү һәм шуны ачу, дөреслекнең тантана итүе сюжет барлыкка китерә, детектив геройлары арасында җинаятьче, корбан һәм үтерүчене фаш итүче булу мәҗбүри. Һәм шул арның берсе — йә үтерүчене табучы, йә шик төшкән кешеләрдән берәү, йә корбан — уңай герой итеп сурәтләнергә мөмкин. Бу романнарда без бөтенләй башка күренеш белән очрашабыз. Җинаятьләр эшләнә, кан коела, ләкин җинаятьчеләрне фаш итү омтылышы юк. Аларның кем булуы да яшерелмәгән. Чөнки язучы мондый максат куймый. Ул туктаусыз үтереш, акча өчен көрәш, кан коеш, үч алу, куркыту, дустыңны сату кебек хәлләрнең җәмгыятьтә нормага әверелүен күрсәтә. Җәмгыятьтәге явызлык — трилогиянең үзәк мотивы. Постсовет тарихи чынбарлыгының гариплеген язучы абсурд логикасы ярдәмендә ачарга омтыла. Мондый җәмгыятьтә көрәшчеләр һәм геройлар әлеге явызлыкны тудыручыларга, күбәйтүчеләргә; гөнаһсызлар, «балалар» корбанга әвереләләр. Биредә бердәнбер уңай герой — авторның шушы җәмгыятькә мөнәсәбәте, тәнкыйте, укучыны уйланырга чакыруы, гөнаһсыз корбаннар өчен сызлануы.
Герой ярдәмендә совет әдәбияты белән уйнау чаткылары бар: Сәетнең хәрби хезмәттә, милициядә хакыйкать сакчысы кебек бирелеше — татар совет әдәбиятындагы уңай герой амплуасында. Шушы «сакчы »ның постсовет җәмгыятендәге әхлакый монстр белән бер үк кеше икәнлеге, ике төп сюжет сызыгында аның капма-каршы: эстет һәм үтерүче яссылыкларында тасвирлануы язучының аң төпкелендәге кара көчләр, бернинди идеологик лозунглар ярдәмендә дә 'кешенең асылын битлек белән алыштырып булмау хакындагы фәлсәфәсен тирәнәйтеп килә. Сәетнең хакыйкатькә төшенүе аның, идеология тарафыннан кидерелгән битлеген салып, асылына кайтуы булганмы, әллә киресенчә, үз асылын яшереп, заманча битлек сайлавымы? Сорау һавада эленеп кала. Күрәсең, җавапны һәр укучы үзе табарга тиеш.
Ьәр романда да исем үзенчәлекле мәгълүмат чыганагы, символ булып килә. Романнан романга фәлсәфи фикер үсеше, иҗтимагый яссылыктан гомумкешелек кыйммәтләре хакында уйлануга күчә бару да олыгая һәм үзгәрә баручы Сәетнең халәтенә аваздаш тоела. Язучы әкренләп укучыны Сәеткә теләктәшлек ноктасына^алып бара. Тирәлекне, заманны, җәмгыятьне һәм кешенең үзен гаепләүче, тәнкыйтьләүче авторның Сәеткә каршы куярлык идеаль герое юк, үзәккә алынган мохиттә ул була да алмый. Автор, шул юлга басса, укучысын ышандыра алмас иде. Шушы факт өч романны берләштерүче экзистенциаль борчылу сәбәбе булып тора.
Ф. Латыйфиның «Бәйсез этләрне атарга» (1999) дигән фәлсәфи-символик повесте шулай ук төрле әзерлектәге укучыга атап язылган булуы белән кызык. Повесть икенче класста укучы авыл малае Харис исеменнән сөйләнелә һәм аның хыялы белән башланып китә: гыйлем алып, матур һәм белемле кешеләр булып туган якларына әйләнеп кайту ул! Монысы — киләчәк эше, Харисның тагын бер хыялы бар: тачка ясау. Нәкъ менә шунысы сюжет җебен сузарга ярдәм итә дә инде. Тачкасына тәгәрмәч алган Харисны караклыкта гаепләү һәм аклау булып вакыйгалар төгәлләнә, һәм укучы күз алдына сугыштан соңгы авыл тормышы, аның кайгы-борчулары, авыр көнкүреше, самими балалык омтылышлары килеп баса. Бу күренеш Харисның саф күңелен, уй-фикер, хис-кичерешләрен, кешеләргә, тормышка, әхлакый кыйммәтләргә мөнәсәбәте матурлыгын күрсәтеп сокландыра. Харис татар әдәбиятындагы балалар образлары галереясын баета торган, үзенчәлекле һәм җылы, җанлы булып чыккан.
Шушы эчтәлеккә «яшереп» кенә, укучыны игътибарлы укырга чакырган кебек, җәмгыятькә бәя дә урын алган. Бу катламның хикәяләүчесе — өлкән кеше — ирония һәм сатира белән үзенең бала чагы узган дәвер хакында сөйли, система образы тудырыла. Ул нинди элементлардан җыела соң? Алар шактый, бөтенесе бергә, мозаика кебек, Совет хөкүмәте дип аталган системага хөкем карары булып җыела. Шуларны күздән кичерик. Җәмгыять икегә аерылган: халык ачлы-туклы яши, җитәкчеләр бөтенләй башка төрле тормышта яши. Эш башында наданнар, эшлексезләр утыруы кирәк, акыллылар ялганга каршы көрәш: ачарга мөмкин. Хөкүмәт халыкка ярдәм итү түгел, аны талау сәясәте алып бара. Халык куркытылган, хәтта үз хәленнән зарланырга, дөреслекне кычкырып әйтергә дә кыймый. Үткәнне сүгү һәм пычрату, бүгенгене мактау чәчәк ата, тарихны оныттыру сәясәткә әверелгән. Милли аңны буу, руслаштыру колач җәя. Нәселсезләр, милләтсезләр, динсезләр, телсезләр, денсез-намус-сызлар заманы бу! Кечкенә Харис шаһит булган күренешләрдә, аның әтисе белән әнисе сөйләшкәндә, мәктәп хакында сүз барганда җәмгыятькә менә шундый нәтиҗәләр чыгарыла, һәм алар автор бәясен тәшкил итә.
Эчтәлек катламында Харисның тормышка ашкан хыялы — эт үстерергә теләп, көчек тәрбияләве хакында сүз алып барыла. Әсәрнең ахырында милиционер этне атып китә. «Бәйсез этләрне атарга!» дигән гыйбарә шушы урында яңгырый, ләкин ул фәлсәфи-символик катлам барлыкка китерә. Харис, авыл малайлары бәйсез, хөр булып дөньяга килгәннәр, ләкин җәмгыятьтәге кануннар шул бәйсезлек белән көрәшә, хөр фикерлеләрне юк итә, ди язучы. Идея малайның хыялларын сөйләү белән үстерелә: бәйсез кешедә генә зур хыяллар, олы максатлар булырга мөмкин, колларның хыял-максатлары канатсыз! Язучы бу әсәрендә кеше, буыннар һәм милләт фаҗигасен система һәм ул тәрбияләгән коллык психологиясе белән аңлата.
XX гасырның соңгы чиреге — XXI гасыр башы татар драма төрендә иң зур фигура булган Туфан Миңнуллин прозаны яңа алымнар, яңа концепцияләр, яңа идея-эстетик модель белән баетты. Авангард роман структурасындагы күләмле «Минһаҗ маҗаралары» — Минһаҗ исемле авыл картының, газета-телевидение, кино-гайбәтләр тәэсирендә, XX гасыр буена булып узган төп сәяси вакыйгаларны шәрехләве, шуларга пародия бирү, әлеге мәгълүмати кырның гади кеше аңында нинди абсурд ноктага җитү мөмкинлеген күрсәтү буларак уйланылган антиутопия. Сюжетны XX гасыр буена идарә иткән сәясәтчеләр белән Минһаҗның «очрашулары» җыя, композицион яктан, бу очрашулар 21 маҗарага бүлеп урнаштырылганнар.
Роман XX гасыр буе барган төп сәяси-идеологик процесска пародия итеп уйланылган. Беренче маҗарада Николай патша белән очрашудан алып Путин идарәсенә кадәр сәяси эшлеклеләр буларак халык аңында (коллектив аңда) чагылыш тапкан шәхесләр күздән кичерелә. Һәр маҗара бер яки берничә сәяси-идеологик мифны юкка чыгара, җимерә, әдәбият белеме термины белән әйтсәк, демифологизация ясый. Шушы фонда тәнкыйди фикерләр аерылып чыга. Һәр маҗара эчендә сәясәтчеләр белән уен корыла. Ул, беренче чиратта, әлеге затларны халык аңы чагылдырганча сурәтләүдә күренә. Шуңа да әсәрдәге барлык сәясәтчеләр образлары симулякрлар булып торалар. Чөнки алар — реальлектә хәрәкәт итүче комик геройлар түгел, бәлки реальлеккә катнашы булмаган гиперреальлек хасил итүче, сәяси имиджның массакүләм мәгълүмат чаралары (газета, кино, рәсем сәнгате, әдәбият) аша узып, халык аңында пайда булган рәвеше, сурәте, коллектив аңдагы детальләрдән яңабаштан җыелган битлек. Сәясәтчеләр битлеген төзүдә массакүләм мәгълүмат чаралары кабатлап тора торган идеологик клишелар да, сәясәтчеләрнең кылган эш-гамәлләре, кайчак чыгышларыннан таныла торган фикерләр дә катнаша. Шуларны соң. чиккәчә гадиләштерү-примитивлаштыру көлке тудыра, гротеск алымына әйләнеп китә. Язучы совет чынбарлыгы, совет кешесе, совет идарәчесе хакындагы официаль мәдәният тудырган мифка кизәнә. Сәясәтчеләр битлеген шартлы гротеск дәрәҗәсенә җиткереп, аларның да тоталитар системаның бер киоәге, өлеше, атрибуты булуын билгели. «Минһаҗдан ярдәм сораучы» җитәкчеләр озак еллар татар әдәбиятында да хакимлек иткән социалистик реализм агымы тудырган җитәкче тибы белән каршылыкка керә. Сәясәтче-симулякрларны берләштерүче сыйфат: аларның көч-сезлеге, тарихи барыш кулында уенчык булуы, хакимиятне шәхси ихтыяҗларда файдалану һ. б.
«Минһаҗ маҗаралары»ның сәяси-идеологик хикәяләүне Минһаҗ карашы, Минһаҗ көлүе аша алып баруы әлеге көлүнең үткенлеге, беркатлылыгы, абсурдлыгы белән кызыксындыра. Минһаҗның өйләнү тарихы, самолетларга мич чыгаруы, яки шпион итеп самолетта немецлар ягына ташлануы, Горбачевта кунакта булуы һ. б.— әсәрнең эчтәлеген тәшкил итүче мондый вакыйга-күренешләр укучыны көлдерә. Шул ук вакытта Минһаҗның — колхоз төзүдә дә, сугышларда да катнашкан, шәхес культы фаҗигаләренә дә дучар булган, сәламәтлеккә дә туймаучы гади бер авыл картының — илдәге тәртипләргә-тормышка көлү аша карый алуы сокландыра. Әлбәттә, язучының иң олы табышы — Минһаҗ үзе. Халык авыз иҗатындагы карнаваль традицияне — Хуҗа Насретдиннәрне дәвам итүче, шуларның лаеклы алмашы Минһаҗны Т. Миңнуллин халык арасында яшәүче гомумиләштерелгән образ-символ дәрәҗәсенә күтәрә. «Тиле дөньяны» шушы «акыллы башлар» гына җиңеләйтә ала дигән фикер роман буенча лейтмотив кебек сызылып бара. Әсәр соңында Садретдин авызыннан әйттерелгән, «Син үлмисең лә ул. Синең кебекләрне үтереп буламыни? Синең кебекләр туалар гына алар» дигән сүзләр халык көлүенә, халык оптимизмына бәя булып яңгырый. Әйтерсең язучы халыкның көчен дә көлүдә, көлә белүдә һәм яшь аралаш: көлә алуда күрә.
